Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Космонавтика өлкәсендәге зур белгеч Айвенго Галиев: "Бәхетле очрак татарларны космонавт итмәгән"

12 апрель - Космонавтика көне. 1961 елда Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче тапкыр галәмгә оча. Россия космонавтикасы академиясендә хезмәт иткән техник фәннәр докторы, профессор Айвенго Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә галәми эшләре, исемен алыштырырга теләве, гаиләсеннән берүзе читтә торуы һәм эштән китү ниятләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Космонавтика өлкәсендәге зур белгеч Айвенго Галиев: "Бәхетле очрак татарларны космонавт итмәгән"

Айвенго Галиев - техник фәннәр докторы, профессор, Россия космонавтикасы академиясе академигы, фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы Премиясе лауреаты, “Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге” федераль казна предприятиесенең баш фәнни хезмәткәре, Мәскәү авиация институтының (илкүләм тикшеренү университетының) “Ракета-галәми системаларның эксплуатацияләре белән идарә итү” аэрогаләми факультетының кафедра профессоры, Мәскәү дәүләт индустриаль университетның профессоры.  

Айвенго Галиевның хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:

1. 1961 елның апреленнән бүгенгә кадәр Мәскәү өлкәсе Сергиево-Посадский районы Пересвет шәһәренең “Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге” федераль казна предприятиесендә инженер, өлкән инженер, стенд башлыгы, лаборатория башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары һәм хәзерге вакытта баш фәнни хезмәткәр;

2. 1982 елдан – доцент, Мәскәү авиация институты профессоры;

3. 2000 елдан хәзерге вакытка кадәр - Мәскәү дәүләт индустриаль университетының Сергиево-Посадский филиалының профессоры.

Фәнни эшчәнлеге юнәлешләре:

Ракета двигательләренең куркынычсызлыгын сынау; 
Ракета-космик системаларның экологиясен сынау;
Водород технологияләренең куркынычсызлыгы;
Сыек ягулыклы двигательләрнең ягулык камерасы материалларының ныклыгын сынау
Марска очу өчен водородтагы перспектив двигательләрнең туклану системаларын тикшерү һ.б.

Шушындый җаваплы вазифалар башкарган һәм зур дәрәҗәгә ирешкән галим тумышы белән татар авылыннан. 1937 елның 2 декабрендә Апаста туа. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый һәм Казан авиация институтына укырга керә. Инженер-механик (двигатель төзелеше) белгечлегенә укып, институтны 1961 елда тәмамлый. Соңыннан Мәскәү авиация институтының читтән торып уку аспирантурасына керә. 1961 елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр Айвенго Галиев “Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге” федераль казна предприятиесендә хезмәт итә. 15 елдан артык «Альтернатив энергетика һәм экология» Халыкара фәнни журналында эшли.

Айвенго Галеиевның хатыны Валентина - педагог, «Гармония» балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Кызы Елена Мәскәү авиация институтын һәм технологияләр һәм идарә итү Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган, Мәскәүдә эшли. Оныгы Антон Мәскәү авиация институтында укый. 

Айвенго Галиев балачагында татар телендә генә сөйләшкән. Айвенго Гадыевич “Татар-информ” хәбәрчесенең татар телендә биргән сорауларын аңлады, әмма рус телендә аралашырга теләвен белдерде - аңа шулай уңайрак. 


Айвенго Гадыевич, сезнең яшь чакларны искә төшерик әле. Сезнең бит үз вакытында төрле хыялларыгыз булган. Галәм белән бәйле эшкә ничек килеп эләктегез соң?

- Без нефть районнарында яшәдек. Мәсәлән, Баулы. Анда янәшә генә Туймазы шәһәре бар. Мин әти белән гел шунда бара идем. Машиналар төзү эшләрен күреп үстем. Яшь егет чакта авиациягә китәсе, очучы буласы килә иде. Әмма сәламәтлегем буенча мин бу юл буенча китә алмадым. Шуңа күрә авиация институтына укырга кердем, инженер-механик булдым. Галәми бурычларны җирдә чишүчеләр дә кирәк бит. Монысы да бик мөһим. Мәктәпне инде мин көмеш медальгә тәмамладым. Институтта шулай ук начар укыдым димәс идем.

 - Сезнең бүләкләрегез бик күптер...

- Алай ук күп димәс идем. 1978 елда “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. 1983 елда фән һәм техника өлкәсе СССР Министрлар Советы премиясе бирелде. 1990 елда миңа техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен бирделәр. 1992 елда профессор исемен алдым. Шулай ук К.Э.Циолковский һәм Н.А.Пилюгин исемендәге Россия космонавтика Федерациясенең медальләре һәм РАКУның “Ю.А.Гагаринның очуына 50 ел” юбилей медале бар. М.В.Ломоносов исемендәге “Водород турында фәнгә керткән зур өлеш” Орденын да бирделәр. Шул гына инде... Сез аны үзегез дә беләсездер инде, укыгансыздыр.


   "Эштән китәргә вакыттыр инде..."

Эшегез турында, эшкә яңа килгән чаклар турында нинди истәлекләр саклап киләсез?

- Эш белән бәйле хатирәләрем бик күп. Һәм барысы да күңелемә ятышлы. Коллективта минем белән төрлечә сөйләшкән кешеләр булды. Эшләрне дә төрлеләрне башкардык. Нигә бу юнәлештә киттем икән мин дип бер дә үкенгәнем булмады. Алдыма куйган бар максатларымны да чынга ашырдым дияргә дә буладыр. Ярты гасырдан артык “Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге” федераль казна предприятиесендә эшлим. Бәлки, китәргә дә вакыттыр... Мәскәүнең үзәгендә яшәгән булмады. Эшем дә монда минем. 1961 елдан Мәскәү өлкәсенең Пересвет шәһәрендә яшим. Зур театрдан 90 километр инде, шунысын әйтә алам. Яшь чакны без бик актив яшәдек. Театрга, концертларга гел йөрдек. Соңыннан инде эшләр бик киеренке булды. Йөреп булмады.


   "Юрий Гагарин белән дуслашырга ашкынмадым"

Эш дигәндә, сез Юрий Гагарин белән таныш идегезме? Аның галәмгә очарга бер атна вакыты калгач килдегез бит сез.

- Гагарин белән мин шәхсән таныш түгел идем, гәрчә төрле чараларда бергә булырга туры килгән очраклар булды. Кайбер кешеләр интервью алды, мин алай дус булырга ашкынып йөрмәдем. Гагаринның галәмгә очуына 50 ел булган уңайдан Калугада зур конференция үткән иде. Шунда таныштык дисәң дә буладыр инде. Шулай ук мин Владимир Джанибеков исемле космонавтны бик яхшы хәтерлим. Ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Хәзерге вакытта ул, ялгышмасам, музейлар советы җитәкчесе. 

Без эшләгәндә үз алдыбызга "кеше галәмгә очты, тагын ниләр эшләп була" дигән сораулар куя идек. Эшебез бик күп иде, беркайчан да беткәне булмады. Финанс яктан авырлыклар булгалады. Әмма ул чордагы программаларның күбесен без чынга ашырдык. 

Советлар Союзында укырга керергә дә, эшкә урнашырга да җиңелрәк иде. Без теләгән юнәлеш буенча укырга да керә идек, соңыннан эшкә дә урнаша идек. Безне эштән куарга беркемнең дә хокукы юк иде, төрле льготалар да бар иде. Сайлаган юл буенча бардык. Авырлыклар булуын булгандыр инде ул, әмма хәзерге яшьләргә бу мәсьәләдә барыбер авыррак туры килә. Укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да төрле нюанслары бик күп. Эш урыннары да бик аз, акча мәсьәләсенә дә килеп тоташа, шул сәбәпле яшьләр үз урыннарын таба алмыйлар.


   "Айга менә алмадык"

Айвенго Гадыевич, сез нинди проектлар башкардыгыз?

- Башкарып чыгарган галәми программалар күп булды инде ул. Беренче актив катнашкан программам – ул Ерак Көнчыгышка һәм Себергә телетапшырулар булдыру өчен спутниклар ясау. Ракета комплексының бу җитди программасын без 1962-1965 елларда башкардык. 

“Ай” программасы да булган иде. Айга беренче Америка халкы менде бит инде. Безнең дә Айга менү ниятләре бар иде. Әмма америкалылар безне уздырды. 2007 елда мине ТР фәннәр академиясенә, Татар галимнәренең беренче җыенына чакырдылар. Һәм мин нәкъ “Ай” программасы буенча чыгыш ясадым. 

“Буран” галәми корабына кагылышлы “Энергия – Буран” программасын без ахырына кадәр башкарып чыга алмадык, кызганыч. 90-нчы еллардан соң финанслар бетү сәбәпле программаны яптылар. Үсеш булыр дип көтелгән иде, ләкин миңа калса, без хәзерге вакытта зур программаларны тергезү стадиясендәдер.


   "Өч белгеч янып үлде..."

Эшегездә һәлакәт очраклары булдымы?

- Галәми программаларга төрле компонентлар кирәк. Мәсәлән, бар программага да сыек водород кирәк. Бу компонентның хәле, торышы дип әйтик, температурага карап үзгәрә, шуңа курә эшләрне башкарганда сак булырга кирәк. Шартлаулар да, янгыннар да булырга мөмкин. Хаталар чыгармыйча эшләп булмый. Әмма кайвакыт хаталар китсә дә, кеше корбан булган һәлакәтләр булмады. Әмма тарихка карасак, космонавтикада 1956 елда, эшләр башланып киткән вакытта, һәлакәтләр булган. Өч белгеч янып үлгән. Ничек булмасын инде... Безнең эштә экспромтлар берничек тә рөхсәт ителми! Хата җибәргән очракта, һәлакәтләр булган очракта белгечләрне җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкинләр.


   "Татарларның космонавт буласылары килми!"

Айвенго Гадыевич, нишләп космонавтлар арасында татарлар юк?

- Казахстаннан Мусабаев Талгат бар иде. Бүген ул туган җирендә яшәп ята. Без аның белән ничектер танышкан идек. Нишләп татарлар юк икәнен әйтеп булмый, язмыш шулай иткән күрәсең. Анда бит милләт буенча аерып алмыйлар, анда очраклы рәвештә сайланыш бара. Космонавтларны барысын да Звездный Городокта җыялар. Беренче космонавтлар отрядын да шунда җыйдылар, бүген дә шунда җыялар. Бәхетле очрак, димәк, татарларны космонавт итмәгән. Мөмкинлекләр бар кешенең дә бертөрле бит. Димәк, татарларның космонавт булырга теләкләре юк инде. Актив рәвештә тырышкан кешеләр дә, миңа калса, юк... Милләт буенча сайлау бармый бит инде анда, тырышырга һәм, иң мөһиме - теләргә кирәк. Бу очраклы фактор. 

Эшләгән җиребездә, әлбәттә, татарлар бар иде. Казан авиация институтыннан белгечләр күп килде. 1961 елда менә без 5 кеше килдек. Барыбызның да язмышы әйбәт бара иде, әмма ике иптәшем инде бүгенге көндә вафат. Сөйләшеп, күрешеп торабыз инде. Ел саен эшебезгә 3-5 кеше килеп торды. Әмма кызганыч, 90-нчы еллардан соң безгә килүчеләр калмады, һәркем “свободный полет”ка китә иде. Монда инде хезмәт хакы, яшәү урыны, перспективалар мәсьәләләре күтәрелде, кемнең шундый шартларда эшләргә теләге булсын ди инде. Яшьләрнең шул сәбәпле космонавтикага киләселәре дә килми.


  "Туган авылыма кайтудан мәгънә юк"

- Айвенго Гадыевич, сезнең туган авылыгызга кайтканыгыз бармы? Сагынасызмы?

- Без туган якларга, Апас районына соңгы тапкыр 15 ел элек машинада кайтып килгән идек. Анда кайтуның инде, әлбәттә, мәгънәсе булмады. Мин гаиләм турында, гаиләмнең тарихы турында бернәрсә дә белә алмадым. Мәктәпкә дә кереп чыктык, әмма анда да миңа бернинди дә мәгълүмат бирмәделәр. 

Балачак истәлекләре бар инде ул, мәктәп ишегалды... Әмма дөресен генә әйткәндә, мин анда берәр нәрсә таба алырмын дип өметләнмәгән идем дә, чөнки безнең инде анда яшәмәгәнгә 75 елдан артык... Миңа 3-4 яшьләр булганда без Апастан киттек. Әти Апас мәктәбендә укытучы булып та эшләде, директор та булды. Бераздан аны партия эшенә күчерделәр һәм без Татарстанның бер районыннан икенчесенә күчеп йөри башладык. Мөслим, Баулы, Зәй, соңыннан Казан. 

Казан авиация институтын мин 1961 елда тәмамладым. Инде ярты гасырдан артык “Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге” федераль казна предприятиесендә эшлим. Бу эшемә 1961 елның 5 апрелендә, Юрий Гагарин галәмгә очарга бер атна вакыты калгач килдем. Эштән, мөгаен, китәргә дә вакыттыр инде. 

Авылым турында. Без Казанга җәй саен ял итәргә кайта идек, әмма бу соңгы 3 елны сәламәтлек аркасында инде кайтырга мөмкинлек юк. 

- Авылга кайтырга теләгегез бармы соң? Казанга кайткач, кереп чыкмадыгызмы? 

Айвенго Гадыевич көлеп куйды.

- Нигә Апаска кереп чыкмадыгыз дисез сез... Әмма миңа инде 8 дистә ел, авылга кайтырга теләгем инде күптәннән юк.. Балаларым, кызым, оныгым монда. Оныгым мин укыган аспирантурада укый. Шулай булгач инде кире кайту юк! Нәрсә бар анда авылда? Анда инде хәзер беркем дә, бернәрсә дә юк... Бер әйбер дә сакланмаган. Шулай булгач, нигә анда кайтып торырга? Казан! Казан минем туган шәһәрем...

- Айвенго Гадыевич, оныгыгыз Сезнең юлны сайладымы? 

- Оныгым Антонга 26 яшь. Әйе, ул мин укыган Мәскәү авиация институтында аспирантурада укый. Елена кызымның аннан ике тапкырга олырак. Алар Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә яшиләр. 

   "Исемнәребез - экзотика. Әнигә рәхмәт"

Айвенго Гадыевич, ә сезгә гадәти булмаган исемнәрне кем бирде?

- Экзотика өчен әнигә рәхмәт. Ул аның үзенчәлекле ягы. Әни китапханәдә эшләде, әдәбиятны яратып укыды. Миңа шундый исем биргәннәр. Олы апамны язучы Алексей Толстой романы буенча Аэлита дип атаганнар. Энем Марат. Татарстан Республикасының Дәүләт Советында эшли (Галиев Марат Гадыевич - Дәүләт Советы депутаты - ИТ). 

Гаиләбез безнең бик зур. Без гаиләдә 5 бала. Иң олысы – Ринат, аннан Аэлита апам, мин, Элеонора сеңлем һәм иң кечесе Марат. Олы абый педагогия институтында укытты, хәзер пенсиядә. Марат энем 1946 елны Мөслимдә туды. Бервакыт райком сәркатибе “ВКП(б) тарихы” китабын алып килгән. Шуннан күреп, Франция революционеры хөрмәтенә аңа Марат дип исем кушканнар. Исем кушу процессында без бик аз катнаштык. Нигә бер гаиләдә Ринат, Марат һәм шул ук вакытта Аэлита, Айвенго һәм Элеонора бар дигән соравыгызга җавап бирә алмыйм. Әнинең китапханәдә эшләгәнен, китаплар укырга яратканын аңлаттым, барысы да төрле әсәрләр белән бәйледер инде.

Сирәк очрый торган исемегез турында тормышыгызда күп сораганнардыр инде?

- Әйе, сораучылар бик күп булды. Бигрәк тә мәктәп елларында. Минем исемемне хәтта алыштырасым да килгән иде. Балачак бит инде, бөтен кешенең игътибары минем исемдә. Барысы да сорап тордылар, нигә Айвенго, нәрсәне аңлата диделәр. Миңа бу сораулар инде бик үк ошамады. Нишләтәсең инде, бала күңеле... Менә шундый балачак истәлекләре йөрәктә сакланып килә.

   "Мин монда үзем генә..."

Ә бертуган абый-апаларыгыз белән күрешеп, сөйләшеп торасызмы соң?

- Бер-беребезгә без гел шалтыратып торабыз, скайп мессенджерыннан сөйләшәбез. Елга 1-2 тапкыр Казанда җыелырга тырышабыз инде. Миңа калса, аралашуыбыз җитәрлек. Алар барысы да Казанда яши бит, башка шәһәрдә мин үзем генә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100