Психолог Резеда Акбирова: Балалардан "тормыш мәгънәсез" дигәнне еш ишетергә туры килә

Медицина психологы ярдәме нинди очракта кирәк һәм ул нидән гыйбарәт? Яшүсмерләрнең нинди проблемаларын психолог ярдәме белән чишеп була? Әлеге язмада шушы сорауларга җавап табарга тырыштык.

«Сердәш 129» хезмәте тәүлек әйләнәсе психологик ярдәм күрсәтә. Анда медицина психологы булып эшләүче Резеда Акбирова балигъ булмаган балаларга ярдәм күрсәтү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Резеда Рәисовна, аңлатып үтегез әле, психологик ярдәм нидән гыйбарәт?

Психологик ярдәм өч чарадан тора: беренчесе — проблеманы ачыклау. Бу чынлап та проблемамы, әллә нормаль күренешме? Икенче эш итеп сәбәбен табарга кирәк. Өченче чара — проблеманы чишү юларын эзләү.

Проблеманы чишү ничегрәк бара?

Проблеманы чишү барышында бала, ата-ана һәм психолог катнашырга тиеш. Еш кына укытучыларны да үзебезгә чакырабыз һәм бергә эшлибез.

Күбрәк ничә яшьтәге балалар һәм нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

Балалар дип тә әйтеп булмый аларны, яшүсмерләрдер ул. Күбрәк 14-17 яшьлекләр. Балалар үзләре килми, аларны еш кына укытучы, әти-әни яисә мәктәп психологы җибәрә. Алар шул яшүсмерләрнең тәртипләре бозылуын, тискәре гадәтләрен күрәләр, начар укый башлаганнарына игътибар итәләр. Әлбәттә, бу очракта яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы да әти-әниләргә ошамый: тыңламыйлар, каршы дәшәләр.

Балаларга сердәш, тыңлаучы кирәк. Психолог яшүсмерне тыңлый, аңлый, кимстеми, әрләми. Буллинг (инглиз теленнән bullying, бер коллектив әгъзасының башка кешене агрессив эзәрлекләве — авт.) белән килүчеләр дә бар. Малайлар бу турыда еш кына сөйләшергә батырчылык итмиләр, үзләренең көчсезлеген күрсәтәләр дип уйлыйлар.

Әти-әниләре алып килгән вакытта алар психологка ышанып, ачылып китеп сөйләшәләрме соң?

Бала белән эшли башлаганчы, аның яклы булуыбызны әйтәбез. Әти-әниләренә дә шуны аңлатабыз. Без, психологлар, баланы үзгәртүчеләр түгел, ә аның эчке проблемаларын хәл итәргә булышучылар. Яшүсмернең үз-үзен начар тотуы аның эчке проблемалары булуын күрсәтә. Берсе икенчесе белән нык бәйле.

Баланың проблемаларына ишарә итүче аерым билгеләр бармы?

Әти-әниләргә ничек кенә балаларының үз-үзен тотышы ошамасын, бу һәрвакытта да ниндидер проблема бар һәм психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән сүз түгел әле. Бу бары яшүсмерлек чорының үзенчәлекләре генә дә булырга мөмкин. Шулай ук проблеманың билгеләрен дә күрсәтә ала. Мәсәлән:

  1. үз-үзенә җәрәхәтләр ясавы;
  2. төрле начар гадәтләр;
  3. яраткан шөгыле, хоббие булмау;
  4. мәктәптә өлгереше һәм тәртибе начарлану;
  5. авыруга сабышуы;
  6. йокы, ашау белән проблемалары туу;
  7. дуслары булмау;
  8. тормышның, яшәүнең мәгънәсен эзләү, таба алмау һәм башкалар.

Яшүсмер шул рәвешле үзенә игътибар җәлеп итәргә тырыша. Моны вакытында күреп алып, психологка мөрәҗәгать итү хәерле.

Резеда Рәисовна, проблема барлыгы ачыкланса, ярдәмне дөрес итеп ничек һәм кайдан башларга кирәк?

Иң мөһиме — ата-ана һәм бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр. Баланы тыңларга, аның белән сак кына сөйләшергә, үзеңнең дә шул чорда булган проблемаларың, уңышларың һәм уңышсызлыкларың турында уртаклашырга кирәк. Балагызга ярдәм итәргә әзер икәнегезне күрсәтү мөһим, аны ачуланмагыз.

Мәсәлән, бала начар билге алса, яисә берәр кечкенә конфликт килеп чыкса, ул бу хәлләр белән килешмәгән очракта, әти-әниләр аңа ияреп мәктәпкә барырга тиешме?

Беренчедән, бу проблеманы баланың үзе белән хәл итәргә кирәк. Сәбәбен бергә эзләргә: нигә шулай килеп чыккан? Әти-әниләр гел баласы яклы булырга тиеш. Дөрес, укытучының дәрәҗәсен дә төшерергә ярамый. Килеп чыккан хәлне укытучы, бала белән берлектә хәл итәргә тырышырга кирәк.

«Отличник синдромы» ни дәрәҗәдә балага зыян сала һәм бу сыйфат белән көрәшергә кирәкме?

«Отличник синдромы» — еш очрый торган күренеш. Андыйлар өчен мәктәптә алган билге — ул тормыш мәгънәсе, уңышның бер кыйпылчыгы. Мондый балалар киләчәктә төрле проблемаларга дучар булалар. Мәсәлән, үзенең көченә 100 %ка ышанганда гына эшкә алыналар. Моның белән аларның мөмкинлекләре кими.

Дуслары белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булмый, чөнки алар үзләренә югары таләпләр куялар һәм башкалардан да шуны сорыйлар. Мәктәптәге билге генә тормышның төп мәгънәсе түгел икәненә баланы ышандырырга кирәк. Әти-әниләр бу вакытта үзләре үрнәк күрсәтсен: ничек ял итеп булуын, икенче төрле эшләр белән дә шөгыльләнергә дә мөмкин икәнен үз мисалыңда җиткерү мөһим.

Буллинг бүген мәктәпләрдә еш очрыймы?

Еш очрый. Укучылар арасында да була, укучыларның укытучыга каршы буллинг очраклары да бар. Минемчә, укытучылар, мәктәп психологлары моны профилактикалау эшен башкарырга тиеш. Сыйныф сәгатьләре үткәрү, фильмнар карап, аларны анализлау һәм, әлбәттә, психолог белән киңәшләшү — нәтиҗәле алымнар.

Буллинг булганда, укытучы иң беренче эш итеп нәрсә эшләргә тиеш? Бу очракта икенче мәктәпкә күчү проблемадан чыгу юлы була аламы?

Әйе, ләкин икенче мәктәпкә киткәнче башта ул укыган урындагы проблеманы хәл итәргә тырышырга кирәк. Беренчедән, укытучы кыерсытучылар белән эшләргә тиеш. Алар еш кына үзләренең гамәлләрен берәү дә күрми дип уйлый. Аның өчен миңа бернәрсә дә булмый дип беләләр. Аларга үзләренең шундый тәртипсез, дорфа кыланмышлары нәрсә китереп чыгарырга мөмкин икәнен аңлатырга кирәк. Зыян күргән, җәберләнгән баланың кичерешләре турында да сөйләү яхшы. Психолог шул сыйныф белән эшләсен. Укытучылар да җәберләнгән бала яклы булырга тиеш. Кыерсытылуын күргәч тә аңа булышырга кирәк. Ул бала аның яклы һәм үзенә ярдәмгә килергә әзер кешеләр барлыгын белергә тиеш.

Кыерсытучы бала һәм җәберләнгән бала белән эш аерым алып барыламы, әллә бергәме?

Аерым да, бергә дә эшләп була. Мәсәлән, хәзер төрле килештерү хезмәтләре бар. Казанда «Доверие» дигән үзәк бар. Андагы медиация хезмәтенә мөрәҗәгать итеп карарга була. Буллинг — ул каршылык дигән сүз. Бу каршылыкны, әлбәттә, юк итәргә тырышырга, бергә эшләргә икрәк.

Интернетта педофиллар, баланы суицидка этәрә һәм законга каршы гамәлләр кылырга чакыра торган төркемнәрдә язышу очраклары артты. Моны ничек тә булса кисәтеп буламы?

Кызганыч, интернет куллануны без тыя алмыйбыз. Ул аларга укуларында да кирәк. Интернетсыз яшәп булмый, үзебез дә беләбез. Балаларга интернет зыян китерә ала. Ата-аналар башта ук аларга гаилә, дуслык, мәхәббәт кебек төшенчәләр турында сөйләсәләр яхшы. Сексуаль тәрбия турында да онытырга ярамый. Бала интернеттан күреп белгән әйберне ата-анасыннан да ишетергә мөмкин бит. Һәр ата-ана үз баласын белгән дәрәҗәдә моның өчен икенче, җайлырак сүзләр табып әзерләр иде.

Мондый төркемнәргә эләккән балаларны танып буламы? Ничек?

Аларны танып була. Гадәттә, мондый балаларны чынбарлык тормыш әзрәк кызыксындыра башлый, тизрәк компьютер каршына утырырга ашыгалар. Интернеттагы активлыгы турында әти-әниләреннән яшерә башлыйлар. Көн тәртибе үзгәрә, чөнки төркем администраторлары балалар өстеннән идарә итү өчен аларны контрольгә алалар. Дуслары кими, үзгәрә. Әгәр балаларыгызның төнлә йокламавын сизәсез икән, бу мөһим билге була ала. Гадәти булмаган рәсемнәр, телефондагы сурәтләр дә моңа ишарә.

Шундый начар төркемгә эләккән балага ничек ярдәм итәргә? Бу хәлләрдән ничек чыгарга?

Әти-әниләргә мин болай дияр идем:

1.      Тынычланыгыз, күз яшьләре ярдәм итмәячәк;

2.      Үзегезнең бала яклы булуыгызны күрсәтегез. Бала курка, ул үзен моңа гаепле итеп хис итә. Аңа моның алай түгеллеген исбатларга, ышандырырга кирәк.

3.      Сак кына, дусларча сөйләшегез. Үзегезнең мисалларыгызны сөйләсәгез дә яхшы булачак.

4.   Күпмедер вакытка интернет челтәреннән арынып тору да файдалы булыр иде. Тик катгый тыеп түгел, ә игътибарны башка якка юнәлтеп, башка кызык эшләр табып.

5.      Баланы психологка алып бару да файдага гына булачак.

Казанда, республикабызда бик күп ышаныч телефон номерлары бар. «Сердәш 129»ның тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү хезмәте номерлары: 279-55-80, 277-00-00. Тагын бер «Сердәш» бар: 571-15-80, 512-43-80.

Әлеге номерларга шалтыратып, һәрвакытта да психолог ярдәме табып була. Психологлар шалтыратучыны аноним рәвештә кабул итәләр, тыңлыйлар, аңлыйлар һәм булышырга тырышалар.

Яшүсмер чакларны артык зур проблемаларсыз үткәреп җибәрү өчен ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

Ата-ана һәм бала арасында ышанычлы мөнәсәбәт булу мөһим икәнен әйтеп үттек. Моннан тыш, баланың тормышындагы үзгәрешләргә, вакыйгаларга игътибарлы булу, әлбәттә, конфликтларны кисәтергә мөмкин. Кызганыч, бүген балаларның авызыннан еш кына «тормыш мәгънәсез» дигәнне ишетергә туры килә. Менә шуларга әти-әниләр, укытучылар игътибарлы булсын иде. Аннары, психологларга барырга курыкмагыз, алар сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.