“Невская Краса-2019”да татар кызлары җиңү яулый алырмы?
“Невская краса-2019” VI матурлык һәм талант халыкара конкурсында мөмкинлекләре чикләнгән ике татар кызы - Чувашиядән Гүзәл Алигберова һәм Чиләбедән Алинә Хәйруллина катнаша. "Татар-информ" хәбәрчесе бәйгедә көч сынашучы кызлар белән таныштыра.

“Невская Краса” бәйгесенең социаль челтәрендә мәгълүматлары буенча, 2019 елның февралендә уздырылган сайлап алу этабында финалга Россия, Беларусь һәм Украинадан 27 катнашучы үткән. Финалга катнашучылар милли киемнәр белән чыгыш, бию һәм кичке күлмәкләрдән дефиле әзерлиләр. Финал 13 сентябрьдә Санкт-Петербургта уза.
Гүзәл, Чувашия Республикасында туып үскәнгә, шунда яшәгәнгә һәм конкурста Чувашия Республикасын тәкъдим иткәнгә күрә чуваш милли киемендә чыгыш ясарга әзерләнгәнен әйтте.
Гүзәл актив тормыш алып бара, бу аның катнашкан беренче бәйгесе түгел. “Моңа хәтле минем халыкара конкурста катнашканым бар иде. Ул спорт бәйгесе булды. Быел июнь аенда Кырым Республикасында уздырылган Халыкара ярым марафонда, 21 километрны 2 сәгать һәм 59 минут эчендә узып, дүртенче урынны алдым”, - диде ул.

Ул хәзерге вакытта Чабаксар шәһәрендә яши һәм Чуваш дәүләт университетының экономика факультетында дүртенче курста укый.
Алинә Хәйруллина да әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. “Мин җәмгыять эшләре белән шөгыльләнәм, университетта эшлим, хәзерге вакытта декретта, кызымны тәрбиялим. КВН һәм бию белән шөгыльләнәм. Төрле фестивальләрдә һәм халыкара бәйгеләрдә катнашам. Сәхнәне, тамашачыларны һәм, әлбәттә, җиңүләр яуларга яратам”, - диде ул.

Шулай ук, Алинә Уралда “Шаром покати-2019” дип аталган парабоулинг буенча беренче чемпионатның идея авторы һәм оештыручысы. Ул 2020 елда өлкәләрендә парабоулинг буенча турнир оештырыр өчен Урал федераль округы грантын откан.

Алинәнең әнисе Казан кызы. “Мин үзем татар, татарларны бик яратам”, - ди Чиләбе кызы Алинә.
