Габдулла Вафин: «Мәхәббәтем Африкада дип уйлый идем» | intertat.tatar

Габдулла Вафин: «Мәхәббәтем Африкада дип уйлый идем»

Башкортстанда яшәп иҗат иткән язучы Габдулла Вафин мәхәббәт һәм иҗат турында фикерләре белән уртаклаша.

Габдулла абый, дөресен әйткәндә, Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәримнең яңартылган музеен ачу тантанасында сезнең белән очрашканга хәтле минем язучы Габдулла Вафин турында бөтенләй ишеткәнем дә юк иде. 

Моңа һич аптырарга ярамый. Мине Татарстанда бик сирәкләр генә белә. Башкортстанда да белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк. Әмма, шуңа да карамастан, дистәдән артык хикәяләрем, өч повестым, Башкортстан китап нәшриятендә чыккан ике китабым булгач, кесәмдә язучылар берлеге әгъзасы дигән таныклык яткач, исемем төрле белешмәләргә һәм татар википедиясенә кергәч, үземне язучы дип исәплим инде.

Ә үзегезне кайчаннан бирле язучы дип исәплисез?

Үземне белә башлаганнан бирле. Ә тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә — башлангыч сыйныфлардан. Укытучы Габдулла Тукай турында сөйли башлады һәм бар класс миңа борылып карады (кайсы елмаеп, кайсы көнләшеп, кайсы сокланып). Шушы хәл мин мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итте. Башлангыч сыйныфларда хәтта олырак малайлар миңа: «Нигә күп итеп шигырь яздың. Аларны безгә ятларга бирделәр», — дип бәйләнәләр дә иде. Шуңа күрә Апуш дип ирештерүләренә дә артык нык исем китми иде. Элегрәк: «Партия белән Ленин игезәкләр», «Ленинны уйласак — партия, партияне уйласак — Ленин искә төшә», — дигәндәй, мин дә үземне Тукай белән бербөтен дип исәпли идем.

Аннан безнең гаиләдә китап культы иде. Әти: «Чын язучы урамда яткан төймә турында да роман яза алырга тиеш», — дип исәпли һәм абый белән миндә әдәби талант чаткылары күреп, төрле сүзләр әйтә һәм шулар турында әсәр яздырта иде. Мәрхүм, дөрес чамалаган, шуңа да икебез дә иҗат юлыннан киттек.

Мин 14 яшемдә үз алдыма өч пункттан торган максат куйдым. Шуның берсе «Язучы булу» иде.

Ә калган икесе?

Чын кеше булырга һәм дөреслек өчен көрәшергә.

Ә тормыш елларыгызны байкагаганда?

1985 елны, үз авылыбыздагы урта мәктәпне тәмамлагач, язучы булу хыялы мине Башкорт дәүләт университетының татар теле бүлегенә алып килде. Икенче курстан соң үз теләгем белән армиядә хезмәт итеп кайттым. Бишне бетмәс борын ук мине «Өмет» гәзитенә эшкә чакырдылар. Журналист булып эшләп йөргән көннәремнең берсендә авылга кайтсам — әни урын өстендә. Шул кайтуымнан бүтән китә алмадым инде, 21 ел ярым әниемне карадым. (Соңгы сигезендә хатыным Люция белән). Әни мәрхүм булгач, Бәләбәйгә күчтек. Башта таксисит булып, аннан горгазда слесарь булып эшләдем. Бүгенге көндә «Бәләбәй хәбәрләре» гәзитен чыгарып йөрим.

Сезне бик соң өйләнгән диләр. Сәбәбе?

Мин гомер бакый хатын-кыз затына гашыйк булдым. Икенче сыйныфта укыган чагым. Үлеп-үлеп үзебезнең укытучы Сания апага күзем төште. Аны гына уйлап йөрим. Өйләнгәч ничек итеп «Саниямне» чишендерүемне күз алдыма китерәм. Дәфтәремнең соңгы битенә дә «Габдулла + Сания = Мәхәббәт», — дип язып куйдым. Карап торуга оялчан һәм юаш кына малай идем, ә шул ук вакытта күңелемдә сөю вулканнары ургыла иде.

Әле Сания апаны күргәнегез бармы?

Без аның белән даими очрашып торабыз. Татар җыеннарында. Сания апа әле дә кызлар кебек — йөгереп кенә йөри.

Ул сезнең яратуыгызны беләме?

Сания апаны яратуым бала чакта калды инде. Ә белүгә килгәндә — юктыр. Аның урынына бу турыда хатыным белә.

Ә ул ни ди?

Көлә!

Аннан?

Аннан югары сыйныф кызларына гашыйк була башладым. Тик кемнәргә икәнен генә хәзер инде хәтерләмим инде, чөнки алар бик күп иде.

Мәктәпне тәмамлагач, БДУның татар теле бүлегенә укырга кердем. Монда группада өч кенә егет идек, тулай торакта да гел гүзәл зат вәкилләре генә иде. Туксанынчы еллар. Модага лосина дигән сылашып тора торган ыштан чыкты. Кызлар шуны киеп, кыска футболка белән урамда йөриләр иде. Каһәрең, күзеңне дә алмаслык матур күренеш иде. Миңа, татар кешесе буларак, яшел төс ошый иде, шуңа да яшел лосина кигән һәр икенче кызга гашыйк була идем. Әмма мин гашыйк була идем һәм шул ук секундта ниндидер эчке тоемлавым белән аның икенче яртым булмавын аңлый идем. Мин гомер буе кайдадыр Ходай тарафыннан яратылган икенче яртым барлыгын тоеп яшәдем һәм аны бертуктаусыз эзләдем. Аны хәтта төшләремдә күрә идем, тик кайдалыгын гына белми идем. Яңа кыз белән таныша идем һәм шул ук секундта аның үземнең ярым булмавын аңлый идем. Мин ел саен Яңа ел төнендә яңа елга план төзи идем. Ә беренче графасына «Мәхәббәтемне табарга», — дип язып куя идем. Ә 37 яшьләргә җиткәндә бераз пошаманга да бирелеп ала, «Икенче яртым Африкада пальма астында банан ашап ятмый микән, Африкага барырга каян акча табарга икән?» — дип тә уйланып йөри идем.

Ә 42 яшемдә, һич уйламаганда, үземнең Люциямне очраттым. Уфада тәүлек буе сөйләшеп чыктык. Аннан ул Тәтешлесенә кайтып китте һәм мин үземнең үлеп-үлеп гашыйк булуымны аңладым. Берничә көн сөю утында янгач, аңа бу турыда белдереп СМСка җибәрдем. Җавабыннан миңа карата битараф түгеллеген аңлагач, телефон аша тәкъдим ясадым. Сөйгәнем уйларга өч көн сорады. «Ул кадәр түзәлмим, өч минуттан үләм», — дигәч — ике минуттан ризалашты. Коштай очып Тәтешлегә барып кулын сорап кайттым, аннан бай яшәмәвемне һәм, шуңа өстәп, өлкән яшьтәге әниемнең дә барлыгын күрсен дип үзебезгә кунакка чакырдым. Әмма болар гына сөйгәнемне куркытмады — беренче очрашудан соң 47 көн үткәч никах ясап өйләндек, ә тагын да бер айдан ак күлмәк алып туй үткәрдек. Өйләнешкәч тә балалар турында уйларга курыктым. (Монысы минем өчен баш җитмәслек хыял иде). Әмма, шуңа да карамастан, Аллага шөкер, 43 яшемдә кызым Чулпанны, 47 дә улым Ильясны таптым.

Таптыгыз?!

Әйе, аларны хатын гына түгел, ә мин дә таптым дип исәплим. Йөккә калгач инде куануларыбызны күрсәгез икән! Аннан сабыйны югалту куркыныч янады. Безнең хастаханәләрдә ятуларны, күпме кайгыруларны күрсәгез икәнҺ Җитмәсә, табиблар консилиум үткәреп: «Итог неблагополучен», — дип карар да чыгарып куйдылар. Ярый әле, минем бәхеттән бер туган тиешле җиңгәм республиканың иң текә бала табу йортының баш табибы булып эшли иде. Аңа елый-елый чаптык. Һәм Марина җиңгәм ярдәмендә дөньяга сау-сәламәт Чулпан исемле бала туды. Мин канатланып киттем.

Табиблар бүтән бала табырга киңәш итмәсәләр дә, миңа һәм хатынга малай да кирәк иде. Без янә Аллага тапшырдык. Йөклелек бик авыр узды. Хатын биш тапкыр гына хастаханәдә ятты. Аларның хәлләренең начараюының чигенә җиткәч без янә Марина җиңги янына чаптык. Улымны кесарев кисүе ярдәмендә тудырдылар һәм хәле начар булу аркасында реанимациягә салдылар. Анда ул 7 көн ятты. Бу вакытта безнең ниләр кичергәнлекне сөйләп тә бетәрлек түгел. Шулай булгач, балаларны хатыным белән мин дә бергә таптым. Чөнки алар минем дә җанымнан чыкты.

Тагын, шунысын да әйтим, алар икесе дә сау-сәламәт. Кызым — вундеркинд. Өч яшьтән үзлегеннән хәрефләр, дүрттән укырга өйрәнгән кеше. Мәктәпкә кергәнче (без аны алты яшьтән бирдек) өч телдә сөйләшә, меңгә кадәр чутлый белә иде. Әле гел бишкә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша, яхшы урыннар ала. Фантазиясе дә бай, юмор хисе дә баштан ашкан. Бер белмәгәне юк. Көннәр буе әдәби китап укый. Үскәч татар-инглиз язучысы булам, ди. Ә малайны спортка бирергә уйлап торам.

Сез заманында милли хәрәкәткә дә йөргәнсез икән.

Әйе. Чөнки татарлык миндә бәләкәй чактан ук килә. Шуңа да Уфада дусларым Фәнүз Хәбибуллин һәм Фәрит Гыйззәтуллин белән беренчеләрдән булып Татар студентлар берлеге төзеп, төрле листовкалар да таратып йөргән идек. Тик, кызганыч, сафларыбыз өч кешедән артмады — безгә кушылырга курыктылар. Аннан Кәрим абый Яушев командасына кереп киттем. 

Сез бәхетлеме?

Бәхетле, бик бәхетле. Чөнки мин 3 млрд хатын-кыз арасыннан үземнең икенче яртымны эзләп таптым. Минем сөеп туя алмаслык балаларым бар. Мин бәйсез һәм ирекле, бер кем алдында да баш иеп йөрмим, беркемнән дә курыкмыйм, дөресен теләсә кемнең йөзенә бәреп әйтә алам (аңлый белгән кешегә монысы да зур бәхет). Мин тере. Мин сәламәт. Минем башта бихисап идеяләр. Шушылардан чыгып үземне берничек тә бәхетсез дип әйтә алмыйм.

Ә хакимият белән арагыз ничек?

Начар. Мине Совет илендә үк ышанычсыз дип КГБга исәпкә куйганнар иде. Әле дә шул исәптәмен. Әмма моңа артык исем китеп бармый. Чөнки язучы бәйсез булырга һәм теләсә нинди системада да үз фикерен әйтеп бирергә тиеш.

Мактаулы исемнәрегез?

 Хатыным миңа: «Җаным», — ди. Бу миңа дөнья йөзендә иң матур исем. Һәм миңа бүтәне кирәкми дә.

Сез ничек иҗат итәсез?

Әсәр башта башымда туа. Аннан, түзәлмәсәм, кулыма каләм алам. Башымда туып, кәгазьгә күчерергә вакыт җитмичә әллә күпме хикәяләрем-повестьларым онытылды. Кызганыч, күпләр кебек язарга кирәк дип кулга каләм алып мәҗбүри утырганым юк. Менә монысы бик начар.

Үз әсәреңне рекламаларга кирәкме?

Элек кирәкми, ә хәзер кирәк дип исәплим. Чөнки әсәреңне тудырырга гына түгел, ә аны тормышка чыгарырга да бик кирәк. Мәсәлән, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып «бабайчылык» турында «Мәетләр тирләми» исемле күләмле әсәр язган идем. Тыйнаклыгым аркасында ул күләгәдә калды, юкса, укып караган кешеләр бик югары бәяләделәр. Әле «Зөләйха күзләрен йома» әсәрен тәмамладым. Аның турында дүрт тапкыр язып та чыктылар инде. Нәтиҗәдә — «Зөләйха күзләрен йома” ны беләләр, ә «Мәетләр тирләми” не — юк. 

Киләчәккә планнарыгыз?

Хатынымны тагын да бәхетлерәк итү, балаларымны чын татар кешеләре итеп үстерү, бик яхшы әсәрләр язу, дөнья тирәли сәяхәткә чыгу, җәяү хаҗга бару, дөньяда бер мәчет салу.

Познер бер тапшыруында: «Ходайны очратсаң нәрсә дияр идең», — дип сорый иде. Ә сез?

Мин башта хатыным һәм балаларым өчен рәхмәт әйтер идем. Үзем һәм гаиләм өчен бер нәрсә дә сорамас идем (чөнки без болай да бик бәхетле). Дөнья йөзендә күпме чирле бала туа. Менә шуларга сәламәтлек сорар идем.

Рәхмәт, Габдулла абый.

Рәхмәтегезгә рәхмәт!