Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гашыйклар көне: «Яратам дип әйтергә бәйрәм кирәкми»

«Гашыйклар көне» уңаеннан «Интертат» сораштыру үткәрде. Кемнәр бәйрәм итә? Бәйрәм итүчеләр нинди бүләкләр бирешә?

news_top_970_100
Гашыйклар көне: «Яратам дип әйтергә бәйрәм кирәкми»

Илмира Нәгыймова: «Безнең өчен ул бәйрәм юк»

Илмира Нәгыймова та, ире Руслан Кираметдинов та бу бәйрәмне бар дип тә белмиләр икән.

«Гашыйклар көне»нә бүләкләр дә бирешмибез, бер-беребезне котламыйбыз. Безнең өчен ул бәйрәм юк. Очрашып йөргәндә дә бәйрәмгә санамый идек. Мәктәп елларында хәтерлим: миңа «валентинка»лар күп килә иде. Аларны кем биргәндер, белмим. Ул елларны «Гашыйклар көне» миңа бәйрәм кебек тоела иде.

Яратам дип әйтергә бәйрәм көне кирәк түгелдер. Руслан белән сигез ел яшибез, Аллаһка шөкер. Хәзер бер-беребезгә яратам, дип сирәгрәк әйтәбез, дөресе шул. Гел әйтеп торсаң, тәме бетә бит аның», — дип сөйләде Илмира.

Гөлназ Шәрипҗанова: «Җаным, сине 14 февраль белән котлыйм дисә, рәхәтләнеп бер көләр идем»

Җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар өчен бу эш көне.

«14 февраль әле килеп җитмәде, ләкин журналистлар шушы сорауны бирә инде. Әгәр сез бирмәсәгез, без ул бәйрәм турында, гомумән, уйламас идек тә. Иртәгә 14 февраль, һәм безнең өчен бу гади эш көне.

Мәктәптә укыганда гына бер-беребезгә «валентинка»лар тарата идек. Ул вакытта, яшүсмер чакта бәйрәм булгандыр. Әле очрашып йөргән яшьләр өчен дә бәйрәмдер. Ә ирем Илсур белән ул яшьтә таныш түгел идем. Безнең, гомумән, «Гашыйклар көне» булмады да. Без җәй көне йөри башладык. Ике ай йөрдек тә өйләнештек.

Кызык, ничек икән ул? Әгәр Илсур миңа: «Җаным, сине 14 февраль белән котлыйм», — дисә, рәхәтләнеп бер көләр идем. Аның дә реакциясе шундый булыр иде. Әгәр иртәгә, уянгач, 14 февраль икәнен онытмасак, гашыйклар көне белән котлыйсы булыр. Әмма сүз белән генә, бүләкләрсез. Ә «җаным» дип эндәшергә бәйрәм кирәкми. Бер-беребезгә көндәлек «җаным» дип эндәшәбез, исем белән дәшмибез», — дип сөйләде Гөлназ Шәрипҗанова.

«Ремонт бүләк итсен иде…»

Алинә Сафиуллинаның иреннән аерылуын беләбез. Аның белән дә сөйләшеп алдык.

Алинә, сәлам. Егетең бармы соң? Нәрсә бүләк итәр икән иртәгә?

Сәлам. Чәчәктер инде, кем белгән.

Үзең сорамадыңмы соң: «Шушы-шушы әйбер кирәк», — дип?

Алай әллә нәрсә көтмим дә. Фатир алмаштырып йөрим әле. Ремонт бүләк итсен иде…

Ремонт бүләк итәрлек акчасы бар әллә?

Болай әйтәм инде, бәлки ванна бүлмәсенә ремонт ясарбыз…

Бәлки романтик кичке аш?

Ир-атлар андый оештыра белми бит ул.

Үзең бүләк әзерләдеңме?

Башта бер уй да юк әле.

Нәрсә бүләк итеп була икән, чыннан да?

Миңа калса, хәзерге заманда берәр нинди мастер-класс бүләк итәргә була. Бергә кочаклашып, пычранып бетеп чүлмәк ясау, тимер кою, картина ясау кебек әйберләр яки фотосессия. Хис кирәк. Бүген күпләргә шул хисләр, эмоцияләр җитми. Квест бүләк итәргә була тагын.

Әгәр бүләк бирмәсә, үпкәлисеңме?

Үпкәләмим инде. Сөелеп яшәргә язсын.

«Авыл халкы аны рус бәйрәме дип кабул итә»

Саба районы Югары Симет авылының мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зилә Хәссамовага шалтыраттык. Ул үзенең авылында бу көнне клубта бәйрәм үткәрә икән.

«Мәдәният үзәгендә эшләгән кеше буларак, 14 февраль көненә багышланган бәйрәм кичәсе әзерлим. Әмма ул бәйрәмгә авыл халкы килми, яшьләр клубка чыкса гына. Башта төрле бәйгеләр үткәрәбез дә соңыннан дискотека була.

Авыл халкы ул бәйрәмне русларныкы дип кабул итә. Игътибарга алганым бар: хәзер яшьләр дә «Гашыйклар көне»н әллә ни бәйрәмгә санамый. Кече сыйныфларда укучылар гына бер-берсенә «валентинка» бирешә. Алар өчен «Гашыйклар көне» бәйрәмдер. Минемчә, яратуны аңлатыр өчен бәйрәм кирәкми дә», — дип сөйләде безгә Зилә.

«Гашыйклар көне» тарихының ахырын балаларга сөйләмибез»

Түбән Кама шәһәре 37 балалар китапханәсенең китапханәчесе Рәзидә Рәисовна белән сөйләшеп алдык.

«Китапханәче буларак, әлеге бәйрәмнең тарихын балаларга сөйлим. Әмма тарихын ахырына кадәр сөйләп бетермим, чөнки, билгеле булганча, ул көн үлем белән бәйле. Мәхәббәтнең, гашыйк булуның нәрсә икәнен шушы тарих аша балаларга аңлатабыз. Алтынчы, җиденче сыйныф балалары өчен ул тарих кызык. «Валентин парларны кавыштыра башлый. Аның бу яшерен эшләре императорга барып ирешә. Валентинны кулга алалар, үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә Валентин үзе төрмә башлыгының кызына гашыйк булган. Ул төне буе кызга хат яза, әмма ул хатлар аңа барып җитми. Баксаң, кыз да Валентинны яраткан булган икән», — дип сөйлим. Калганын балаларга сөйләргә ярамый, алар әле кечкенә. Һәр тарихның матур ягын таба белү генә кирәк.

Гаиләдә исә бу бәйрәмне үткәрмибез. Аңа хәтта игътибар да итмибез», — дип сөйләде Рәзидә ханым.

Илназ Гарипов: «Бүген мин ялгыз»

Җырчы Илназ Гарипов белән сөйләштек.

Илназ, сәлам! «Гашыйклар көне» н каршы алыр кешең бармы?

Юк, йөргән кызым юк. «Гашыйклар көне» н ялгызым каршы алам.

Бәтәч, йөргән кызың бар иде бугай бит?

Булып чыкмады бит, ЗАГСка кадәр барып җитмәде.

Нигә синнән кызлар качалар икән?

Алар миннән түгел, мин алардан качам бугай. Миңа эмоция җитеп бетми. Бәлки шуңадыр. Миңа байлык, социаль статус — боларның берсе дә кирәкми.

14 февраль бәйрәмме ул, синеңчә?

Бәйрәм дип, гади көн инде. Русларда «прикольно» дигән сүз бар. Монда да ул туры килә.

Бүләкне үз-үзеңә алдыңмы?

Минем кечкенә сеңлем бар, аңа «Киндер сюрприз» алдым.

Романтик кичке аш оештырганың бар идеме?

Булгандыр. Яшьрәк чакта… Минемчә, бүләк ясар өчен бәйрәмне көтеп торырга кирәкми.

Хәзер олыгаеп барасың шул. Кайчан өйләнәсең инде?

Яшь бара дип берәрсенә өйләнеп, аны да, үземне дә бәхетсез итимме? Нәрсәгә ул?

Өйләнәсең киләме?

Өйләнәсем килә, әлбәттә. Минем хыялым да шул. Берәр җылы почмак булдырып, гаилә корып, яраткан хатыным белән бала үстерәсем килә. Башка бер әйбер дә кирәкми.

Синең фатирың юкмыни әле һаман?

Юк, фатирым юк. Артист халкында акча юк бит.

Кайда торасың?

Апаларда яшим. «Гелендваген» алдым бит фатир урынына. «Фатир алырга иде», — диярләр. Йөрәгем машина алырга кушты. Мин бит иҗат кешесе, аңлыйсыңмы? Җир йөзендә кирәк дип яшәүчеләр миллионлаган, ә йөрәк кушып нәрсәдер эшләүчеләр бик әз. Шушы сәерлек белән аерылып торабыз да.

Үз парыңны табарга язсын, Илназ!

«Гашыйклар көне»н бәйрәм итеп күпләр мәктәптә укыганда гына кабул иткәндер. Әйе, мәхәббәтне аңлатыр өчен бәйрәм кирәкми. Сез дә моның белән килешәсезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100