«Табылганда агачка яланаяк сөялеп тора иде» - Чаллыда гөмбәчене бер тәүлек эзләгәннәр

Шушы көннәрдә Кама аръягы коткаручылары урманда 69 яшьлек пенсионерны эзләде.

Ул үзен эзләүчеләргә берничек тә ярдәм итәргә теләмәгән: телефонына килгән киңәшләргә колак салмаган, маршрутны үзе сайлаган һәм элемтәгә чыкмаган. Нәтиҗәдә, аны волонтерлар очраклы гына тапты. Гөмбәчене эзләү турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 1 август кичендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына пенсионерның кызыннан хәбәр килә. Хатын-кыз әйтүенчә, әтисе иртәнге тугызларда СНТ «Бриз-1» дачасыннан чыгып киткән була. Аның сүзләренчә, ир-ат Боровецкий урманына гөмбә җыярга китә, ә соңыннан кызына шалтырата һәм адашуын әйтә. Хатын-кыз әтисенә урманнан чыгарга ярдәм итеп карый, тик бу уңышсыз була. Өлкән яшьтәге ир-ат кайда булуын аңламый. Шуннан соң кызы коткаручыларга мөрәҗәгать итә.

Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре шундук урман ягына кузгала. Пенсионерның телефоны эшли, әмма зыян күрүче аны алмый, алса да үзеннән ни теләүләрен аңламый, урынсыз җаваплар бирә, тирә-ягында ниләр булуын тасвирлап бирә алмый. «Саңгырау сөйләшүгә» дә карамастан, коткаручылар төне буе диярлек ир-атны эзли, аларга волонтерлар да кушыла — әрәмәлекне аркылыга-буйга гизәләр, әмма пенсионер җир йоткандай юкка чыга. Яңгыр яву да хәлне катлауландыра. Эзләүне иртәнгә кадәр кичектерәләр.

«Иртән эзли башладык. Безгә Түбән Каманың „След“ отряды һәм Чаллының внедорожниклар йөртүче шоферлар төркеме дә кушылды. Без билинг буенча пенсионерның телефонын табарга һәм шуның буенча аның кайсы квадратта булуын ачыкларга уйладык. Ни гаҗәп, гөмбәченең телефоны икенче көнне дә эшли иде. Бу - зур уңыш. Эзләү урынына килгән кызы әтисенең телефоны кнопкалы булуын, интернетсыз һәм башка яңа төр кушымталарсыз икәнен, шуңа күрә зарядкасы озакка җитүен әйтте. Без аның белән шалтыратып сөйләшә алган идек инде. Тирә-якта нәрсәләр булуын белергә теләдек, әмма нәтиҗәсез», — дип сөйләде эзләүнең беренче сәгатьләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Эзләү-коткару отрядының Идел буе төбәк филиалы — Яр Чаллының эзләү-коткару отряды җитәкчесе Максим Хованский.

Гөмбәче ир-атның ориентацияне югалтуы гаҗәпләндерде, диде коткаручы.

«Безнең Боровецкий урманында бөтен җирдә баганалар утыртылган һәм аларда саннар күрсәтелгән. Алар участокның координаталарын күрсәтә. Ә бер баганадан икенчесенә таба барсаң, ахырда барыбер урман читенә килеп чыгасың. Ә инде бу саннарны телефоннан әйтсәң, коткаручылар мизгел эчендә эзгә төшә», — диде министрлык вәкиле.

Әмма алар пенсионерның юлында очрамаган. Ир-ат урманда ниндидер сукмактан баруын һәм тирә-ягында бернинди билгеләр дә күрмәвен әйтә. Бары тик өч тапкыр елга ярына килеп чыгуы турында гына телгә ала.

«Шул вакытта без аны кабат Чулманга чыгарырга һәм шуннан алып китәргә уйладык. Аны каршы алсыннар өчен хәтта волонтерлар да җибәрдек. Ә адашкан ир-ат үзенчә эшләде. „Елганы күрәм, әмма анда бармыйм, ул җирдә булдым инде, кирегә китәм“, — диде. Без шок хәлендә идек», — диде Хованский.

Башка вариант — тавыш эффекты (шумовой эффект) кулланып карарга булдык. Лесхоз хезмәткәрләре сигналлары кушылган машиналарда килде. Пенсионерны кисәтеп куйдылар: сирена кычкырганны ишетү белән ул шалтыратырга тиеш иде. Операциягә керешү белән үк волонтерларның югалган пенсионерны табуы турында хәбәр килде», — диде Хованский.

«След» эзләү-коткару отряды командиры Виталий Емельянов сөйләгәнчә, алар хәбәр килгәннән соң икенче көнне эзләүгә чыккан.

«Урманда йөргәндә, шулхәтле күп гөмбә җыючыларны күрдек — һәр чытырманлыкта кемдер „казына“ иде. Әмма алар арасында бабай табылмады. Алты сәгатьтән артык эзләдек. „Бриз“ һәм „Орбита“ бакчачылык ширкәтләре арасындагы җирлектә таптык аны. Пенсионер юлга ауган агачларга таянып, көч-хәлгә генә аягында басып тора иде. Юешләнеп беткән, күрәсең, нык өшегән иде, әмма ал гөмбәләр тутырылган кәрзинне кулыннан да ычкындырмады. Никадәр чыдамлылык! Өстенә күлмәк, джинс чалбар, ялан аякка гына сланцы кигән иде. Күрәсең, организмы ныктыр, мондый салкын төнне ничек уздыруы бөтенләй аңлашылмый — үзе белән шырпысы да булмаган», - дип сөйләде Виталий Емельянов.

Виталий әйтүенчә, югалган кешеләрне эзләгәндә, бигрәк тә чытырманлы урыннарда, техника бик ярдәм итә икән.

«Внедорожниктагы егетләргә аерым рәхмәт. Алар булмаса, урманны озаграк тикшерер идек. Безнең отрядка тагын квадрокоптер кирәк. Аның белән эзләүләр күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде. Тик әлегә аны сатып алырга мөмкинлек юк. Әгәр кем дә булса безгә шундый бүләк ясарга тели икән — баш тартмаячакбыз», — диде волонтер.  

Максим Хованский сүзләренчә, хәзер гөмбә җыю сезонының иң кызган чагы, шуңа күрә гөмбәчеләрнең адашу очраклары арта.

«Һәр көн диярлек хәбәрләр килә. Кичә бер ир белән хатынны урманнан алып чыктык. Алар 112 номерына шалтыратып, иртәнге алтыда Боровецкий урманына килүләрен, машиналарын „Цыганский табор“ кафесы янында калдыруларын һәм урман эченә кереп китүләрен хәбәр иттеләр. Берничә сәгать адашып йөргәннәр, кире кайтыр юлны таба алмаганнар. Аларны урманнан табып, алып чыгарга туры килде», — дип сөйләде коткаручы.

Аның сүзләренчә, үз-үзләренә артык ышану гөмбәчеләрне харап итә икән. Алар теләсә кайсы таныш булмаган җирдән дә мөстәкыйль рәвештә чыга алабыз дип уйлыйлар. Мәсәлән, көненә берничә мәртәбә эчәргә кирәк булган даруларын да алмыйча, шырпысыз, компассыз, зарядкасы беткән телефон белән урманга чыгып китәләр яки телефоннарын бөтенләй алып та тормыйлар.

«Һичшиксез, телефон үзең белән булырга тиеш. Ниндидер билгеләргә карап, юлны истә калдырырга тырышырга кирәк», — дип аңлатты коткаручы.  

«Гөмбәченең киеме ачык төстә булырга тиеш. Камуфляж аучылар өчен яхшы ул, алар киек янына сиздермичә генә барырга тели бит. Ә гөмбәчегә беркемнән дә яшеренеп торасы юк. Гөмбә җыярга килгән кеше төсле, берничә метрдан күзгә ташланып торган кием кисә, бу коткаручыларның эшен җиңеләйтә», — диде Максим Хованский.