«Бердәнбер балабызны югалттык»: авариядә үлгән сабыйның якыннары шоферны гафу итми

Яңа Савин районы суды Казанда кеше үлеменә китергән юл һәлакәте (анда 4 яшьлек Адриан Гатауллинның гомере өзелә) турындагы эшне карый башлады. Малайны бәрдергән машина йөртүче яңгырлы кичтә җәяүлеләрне абайламый калуын әйтә. Адрианның әти-әнисе юл һәлакәтен булдырмый калырга мөмкин иде, ди.

«Без улыбызны... бердәнбер балабызны югалттык. Безгә бик тә кыен... Гомумән, үз балаңны югалтудан да авыр хәсрәт юк. Әлеге юл һәлакәтен булдырмый калырга да мөмкин иде», - дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән Адрианның әнисе Карина Гатауллина.

Карина ире Эдуард белән бер айдан артык Германиядә командировкада була. Бер фатирдан икенчесенә даими күченеп йөреп баланы интектермәс өчен, Адрианны әбисе һәм бабасы белән калдырырга уйлыйлар. Соңрак аны кайтып алырга ниятлиләр...

Нәни Адрианның гомере узган елның 8 октябрендә өзелә. Әлеге фаҗига малай Казанның Гаврилов урамында әбисе һәм бабасы белән юл аша чыкканда була. Ике адым атларга да өлгермиләр, аларны җәяүлеләр кичүендә «Мерседес» бәрдереп китә.

Нәтиҗәдә, җәяүлеләрнең төрлесен-төрле якка алып ташлый: ир-ат – каршы як полосага, хатын-кыз – тротуарга, бала исә «зебра»дан ун метр читкә оча. Адрианның әбисе Наталья сүзләренчә, барысы да санаулы секундлар эчендә булган.

«Юл аша чыгып баруыбыз истә. Машинаны да хәтерлим... Ашыгыч ярдәм машинасында уянып киттем», - дип искә ала Наталья.

Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм табиблары килә. Әби белән бабайны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. Хатын-кызның берничә җирдән аягы һәм оча сөяге сына, ир-атның башы җәрәхәтләнә.

Адрианны хастаханәгә илтергә өлгермиләр – сабый ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Әти-әниләренә улларының һәлак булуы турында хәбәр иткәннән соң, алар шунда ук өйгә кайтырга билет ала.

Юл һәлакәте булганнан соң бер атна үткәч «Мерседес» шоферына – Казанда гомер итүче 22 яшьлек Александр Пересыпкинга карата җинаять эше кузгатыла. Эшне Казанның Яңа Савин районы судына тапшыралар, шушы көннәрдә суд процессы башланды.

Судка беренчеләрдән булып Адрианның әбисе белән бабасы килде. Аларның авариядән соң әле һаман да ныклап торып аякка баса алмавы күренеп тора иде – хатын таякка таянып авырлык белән генә хәрәкәт итә. Бераздан малайның әти-әнисе дә килеп җитте. Аларның барысы да Адрианның үлемендә гаепле машина йөртүчегә катгый җәза бирелер дип өметләнә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, малай күпсанлы тән җәрәхәтләре алган. Прокурор аларны санаган вакытта Адрианның әнисе күз яшьләрен тыя алмады.

Сорау алу вакытында Александр, Карина һәм Эдуардка мөрәҗәгать итеп, үзен кичерүләрен сорады.

«Хәзер гафу үтенеп кенә бернәрсәне дә үзгәртеп булмавын аңлыйм. Барыбер гафу үтенәсе килә», - диде Пересыпкин.

Фаҗиганең нечкәлекләрен искә төшереп, ул җәяүлеләрне абайламый калуын әйтте. Аның сүзләренчә, юл начар яктыртылган, яңгыр сибәләп торган, җәяүлеләр исә кара төстәге киемнәрдән булган.

Пересыпкин шулай ук акрын хәрәкәт итүен - тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырмавын искәртте.

Адрианның якыннары исә юл һәлакәтен булдырмый калырга мөмкин иде, ди. Алар ул кичтә юлның яхшы яктыртылган булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, җәяүлеләр кичүенә җитәрәк билге урнаштырылган. Машина йөртүченең җәяүлеләрне ни өчен күрмәве табышмак булып кала.

«Аның тизлекне арттырмавына ышанып бетмим. Моннан тыш, ул җәяүлеләрне бәрдергәннән соң гына тормозга баскан. Әгәр ул аларга бер секундка гына иртәрәк игътибар иткән булса, улым исән дә калыр иде. Ә хәзер минем улым юк инде», - диде Адрианның әтисе Эдуард.

Һәлак булган малайның әти-әниләре генә түгел, судта шаһит буларак катнашкан ир дә Пересыпкинның тизлекне арттыруын әйтә. Ир-ат сүзләренчә, юл һәлакәте ул яшәгән йортның каршысында ук килеп чыккан. Юлның бу участогында аварияләр еш күзәтелсә дә, әлегә үлүчеләр булмаган.

«Машина йөртүче тизлеген арттырды. Юлның бу өлешендә гел куып йөриләр. Хәзер анда ясалма тигезсезлек булса да, нәтиҗәсе юк диярлек. Кешеләр аңа күнекте инде», - диде әлеге авариягә шаһит булган ир.

«Гафу үтенергә генә теләгән идем»

Суд утырышы тәмамлануга ук, гаепләнүче янә һәлак булган малайның әтисе янына килеп, гафу итүен сорады.

«Мин гафу үтенергә генә телим. Бу – кеше факторы иде. Махсус, аңлы рәвештә эшләнгән эш түгел иде ул», - диде Пересыпкин.

Һәлак булган малайның әтисе аны кичермәде.

«Гафу үтенергә түгел, ә юлга карарга кирәк. Бу – кеше гомерен саклап кала торган гап-гади әйбер», - диде Эдуард.

Киләсе суд утырышында яклар үзара фикер алышырга тиеш. Шуннан соң машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгарырга мөмкиннәр.