Данил Гыйниятов: «Журналист булу өчен журналистика бүлеген тәмамлау мәҗбүри түгел»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе башкарма директоры урынбасары – баш мөхәррир урынбасары һәм «Ком сәгате» алып баручысы Данил Гыйниятов «Интертат»ка интервьюсында журналистика, телевидение һәм татар теле турында фикерләре белән уртаклашты.

«Гаилә белән генә татар телен саклап булмый»

ТНВ телеканалын татарның йөзе, дип атыйбыз. Читтә яшәгән татарлар әлеге каналны карап, татарларның бүгенгесен күзәтеп баралар. Сезнеңчә, ТНВ әлеге миссиясен тиешле дәрәҗәдә үтиме?

ТНВ каналының миссиясе — ул бөтен дөнья татарларын берләштерү. Бүгенге көндә ул шушы вазифасын үти дип уйлыйм. ТНВның әле аякка гына баскан чорлары белән бүгенге көнне чагыштырсак, бик зур алга китеш сизелә. Иң беренче чиратта, бу безнең чит төбәкләрдәге корреспондент үзәкләре саны арту белән бәйле, чөнки нәкъ алар чит илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәне урнаштыручы күпер булып тора. Бүген барлыгы 13 корреспондент үзәге бар. Алар Яр Чаллы, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләрендә, Ижевск, Оренбург, Свердловск, Томск, Магнитогорск, Ульяновск төбәкләрендә, Казахстан, Үзбәкстан илләрендә урнашкан. Күп еллар дәвамында алар, шушы төбәкләрдә яшәүче татарларның тормыш-көнкүрешен, мәдәниятын, хезмәтләрен чагылдырып, бөтен татар дөньясына күрсәтәләр.

Сез үзегез ТНВны гел карап торасыздыр?

Карамыйча мөмкин түгел. Бу бит минем эшем.

«ТНВда карардай тапшырулар юк», — дип шелтә белдерүчеләр бар. Тәнкыйтьне кабул итәргә кирәкме?

ТНВны карамыйлар, дип әйтә алмыйм. Ә тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк. Һәм ул булырга тиеш. Кемдер, мәсәлән, явыз ният белән сине тәнкыйтьләмәскә мөмкин. «Әйтмим әле, хаталарын төзәтмим», — ди дә, әйтми. Шуңа күрә тәнкыйть белдергән кешегә әле рәхмәт тә әйтергә кирәк. Тәнкыйть-киңәш формасы да бар — шуны онытмыйк. Кемдер: «Менә шушы тапшыруда менә шушы кимчелек булды», — дип әйтә икән, ничек инде аны кабул итмисең?! Миңа да кайчак укытучыларым шалтыратып, үз фикерләрен белдерә, хаталарыма да төртеп күрсәтә.

Үзегезнең берәр интервьюыгыздан канәгать калмаганыгыз бармы?

Бик сирәк. Күбрәк тапшырулардан канәгатьлек хисе, энергия алам. Шулай да берничә миңа ошап бетмәгән тапшыру булды. Аларда кунак темадан читләшеп җавап бирә. Монда кунакны гаепләп булмый. Мин уңайсызлык кичерәм бу очракларда.

Монтаж вакытында кунак әйткән фикерне кисеп алганыгыз бармы?

Бер-ике булгандыр, әмма бик сирәк. Әгәр кунак дәлилләнмәгән мәгълүмат җиткерә икән, аны алып куярга кирәк дип уйлыйм. Әгәр дә бу мәгълүмат эфирда чыга икән, без гаепле булып калабыз. Һәр мәгълүматның дөреслеккә туры килүе мөһим.

Мин сиңа интервью бирмим, дигәннәр бармы?

Кичектереп торучылар булды. Аларның әйтәсе фикерләренең вакыты җитмәгән.

Татарстанда яшәүчеләр белән чагыштырганда, чит илләрдә татар теленә карата хөрмәт, мәхәббәт көчлерәк түгелме?

Кешенең психологиясе шундый: булганда кадерен белми, югалта башласа, исенә төшә, кадерли башлый. Без татар мохитендә яшәвебезгә ияләнгән. Аңа артык игътибар итмибез һәм кадерләп җиткермибез. Ә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар үзгә дәүләттә яши. Алар өчен тел, мәдәният күпкә кадерлерәк, якын. Хәтта Россия төбәкләрендә яшәүчеләр дә телебезне күбрәк хөрмәтли, чөнки аларда җирсү һәм сагыну хисләре бар.

Бездә дә әлеге хисләр барлыкка килер микән?

Беләсезме, мәдәнияткә, телгә карата якынлык хисе бар. Әмма без аңа ияләнгән. Әйткәнемчә, без шушы мохиттә яшибез. Монда икенче мәсьәлә тора: ничек үзебезнең республика кысаларында телгә ихтыяҗны, телнең дәрәҗәсен арттырырга?!

Ничек итеп татар теленә ихтыяҗны арттырып була икән?

Монда бер генә юл белән бу эшне эшләп булмый. Без, беренче чиратта, гаилә, дибез. Соңыннан мәгариф, дибез. Дәүләт югарылыгында үзебезнең татар теленә — ана теленә ихтыяҗ тудырырга кирәк. Яшьләргә игътибар итик, күбесе инглиз телен өйрәнә, шулай бит?! Иң мөһиме — аларны инглиз телен өйрәнергә беркем мәҗбүр итми. Ә нигә алар аны өйрәнә? Чөнки алар һәммәсе дә үз киләчәкләре турында уйлый, кайгырта. Киләчәктә бу тел миңа тормыш итәргә, перспективалы һөнәри баскычтан үсәргә ярдәм итәчәк дип уйлый алар. Татар телен өйрәнү теләген дә булдырырга кирәк. Димәк, татар телен өйрәнү, аны белү киләчәктә үсеп килүче буынга ниндидер бер ярдәм күрсәтергә тиеш. Менә шулай булганда кызыксыну артачак. Гаилә белән генә татар телен саклап булмый. Тулаем бер комплекс булырга тиеш. Әлбәттә, бәхәсләшмим, гаиләдә дә, милли мәгариф өлкәсендә дә татар телен саклап калу бурычы бар.

Телевидениедә эшли алырдай кеше нинди икән ул? Кысалар бармы?

Стандарт кыса юк. Күбесе тапшыруның форматыннан, төп темасыннан тора. Мәсәлән, спорт тапшыруын алып баручы әлеге юнәлеш буенча оста булырга, әлеге темада кайнарга тиеш. Әдәби-музыкаль тапшырулар — аерым юнәлеш. Гадәттә, әлеге алып баручының күпмедер дәрәҗәдә сәнгатькә катнашы була. Һәм башкалар, һәм башкалар… Шулай ук универсаль хәбәрчеләр дә була. Сүз яңалыклар системасы турында бара. Бүген алар бер тема турында яза, икенче көнне башка темага кагылышлы репортаж төшерә. Әлбәттә, алар арасында да махсуслашкан корреспондентлар бар. Әмма: «Мин махсуслаштым», — дип, алар үз темаларын гына яктырта алмый.

Махсуслашу күбрәк журналистика белән бәйле. Алып баручы һәм журналист үзара аерыламы?

Беләсезме, бүгенге көндә журналист белән алып баручы үзара тигезләшеп бара. Элегрәк телевидениедә тапшыруларны дикторлар алып бара иде. Бу — совет чоры. Хәтта мин телевидениегә килгәнче булган тарих бу. Редакторлар аларга текст әзерләп бирәләр. Ә диктор тапшыруны алып бара. Бүгенге көндә чиста дикторлар юк. Хәзер журналист — алып баручы, автор-алып баручы.

Нишләп дикторлар юк?

Мөгаен, аларның чоры үткәндер. Хәзер универсаль булу отышлы, ягъни кеше үзе алып бара, үзе яза.

Диджейлар да бар.

Радио системасына артык кереп, диджейлар турында әллә ни әйтә алмыйм. Диджей — ул элеккеге кебек диктор гына түгел. Алар - онлайн форматта әңгәмәне алып баручылар. Күп очракта эшләре экспромтка корылган. Күпләр яхшы экспромт — ул яхшы өйрәнелгән һәм ятланган текст, диләр. Монысы да бар. Әмма шулай да элеккеге кебек алар текст язып, аны мең кат тикшереп утырмыйлар.

Радио тыңлыйсызмы? Татар диджейларының кайчак: «Ыыы», «ммм», — дип сүзсез калулары булгалый. Бу хакта ни диярсез?

Радио тыңлыйм. Ә диджейларның шул «ыыы…ммм»нары күңелгә тия. Барыбер төзек җөмләләрне, матур сөйләмне тыңлыйсым килә. Диджейларның кимчелекләре юк, дип әйтмим. Алар бар. Авазларның, сүзләрнең әйтелешендә хаталары бар. Җөмлә төзелешен әйтеп тә торасы юк. Ул аларда, дөресен генә әйткәндә, нык аксый. Бәлки күбесенең тәҗрибәсе дә җитеп бетмидер. Әмма, минемчә, әйтик, 2-3 сәгатьлек эфирны алып бару — катлаулы эш. Тавыш тыңлаучының колагын иркәләргә тиеш. Әгәр алып баручының сөйләме иркәләми икән, ул башка дулкынга күчә яисә бөтенләй радионы сүндереп куя.

«Журналистика факультетын тәмамламыйча да, журналист булып эшләп була»

Нишләп журналист булдым икән, дип үкенеп утырган юкмы? Кайчандыр сез гастрольләрдә йөргән кеше бит.

Юк, хәзер инде соң да. Тормышта үз-үземә беркайчан да: «Менә мин теге булам, бу булам», — дип зур максатлар куймадым. Мин җир кешесе, конкрет эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышам. «Ни өчен әлеге тармакны сайладым икән?» — дип үкенеп утырганым юк.

Бәлки өметләрегез акланмагандыр? Журналистика башында күпләрнең максимализм чоры була. Гаделсезлек, дисең…

Эшкә килгән вакытта һәркемдә максимализм хисе була. Яшь журналистның тагын да! Әле ул вакытны тәҗрибәң дә юк, кешеләрне дә белеп бетермисең. Син ул елларда бары тик акны һәм караны күрәсең. Әмма, яши-яши, шушы ак белән кара төсләре арасында башка төсләр дә барлыкка килә башлый. Әлбәттә, еллар узган саен, шушындый зур дулкын булып килгән журналист «сүнә» бара икән, моны аклап бетереп булмый.

Журналист булыр өчен, әлеге белгечлекнең дипломы кирәкме?

Беренчедән, сәләт булырга тиеш. Әгәр сиңа табигатьтән сәләт бирелмәгән икән, син шигырь яисә көй иҗат итә алмыйсың. Кешедә орлык булырга тиеш. Менә шушы орлыкны яшьрәк вакытта — мәктәп бусагасыннан укытучылар күреп алып, үстергән очракта, бу егет-кыз шушы юнәлешкә кереп китәргә мөмкин. Язу сәләте, кызыксынучанлык, аралашырга ярату табигатьтән бирелергә тиеш.

Ничек уйлыйсыз, татар журналистикасын тәмамларга кирәкме, әллә инде бу очракта татар филология факультетында уку кулайракмы?

Хәзер әйтсәм, журналистика факультетын тәмамлаучылар бәлки минем белән килешмәстер. Журналист булу өчен журфакны тәмамлау мәҗбүри дип әйтә алмыйм. Үз чорында хәбәрләр редакциясендә Финанс-икътисад институтын тәмамлаганнар да, әдәбият тармагында укыганнар да эшләде һәм эшли. Ә татар филологиясен мин әйтеп тә тормыйм. Әлеге тармакта укыганнарның күбесе журналистика тармагында хезмәт итә. Шуңа күрә, әгәр кешедә теләк һәм мөмкинлек бар икән, шушы юнәлеш буенча курслар, дәресләр биргән очракта, алардан да яхшы журналист чыгарга мөмкин. Журналистика факультеты кирәк түгел дип әйтмим, ул кирәк. Әлеге юнәлеш буенча укыту да кирәк. Әмма журналистика факультетын тәмамламыйча да, журналист булып эшләп була. Һәм андый мисаллар күп.

Бүген журналистика факультетында бер ел уку - 160 мең. Бюджет урыннар да юк дәрәҗәсендә. Сез укыганда башка төрлерәк булгандыр...

Аңлавымча, хәзер бюджет урыннарны арттыру турында сөйләшүләр алып барыла. Белүемчә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлеше буенча да белгечләр әзерләячәк. Алар да абитуриентларга түләүсез урыннарга укырга керү мөмкинлеген бирә. Аллаһка шөкер, кадрларыбыз бар. Аларны бары тик күрә белергә кирәк. Әлбәттә, берничә теманы яктырта алучы татар журналистларына кытлык бар. Сәясәт, икътисад кебек профильле темаларны гына алыйк, мәсәлән. Бу юнәлешләрдә татар журналистикасы бераз аксый кебек. Безнең төп сәяси темалар яңалыклар системасында һәм атналык күзәтүләрдә чагыла. Гомумән, сәясәт темасы күтәрелми дип әйтәсем килми. «Ком сәгате», «Татарлар» тапшыруларында да сәясәт турында сөйләшүләр була. Бәлки менә шулай чәчелгәнгә күрә, бу сөйләшүләрне «чиста сәясәт» дип атап булмыйдыр.

Укучыга, телевизор караучыга нинди тема кызык икән?

Һәрбер тема кызыклыдыр ул, шуңа күрә укучының, телевизор караучының үзеннән тора. Әлеге теманы нинди күләмдәге аудитория каравы — аерым мәсьәлә. Әйтик, авыл хуҗалыгы йөз кешегә кызыклы булырга мөмкин, ә мәдәният-сәнгать тармагын миллион кеше күзәтеп бара ала. Һәр теманың үз тыңлаучысы, укучы, караучысы бар. Шуңа күрә: «Бүгенге көндә менә шушы тема кызыклы», — дип аерып әйтеп булмый. Кемдер, мәсәлән, шоу-бизнесы укырга яратмый, ә кемдер бу темага кагылышлы яңалыкларны, интервьюларны көне-төне күзәтеп барырга мөмкин.

Сез үзегез шоу-бизнес темасын укыйсызмы?

Мин аны күзәтеп барам. Үзем Инстаграмда утырмыйм, әмма социаль челтәрләрдә яңалыкларны укыйм, чөнки бу — минем эшем. Күбрәк укыган темаларыма спорт, авыл хуҗалыгы, кызыклы язмышлар керә.

«Сары журналистика» төшенчәсе турында ни әйтә аласыз?

Журналистиканы төсләргә аермыйк. Ул безнең яшәешебезгә үтеп керде. Массакүләм чараларында дәүләт югарылыгындагы газета-журналлар да, әйтик, «Акчарлак» газетасы да бер тирәдә хәзер. Әмма «Акчарлак»ны минем бер дә «сары журналистика» дип атыйсым килми. Язган мәкаләләре дә укырлык, укучыны җәлеп итә алырлык. Дәрәҗә белән профессиональлек турында онытмаска кирәк. Төшенкелеккә бирелеп, «сары» төскә буялып бетмик.

Татар укучысы нишләп «секс» сүзен кабул итми?

Безнең менталитетыбыз башка. Татар халкы бөтенесен ачып салырга күнекмәгән. Әмма бу күренеш әкренләп үзгәрә. Шул ук шоу-бизнесны гына алыйк, кайбер шәхесләребез шәхси тормышының нечкәлекләрен күбрәк сөйли башлады. Шәхсән үзем дә кабул итеп бетерә алмыйм. Кешенең эчке дөньясын тишеп бетерсәң, аннан соң ничек яшәргә кирәк?! Күз алдына китерик, ишекләр бар, ди. Бер ишекне ачарсың, икенчесе ачылыр. Ахырда ачылыр ишек калмаса, нишләрсең?! Ә «секс» сүзенә килгәндә, ул сүз татарныкы түгел бит. Аны тәрҗемә итәргә кирәктер.

«Менә шушы темага сораулар бирергә ярамый», - дигән кагыйдә бармы?

Журналист барыбер бирәсе килгән соравын алдан уйлап куя һәм җавапка өмет итә. Әңгәмәдәшнең җавабы журналистны канәгатьләндермәскә мөмкин. Ул, гомумән, билгеле бер сорауга җавап та бирмәскә мөмкин. «Мин бу сорауны җавапсыз калдырам», — ди дә җавап бирми, мәсәлән.

«Мин яңалыкларны сайладым»

Сез матбугатта эшләдегезме яисә практика үтмәдегезме? Гомумән, журналист буларак текстлар язып утырган чаклар булдымы?

Юк, язмадым диярлек. Студент чакта гел сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килде. Без җырладык та, юмор да күрсәттек, концертлар да алып бардык. Шәхсән үзем 16 яшьтән бирле сәхнәдә идем. Ул елларда Арча педагогия көллиятенә укырга кергән идем. 10 еллап профессиональ дәрәҗәдә сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Соңыннан Казан дәүләт университеты халык хорында солист булдым. Үзебезнең факультетыбызның «Сердәш» ансамблендә бәрмә уен коралында уйнадым. Аннан соң тора-бара юмор төркеме хасил булды. Соңыннан безне артистлар күреп алды. Гайфулла Авзалов, Габделфәт Сафинның концертларын алып барган идем. Әмма телевидениегә килеп эләккәч, минем алдыма шарт куелды: я сәхнә, я телевидение, ягъни журналистика. Мин яңалыкларны сайладым.

Акча ягыннан кайсы яхшырак иде?

Төгәл генә әйтеп булмый. Заманына, вакытына карап, төрлечә була иде. 90нчы елларда артист булу матди яктан яшәргә мөмкинлек биргән иде. Ул чорларда башка өлкәләрдә хезмәт хаклары аз… Соңыннан телевидениедә эшләгәндә алган хезмәт хакым да яшәргә җитә иде.

Телевидениегә сезне кем булып эшкә алдылар?

1994 елда гади корреспондент идем. Иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясендә эшләдем. «Кыйбла» тапшыруына сюжетлар эшли башладым соңрак. Аннан соң «Чулпан» тапшыруына алып баручы итеп билгеләделәр. Соңыннан «Хәбәрләр»гә алып баручы буларак килдем. Болардан кала да башка тапшырулар бар иде. «Хәбәрләр»дә соңрак редактор, аннан соң баш мөхәррир булдым.

Ничә яшьтә өйләндегез? (Бу соравымны Данил абый башка төрлерәк ишетте, күрәсең, «Телевидениегәме?» — дип сорады башта.)

Ә, өйләндем. Телевидениегә өйләндем, дип әйтеп була. Хатыным Гөлназ белән икебез дә әлеге өлкәдә хезмәт итәбез. Өйләнгәндә миңа 25 тулган иде.

Акчасыз утырган чаклар булгандыр?

Төрле вакыт булды. Аны хәзер әйтсәм, күпләр ышанмастыр. Әмма эшкә автобуста «куян» булып йөргән чакларым да булды. Билет сатып алырлык акча юк иде. Бу хәл миндә генә түгел, күпләрдә булгандыр.

Гөлназ апага тиз арада гашыйк булган идегезме?

Без бергә укыдык, бер тулай торакта яшәдек. Аралашып, бер-беребезгә ияләштек. Гашыйк булуыбыз дәвамлы булды. Институтны тәмамлагач, никахлаштык, өйләнештек.

Улларыгызга ничә яшь?

Олысына - 21, кечесенә 15 яшь тула. Өлкән улым хәзер инде эшли дә, укый да, Аллаһка шөкер. Ул инглиз һәм немец факультетында укый. Шул ук институтта репетитор буларак та эшли, инглиз теле буенча олимпиадаларга укучыларны әзерли. Икенчесе әле лицейда укый. Анысының зур уңышлары турында әйтергә иртәрәк.

Сез нинди ир, әти?

Мин кызу канлы түгел. Кычкырып, өстәлгә сугып эшләтү системасы яклы түгел мин. Кеше — югары акыл иясе. Аңа яхшылап аңлатсаң, аның белән сөйләшсәң, ул күбрәк һәм тигезрәк аңлаячак. Әлбәттә, тәрбияви яктан да кайчак югарырак тон белән нәрсәдер әйтергә туры килә. Әмма балаларның безне борчырлык сәбәпләр тудырганы юк.

Улларыгыз татарча сөйләшәме?

Сөйләшәләр, Аллаһка шөкер.

Өлкән улыгыз инглиз һәм немец телләре факультетында укый. Бер дә татар журфагы яисә филологиясендә түгел.

Лицейда укыганда инглиз телен өйрәнә башлады. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда, ул инде репетиторлык белән шөгыльләнә иде. Моңа карамастан, улым татарча сөйләшә. Ул татар балалар бакчасына йөрде. Шуны әйтергә кирәк: баланың яшәештә татар телен куллануы балалар бакчасыннан да тора. Өлкән улым чын татар бакчасына йөрде, әмма кечкенәсе белән бераз проблемалар булды. Татар балалар бакчасы, югыйсә, әмма тәрбиячеләре русча сөйләшә иде. Әле өстәвенә шушы тәрбияченең исеме татар иде. Шулай да татарча, гомумән, белмәде. Шуңа күрә кечкенә улым абыйсы кебек татарча чиста сөйләшми. Әгәр ата-ана баласын татар балалар бакчасына, татар мәктәбенә бирә икән: «Анда татарча аралашалар», — дип ышана. Шушы өмет аклансын иде!

Данил абый, эчәсезме сез? Дөресен «түлке»!

Әйе, чамасын белеп кулланам. Салават абый Фәтхетдинов әйтмешли, безнең гаиләдә спиртлы эчемлекләр аркасында проблемалар туганы юк. Кайвакыт миңа илһам килә хәтта.

Шигырьләр язасызмы?

Шигырьләр язган юк инде хәзер. Андый заманнар узды. Яшь вакытта була иде.

Нишләп күпләр яшь чагында шигырьләр яза, ә менә үскәч, төрле проблемалар барлыкка килгәч, каләмен ташлый?

Бәлки хыялыйлык, бәлки сәбәпләр бетәдер. Төгәл әйтеп тә булмый. Андый мавыгу мәктәп чорларында бер булып алган иде.

Сезнең якыннарыгызны үз кулларыгыз белән кеше җирләгәнегез бармы?

Бар, әлбәттә, бу бит тормыш. Әле менә Гөлназ белән бүген иртән генә сөйләшеп тордык. Минем төркемдәшем, «Айфара» төркеменең солисты Айрат Даутовка десантлар көнендә һөҗүм булган иде. Ул бер-ике көн комада ятты да үлеп китте. Аны җирләгән идек. Ул Гөлназның төшенә кергән. Мин, янәсе, Айратны кочаклаганмын да: «Син кая югалдың? Кайда сон сиң?» — дип сораганмын.

Данил абый, ни ул мәхәббәт белән бәхет?

Һәр туган көнгә куанып, якыннарыңның бәхетле булуын күреп гомер итү — бәхет менә шушы! Мәхәббәт — ул бары ярату, кызыл нотыкларсыз, гади итеп, рәхәт итеп ярату!

Бәхетле булыгыз, Данил абый! Тигез мәхәббәтле тормыш телим сезгә.