«Әниемнең үпкәсе яртылаш зарарланса да, авыруын кешедән яшердек»

Бер журналист үзенең, әнисенең, энесенең коронавирус белән авыру тарихын сөйләде. Әле дә бу вируска ышанмыйча, күрмәмешкә салышып яшәүчеләргә бер гыйбрәт булсын иде.

«Интертат”та ике атна элек«Коронавирус белән авыручы көндәлеге: «Аллаһы Тәгаләдән елый-елый гомер сорадым» дигән язмам чыккан иде. Көндәлектә үземнең бу вирусны авыр кичерүемне, табибларның вакытында тиешле ярдәм күрсәтмәвен, сулый алмый башлап, балаларымны кочаклап елавымны — һәммәсен түкми-чәчми язган идем. Әлеге язмадан соң әллә ничә көн телефоным тынмады, кем генә хәлемне белешеп шалтыратмады!

Туган-тумачалар, дуслар, мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешмәгән классташлар, укытучыларым, университетта бергә укыган төркемдәшләр — барысына да рәхмәт яусын! Әле кайчан һәркайсы белән шул кадәр аралашырга вакыт табар идем, бу бер форсат бит, мин әйтәм.

Иң гаҗәпләндергәне — арада бу авыруга бөтенләй ышанмыйча йөрүчеләр дә бар икән. «Чынлап та шулай авырдыңмы? Бу вирус бармыни?» — дип шаккатты берничә кеше. «Ә син антитәнчекләргә анализ бирдеңме? Чынлап та шул булдымы икән?» — дип шик белдерде икенчеләре. Авыручылар дөньяда гына түгел, авылларда да мыжлап тора хәзер. Ничек һаман борын төбеңдәгене күрмәмешкә салышып яшәп була, җәмәгать? Ышаныгыз — коронавирус белән ныклап авырган кеше бу чирне мәңге онытмый! Аны бернинди грипп белән дә бутамыйсың, симптомнары гел бүтән төрле, катлаулылыгы турында әйтмим дә инде… Шик белдерүчеләргә килгәндә, шуны әйтәм: антитәнчекләргә анализ тапшырдым һәм уңай нәтиҗә килде.  

Моннан тыш, миңа үз авыруларын сөйләп, күңелләрен бушатучылар, киңәш сораучылар да булды. Үзеннән рөхсәт сорап, бер гаиләнең тарихын язам. Бәлки, кемгәдер файдасы тияр, сакланып йөрергә бер этәргеч булыр.

«Коронавирус белән авырганымны белмәдем»

— Синең язмаңны укыгач, үземне таныган кебек булдым. Мин дә сентябрь аенда нәкъ шундый симптомнар белән интектем бит, — дип язды бер Гөлчәчәк исемле (исемен үзгәрттем — авт.) журналист. — Ләкин ул коронавирус дип башыма да килмәде. Рәткә килгәч кенә шул булды бугай дип уйладым. Туңдырды, температура булды кебек — үлчәмәдем дә, ютәл ара-тирә генә булды, тамак әчетте. Тәмле исе чыксын дип, бакча алмаларын юып куйган идем, шуннан гына ис сизмәвемне аңладым. Табибка бардым. Андагы чиратны күргәч, чир өстәрмен дип кайтып кына киттем. Кайтышлый дүрт даруханәгә кереп, азитромицин сорадым. Рецептсыз бирмәделәр. Бишенчесендә: «Табиб билгеләдеме?» — дип сорадылар. Мин «әйе» дигәч кенә саттылар.

Суларга авырлашты, тирән итеп сулыш алып йөрдем. Аннары тагын табибка бардым. Ул мине йөрәк тикшертергә һәм эндокринология буенча тикшеренергә җибәрде. Минем шул яклап проблемаларым бар, шуңа күрәдер бәлки. Анда барысы да яхшы иде. Йөри торгач, өч көн дигәндә аякка бастым. Биш көннән соң бал исен сиздем. Ләкин хәлсезлек ике атна буена булды. Шул хәлсезлектән үземне күрә алмас булдым. Иртән өйдәгеләрнең барысын да озатам да, кичкә кадәр тәгәрәп ятам. Аннан ике яклап та аркам авыртырга тотынды. Тагын табибка бардым, тыңлады да кайтарып җибәрде. Аллага шөкер, йөри торгач, узды чирем.

Гөлчәчәкнең 63 яшьлек әнисе дә нык авырган. Үпкәләренең 50%ы зарар күргән. Өч атна буе терелмәгәч, балалары танышлар аша сөйләшеп, хастаханәгә салдырганнар.

— Әни коронавирустан куркып, гел өйдә ятты, кибеткә дә йөрмәде. Аннары авылда 30лап кеше җыелган ашка чакырганнар, никтер шунда барган. Кайткач, авырый башлады. Ул аштан соң тагын берничә кеше авырып киткән, шулай дип ишеттек. Әнинең температурасы 38 тирәсе торды. Башта «үтәр әле» дип йөрде, дәваланырга тотынмыйча да вакытны сузды. Ачуланып та карадым, олы кешене тыңлату да авыр бит. Өч атналап өйдә авыргандыр. Антибиотиклар эчте, гормональ дарулар кадатты. «Кеше рецепты белән дәваланып ятма, әйдә, больницага барыйк», — дидем. «Алар барыбер бөтен кешегә бер дару яза, бармыйм», — дип тыңламады. Сулый алмый башлагач та дарудан аллергия дигән булып, хастаханәгә баруга теше-тырнагы белән каршы торды әле. Ашыгыч ярдәм дә чакырмаска куша, «үләргә алып китәләр», ди. Әнинең чирләгәнен авылда бер кешегә әйтмәдек, туганнар да белмәде хәтта. Авылда күп кеше авырый безнең, бөтенесе өендә ята, кешегә чыгармыйлар, яшерәләр, — ди Гөлчәчәк. 

«Әнине хастаханәдән дәвалап бетермичә чыгардылар»

— Хастаханәгә ничек урнаштырдыгыз? — дим.

— Ковидка анализы раслангач, хастаханәгә бармый чарасы калмады. Компьютер томографиясенә чират иде, өстәвенә, югары температуралы кешеләрне кабул итмибез, диделәр. Таныш-белешкә чыгып, чиратсыз үткәрдек, нәтиҗәсен ике сәгатьтән соң гына әйттеләр, аңарчы никтер кулына паспортын да бирмәделәр. Ул томографиядә үзенә бер мәхшәр. Чират гел бер урында тора, бөтен кеше танышлык белән керә, халык шуны сизеп, тавыш чыгара. Әбиләр көчкә утыра инде анда. Әнинең үпкәсе 50%ка зарарланган диделәр, тагын танышлар аша сөйләшеп, яңа төзелгән Республика инфекцион хастаханәсенә салдырдык. Томографиядә әни белән чиратта утырып, энем дә вирус йоктырды, икенче көнне үк ютәл белән уянды. Аныкы алай авыр узмады.

— Әниеңне хастаханәдә карадылармы соң? Күп кеше анда игътибар юк дип зарлана бит.

— Яныма керделәр, карадылар, диде. Зарланмады алай. Палаталарындагы бер әби үлгән дә, шуларны күреп, әнидә дә паника башланды. Табиблар да нык арыган инде. Бер таныш табибым бик зарланды: «Акчасы да кирәкми, туйдым», — диде. Алла ярдәм бирсен аларга!

Хастаханәдә урын булмагангадыр инде, әнине тиз чыгардылар. Ковидка анализы уңай булган килеш, бер кочак дару эчәргә кушып, кайтарып җибәргәннәр. Өйдә дәваланып бетерде. Кемнең кайсы ягы йомшак — коронавирус шул якка бәрә, диләр. Минем әни моңарчы гел кан басымыннан интекте. Хәзер әнинең кан басымы 150-170тән төшми, кайчак 200 белән дә йөри. Хәлсезлеге, ютәле бар бераз. Бүген әнинең борчылуы, паникасы көчле, озакка сузылган бу авыру ялыктырганга, очы-кырые күренмәгәнгә дә шулайдыр, — дип сөйләде Гөлчәчәк.   

Иммунитетны ничек күтәрергә?

Гөлчәчәк хәзер бу авырудан тернәкләнүчеләргә үз киңәшләрен дә бирде. 

— 100әр грамм суган, сарымсак, керәнгә 300 грамм бал кушып, шундый катнашма ясыйбыз. Ашаганчы, көнгә өч мәртәбә, берәр бал кашыгы эчәбез. Бу чара иммунитетны дарусыз да күтәрә.

— Д, С, Е витаминнары, цинкны даими эчү турында онытмыйбыз.

— Өшергә, салкын тидерергә ярамый. Болай да нык какшаган иммунитетны сакларга кирәк.

— Якынча 40 градус җылылыктагы су эчегез. Әз-әзләп, мөмкин кадәр ешрак эчегез!

— Урамда җәяү йөрү — иммунитет күтәрү өчен иң шәп чара. Йоклар алдыннан берәр сәгать саф һавада әйләнеп керергә тырышыгыз.