Бәйге үпкәсез булмый: укучылар арасындагы «Татар кызы, татар егете» гадел үткәнме?

«Татар кызы-2019», «Татар егете-2019» шәһәркүләм конкурслары тәмам. Җиңүчеләре билгеле. Мондый бәйгеләр күп очракта үпкәсез булмый. Казанның Вахит районы 27 нче татар гимназиясе урынсыз калуына гарьләнә, ә оештыручылар жюри гадел бәяләде, дип аңлата. «Татар-информ» ике якның да фикерен тыңлады.

Бәйгедә беренче урынга Совет районының 180 нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149 нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев лаек дип табылган.

27 нче татар гимназиясендә оештыручы педагог булып эшләүче Эльвира Хамматова беренче урынга чыккан кыз белән килешсә дә, Совет районы егетенең беренчелекне яулавы белән риза булмавы турында сөйләде.

— Без беренче урындагы кыз белән килешәбез, малае белән килешмибез, икенче урында «Шаян ТВ» да эшләүче егетнең урыны белән килешәбез, кызы белән килешмибез. Өченче урын белән бөтенләй риза түгел, өченче урын безнеке булырга тиеш иде. Сәхнәдә торган 19 баланың һәрберсенә берәр урын булса да бүлеп бирер идем. Алар бит инде шул җиңүчеләр этабына чыккан. Ләкин безне бөтенләй урынсыз калдыру белән мин дә, директор, завучлар да һич кенә дә килешмибез. Без ахырга кадәр җиңү көтеп утырдык. Беренче, икенче, өченче урыннардан соң да Гран-придыр, бәлки, дип көтеп утырдык.

2018 елда бәйгенең район этабында утырганда, балаларның кайсыларының бөтенләй «телләре юк» дип аптыраган идем. Кайберсе «к» белән «къ» ны бутый. Шушындый балалар арасыннан сайлап беренчелекне яулаган балалар иде безнекеләр, — ди Эльвира Хамматова «Татар-информ» агентлыгына.

Аның сүзләренчә, 27 нче гимназия исеменнән чыгыш ясаган укучылар Зәринә Шәяхмәтова белән Искәндәр Гыймалтдинов бу гаделсезлеккә бик борчылган.

— Безнең балаларның гримеркада әйткән сүзләре колакта яңгырый. «Бу бит инде дөрес булмады, Эльвира Зиннуровна, Раил Фәһимович! Ничек инде шулай булды, без бит инде беренче-икенче урынга лаек идек бит» дип күз яшьләре белән еладылар. Мин безнекеләр генә беренче урынга лаек димим, һәркемгә үз баласы кадерледер. Ләкин һичьюгы ике балабызның берсенә булса да өченче урын бирерлек иде. Алар җүләр түгел, бөтен нәрсәне күрәләр. Җиңүчеләрне аерым гримеркага алып кереп утыртканнар, боларга көзгесез гримерка биргәннәр. Менә шундый нечкәлекләре, сөйли башласаң бик күп, тамаша бу. Оятсызлыкның чиге юк! — дип сөйләде Эльвира Хамматова.

Җырчы бу бәйге белән риза булмавы турында Инстаграмда туры эфирга чыгып, елый-елый сөйләде.

«Алдагы биш елда безнең мәктәп бу конкурста катнашмаячак, дип вәгъдә бирдек»

Балаларның әзерлегенә күп көч куелганын Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров та әйткән.

— Без әле беренче урынга чыгарырлар да, күренекле шәхесләрне кулланганнар, көчле команда белән әзерләнгәннәр дип гаепләрләр дип курыккан идек. Рәшит Сабировны ахырдан сәхнәгә чыгарыйкмы-юкмы икән дип уйга калган идек. Гәрчә район этабында ук чыгарырга дип әзерләгән идек. Сценарий буенча болгавыр заманнар сурәтләнә. Бәләкәй егет белән кыз мәгарәгә эләгәләр. Алтындай ялтырап торган шар табалар. 1920 елга ТАССРның оешкан мәлләренә килеп төшәләр. Шул вакытта «тере һәйкәл»ләр чыга. Балаларның битләрен, киемнәрен алтынга буядык, балалар ике сәгать буе торды. Шул вакытта кадр артында Рәшит Сабировның «Вакыт — дәва» шигыре яңгырады, ул аны студиядә махсус яздырды. Рәшит Сабиров, «Киләчәк шушы яшьләр кулында» дип, үзенең теләктәшлеге аркасында, безнең яшьләрне тойганга күрә, сәхнәгә рухландырырга чыкты. Без аны хәтта тыеп та тора алмадык, — ди Хамматова.

27 нче гимназия укучылары «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен уйнаган.

— Бу классик әсәр. Бу рольгә керер өчен Искәндәр ике көн буе елый-елый киемнәрен салмыйча мәктәптә йөрде. Чөнки Шәүкәт абый Биктимеров кебек уйнау мөмкин түгел дия иде, — ди Эльвира Хамматова.

Ул жюриларның хөкемдарлыгына дәгъва белдерә.

— Шоу-бизнеста шушы хәлләрнең булганын аңлыйм инде мин. Ә бу бит балалар, мәгариф өлкәсе. Балаларда да бу сатылып алуга калгач, конкурсның киләчәге нәрсә соң?! Оештырмасыннар! Мин үземне белә торып, шушы бәйгене бәяләргә алынмас идем. Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Һәр номинациянең үз белгече булырга тиеш иде. ТАССР 100 еллыгы белән бәйле булгач, берәр тарих фәннәре кандидаты кирәк иде. Видеороликта тиешле дәрәҗәдә чагылганмы — шуны карарга тиешләр иде. Бу темага өч минутлык презентация әзерләргә кушылган иде.

Рамилә Сәхабетдинованың (соңрак ТНВ хезмәткәре Рамилә Сәхабетдинова безгә жюрида булмаганын әйтте — ТИ) гына жюрида булганы белән килешәм. Ә калган составны тулысынча алмаштырырга кирәк, анда татар телен үстерүгә үз өлешен керткән шәхесләр, Мәгариф министрлыгыннан вәкилләр, татар тел белгечләре булырга тиеш иде. Җырлап думбрада уйный белү белән генә татар кызы, татар егете дигән сүз түгел бит. Телләре чиста булырга, «к» белән «къ» ны бутамыйча чиста сөйләшергә, тембрлары матур булырга тиеш. Безнең егетне бүген радиога алып барып утыртып, тембрына сокланып утырырлык.

Гади эшченең балаларына рәт юк анда. Берсенең әтисе Камал театры артисты, монысы моның туганы, җиңүче егет «Сорнай» ансамбле җитәкчесенең малае. Дөреслек юк! Бу конкурстан шок халәтендә без. Алдагы биш елда безнең мәктәп бу конкурста катнашмаячак дип вәгъдә бирдек, — ди Эльвира Хамматова.

Бәйге биремнәренең берсе милли ризык әзерләп килү булган. 27 нче гимназиягә өлеш эләккән, кемгәдер — каз.

— Бер сорауга җавап бирегез әле. Татар халкының милли ризыгымы ул пешкән каз? Минем уйлавымча, юк, ул ниндидер күркәм кешеләрне кабул иткәндә табыннарга куела торган сый, күчтәнәч. Безгә, мәсәлән, өлеш, кайсыдыр мәктәпкә каз эләккән иде. Буфетта жюрилар әзерләсеннәр табын, анысына минем катнашым юк. Күрәсең, әзерләгәндә каз керми калган. Шул вакытта үтеп барышлый, безнең балалар «каклаган казны жюрилар сорады» дигәнне, бер генә кыйпылчыгын авыз итәргә алып кереп барганда ишетеп калганнар, — диде әңгәмәдәш.

Бездән кәгазьләрне җыеп алып кереп киттеләр — анда нишләткәннәре безгә караңгы

Жюри әгъзаларының берсе — Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов. Ул хөкемдарлыкның ничек узганын сөйләде.

— Мин үзем дә бик үк разый булмадым. Без жюрида утырганда, башка вакытта бөтенебез бергә кереп, гапләшеп, уртак фикергә килә идек. Безне кертмәделәр, җиңүчеләрне билгеләүгә катышмадык та. Өч графа язылган иде — балл куярга, нәрсәсе җитеп бетмәгәне турында искәрмәләр язарга тиеш идек. Чыгышлар буенча нинди баллар куйдык, шул кәгазьләрне җыеп алып кереп киттеләр. Анда нишләткәннәре анысы безгә караңгы. Шулай да, «быел гаделрәк булды» дигән сүзләр ишетергә туры килде.

Болай эшләүләре белән килешмәдем. Безгә бит нәтиҗәсен дә әйтмәделәр, алып кереп киттеләр. Сайлаудагы кебек була бит инде бу. Тегене алып атып, икенчене дә тыгып куярга була бит. Үзем дөреслек яклы булгач, нәрсәгә дә булса ризасызлык белдергән булыр идем. Безнең кулдан алып кереп киткәч, «аңлашылды бу» дигән фикер туа бит ул.

Шәхсән үзем күбрәк артистлыкка игътибар иттем, тавышка өстенлек бирдем. 27 татар гимназиясендә үземнең дә ике улым укый. Шәхсән миңа аларның чыгышлары ошады. Әлмәндәр бабайны уйнадылар. Бик матур, ясалмалык булмады. Бездә һаман ясалма сөйләшү, пафослылык күп, шуны җиңеп бетерә алмыйлар.

Кайберләре зур зур киемнәр белән шушы чорны чагылдыра торган итеп эшләгәннәр, сүз дә юк. Натурализмга китеп эшләүчеләр бар. Мин үзем натурализм яклы. Каядыр экранда күпер яктыртуларны шәхсән үзем кабул итмим.

Гомумән алганда, без кунак булып килеп, бүләк кенә бирәсе дигәннәр иде. Мин килгәч кенә үземнең жюрида утырачагымны аңладым. Соңгы елларда андый урыннарга бөтенләй йөргәнем юк иде. Күп очракта мин конфликтлырак кеше. Күрәләтә дөреслек җитеп бетмәгәнен аңлагач, бик озак каршы килеп йөргән идем. Бер баланың мөлдерәп күз яше акканын күргәч, бүтән жюрига бармыйм, дип ант иткән идем инде мин.

Кайчак бүтән җирләрдә «менә бу баланы игътибар беләнрәк карагыз әле» дигән очраклар булгалый иде, бу юлы алай булмады, — диде Олег Фазылҗанов.

«Намуслы кешеләрнең хезмәтенә пычрак ягарга ярамый»

Бәйгене оештыручы — Казан шәһәре Мәгариф идарәсе. Аның баш белгече Рәйхана Баһавиева фикерен дә сораштык.

— Миңа калса, мондый әйберләргә игътибар итәргә кирәкми. Чакыру җибәрдек бит сезгә, килергә, карарга кирәк. Барысы да бик яхшы барды. Бик яхшы әзерләнгән чара. Быел бөтен балалар да бик яхшы әзерлекле иде. Чара бик матур барды. Кытыршы булган бер номер да юк иде.

Бик көчле жюри әһелләре бәяләде. Барысы да Татарстанның атказанган артистлары, сәнгать эшлеклеләре. Мәктәптә өч ай эшләүче өстәмә белем бирү педагогы үзенең фикерен җиде атказанган сәнгать эшлеклесеннән өстенрәк куя — бу нинди калыпка, дөреслеккә сыя?! Андый әйбергә игътибар итәргә ярамый. Безнең чараларга йөрергә, положениеләрне алырга, жюри әгъзалары белән танышырга кирәк. Анда намуслы кешеләрнең хезмәтенә пычрак ягарга ярамый, — ди Рәйхана Баһавиева.

Ул безгә бәяләү гадел булганын аңлатты.

— Жюри әгъзалары нинди баллар куйганнар, шулар кушылды да, шул суммадан чыгып урын чыгарылды. Һәр биремгә максималь унар балл куелып барды. Һәр бирем саен балларны куйдылар, кәгазьләрен җыеп алдылар. Иң югары баллы кеше беренче урынга чыкты. Кайсы жюри әгъзасы кемгә күпме балл куйган — үтә күренмәле бөтенесе, килеп карый аласыз. Әти-әниләр дә килеп карап китә ала.

Нәтиҗәләре аннары жюрига күрсәтелде. Олег Фазылҗановка килгәндә, кәгазьләрне алып кереп киткәндә, ул китмәгән иде дип беләм. Киткән булса, нигә китеп барган ул чагында? Ахырына кадәр кемнәр булды, барлык жюри вәкилләренә кемнәр чыкканы әйтелде. Барысы да риза булдылар. Мин дә, беркем дә ул балларны төзәтмәде. Бөтен балага балл куеп барган, кемгә 8, 9, 10 балл. Ничек куелган, шулар кушылды. Хисап комиссия кушып, компьютердан чыгарып, аларга «Менә сезнең балларыгыз, дөресме, килешәсезме үзегезнең балларыгыз белән» дип күрсәтте. Монда кул күтәртеп, әйдә, моңа бирәбезме, шуңа бирәбезме, дип утыру юк. Жюри членнары үзләре дә: «Безгә карап барганда бәяләү рәхәт. Карый барабыз, баллны куя барабыз» диләр. Бернинди бәхәсләшеп утыру булмады. Бу кешенең бәясе җиңгән, бу кеше сүз әйтә алмыйча калган дию юк.

Ничаклы кеше бар, шуның кадәр фикер булырга мөмкин. Мәсәлән, минем симпатиям Идел буе районы малаена иде. 23 ел мәгариф идарәсендә эшләп, 20 ел бу бәйгене үткәрәм, тик җиде жюри әгъзасы, атказанган сәнгать эшлеклесенә каршы мин дә «бу малай чыгар дип уйлаган идем, нигә ул чыкмады» дип әйтә алмыйм. Алар бәяләп утыра, алар сәнгатьне миннән яхшырак белә. Аларның баллары белән шулай чыккан.

Безнең белгечләр дә карарга барды. Аларның да чара турында тәкъдимнәре, фикерләре бар.

Ә педагогка килгәндә, ул мәктәптә балалар белән әле ике ай гына эшли. Мин аны күрдем ул педагогны. Аның башында хаос. Шуңа күрә аның фикерен озайтырга бәхәс җибәрергә ярамый дип уйлыйм. — диде Рәйхана Баһавиева.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова »жюрида булмадым, җиңүчеләрне билгеләү турында әйтә алмыйм», диде. Башка еллар белән чагыштырганда оештыру бик көчле булды диде. Бүләкләүдә генә булганын әйтте.