Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«QR-код — халыкны өйдә бикләмәс өчен кабул ителгән мәҗбүри чара»

Татарстанда былтыр яздагы кебек карантинга китү куркынычы янау сәбәпле QR-кодлар кертү турында карар кабул ителгән. Казан Кремле исеменнән Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова QR-код кертелү турындагы сорауларга җавап бирде.

news_top_970_100
«QR-код — халыкны өйдә бикләмәс өчен кабул ителгән мәҗбүри чара»

Татарстанда җәмәгать урыннарына баруның яңа кагыйдәләре кертелде. Кайбер категория гражданнар өчен вакцинация ясату мәҗбүри. Ни өчен катгый карарлар кабул ителгән? Моны журналистларга Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аңлатты.

«Локдаун режимы да кертеп була иде»

Журналистлар белән очрашуда Лилия Галимова Татарстандагы эпидемиологик хәлне төтенләп ята торган учак белән чагыштырды. Аның әйтүенчә, күпләр әле аңлап бетерми. «Учак кабынып киткәч кенә сүндерергә» дип тәкъдим итүчеләр бар. Эшмәкәрләр җайлашсын өчен өстәмә вакыт сораучылар бар.

«Коронавирусны кичектереп буламы? Вирус таралуны туктатып буламы? Андый тормышка ипләп җайлашыр өчен коронавирустан вакыт сорап буламы?», — дип сораулар белән җавап бирде Лилия Галимова. Пандемия безнең теләкләрне истә тотмый гына үсештә, — диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, республика хакимияте катгый чаралар кабул иткәндә, кешеләр тормышын саклап калуга һәм предприятиеләр эшен дәвам итүне күздә тоткан. Кабул ителгән карарлар компромисс характерда, эшмәкәрлеккә бөтенләй төпкә утырмас өчен эшләнелгән.

Берәү дә әниләре, әтиләре, әбиләре һәм бабалары, балалары үлүен теләми. Үлчәүдә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, шулай ук хезмәт коллективларын һәм эш урыннарын саклау мәсьәләләре каралды. Безгә калса, бу баланс үтәлгән. Бөтенләй локдаун кертү варианты бар иде. Моннан кемгә яхшырак булыр?, — дип, Лилия Галимова риторик сорау бирде.

Вакыт бирерләр дип көтмәгез

— Хәзерге вакытта рестораннар һәм сәүдә үзәкләрен ябу турында сүз юк. Һәм бу килгән кешеләрне QR-кодлар аша тикшереп торып булу аркасында мөмкин булды, — дип өстәде ул.

Без исә рестораннарны, сәүдә үзәкләрен ябарга чакырмыйбыз. Эшләү мөмкинлеге бар, әмма без бу катлаулы юлны узарга тиеш. Мондый хәлләр Татарстанда гына түгел — соңгы көннәрдә дистәләгән төбәк шундый ук чаралар кертте. Чөнки инфекциянең чикләре юк. Шуңа күрә яхшырак әзерләнер өчен бер-ике ай вакыт бирерләр дип иллюзияләр төзергә кирәкми, — диде Лилия Галимова.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Казан Кремленең рәсми вәкиле шулай ук Татарстанның сәламәтлек саклау системасы соңгы ике елда кулдан килгәнчә эшли, дип белдерде. Авыручылар күбәйсә, хастаханәләрдә коллапс килеп чыгарга мөмкин, ул чакта коронавирус булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен ресурслар бөтенләй калмаячак.

«Мин табибларның бу хәлләрне кичерү өчен кеше ресурсларын ничек табуларын аңламыйм. Алла сакласын, сәламәтлек саклау системасы белән нинди дә булса хәл булса? Бөтен көч ковидтан авыручылар өчен китә, ә башка төрле хәл булса — безнең кешеләрне китерерлек урын да юк», — дип аңлатты Лилия Галимова.

Ул ассызыклаганча, QR-кодлар кертү буенча карар кабул иткәндә, Татарстан Президенты татарстанлыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

«Ул бары тик бер максат белән эш итә — кешеләр тормышын саклап калу. Беркем дә бизнесны махсус чикләргә тырышмый. Бу чорны уздырып җибәререгә кирәклеген аңлыйбыз. Әгәр без вакцинация буенча яхшы динамика күрсәтсәк, Роспотребнадзор моны күрәчәк», — дип өмет белдерде Лилия Галимова. 

Егор Никитин, Эльза Кузнецова

tatar-inform.ru

Кемнәргә вакцинация үтү мәҗбүри?

Сәүдә итүчеләр,

Матурлык салоны, парикмахерская, солярий, сауна, фитнес-клуб, бассейн, спортзал хезмәткәрләре,

химчистка, ателье, башка хезмәт күрсәтү,

кафе-ресторан, ашханәләр,

финанс оешмаларының халык белән эшләүче бүлеге,

почта,

товар ташу,

күп функцияле үзәкләр,

пенсия фонды, социаль хезмәтләр,

торак-коммуналь хуҗалыгы, энеретика,

мәдәният оешмалары - музей, театр, китапханәләр һ.б.,

күңел ачу оешмалары, шул исәптән зоопарк, уен зоналар,

балалар бүлмәләре,

балаларның ялын оештыручылар,

спорт чараларын оештыручылар, уздыручылар,

юридик, типографик хезмәт,

кунакханәләр, туризм,

мәгълүмат тарату,

аптека, ветеринар пунктлар,

клининг,

ритуаль салоннар,

автомобиль ремонты,

сак хезмәте,

курьерлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100