Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су остасы Гөлшат Латыйпова: «Капкейклар пешереп, миллион сум акча эшләп була»

«Бу ризыкны һәркем пешерә ала», — дип ышандырды Башкортстанның Илеш районы Йонны авылында яшәп ятучы Гөлшат Латыйпова. Нигә дисәгез, мондагы ингредиентлар һәр гаиләдә бар. Тортлар пешерүнең отышлы ягы нәрсәдә? Болар хакында тулырак тәм-томнар дөньясында булып кайткан хәбәрчебез Зилә Мөбәрәкшина язмасында.

news_top_970_100
Аш-су остасы Гөлшат Латыйпова: «Капкейклар пешереп, миллион сум акча эшләп була»
Зилә Мөбәрәкшина

Башкортстанның уңган-булган халкы турында бер мәкаләдә генә сөйләп бетерерлек түгел. Эшнең тәме — ахырында, диләр. Бу сүзләр нәкъ Гөлшат ханымга атап әйтелгән төсле. Тәм-томнар пешерүче Гөлшат Латыйпова — район үзәге булып саналган Югары Яркәйдән җиде чакрымда гына урнашкан Йонны авылында гаиләсе белән гомер итә. Авылда якынча 500 хуҗалык бар. Ә өйләрен күрсәгез… Бүрәнә дә кирпеч, бүрәнә дә кирпеч кенә анда! Кыскасы, авыл халкы җир җимертеп яшәп ята.

Гөлшат ханымнарның өйләре иркен, зур итеп төзелгән. Бал кортлары тотабыз, дип аңлатты хуҗабикә. Өйләрен алар бал саткан акчага салып чыкканнар. «Илле умарта оясы бар, эшли торганнары — утыз сигез генә. Җәен төп керем балдан килә», — диде Гөлшат ханым.

«Беренче елны практикага багышлыйсыз, акча өмет итмәгез»

«Миңа хәзер 36 яшь. Мин — хисапчы», — дип башлады сүзен төп героем. Хәзер ул декрет ялында. Алга таба нишлисез соң дигәч, кешегә эшләргә җыенмавын әйтте…

Тортлар пешерә башлавыма инде ике ел булды — әнинең 60 яшьлек юбилеена торт пешереп карадым. YouTube каналлардан төрле рецептлар эзләдем, шуннан карап эшләдем. Кунаклар ошатты. Үзләренең туган көннәренә дә заказ бирделәр. Соңыннан аларның танышлары да минем янга йөгереп килеп җитте. Менә шулай әкренләп үсә барасың инде. Аннан соң 8 мартка һәм башка бәйрәмнәргә дә өлгертә торган булдым.

Инстаграмда битем бар, тик заказлар аннан түгел, күбрәк «сарафан радиосы»ннан килә. Тортларны шимбә көнне әзерлим. Шимбәгә өлгертер өчен, чәршәмбедән үк көйләнә башлыйм.

Өй шартларында торт пешерүче хуҗабикәләрнең беренче клиентлары — туганнары, якыннары була. Клиент булмый дип, күзләрне мөлдерәтеп утырасы түгел. Ирем өйдә булганда күбрәк итле ашлар әзерлим: өчпочмак, бәлеш пешерергә яратам.

Теләк кенә кирәк, акча соңыннан килә ул…

Килешәм. Беренче торт матур килеп чыкмаска мөмкин. Бирешмәгез. Кулларны ияләштерү зарур. Кыскасы, беренче елны практикага багышлыйсыз. Акча өмет итмәгез.

Конкурент булырдай кешеләр бармы?

Ник булмасын, Югары Яркәйдә минем кебек пешерүчеләр муеннан. Йонныда яшәгәч, район үзәгенә барып-китеп йөрүе дә читен. Бер дә аптырап тормыйм, заказ бирүчеләрнең үзләренә машинада алып барып бирәм.

Бер торт бәясе күпмедән чыга?

Без бер меңнән башлап эшлибез. Казанлылар ике меңнән куя, чөнки сездә яшәү кыйммәт. Мәсәлән, авылда яшәү өчен миңа аена ун мең җитә. Утка мең сум, газга мең ярым тирәсе квитанция килә. Сездә алай түгел бит инде…

Төпчек балагызга өч яшь. Эшкә чыккач, торт бизнесы нишләр соң?

Өченче баламны табар алдыннан мин ИП ачып, киемнәр сату белән шөгыльләндем. Аннары яптым. Кешегә эшлисе килми. Үз-үземә хуҗа булдым менә. Иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр катгый график та туйдыра ул, мин башка алай эшләмәм инде. Кешегә буйсына алмыйм. Берәр нәрсә әйтсәләр дә, күңелгә тия, якын алам. Озакка чыдый алмам. Акчаны башка ысуллар белән дә эшләп булганын аңладым.

Әле шунысы кызык: килегез, өйрәтәбез дип торганда без кымшанып карарга иренәбез. Юк, карышмагыз, дөресе шул бит. Һәркем әзерли алган капкейкларның рецепты белән танышып чыкканнан соң, инде бер дә ялкауга сабышмыйча әзерлисе генә кала.

Тәм-том остасы Гөлшат Латыйповадан капкейк рецепты

Ингредиентлар: 70 гр сыер мае, 150 гр шикәр, 150 гр он, 5 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 60 гр кайнаган сөт, ике йомырка, 500 гр эремчекле сыр, 120 гр шикәр пудрасы, 120 гр 33 процентлы сөт өсте (сливки), кондитер капчыгы, миксер, капкейк камырын салу өчен кәгазь формалар. Йомырка белән сыер мае бүлмә температурасында булырга тиеш.

Рецепт унике капкейк өчен исәпләнгән.

1. 70 грамм эретелгән сыер маена ике йомырка өстибез һәм 150 грамм шикәр салабыз.

2. Бертөрле халәткә кертер өчен, миксер белән болгатабыз. Шул арада духовканы 150 градуска кабызып куя торабыз.

3. 150 грамм он кушабыз.

4. 5 грамм (бер чәй кашыгы) көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салабыз.

5. Барысын бергә кашык белән яхшылап болгатабыз һәм соңыннан 60 грамм кайнап чыккан кайнар сөт салабыз һәм тагын бер кат йомшак массага әйләнгәнче болгатабыз.

6. Камырны кондитер капчыгына (кондитерский мешок) бушатабыз. Кәгазь формаларны ячейкаларга куеп чыгабыз. Капчыкка салынган камырны кәгазь формаларның төбенә әкрен генә агызып чыгабыз. Форманың яртысына гына тутырабыз, чөнки камыр духовкада пешкәндә кабара. Билгеле, кашык белән дә салып чыгарга мөмкин, ләкин капчыктан камыр беркая да акмый, таммый.

7. Кызган духовкага 30 минутка куябыз. Пешкән арада капкейклар өстенә сылар өчен крем ясыйбыз.

8. Крем өчен: 500 грамм эремчекле сырга 120 грамм шикәр пудрасын салабыз һәм икесен бергә миксер белән болгатабыз.

9. 120 грамм 33 процентлы сөт өсте (сливки) өстибез һәм 1-2 минут миксер белән туглыйбыз;

10. Кондитер капчыгының очын кисеп алабыз, очына махсус формадагы насадка куябыз һәм кремны капчыкка салабыз.

11. Пешеп чыккан капкейкларның кабарып торган түбәләрен пычак белән кисеп алабыз һәм крем салынган капчыкны капкейклар өстенә матурлап кысып чыгарабыз.

Соңыннан крем өстен матурлап бизибез.

Капкейкларны суыткычка куеп торып, табынга суыткан килеш куярга кирәк. Әмма кемдер кайнар килеш ашарга ярата, ничек ашасаң да ярый.

Шушы капкейкларны туган көннәргә заказ бирәләр. Кирәк булса, төрле әкият геройлары ясалган бизәкләр белән дә тәкъдим итәргә мөмкин. Бер капкейкка киткән чыгымны каплар өчен, аны үзбәясеннән төшермим. Берсе якынча йөз сумга чыга.

Ишеттегез микән, Мәскәүдә бер кыз шушы капкейкларны ясап, миллион сум акча эшләгән! Капкейкларны һәрберегез пешерә ала. Минем җиңгәчәй дә хәзер миннән карап өйрәнеп, торт пешерә башлады. Үзең пешергән һәр ризык — иң тәмлесе! - ди Гөлшат Латыйпова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100