Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиягә бала алучылар: «Сезне суям дип куркытты, этләрне үтерде, наркоманга әйләнде»

Тәрбиягә бала алган һәм аларны кире балалар йортына кайтарырга мәҗбүр булган хатын-кызлар тарихы.

news_top_970_100
Тәрбиягә бала алучылар: «Сезне суям дип куркытты, этләрне үтерде, наркоманга әйләнде»
pixabay.com/ru

«Сезне суям дип куркытты»

Гөлсәрия, 42 яшь.

Гөлсәрия белән Рамилнең бер кызлары бар. Гаилә бик тә икенче бала алып кайтырга тели, әмма сәламәтлекләре аркасында алар бу бәхеткә ирешә алмый. Шул чакта алар балалар йортыннан тәрбиягә бала алырга ниятли. Курку булмый, чөнки Гөлсәрия волонтер булып эшли һәм аның әти-әниләре баш тарткан балалар белән аралашу тәҗрибәсе була.

— Әти-әниемнең теләгенә каршы бардым. 2007 елда без ирем белән балалар йортыннан 1 яшьлек Айзатны алдык. Беренче тапкыр аны йоклатканда шок кичердем. Аны кулда тирбәтеп йоклатып булмады, чөнки ул үз-үзен тирбәтә иде: аякларын бер-берсенә чалыштырып куя, бармакларын авызына каба да үз-үзен як-якка тирбәтә. Соңыннан гына аңладым, Айзат балалар йортында ничектер югалып калган, кешегә, кулга ияләшмәгән иде. Балалар йортында сабыйлар бер генә кешегә ияләшмәсен өчен, аларның няняларын гел алмаштырып торалар. Айзат үзенең тәрбиягә алынган бала икәнен белә иде, мин аңа моны җайлап кына аңлаттым. Кайбер балалар эчтә туа, ә икенче берләре йөрәктә туа, син нәкъ минем йөрәктә туган бала дип аңлаттым.

Гөлсәрия әйтүенчә, нәни Айзат алар белән идарә иткән, әти-әнисенең сүзен дә үз файдасы өчен генә тыңлаган.

— Айзат балалар бакчасында үз киемен кызлар киеменә алмаштыра иде, тәрбиячеләренә, имеш, без аны ашатмыйбыз дип сөйләгән. Аңа 7 яшь тулгач, минем олы кызыма: «Син тумаган булсаң яхшырак булыр иде», — дип кычкырды. Ә аңа җәза итеп мультиклар күрсәтми башлагач, безне суеп үтерәм дип янады.

Айзатны неврологка да, психологка да күрсәтеп карадык, әмма аңа бернинди даруларның да тәэсире булмады. Мәктәптә ул дәресләрне өзә һәм яшьтәшләрен тукмый иде. Бу хәлләрдән соң иремнең сабырлыгы бетте һәм аерылышырга гариза язды.

Мин балаларны алдым да Казанга эшкә киттем. Айзат һаман да астыртын гына мәкерле эшләр эшләвен дәвам итте. Бу балага карата хисләремне үзем дә аңламыйм: кайвакытта җенем сөйми, шул ук вакытта аны яратуым шулкадәр көчле. Кыйнап ташлыйсым килә, йөрәкләрем өзелеп жәллим дә. Бу борчулардан бөтен хроник авыруларым кискенләште. Депрессия башланды.

Гөлсәрия әйтүенчә, Айзат классташларының акчасын да урлаган, ә үзенә бирелгән акчаны уен автоматларына тотып бетерә торган булган.

— Берсендә Айзат өйгә кайткач, үз-үземне белештермәстән аңа суктым. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Мин куркып калдым һәм баланы кире бирергә кирәген аңладым. Тагын кызып китсәм? Төрмәгә утырасы килми, әле олы кызымны да аякка бастырасы бар.

Берничә көннән Айзат янына хастаханәгә бардым һәм аны инвалид коляскасында күрдем (аңа берничә көн йөрергә ярамый иде). Өйгә кайттым да веналарымны кистем. Мине күршем коткарып калды. Бер ай психиатрия клиникасында ятып чыктым. Мине дәвалаучы психиатр бала белән шәхсән аралашуны тыйды, аның белән очрашкан очракта дәвалануның файдасы булмаячак иде.

Гөлсәриянең гаиләсендә 9 ел яшәгәннән соң Айзат кире балалар йортына кайта. Ел ярым узгач та, юридик яктан ул әле дә Гөлсәриянең улы булып санала. Ханым әйтүенчә, бала әле дә ни булганын аңламаган бугай, кайвакыт аңа шалтыратып нәрсәдер алып бирүен сорый икән.

— Аның миңа карата шундый мөнәсәбәт, әйтерсең заказга әйбер китерүче булып эшлим. Миңа үземнекеме, тәрбиягә алганмы — барыбер, берсен дә аермыйм. Алар барысы да минем бала. Үземнең бер өлешемне кисеп ташлаган кебек хис итәм.

Бу хәлләрдән соң Гөлсәрия Айзатның үз әти-әнисе кем булуын ачыкларга тели. Баланың нәселендә шизофрениклар булуы ачыклана.

Ул мөлаем малай, яхшы бии, төсләрне тоелмау хисе бик көчле, киемнәрне бер-берсенә туры китереп, яхшы сайлый. Кызымны да чыгарылыш кичәсенә ул киендерде. Әмма аның тәртибе бөтенесен бозып ташлады. Мин ярату, мәхәббәт генетикадан көчлерәктер дип ихлас ышанган идем. Бу бары тик иллюзия гына булды. Бер бала гаиләмне җимерде.

«Наркоманга әйләнде, өйдәге әйберләрне җимереп ташлады»

Гөлчәчәк, 53 яшь.

Гөлчәчәкнең гаиләсендә 3 бала: үз кызы һәм тәрбиягә алган ике бала. Ике олы баласы башка шәһәргә укырга китә, ә төпчеге Нияз әнисе янында кала.

— Ниязны тәрбиягә алганда аңа 6 яшь иде. Документлар буенча ул тулысынча сау-сәламәт бала, әмма озакламый мин аның үз-үзен тотышында сәерлекләр күрә башладым. Мәсәлән, аңа урын җәям, ә иртәнгә мендәр тышы юкка чыккан була. Кая куйдың дип сорыйм, ул белмим дип җавап бирә. Туган көненә пультлы зур машина бүләк иттем. Икенче көнгә ул машинаның бер генә тәгәрмәче калган иде. Ә калганнарының кая юкка чыкканын белми.

Неврологта берничә тапкыр тикшергәч, Ниязга абсанслы эпилепсия диагнозы куялар. Әлеге авыруга аңның вакыт-вакыт «сүнеп» алуы хас.

— Моны җиңеп була иде. Әмма Нияз 14 яше тулгач нидер кабул итә башлады, нәрсә икәнен ачыклый алмадым. Ул элеккегә караганда да ныграк сәерләнә башлады. Өйдәге бөтен нәрсә: диваннар, люстралар, раковина җимерелгән була иде. Нияздан кем эшләде моны дип сорасаң, кем икәнен белмим, дип җавап бирә. Аннан наркотиклар кулланмавын үтендем. «Тугызынчы сыйныфны укып бетер дә, башка шәһәргә укырга китәсең һәм шушының белән безнең юллар аерыла», — дидем. Ә ул: «Юк, мин моннан беркая да китмим!» — дип җикеренде.

Тәрбиягә алынган улы белән бер еллап талаш-гаугада яшәгәннән соң Гөлчәчәк хастаханәгә эләгә. Шул вакытта ул Нияздан баш тартырга һәм аны кире балалар йортына кайтарырга дигән карарга килә.

— Бер елдан соң Нияз Яңа ел бәйрәмнәрендә минем янга килде. Гафу үтенде, нәрсә эшләгәнен аңламавын, хәзер инде бернинди дә наркотиклар кулланмавын әйтте. Соңыннан кире кайтып китте. Белмим, опека ничек эшли торгандыр, әмма ул үзенең эчкече әнисе янына кайтып яши башлаган. Аның инде үз гаиләсе, баласы бар. Ниязның эпилепсиясе бетмәгән, хәзер дә кайвакыт вак-төяк сәерлекләр эшләп ала.

«Алдаудан башы чыкмады»

Миләүшә, 41 яшь.

Миләүшә үз улына 10 яшь булганда тәрбиягә тагын бер бала ала. Малайдан әти-әнисе баш тарткан була, шуңа да карамастан Миләүшә аны үз гаиләсенә сыендырырга тели.

— Әмир бездә бары тик якты хисләр генә уятты: мөлаем, тыйнак, оялып кына елмая һәм сорауларга да тыныч кына җавап бирә. Бары тик соңыннан, күпмедер вакыт узгач кына моның кешеләрне үз кубызына биетү алымы икәнен аңладык. Тирә-яктагы кешеләр алдында ул гел тәти бала булып кала иде, аның белән аралашуда реаль проблемалар булуына беркем дә ышана алмады.

Миләүшә тәрбиягә алган улының физик үсеш ягыннан артта калганын абайлап ала. Әкренләп аның хроник авырулары турында белә.

— Безнең гаиләдә яши башлагач, Әмир элекке опекуннары турында куркыныч сүзләр сөйләде, безгә бу хәлләр чынбарлык кебек тоелды. Безнең аңа ышануны аңлап алгач, ничектер бу турында онытты, бала бит инде. Ләкин озакламый, аның бу сүзләрне уйлап чыгаруы ачыкланды. Ул гел кызлар киемен киеп уйный, бөтен уеннарда кызлар ролен ала, үземнең улым янына юрган астына керергә, аны кочакларга омтыла, өйдә ыштанын төшереп йөри иде. Ә кисәтү ясагач, «Миңа шулай уңайлы, рәхәт», — дип әйтә. Психологлар моны нормаль күренеш диде, әмма мин моның белән ризалашмадым, чөнки үземнең дә улым үсеп килә бит.

Икенче сыйныфта укыганда малай унга кадәр дә саный алмый иде. Миләүшә үзе дә укытучы, ул гел улы белән шөгыльләнә торгач, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алалар. Ләкин әни белән ул арасындагы аралашу гына җайлана алмый. Малай өйдә кыерсыталар, мыскыл итәләр дип укытучыларына ялганлый.  

— Нәрсә булганын аңларга теләп мәктәптән шалтыраттылар, чөнки без гел яхшы гаиләләр рәтендә йөри идек. Ә Әмир башка кешеләрнең йомшак ягын сизеп ала да, үзенә кирәктә шул урынга авырттырып «баса». Үземнең улымны хыялланыр дәрәҗәгә җиткерде: янәсе, без аны яратмыйбыз, аны балалар йортына җибәрәбез, ә Әмирне үзебездә калдырабыз дип сөйләде. Нәтиҗәдә, улыбыз бездән качып, компьютер клубларына йөри һәм акча урлый башлады. Без аны өйгә кайтару һәм аңлату өчен ярты ел тырыштык. Аллага шөкер, хәзер барысы да яхшы инде.

Әмир Миләүшәне йөрәк өянәгенә кадәр җиткерә. Һәм 10 айдан соң ханым малайны киредән балалар реабилитация үзәгенә тапшыра.

— Тәрбиягә бала алгач гаиләбез күзгә күренеп җимерелә башлады. Барысы да яхшы булачак дигән ниндидер ялган, беркатлы өметләр өчен үз улымны һәм әниемне корбан итәсем килмәде. Реабилитация үзәгенә җибәрүгә һәм соңыннан аннан «отказ» язуга Әмир битараф булды. Бәлки ул шулай ияләшкәндер, ә бәлки аның ниндидер кешелек хисләре бөтенләй юкка чыккандыр. Кем белә, бәлки барысы да җайланыр. Хәер, мин моңа әллә ни ышанып бетә алмыйм.

«Мине өч хәрефкә җибәрә иде»

Айсылу:

— Ирем белән безнең балабыз булмады (миндә хатын-кыз авыруы) һәм балалар йортыннан бала алырга уйладык. Аны алганда миңа да, иремә дә 24 яшь иде. Карап торышка фәрештә кебек бала иде инде. Беренче вакытларда аңа карап сөенеп туя алмадык. Шундый матур, көдрә чәчле, акыллы малай! Билгеле, без аны матурлыгына карап сайламадык, әмма ул бик күңелгә ятышлы бала иде.

Шуннан бирле 11 еллап вакыт узды. Ә бала чын мәгънәсендә җанварга әверелде — бернәрсә эшләми, безнең һәм классташларының акчасын урлады. Мәктәп директоры янына йөрүләр минем өчен традициягә әйләнде. Мин эшләмим, үземне балага багышладым, бөтен вакытымны аның белән уздырдым, әйбәт, гадел әни булырга тырыштым, тик барып чыкмады…

Мин аңа бер сүз әйтсәм дә, ул мине өч хәрефкә җибәрә, син миңа әни түгел, ди.

Минем башка түзәрлегем калмады инде, аңа ничек йогынты ясарга да белмим. Ирем дә баланы тәрбияләүдән читләште, үзең җаен тап дип кул селтәде. «Мин аның белән сөйләшә башласам, сугып җибәрермен дип куркам», — диде.

Аны кире балалар йортына кайтарудан башка чарам калмаган иде. Әгәр ул минем үз балам булса да, мин нәкъ шулай эшләгән булыр идем.

«Эт һәм мәчеләрне үтерә башлады…»

Наилә:

— Нәни Айгизне мин шундук яраттым. Ялгыз һәм оялчан малай башка балалардан аерылып тора иде. Без аны танышканның беренче көнендә үк өйгә алып кайттык. Әмма ике атнадан соң ук мәхшәр башланды. Карап торышка тыныч һәм әйбәт малай йорт хайваннарына агрессия белдерә башлады. Башта Айгиз яңа туган песи балаларын тимерчыбык белән буып, кухняга асып куйды. Соңыннан көчекләргә тынгы бетте. Бәләкәй җан кыючы 13 эт-песинең башына җитте. Бу вәхшилекләр башлангач, без балалар психологына мөрәҗәгать иттек. Белгеч безне тынычландырды һәм балага күбрәк игътибар бирергә, аны яратуыбызны аңлатырга киңәш итте.

Без шау-шулы шәһәрдән ял итәргә дип җәен авылга кайтып киттек. Әмма анда безне тагын да хәтәррәк хәлләр көтә иде. Психологка чираттагы баруыбызда ул Айгизгә махсус ярдәм кирәк диде. Ул вакытта мин йөкле идем, шуңа күрә Айгизне кире балалар йортына бирүдән дә яхшысы булмас дидек. Без баладагы ачу, агрессия узар һәм шуның белән бергә үтерү теләге дә басылыр дип өметләндек.

Ә өзгәләнеп ташланган өч көчек мәете сабырлыкның соңгы тамчысы булды. Куркыныч фильмнардагы кебек, олылар булмаудан файдаланып, бала үзе генә көчекләрне үтереп ташлаган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100