Журналист Ризидә Гасыймова: «Коронавирус башта үтеп китәр кебек тоелган иде...»

«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Ризидә Гасыймова Фейсбук челтәрендә: «Әйтергә дә куркам, Аллага шөкер, коронавирусны ерып чыктык кебек», - дип язган. Ризидә ханым «Интертат» хәбәрчесенә авыру тарихын сөйләде.

«Авырганымны белгәч, шок хәленә килдем»

Ризидә ханым, коронавирус белән авырганыгызны каян белдегез? Симптомнары нинди булды?

Коронавирус турында ярты ел эчендә күп ишетергә туры килде. Әмма ул барыбер дә безгә кадәр килеп җитә алмас, шул үзизоляцияләре белән күпмедер тынгысызлык тудырып, акрын гына үтеп китәр кебек тоелган иде. Алай булмады. Ничектер көтмәгәндә безнең дә ишекне шакыды ул — бер якын кешебездә коронавирус таптылар. Мин башкаларны чирләтүдән куркып, икенче көнне эшкә бармадым. Ләкин үземне әле әйбәт хис итә идем. Өченче көнне инде хәлсезлек сиздем. Аны хәлсезлек дип бер сүз белән генә әйтеп тә булмыйдыр. Йөткерү, төчкерүләр дә юк иде әле ул вакытта, тамак та авыртмый кебек, әмма чир үзе бар.

Курыктыгызмы, әллә күпмедер дәрәҗәдә әзер идегезме?

Ничек курыкмыйсың инде? Мин, гомумән, шок хәленә килдем. Чөнки яшь бар — 50не узган. Хроник чирләр бар: бронхит, зоб һәм башкалар. Табиблар һәрвакыт үпкәнең, русчалап әйткәндә, «слабыйлыгын» әйтеп, кисәтеп киләләр. Димәк, миңа бу чир белән авырырга ярамый — мин инде шундый нәтиҗә ясап куярга өлгергән идем.

Инде хәзер нишләргә? Поликлиникага барсам, бу башкаларга чир йоктырып йөрү кебек. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, үзебезнең поликлиникага, регистратурага шалтыраттым. Аларның миндә «коронавируслы булу ихтималына» исләре дә китмәде, больничный кирәк булса, табибка «приемга» килергә киңәш иттеләр. Табиб «на всякий пожарный» коронавируска да ярарлык дәва билгеләп, ике атнага больничный биреп кайтарды. Тест бирмәсәм дә була иде, билгеле, тик хөкүмәт эшендә, коллективта эшләүче кеше буларак, мин бирергә кирәк санадым. Тест бирергә (түләүле үзәктә) башта чират көтеп, аннары нәтиҗәсен көтеп, барысы бергә ике атна вакыт үтеп китә язды.

Танышларыгыз, якыннарыгыз арасында авыручылар булдымы?

Миннән йогып, дисеңме? Безнең кебек кечкенә коллективларда ул, мөгаен, йокмый кала да алмыйдыр. Эшебез дә шундый бит — аралашу, үзара киңәшү таләп ителә торган. Без берьюлы өчәү авырып киттек. Һәм җитәкчелек белән киңәшеп, бөтен коллектив белән өйдән эшләүгә күчтек. Бу дөрес адым булды дип саныйм, чөнки күршедә генә башка оешмалар да бар бит. Бу чир, беренче чиратта, башкалар турында уйларга мәҗбүр итә икән.

Коронавирустан саклану өчен без иң мөһиме битлек белән перчатка кию дип уйлыйбыз. Үзебез чирләгәннән соң мин иң мөһиме — дистанция дигән нәтиҗәгә килдем. Битлекне аны эш урынында барыбер көне буе киеп утырып булмый. Ә менә дистанция саклауны гадәткә кертергә кирәк. Ике кеше арасы бер метрдан да ким булмаска тиеш.

Сүз уңаеннан — бер өйдә яшәп, 18 яшьлек улым да авырмыйча калды бит. Аны да шул дистанция саклагандыр, дип уйлыйм.

Сезнең улыгызга 18 яшь, димәк, ул мөстәкыйль. Балалары кечкенә булган аналарны ничек дистанция сакларга?

Бу очракта коронавирусның балалар өчен артык куркыныч булмавын истә тотып, паникага бирелмәскә кирәк, дип уйлыйм. Чыннан да шулай. Минем танышларым, мисал өчен, ирле-хатынлы икесе дә авырды. Балалары икесе дә җиңел генә уздырды. «Противовирусный» дарулар эчерттеләр, билгеле.

Танышларыгыз арасында үлүчеләр булмагандыр дип ышанасы килә…

Аллага шөкер, юк. Белгән, күпмедер аралашырга туры килгән хезмәттәшләрнең әниләре үлде, дип ишеттем. Бик авыр хәл.

Коронавирусны башка инфекцияләр, салкын тиюләр белән чагыштырсак, аермасы нидә? Ул кешегә ничек тәэсир итә?

Коронавирусның иң төп аермасы шундадыр, дип уйлыйм — ул башка инфекцияләр белән чагыштырганда озаграк дәвам итә. Ятып дәвалансаң, суык тиюләрне 3-4 көндә җиңәргә була. Ә монда ятып авырый торган чагыштырмача авыр чоры да 10-11 көнгә җитәргә мөмкин. Температура күтәрелү исә 20нче көннәргә кадәр бара.

Аннары коронавирус безне таныш булмавы белән дә куркытадыр, мөгаен. Сулыш алырга кыен булуын да, аяк-кулларның оюын да, хәтта борын тыгылуын да без ничектер башкача — ни белән тәмамланасы билгесез, куркыныч билгеләр итеп кабул итәбез бит. Исән калып булыр микән дигән уй күңелгә ирексездән килеп китә.

Бу вирусның безгә бөтенләй таныш булмаган тагын бер билгесе — ис сизмәү. Бик сәер тоела икән ул — ис сизмәү. Ул ишетмәү, күрмәү кебек үк кешегә хәйран йогынты ясый торган кимчелек икән. Каен җиләгеннән дә бернинди ис килмәвен күңел берничек тә кабул итә алмый икән.

Сез ничек дәваландыгыз? Табиблар нинди киңәшләр бирде?

Киңәшләргә килсәк… Көн саен температура үлчәргә кушалар. Бик күп су эчәргә. Авырый башлау белән антибиотик билгелиләр. Һәм иң мөһиме — витаминнарга игътибар бирергә кушалар. С, Д витамины, кан сыеклата торган дарулар. Дәва билгеләгәндә, кешенең хроник чирләре дә исәпкә алынырга тиеш бит. Шуңа күрә табибка, һичшиксез, барырга кирәк.

Сезгә ничә атна өйдә утырырга туры килде?

Тест коронавирус барлыгын күрсәткән очракта авыруны поликлиника гына түгел, Роспотребнадзор да исәпкә ала. Һәм шушы терелү чорында тагын ике мәртәбә тест алына. Менә шуларның нәтиҗәсе әзер булганчы, өйдә утыру нәкъ бер айга тула.

Шушы бер ай эчендә нәрсәләр турында уйландыгыз? Гомумән, бу авыру күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, килешәсезме?

Урамда йөри алу — бәхет дип уйладым! Аннары, без коронавирус вакытында эштән читләшеп тә бетә алмадык. Чөнки коллектив зур түгел, бер-береңне алыштыру мөмкинлеге дә әллә ни юк. Ә газета атна саен чыгарга тиеш.

Коронавирус юк дип уйлаучыларга ни әйтер идегез?

Аны юк дип уйлаучылар да калды микәнни әле? Һәркайсыбызның кеме дә булса авырый бит инде бүген. Дөрес, ул рәсми саннарда чагылмаска да мөмкин, бердән — тест бирү өчен ике мең сум акча кирәк. Ул акчага тест биргәнче, дару аласың. Икенчедән, җәй уртасында кемнең инде айлар буе карантинда утырасы килсен?

Үземнән чыгып әйтәм — мин элек урамда коронавируслы кешеләр йөрергә мөмкиндер дип уйламый идем. Алар тиз арада изоляцияләнә, дип уйлый идем. Алай түгел икән. Шуңа күрә, поликлиника, даруханә тирәсендә аеруча сак булырга кирәк. Кеше үзендә коронавирус икәнен аңлаганчы, яисә аңа бу диагноз куелып беткәнче әле атналар үтәргә мөмкин.

Сездән: «Ул авырый», — дип куркучылар булдымы?

Бүген җәмгыятьнең икегә — коронавирус белән авырганнарга һәм авырмаганнарга бүленүе дә куркыныч. Шуны аңласак иде — коронавирус берәүгә дә мәңгелеккә йогып калмый. Аның башкалар өчен куркыныч чоры озакка бармый. Һәм ул теләсә кемгә иярергә мөмкин — берәүдән дә фамилия сорамый. Коронавирус — күп санлы йогышлы чирләрнең берсе генә. Шуңа күрә һәр ике яктан да бер-береңне аңларга тырышу булсын иде. Бүген үзендә коронавирус дип уйлаучыларның өйдә бикләнүе, башкаларны сакларга тырышуы мөһим булган кебек, коронавирус белән авырып терелгәннәрнең инде бернинди куркыныч тудырмавын аңлау да мөһим.