Бер елда ике миллион караучы: «Татмедиа junior» проекты нәтиҗәләр ясый | intertat.tatar

Бер елда ике миллион караучы: «Татмедиа junior» проекты нәтиҗәләр ясый

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Tatmedia junior проектлары — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышында татар телен саклауга юнәлдерелгән программасы. Проектлар башлануга быел бер ел булды.

«Татмедиа junior» проекты татар телле видеофонд барлыкка китерде

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior» проекты эшчәнлегенә бәя бирде һәм татар телле видеофонд барлыкка килү турында белдерде.

«Без акрынлап татар телле видеофонд барлыкка китерә башладык. Бер ел дәвамында 33 проект барлыкка килде. Проектта 40тан артык кеше катнашты. 532дән артык видео төшерелде. Нигездә, 2 миллионнан артык карау җыелды. Бу бик зур сан. Татар телле видеолар эзләү мөмкинлеге туды, татар мохите барлыкка килде», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә социаль челтәрдә теркәлмәгән бала, яшүсмер юк диярлек. «Социаль челтәрдә татар мохитен барлыкка китерсәк кенә милләтебезнең киләчәге булырга мөмкин. Безнең тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов хуплады.

Социаль челтәрнең үз тормыш алгоритмнары бар. Тэглары, аңлатмалары һ.б. Монда бөтен үзенчәлекне белеп, аңлап эш итәргә кирәк. Татмедиа junior» проектын башлап җибәрү өчен студияләр ясадык, заманча җиһазлар китерделәр. Яңача эшләү алымнары туды. «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере», «Идел» журналлары, нигездә, басма эш белән генә шөгыльләнә иде. Безнең алда яңа технологияләрне өйрәнү бурычы куелды», — диде ул.

«Проектларга яңа авторлар эзлибез»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа junior»ның 15 проекты яңартылачагын да әйтте:

«Без бүгенге көндә анализ алып барабыз. Уңышлы дип табылган, күп карау җыйган проектларны саклап калырга дигән ният белән яшибез. Киләсе сезонда да 33 проект калачак, ләкин яртысын яңартасыбыз килә. Татар телен яраткан, татар телендә эшлисе килгән журналистлар, операторлар, монтажерлар килсен иде. Без һәрвакытта да ачык. Безгә кушылырга һәм бергәләп бу проектларны тормышка ашырырга тәкъдим итәбез», — диде генераль директор.

Шамил Садыйков һәр мәгълүмат чарасының үзенең эшләү алымнары барлыгын әйтте. «ТВда эшләгән кеше матур итеп сөйли, видео белән эшли белергә, дикциясе булырга тиеш. Текст язучы кеше — икенче бер дөнья.

ТВда эшли алган кеше, социаль челтәрләрдә эшли ала дигән сүз түгел. Монда алдалап булмый. Социаль челтәрләрдә видеоларның карау саны безнең эшебезнең уңышына бәя бирә. Ошамый икән, көчләп караттырып булмый. Кеше шушы үзенчәлекләрне белеп эшләргә тиеш. Телнең камиллеге, дөрес сөйләшә белү, эчтәлекне белү дә мөһим.

Эшлисе эшләр дә күп. Без елдан-ел яңа алымнарга өйрәнәбез. Шул ук вакытта социаль челтәрләр — үзгәреп тора торган өлкә. Ел саен ниндидер яңалык кертелә. Туктасак, артта калачакбыз. Ел саен бу безгә өстәмә тәҗрибә булачак. Бу татар теленең социаль челтәрләрдә яшәвенең беренче адымы гына», — диде ул.

«Татмедиа junior» проекты белән уңышка ирештек»

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова:

«Без бер ел элек камераның «к» хәрефен дә белмәдек. Әкият, шигырь, хикәяләр яза идек. Аны видеога күчерә белмәдек. Монтаж һөнәре белән танышып, текст итеп язылган әдәби әсәрләрне сценарий формасына күчерергә өйләндек. Ел дәверендә мондый тәҗрибә тупларбыз дип бер дә уйламадым, хыялланмадым. Бу зур уңыш.

Журналларның популярлыгы да артты, тиражыбыз ике тапкырга үсте. Чөнки журналны укып, наклейкалар белән ябыштырып кына калмыйча, QR-кодлар аша төрле видеолар, җырлар да карап була. «Салават күпере» журналы 14 мең, «Сабантуй» журналы 8 мең тираж белән чыга. Беренче яртыеллыкка бу саннар 3-4 меңгә артыр дип уйлыйм.

Ютубтагы проектларыбызның берсе — «Салаватиклар». Балаларыбыз төрле костюмнар киеп, халкыбыз һәм композиторларыбыз тарафыннан иҗат ителгән җырларны башкара, без аларга беренче тапкыр хәрәкәтләр уйлап чыгардык. Проекттагы «Әйлән-бәйлән», «Кайда безнең кулларыбыз?» шикелле җырларны видеоформатка әйләндердек. Шулай итеп, «Чума үрдәк, чума каз» — 47 мең, «Кайда безнең кулларыбыз?» видеолары 37 мең карау җыйды. Бу бит 47 мең татар баласы бу видеоны карап, өендә җырлый һәм балаларына да өйрәтәчәк, дигән сүз.

Проектта барлыгы 16 җыр яздырылды. Февральдә эшли башлаган идек, җәйгә 11 концерт бирер дәрәҗәгә җиттек. «Минем дә Салаватик буласым килә», «Мине дә Салаватикка алыгыз әле» дигән сораулар килә башлады. Дөрестән дә, уңыш зур. Проектны дәвам итәргә кирәк дип саныйм», — диде ул.

Ул шулай ук «Күңелле әлифба», «Беләсем килә», «Бәби сүз», «5»ле шоу», «ZООдөнья» кебек проектлары белән дә таныштырды.

«Күңелле әлифба» проекты аерым китап булып басылып чыгачак

«Күңелле әлифба» проекты шулкадәр уңышлы булды ки, без аны видео һәм рәсемнәрдән туплап, 40 битлек китап итеп җыйдык. Китап «Идел-Пресс»та 17 октябрьдә басылып чыгачак. Миңа калса, бу китаплар тиз арада сатылып бетәр. «Күңелле әлифба» ун елдан соң да актуаль булыр», — диде Зилә Хөснетдинова.

Проектта төп рольне Камал театры артисты Алмаз Гәрәевның кызы — Зөбәйдә Гәрәева башкара. Видеода әти белән кызның бергәләп әлифба өйрәнүләре күрсәтелә. Сюжет буенча әлифбаның һәр хәрефе я качып киткән, я сихерләнгән. Төп геройларга аларны коткарырга кирәк була.

Әлифбада 39 хәреф булганлыктан, проект та 39 тапшырудан тора. Һәр хәреф анимацияләнгән, ул сөйләшә һәм хәрәкәтләнә. Шулай итеп, әти белән кыз һәр хәреф белән сөйләшеп, танышып чыга.

«Һәр хәрефнең үз холкы бар. Бала бу проектны караганнан соң, хәрефләрне исендә калдырачак, чөнки ул аның белән сөйләшә», — ди Зилә Хөснетдинова.

«Яшьләр татар телле контентны кызык түгел дип уйлый иде»

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин:

«Ялкын» редакциясе 3 ел элек төрле мәктәпләр укучылары арасында анкетлаштыру үткәрде. Татар телендә интернетта нинди контент, кайсы блогерларны карыйсыз, дигән сорау бирдек. Иң аянычлысы шул: татарча сөйләшүче яшьләр дә татар телле контентны әйтмәде», — диде ул.

Аның фикеренчә, бу проблеманы чишү өчен, кызыклы һәм сыйфатлы видеолар эшләү мөһим. «Tatmedia junior» проектлары белән бу бурычка күпмедер дәрәҗәдә ирешә алдык, чөнки караучылар саны артты. Барысы да рус телле блогерларны карый иде. Безнең алда шушы аудиторияне татар телле контентны кабул итәргә өйрәтү бурычы тора», — диде Илназ Фазуллин.

Ул 13 проектны тормышка ашырганнарын, зур күрсәткечләргә ирешкәннәрен әйтте. «Яшьләрне шушы эшчәнлеккә җәлеп иттек. Мәсәлән, язын без Әлмәткә барып, «Tatmedia junior"ның мәктәбен булдырдык. Видеопроектлар эшләргә теләүче балаларны укыттык, өйрәттек. Алар «Әйдә, киттек» проектының бер чыгарылышын үзләре эшләде. Бу да зур нәтиҗә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студентлары безнең проектларда катнашып, видеолар төшерде. Яңа форматта эшләргә өйрәнде, тәҗрибә тупладылар. Араларында эшкә керүчеләр бар, безнең белән хезмәттәшлек итәләр. Алга таба да яшьләрнең килүен көтеп калабыз», — диде баш мөхәррир.

«Ялкын» журналы «Сораштыргалаштыргалау», «Татарча җиңелчә», «Туфан», «Әтәлим-шоу», «Казаныш», «БуынБатл», «Мәктәп яңалыклары», «Әйдә киттек!», «Сораштыру», «Татарча социаль эксперимент», «Мин/без Татарстан», «Әкият сөйләмә», «Татфуд» кебек проектларны тормышка ашыра.

«Тукай заманындагы сүзләр татар телендә бөтенләй онытылып бара»

«Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова:

«Габдулла Тукай заманындагы сүзләр татар теле сөйләмендә бөтенләй онытылып бара. Алар бит татар теленең байлыгы. Мәһдиев, Тукайларны укыган кеше аларны аңлый, ә кайбер журналистлар миңа „Мөршидә, бу сүзне язма инде“, — дип әйтә. Аңларга кирәк. Аны югары белем алган татар теле белгечләре дә кулланмаса, кем кулланыр? Күпчелек журналистларның сөйләме татарча булса да, мәгънәсе аңлашылмый», — диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков татар теленең дөрес кулланылышын мөһим мәсьәлә булуын әйтте. «Проектларның төп бурычы — рус сүзләрен кыстырмыйча дөрес татар теле сөйләменә өйрәтү. Материалларның күп булуы проектның уңышына да бер нәтиҗә бирә», — ди ул.

«Кыямовлар кыздыра» — журналист һәм журналистика проблемаларын кем күтәрә соң, дигән фикердән туган проект. Бу гаилә проекты да. Аның беренче чыгарылыш чыкканнан соң, миңа ярты көн шалтыраттылар. Хәтерләсәгез, без анда кайбер материалларны тәнкыйтьләп тә алдык. Шуңа күрә безгә янап та шалтыраттылар.

Яңа буынга сыйфатлы продукция калырга тиеш. «Tatmedia junior»ның бу өлкәдә эшчәнлеген яхшы бәялим. Беренче ярты елда операторлар белән дә эшләү авыр булды, ул синең эшең, уңышың гына түгел, ул команда эше дә», — дип өстәде ул.

«Идел» журналы «Яңа дулкын», «Мин авылда калам», «Блогер буласың килсә…», «Кыямовлар кыздыра», «Татарча психология», «Шигырь», «Осталар һәм остазлар», «Көй-Melodia», «25 җавап», «Казан — куллану инструкциясе», «5 минут», «Фотокүргәзмә», «Әдәби суд», «Яшьләр Тик-Токта» проектларын тормышка ашыра.