Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«12 меңгә кем эшләсен?» - балалар бакчасында әниләр чиратлашып няня булып эшли

Ни өчен Казанның 162нчы санлы балалар бакчасында ата-аналар савыт-сабалар юа, урыннарны җыештыра? Урамнан кергән, бернинди медицина тикшерүләре узмаган кеше балаларны тәрбияләүдә катнаша аламы? Мәгариф идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу турыда нәрсә уйлый? «Татар-информ» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

news_top_970_100
«12 меңгә кем эшләсен?» - балалар бакчасында әниләр чиратлашып няня булып эшли
Рамил Гали

Казанның 162нче санлы балалар бакчасында әти-әниләр кече тәрбияче — няня булып эшләргә мәҗбүр. Балалар бакчасында кадрлар кытлыгы — тәрбиячеләр, пешекче дә җитми. Элек тәрбиячеләргә психолог ярдәм итсә, хәзер ул да эштән киткән. Няня авырып киткәч, бакчада эшләргә кеше калмаган.

Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең берсе ата-аналарның «ватсап» төркемендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән — чиратлашып балаларны карарга чакырган.

Ата-аналар чиратлашып савыт-сабалар юарга, ашарга тезәргә, караватларны җыярга, балаларны урамга чыгарып йөртеп керергә булышырга тиеш булып чыга. Кайбер әниләр бу вазифага керешкән дә.

Әти-әниләр аптыраган, «Ватсап»тагы төркемдә алар ризасызлык белдерә. «Теләсә кемне балалар бакчасына кертү дөрес түгел. Кем белгән, бәлки ул кеше авырыйдыр. Бүгенге көндә бу аеруча куркыныч», — дип язалар.

Узган айда балалар бакчасы мөдире дә үз вазыйфаларын калдырып китеп баргач, ата-аналар тагын да кыен хәлдә калган. «Нинди тилелек соң бу, башта тәрбиячеләр юк иде, хәзер мөдир дә», — дип шаккаталар. «Кадрларга коточкыч кытлык икән, нишләп махсус сайтларда тәрбияче эзләп бер белдерү куймыйлар?» — дигән фикерләр дә бар.

Кайбер әти-әниләр ризасызлык белдергәндә, икенчеләре балаларга уңайлы булсын өчен тырышырга кирәк дип уйлый. «Бәлки кайберәүләрнең әби-бабайлары бардыр, алар булыша алмасмы икән?» — дип тә язалар чатта. Балалар бакчасына бару өчен график төзергә киңәш итүчеләр дә, мөмкинлек булганда, сабыйларны өйдә калдырырга киңәш итүчеләр дә бар.

Ата-аналар арасында дәүләт органнарына мөрәҗәгать итүчеләр юк — балалар бакчасына медицина кенәгәсеннән башка керткәннәре өчен бакча җитәкчелеген һәм тәрбиячеләрне җәзага тартырлар дип куркалар. 

«Әти-әниләр медицина тикшерүе узмаган, белешмәләре юк»

«Әлеге проблеманы балалар бакчасы җитәкчелеге дә, мәгариф бүлеге дә хәл итми. Бу турыда беләме икән алар? Няня больничныйда булганда, без тәрбиячеләргә булышабыз. Нәрсә әйтәләр — шуны эшлибез. Бүгенге коронавирус таралган көндә балалар өчен аеруча борчылабыз, әти-әниләр медицина тикшерүе узмаган, белешмәләре юк. Соңгы тапкыр табиб янына кайчан барганнарын кем белсен», — дип бер әни «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты.

Чыннан да, тәрбиячеләр һәм нянялар һәр 3 ай саен медицина тикшерүе узып тора, ә монда бернинди белешмәсе булмаган кешеләр балалар белән тыгыз элемтәдә эшли.

Әни кеше фикеренчә, бу бик куркыныч. Чөнки әниләр арасында инфекцион авырулы кешеләр дә булырга мөмкин. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе булмаган кеше нервланып, берәр тискәре адымга бармас дип тә әйтеп булмый.

Шул сәбәпле, кайбер әти-әниләр балаларын бакчага йөртүдән туктаган.

«Битлек һәм перчаткалар белән киләләр. Медицина белешмәләрен караган юк»

Әлеге четерекле мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, без 162нче санлы балалар бакчасына шалтыраттык. Соңгы минутка кадәр бу хәлнең дөрес булмавына өметләндек. Ничек инде урамнан кергән, бернинди тикшерүләр узмаган кеше балларны тәрбияләүдә катнаша ала? Аларның нәрсә белән авырганын, психикаларының нинди булуын беркем дә белми бит. Трубканы җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гөлназ Кашапова алды. Ул әлеге хәлне раслады.

«Әти-әниләр тәрбияче урынында эшләми, ә аларга ярдәм итәргә килә, җыештыралар. Үз теләкләре белән киләләр. Сакчыга килергә тиешле әти-әниләр исемлеген калдырам, шул исемлек буенча керәләр. Битлек һәм перчаткалар белән киләләр. Медицина белешмәләрен караган юк», — диде ул.

Гөлназ Кашапова үзе бу балалар бакчасына сентябрьдә өлкән тәрбияче булып килгән, балалар бакчасы мөдире киткәч, ноябрьдән аның вазыйфаларын башкара.

Аның сүзләренчә, балалар бакчасына тәрбиячеләр генә түгел, пешекче дә кирәк. Кадрлар кытлыгы турында ул Казанның Мәгариф идарәсенә дә хәбәр иткән булган.

Гөлназ Кашапова әйтүенчә, «XXI гасыр» торак комплексы — элиталы район. Нянаның хезмәт хакы — 12 мең сум. Бу районда андый хезмәт хакына кеше табу мөмкин түгел.

«Хезмәткәрләр җитми. Нишләтим? Кече тәрбиячеләр 10-12 мең ала. 12 меңгә кем эшләсен? Бу акчага бер кеше дә килеп эшләми. Бер кеше киләсе иде, „Дәрвишләр бистәсеннән ике транспортка утырып килеп, миңа аның файдасы калмый, бүтән җирдән эш эзлим“, — диде. Азинодан бер кыз урнашкан иде, өй янында эш тапкач, бер атнадан китеп барды», — дип сөйләде җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

«Кирәк булса, документ эшләрен ташлап, үзем дә балаларны ашатам, юам, кухняга да кереп булышам», — дип өстәде Гөлназ Кашапова.

Ул шулай ук 162нче санлы балалар бакчасы мөдире итеп әлегә 168нче балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкарган Эльвира Садриева билгеләнәчәген әйтте.

«Бу санитар нормаларга да туры килми»

Без Эльвира Садрива белән дә элемтәгә чыктык. «162нче балалар бакчасына күчәргә ниятлисезме?» - дигән сорауга ул башта «Әйе» дип җавап бирде, ләкин соңыннан: «Әлегә карар юк, шуңа күрә берни дә әйтә алмыйм», — диде.

Эльвира Садриева әниләрнең чиратлашып няня булып эшләвенә каршы.

«Сезне күрмәгәч, сезгә ышанып, мин сезнең сорауларга җавап бирә алмыйм, гафу итегез. Ләкин әти-әниләрнең тәрбиячеләргә ярдәм итүен хупламыйм. Бу санитар нормаларга да туры килми, аларның медицина кенәгәсе булырга тиеш», — дип җавап кайтарды ул.

Казан мәгариф идарәсе: «Без проблеманы хәл итү өстендә эшлибез»

Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә: «Балалар бакчасын персонал белән тәэмин итү проблемасы, чыннан да, бар. Җитәкче вазифаларын башкаручы кеше учреждениегә яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча барлык кирәкле чараларны күрә. Ата-аналарның балалар бакчасы төркеме эшчәнлегендә катнашу мәсьәләсе Казан шәһәре Мәгариф Идарәсе тарафыннан контрольгә алынды», — дип аңлатма бирделәр.

Мәгариф министрлыгы: «Ата-аналарны балалар бакчасында эшләтү дөрес түгел»

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җавабы да озак көттермәде. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Измайлова безнең редакциягә белдергәнчә, ата-аналарны кече тәрбияче вазыйфаларын башкаруга җәлеп итү мөмкин түгел. Хезмәткәр булмаса, аның вазыйфаларын үзенеке белән берләштерергә риза булган башка хезмәткәргә йөкләргә мөмкин.

162нче санлы балалар бакчасында килеп чыккан хәл уңай якка үзгәрер дигән өметтә калабыз.

Без әлеге материалны әзерләгәндә үк, редакциябезгә бер ана шалтыратты һәм бу бакча хакында язмавыбызны үтенде. Аның әйтүенчә, балалар бакчасы җитәкчелеге, әниләрне ярдәмгә чакырган тәрбиячене проблема китереп чыгаруда гаепләп, аны эшеннән җибәрергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100