«Хәл QR-кодлар кертелгәч кискенләште»: районда автобуслар рейска чыгудан туктаган | intertat.tatar

«Хәл QR-кодлар кертелгәч кискенләште»: районда автобуслар рейска чыгудан туктаган

Балык Бистәсе халкы Казанга йөри торган автобусларның бетерелүеннән зарлана. Килеп туган әлеге проблема һәм аның чишү юллары турында «Интертат» язмасында.

«Балык Бистәсендәге рейс автобусларын бетерүләренә инде бер ай була. Балалы кешеләргә нишләргә? Очраклы машиналарның утыртасы килми. Такси нык кыйммәт. Балык Бистәсеннән Казанга хастаханәгә баручылар да күп. Администрациягә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Халык нишләргә тиеш?» — дигән пост урнаштырганнар район төркемендә. Биредә күпләр үзләренең ризасызлыгын белдереп язган.

Шундагы бер комментарий авторы белән сөйләштем. «Хәзер Казанда яшим. Яңа ел бәйрәмнәрендә безгә авылга кунаклар кайтырга тиеш иде. Кайта алмадылар, чөнки автобус булмады. «Попутчиклар» дигән төркемнәрдән машина эзләп караган идем, алай да барып чыкмады. Ә без студент вакытта ике сәгать саен автобуслар йөреп тора иде. Безнең АТП хәзер шәхси эшмәкәрләр кулына күчте бит. Күршеләр әйтмешли, бөтен автобуслар да май комбинатына җибәрелгән.

Хәзер Казанга автобуслар бөтенләй юк. Шәһәргә йөреп эшләүчеләр дә күп. Такси, «бомбилалар» бар инде. Шулай да барасы кеше бара, кайтасы кайта алмый интегә», — ди ул.

«Шәһәргә бару сугышка тиң хәзер. Үз гомереңне бер белмәгән ниндидер машина йөртүче кулына тапшырырга мәҗбүр буласың», — дип өстәгән берсе. Әлеге комментарий белән килешүчеләр дә бар: «Кеше алып барам дип уйламыйлар да алар. Ярыштагы кебек чабалар».

«Беркая барып булмый. Безнең пенсия белән таксиларда йөрерлек түгел, бик кыйммәт. Нәрсәдер эшләргә кирәк», — ди Суфия исемле язылучы.

Әлеге комментарийларда 31 декабрь көнне дә автобуслар булмавы турында язганнар.

Транспорт проблемасы бер Балык Бистәсе районында гына түгел. Бөгелмә, Базарлы Матак, Чирмешән районнарында да шул ук хәл икәнен язалар.

«Менә минем әни Яна ел бәйрәмнәрендә безгә Казанга кунакка килә алмады. Элек гел автобуска утырып килә иде. Машинасыз кешегә җайсыз инде. Без студент булганда шул автобус белән генә йөрдек, ул вакытта сәгать саен бер автобус иде. Хәзер машиналы кеше күп, машинасызларга икеләтә авыр», — диде Алинә.

Балык Бистәсендә яшәүче Светлана Кутлина да автобуслар йөрмәве турында сөйләде. «Әлеге проблема бер-ике атна элек барлыкка килгәндер. Предприятие җитәкчесе сүзләренчә, ул буш автобусларны Казанга йөртә алмый. Бер яктан ул хаклыдыр. Ләкин алар биргән телефон номеры буенча шалтыратып булмый бит. Безнең районнан Казанда укучы студентлар да, шәһәргә йомышы белән баручылар да бар. Дүшәмбе иртән яки ялларда булса да автобус җибәрсеннәр иде. Башка район җирлекләрендә кешеләр телефон номеры буенча автобуска язылып йөриләр икәнен беләм. Шулай эшләргә дә булыр иде. Атна уртасында шәһәргә баручылар да бар анысы. Таксилар бик кыйммәт бит. Алар белән йөрүе дә куркыныч, бик тиз җилдерәләр. Көз көне автобус проблемасы юк иде. Шушы соңгы ике атнада килеп туган хәлләр бу», — диде Светлана ханым.

«Автобуслар буш, халык «бомбила“ларга күчте»

Язучы, тарихчы, галим Нурулла Гариф биредә проблема күрми. «Безнең монда һәр кеше төрле төркемнәрдә язышып, сөйләшеп, бер-берсенә утырып китә. Камаз юлы үтә, шунда чыгалар да машиналарга утырып китәләр. Авылларда да "таксовать" итеп йөрүчеләр бар. Юлга чыксаң, бөтенесе утыртып алып китә. Хәзер автобуслар буш килә, аларда йөрүчеләр бик сирәк. Казанга автобус йөртү дә файдалы түгелдер. Бер-ике кеше ризасызлыгы гынадыр ул. Минем тирә-юнемдә зарланучылар юк.

Чаллыдан килүче автобуслар да ярым буш, 7-8 кеше була инде. Юлга чыксаң, бөтенесе утырта, бездә кеше бик кешелекле», — дип сөйләде ул.

Транспорт проблемасы хакында Балык Бистәсе районы Пассажир автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Илфат Хөснетдинов белән дә сөйләштек. «Автобуслар 1 гыйнвардан туктады. 30-31 декабрь көннәрендә автобуслар булды әле. 30 көнне ике рейс китте, буш булды. Яңа ел көнне икенче рейсны җибәрмәдек, кеше булмады. QR-кодлар керткәч, шулай булды. Кешеләр «бомбила»ларга күчте. Автобусларга утырмый. Хәзер аларга да кеше бик юк әле. Такси 300 сум, автобус бәясе 210 сум иде.

Минем бүгенге көндә 11 автобусым бар. Кичә гараждагы автобусларны телевидение дә төшереп китте. Май комбинатына 5 автобус йөри. Халыкны анда да, монда да йөртергә кирәк бит. Казанга баручы булмагач, мин бушка йөртә алмыйм, миңа моның өчен субсидия бирелми. Бүген Казанга барып кайтыр өчен 3,5 мең сум акча кирәк. 5 кешене алып барып чыгымнар капланмый бит. 7-8 кеше булса да йөртер идем әле. Менә иртәнге рейста ике «бомбила» 8 кешене төяп китә, миңа 3-4 кеше кала.

Кеше булса, рейслар да булачак, резервта автобусларым бар. Аңа карап мин кешеләрне эштән кумадым, машина йөртүчеләрнең кайсы отпускта, кайсы үз хисабына ялга китте әлегә», — диде ул.

  «Дүшәмбе һәм ялларда автобус җибәрергә тырышабыз»

Район хакимиятенә шалтыратып та әлеге транспорт мәсьәләсе турында сораштык.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Альберт Хәкимуллин: 

«Бу сорауны хәл итү юлларын эзлибез. Пассажир автотранспорт предприятиесе җитәкчесе белән дә сөйләшәбез. Безнең төп проблема - халык йөрми. Хәзер көн саен булмаса да, дүшәмбе, шимбә һәм ял көннәрендә автобус җибәрергә тырышабыз. Дүшәмбе кеше иртән Казанга эшкә бара. Ялларга кире районга кайталар. Җомга көнен дә эләктереп булса, яхшы булыр иде. Без белдерүләр бирәчәкбез. Әлегә шулайрак уйлап торабыз. Калганы халыкның реакциясенә карап хәл ителәчәк.

Безгә автобус мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәч, берничә тапкыр үзебез дә чыгып карадык. Автобус кала, касса ачык, кешеләр киләләр дә башка машиналарга утырып китәләр. Әлеге хәл QR-кодлар кертелгәч кискенләште», — дип аңлатма бирде.