Психолог Лилия Кох: "Бездә нигәдер онкология белән авыручыларны читкә тибәрелгән кешегә саныйлар"

Тернәкләндерү методикасы авторы яман шеш авыруын ни рәвешле җиңүе һәм башкаларга ярдәм итү өчен авторлык уенын уйлап табу идеясе каян башына килүе хакында сөйләде.

Казанга чит илдән танылган, дипломлы психолог, лайф-коуч һәм нейролингвистик программалаштыру остасы Лилия Кох килеп китте. Кыз яман шеш авыруын да, аның белән бергә курку, хәсрәтләрне дә үз башыннан кичерә. Операция, озын-озакка сузылган дәвалану, тернәкләндерү курслары артта калганнан соң, Лилия яман шеш белән йөзгә-йөз очрашкан кешеләргә ярдәм күрсәтүне үзенә максат итеп куя.

Эмиграциядән соң аның тормышы ике өлешкә бүленә. Стресс кичерүе аркасында куркыныч авыру баш калкыта. «Ни өчендер җәмгыятебездә онкология белән авыручыларны читкә  тибәрелгән, беткән кешегә саныйлар. Мин чит илгә күченеп киткәч авырый башладым. Баштагы бер ел бик авыр булды. Кагыйдә буларак, барлык авыруларның да килеп чыгуына психосоматика (күп кенә табиблар моның белән килешми. - Ред.) сәбәпче икәнлеге хәзер берәүгә дә сер түгел. Ракның тибы катлаулы, өченче белән дүртенче стадия арасында иде. Әмма мин ныклы карарга килдем: авырырга вакытым да юк, планнарым да күп», - ди Лилия.

Үз диагнозын белү белән, кыз көндәлек алып бара башлый, хис-кичерешләрен кәгазьгә күчерә. «Әлеге көндәлек «Яшәү белән үлем арасында 100 көн» («100 дней между жизнью и смертью») дигән китабыма да керде. Бу – 100 көн дәвалану түгел, ә көндәлектәге 100 көн. Дәвалану 500 көнгә сузылгандыр, мөгаен. Миндә китап язу теләге юк иде. Кайбер язмаларны шәхси блогымда урнаштырдым. Шуннан соң миңа яза башладылар: «Без синең язмаларны авыру әбием, яман шеш белән көрәшүче кызым белән бергә укыйбыз...» Бу – бер мөхәррир миңа шалтыратып, язмаларымны китап итеп бастырырга тәкъдим иткәнчегә кадәр шулай дәвам итте», - ди ул.

Бүгенге көндә психолог үзенең икенче китабын басмага әзерли. Анысы үзенең хис-кичерешләренә түгел, ә онкология белән авырган башка кешеләрнең язмышларына багышланачак. Лилия әлеге китапка яман шешне дәвалап кына калмыйча, коточкыч авыруны психологик планда җиңгән кешеләрнең хикәятләрен дә кертергә ниятли. «Үз язмышлары турында башыннан ахырына кадәр сөйләргә риза булган кешеләр миңа болай диде: «Әлбәттә, аларны үз китабыңда куллан, алар барысы да тере, чын, без бу хакта язарга телибез, моны башкалар да белергә тиеш!» - ди Лилия.

Лилия Кох «Феникс-яңарыш» дип аталган үзенчәлекле психологик уен авторы да. «Бу идея медитация белән шөгыльләнә башлагач башыма килде. Әлеге уенда һәр кеше үзен Феникс итеп тоя һәм төрле өлкәләр – тормыш утраулары буйлап үтеп, үзенең чынбарлыгын тикшерә. Алар – Шәхес утравы, Мәхәббәт утравы, Йогынты утравы, Аңлау утравы һәм Яңарыш утравы. Шунысы кызык: һәр кеше өчен, әйтик, «Яңарыш» төрле мәгънәләргә ия. Ахырдан уенда катнашучыга киңәшләр бирелә», - дип сөйли Лилия Кох үз методикасы турында. Казанда психолог әлеге уенны «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексының «Достоевский» залында онкодиспансер һәм «Яз» тернәкләндерү клиникасы пациентлары өчен үткәрде. Анда катнашу өчен 90нан артык кеше гариза бирде.

Ел саен республикада 16,5 мең (әле моннан берничә ел элек кенә ул 14 мең иде) кешегә яман шеш диагнозы куела. Бу, шул исәптән, авыруның иртә ачыклануы белән дә бәйле. Татарстан онкологлары билгеләп үтүенчә, республикада ракны дәвалау Европа дәрәҗәсенә туры килә.

Казанда журналистлар психологтан Россия һәм башка илләрдә яман шешне дәвалауның аермалы яклары белән дә кызыксынды.

«Хәзерге вакытта мин Казанда да, Мәскәүдә дә окологлар белән бик еш очрашканлыктан, Россиядә ракны дәвалауның сыйфаты башка илләрдәгедән калышмый, ә кайбер аспектлар буенча хәтта яхшырак та дип әйтә алам. Биредә Германиядә үзем дәваланган клиниканы мисал итеп китерергә мөмкин. Әгәр аларда күп нәрсәне технологияләр хәл итсә, Россия табиблары исә интуициягә нигезләнеп эшли, һәм нәтиҗәдә ул дөрес булып чыга», - ди Лилия Кох.

«Без чит илләрдәге коллегалар белән еш аралашабыз, безнең квалификация дәрәҗәсе дә, җиһазландыру дәрәҗәсе дә бердәй. Татарстанда чит ил компанияләре белән берлектә күпләгән клиник сынаулар үткәрелә, анда таләпләр бик тә җитди. Без бердәнбер әйбердә – хезмәт күрсәтүдә генә калышабыздыр, мөгаен. Биналарга бәйле проблемалар да бар. Мисал өчен, безнең клиника узган гасырның 50нче елларында ук төзелгән», - ди Республика онкодиспансерының оештыру-методика эшләре буенча баш табиб урынбасары Булат Мәҗитов.

Республикада узган елда онкопациентларны тернәкләндерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә башладылар. 2016 елда Республика клиник онкология диспансерында тернәкләндерү бүлеге ачылды. Әмма Татарстанда 90 мең кеше яман шеше авыруы белән исәптә тора, шунлыктан бер онкодиспансерның гына ресурслары җитәрлек түгел, ди Республика клиник онкология диспансеры вәкилләре. Нәтиҗәдә, шәхси-дәүләт партнерлыгы юлыннан китәргә карар кылынган.

«Шул рәвешле, Татарстанда онкологик авырулар белән эшләү өчен нәтиҗәле модуль формалаштырылды. Мондый авыруларны тернәкләндерү соматик, социаль һәм психологик реабилитацияне үз эченә ала. Кешене яман чир һәм аны дәвалау нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөмкинлекләр белән яшәргә өйрәтергә кирәк. Тагын бер мөһим компонент – психологик тернәкләндерү. Бүгенге көндә дәүләт заказы күләме – якынча 50 кеше, әмма без бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, күләм артачак», - ди Булат Мәҗитов.

Бүген татарстанлылар квота кысаларында «Яз» тернәкләндерү клиникасында бушлай курслар үтә ала.

Республика клиник онкология диспансерында берничә айдан 414 пациентка исәпләнгән көндезге стационар эшли башлаячак. «Анда пациентлар психологик ярдәм дә алачак», - ди онкодиспансер вәкилләре.