Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисенең туган көненә ашыккан» - Чаллыда 15 яшьлек малайны «Копейка» бәрдереп үтерә

Чаллыда автомобиль бәрдергән 15 яшьлек яшүсмерне җирләделәр. Мәрхүмнең дуслары һәм һәлакәтне үз күзе белән күрүчеләр малай юлны светофорның яшел уты янганда аркылы чыккан дигән фикердә, әмма тикшерүчеләр башкача әйтә. Үзәк өзгеч фаҗиганең нечкәлекләрен барладык.  

news_top_970_100
«Әнисенең туган көненә ашыккан» - Чаллыда 15 яшьлек малайны «Копейка» бәрдереп үтерә
chelny-izvest.ru

15 яшьлек Альберт киләчәккә зур планнар белән яшәгән. Ул инглиз телен өйрәнгән, очрашып йөргән кызы булган… Әмма 9 гыйнвар көнне бер мизгелдә аның гомере өзелде.

«Альберт игелекле, ярдәмчел, ачык кеше иде. Һәрвакыт кешеләргә булышты. Ул сигезенче сыйныфта укый иде, киләчәктә инженер булырга хыялланды», — дип сөйли Альбертның якын дуслары.

Иптәшләре сөйләвенчә, үләсе көнне иртән Альберт бер атналык лингвистик лагерьдан кайта. Көндез малай дуслары белән кинога бара, кич белән әнисен узган көнне булган туган көне белән котларга өенә ашыга. Чаллының Мәскәү һәм Халыклар дуслыгы урамнары кисешкән урында — җирле сәүдә үзәге янында Альберт юлны аркылы чыкмакчы була. Фаҗига шаһитлары сөйләвенчә, бала светофорның яшел утына чыгып барган вакытта юлдан «Жигули» очып килә.

«Мин ерак түгел идем. Малай янындагы кешеләр аны әле сулый диде, соңрак мин аның үлүе турында белдем», — дип сөйләде фаҗигане үз күзләре белән күргән Илдан.

Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм табибы яшүсмернең үлемен терки…

Альберт гаиләдә олы бала булган, аннан кече ике туганы калган.

«Күз яшьләрен тыеп булмый. Күптән түгел, ноябрьдә Альбертка 15 яшь тулды. Бездән шулай иртә китүе бик кызганыч», — дип уртаклашты малайның туган апасы.

Чаллының 58нче комплексында яшәүчеләр фаҗиганең нәкъ менә шунда булуына гаҗәпләнми. Аларның сүзләренә караганда, әлеге урын начар яктыртылган.

«Бу бик куркыныч тыкрык, кешеләр еш кына светофорның кызыл утына йөгерә, машиналар да кызылга узып китә», — дип ассызыклап узды автошәһәрдә яшәүче Елена.

Әлеге фаҗигагә карата Тикшерү комитеты икенче төрле мәгълүмат әйтә. Тикшерүчеләр сүзләренчә, яшүсмер светофорның тыелган сигналына юлны аркылы чыккан, ә «Жигули» йөртүчесе, күрәсең, сары ут янган вакытта өлгереп калырга теләгән.

«Копейка» машинасы белән Чаллыда яшәүче 22 яшьлек егет идарә иткән булган. Социаль челтәрләрдә әлеге егетнең берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын һәм шәһәр юлларында югары тизлек белән йөрүен күрүләре турында язучылар бар.

Фаҗигадән соң «Жигули» йөртүчесен тоткарлыйлар, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы өчен җинаять эше кузгатыла. Якын арада суд булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100