Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«8 ноябрьгә кадәр һәркем Дәүләт хезмәтләре сайтында җанисәп битен үзе тутыра ала»

Россиядә халык санын алу башланырга да санаулы гына көннәр калып бара — исегезгә төшерәбез, җанисәп алу җомга, 15 октябрь көнне старт алачак. Мөһим вакыйга алдыннан «Миллиард.Татар» сорауларына Татарстанстат һәм Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы җавап бирде.

news_top_970_100
«8 ноябрьгә кадәр һәркем Дәүләт хезмәтләре сайтында җанисәп битен үзе тутыра ала»
gov.spb.ru

«Үзегезнең исәпкә алу битенә үзгәрешләр кертү мөмкинлеге булачак»

 Җанисәптә катнашкан кеше үзе биргән җавапларның дөрес теркәлүен, ягъни, исәпкә алучы җавапларны дөрес язганмы икәнлеген ничек тә булса тикшерә аламы? (мәсәлән, исәпкә алучының планшетында сакланган мәгълүматны карап чыгарга яки соңрак интернеттан карарга?)  

 Җанисәп алучы исәпкә алу битенә мәгълүматны бары тик сан алуда катнашучы кеше сүзләре буенча гына теркәргә тиеш. Исәпкә алу битендәге мәгълүматны саклаганчы җавапларның дөрес язылганмы-юкмы икәнлегенә инану өчен исәпкә алучыдан планшет экранындагы җавапларны күрсәтүен сорарга һәркем хаклы. 

Алай гына да түгел, нинди дә булса шикләрегез барлыкка килсә, тагын бер вариант бар. Киләсе җанисәптә илебез халкы исәпкә алу битләрен интернетта мөстәкыйль тутыру мөмкинлегенә дә ия булачак. Моның өчен бары тик интернетка керү мөмкинлеге һәм Дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган теркәлү узган булу тиешле. 

Бу очракта сезнең белән исәпкә алу бите арасында арадашчылар булмаячак, электрон исәпкә алу битен тутырганнан соң, мәгълүмат шунда ук Росстат хезмәтенә барып ирешә. 

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык санын алуда катнашу» хезмәте эшләгән көннәрдә, 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр, кирәк дип тапсагыз, үзегезнең исәпкә алу битенә үзгәрешләр дә кертә алачаксыз. Соңгы тапкыр редакцияләнгән вариант кына ахыр чиктә исәпкә алыначак. Интернет-җанисәп — милли үзбилгеләнү ирегенә хокукыгызны тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек ул. 

Исәпкә алынучының җавапларын теркәгәннән соң исәпкә алучы планшетта теркәлгән мәгълүматны ничек тә булса үзгәртә аламы (мөмкин хәлме бу)?

РФ Конституциясенең 26нчы маддәсендә каралганча милләт, туган тел һәм исәпкә алу битендәге башка пунктлар буенча сорауларга үзбилгеләнүгә хокукларны үтәү максатыннан, исәпкә алу битендәге мәгълүматны төзәтү мөмкинлеге булырылган. Мәсәлән, үз җавапларыгызга төзәтмәләр кертергә карар кыласыз икән, җанисәп барган көннәрдә — 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр — сезгә сан алырга килгән хезмәткәр белән яңадан очрашып, үзегез күреп торганда җавапларга төзәтмә кертү турында сорарга була. Бу хокуктан сезне беркем дә мәхрүм итә алмый, аның үтәлешен Росстат тәэмин итәргә бурычлы. 14 ноябрьдән соң исәпкә алу битләрендәге мәгълүмат нәтиҗәләр чыгару өчен юлланачак. Юлланган мәгълүматта персональ белешмәләр күрсәтелми, аерым бер шәхеснең исәпкә алу битен табып, аны үзгәртү инде мөмкин булмаячак. 

Кабатлап әйтергә кирәк, нинди дә булса шикләрегез барлыкка килгән очракта, сез 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр теләсә кайсы вакытта Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу битен мөстәкыйль рәвештә тутыра аласыз. Хәтта сан алучы сезне исәпкә алганнан соң да, порталда сез моны башкара алачаксыз.

Сезнең йорт хуҗалыгы буенча тутырылган исәпкә алу битенең Росстатка җибәрелгән иң соңгы варианты гына эшкәртүгә алыначак һәм җанисәп нәтиҗәләрендә чагылачак. 

«Милләт турындагы сорауга җавап вариантлары узган җанисәпләргә нигезләнеп әзерләнде»

2010 елда Росстат боерыгында расланган исемлек белән чагыштырсак, быелгы җанисәптә милләт турындагы сорауга җавап вариантлары исемлегендә «татар» этнонимына кагылышлы үзгәрешләр бармы? Булса, бу нинди үзгәрешләр?

Беренчедән, халык санын алуны оештырганда һәркемнең дә РФ Конституциясенең 26нчы маддәсендә каралган милләт һәм туган тел мәсьәләләрендә үзбилгеләнү хокукы һичшиксез үтәлергә тиеш, шулай ук җавап бирүчеләрнең бу сорауга җавап бирүдән баш тарту хокукы да саклана. Исәпкә алучыга милләтне үзбилгеләү ирегенә ничек тә булса йогынты ясау, җавапны аныклау, милләт яки тел турындагы сорауга җавапны әйтеп тору, шулай ук исәпкә алынучының җавабына карата үз фикерен белдерү катгый тыелган. 

Икенчедән, милләт турындагы сорауга җавап вариантлары этнологлар тарафыннан моңарчы узган җанисәпләп вакытында исәпкә алу битләрендә күрсәтелгән реаль җавапларга нигезләнеп әзерләнде. 

Узган җанисәптә милләт һәм туган тел турындагы сорауга халыктан җыеп алынган язмача җавапларны кодлаштыру вакытында әлеге вариантлар исемлеге автоматлаштырылган мәгълүматны эшкәртү системасының эчке технологиясен тәшкил итте. Әлеге инструмент милләтне үзбилгеләүгә конституцион хокук мәсьәләсендә исәпкә алынучыны берничек тә чикләми, җанисәп сорауларына бирелгән җавапларны эшкәрткәндә, белешмәдә күрсәтелмәгән җавап очраганда, исемлек динамик рәвештә тулыландырыла. 

Өченчедән, 2021 елда электрон исәпкә алу битләрен кулланучы халык турында белешмәләр җыю программаларында мондый белешмәлекләр бөтенләй дә юк, программа милләт һәм туган тел турындагы сорауларга бирелгән барлык фактик җавапларны да саклап, эшкәртүгә җибәрерлек итеп корылган. Халыктан җыеп алынган барлык җаваплар да басылып чыгачак, этнология өлкәсендәге белгечләргә анализлау өчен җибәреләчәк. 

Росстат «милләтләр исемлеген» төземи һәм расламый. Җанисәптә милләт турындагы сорауга бирелгән барлык җаваплар да теркәлә һәм исәпкә алына. Моннан тыш, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләрен узган еллардагы җанисәпләр нәтиҗәләре белән чагыштырырга мөмкин булсын өчен, җавапларның төрле төркем категорияләре һәм аларның халыкның башка характеристикалары белән тиңдәшлеге турында да басылачак. 

Милли состав буенча җанисәп нәтиҗәләрен чыгарганда татар милләтенә нинди субэтник төркемнәр кертеләчәк?

Милләт һәм туган тел турындагы җавапларның төркем категорияләрен этнолог һәм тел белгечләре төзиячәк, аннары ул РФ Хөкүмәтенең җанисәп нәтиҗәләрен рәсми чыгаручы ведомствоара эшче төркеме тарафыннан расланачак. 

Ике төрле милләтне күрсәткән гражданнарны ничек исәпкә алачаклар (мәсәлән, башкорт-татар)?

Милләт һәм туган тел турындагы сорауга һәркем теләсә нинди җавапны бирә ала, шул исәптән, җавап берничә сүздән торырга яки тыныш билгеләре кулланып язылырга мөмкин. Барлык җаваплар да исәпкә алыначак һәм җанисәп нәтиҗәләрендә күрсәтеләчәк. 

 «Милләтләр һәм туган телләр буенча бернинди дә ябык һәм алдан билгеләнгән исемлекләр юк»

«Тагын нинди телләр беләсез? Көндәлек тормышта аларның кайсыларын кулланасыз? Өч телгә кадәр күрсәтегез (рус теленнән тыш)» дигән сорауга нәтиҗә ясаганда җавапта күрсәтелгән телләрнең нинди тәртиптә язылуы әһәмиятлеме? (Мәсәлән, җавапларның өстәгесе иң еш кулланыла дигәнне аңлата). 

 Күрсәтелгән телләрнең тәртибе бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Күрсәтелгән өч тел дә исәпкә алыначак һәм җанисәп нәтиҗәләрендә тигез танылачак. 

 Туган теле турындагы сорауга җавап биргәндә, исәпкә алынучы нинди дә булса телнең диалект төрен яздыра аламы? Мондый җаваплар җанисәп нәтиҗәләрен чыгарганда исәпкә алыначакмы?

Әйе, әлбәттә, туган теле турындагы сорауга җавап биргәндә исәпкә алынучы үзе теләгән җавапны яздыра ала, шул исәптән, нинди дә булса телнең диалекты да җанисәп нәтиҗәләрен чыгарганда исәпкә алына.

Электрон яки басма исәпкә алу битләренә мәгълүмат исәпкә алынучының сүзләреннән чыгып языла, җавапларның дөреслеген раслаучы документлар күрсәтү таләп ителми. 

Һәр исәпкә алынучыга да милләте һәм туган теле турындагы сорауга үзе теләгән теләсә кайсы җавапны бирү мөмкинлеге бирелүен тагын бер кат ассызыклыйбыз. Милләтләр һәм туган телләр буенча бернинди дә ябык һәм алдан билгеләнгән исемлекләр юк. Росстат халыктан алынган барлык җавапларны да исәпкә алачак. 

Милләт һәм туган тел турындагы сорауларга бирелгән барлык җавап вариантлары да, шул исәптән, мультиҗаваплар да, җанисәп нәтиҗәләрендә чагылачак. 

Татарстанда халык санын алуда ничә исәпкә алучы катнашачак? Моның өчен бюджеттан күпме акча бүлеп биреләчәк?

Татарстанда җан исәбен алуда 7108 исәпкә алучы эшләчәк. Аларның хезмәте өчен түләүгә тотылган финанс чыгымнарын федераль бюджет каплый. 

Исәпкә алучылар атнаның нинди көннәрендә һәм тәүлекнең кайсы вакытында эшләр дип көтелә? Исәпкә алынучылар исәпкә алучы килергә тиешле көн һәм вакыт турында алдан хәбәрдар булачакмы?

2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган теркәлү узган барлык кулланучылар өчен дә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы”нда «Халык санын алуда катнашу» дигән сервис ачык булачак. Җанисәпне Дәүләт хезмәтләре порталында узган кулланучылар үзләренең шәхси кабинетларында җанисәпне узуны раслаучы уникаль код алачак. 

Җанисәпне Дәүләт хезмәтләре порталында узмаучыларны исәпкә алучылар килеп теркәп китәчәк. 2021 елның 18 октябреннән 14 ноябренә кадәр исәпкә алучылар илдәге барлык торак биналарны йөреп чыгып, җанисәп узуны раслаучы уникаль кодларны тикшерәчәк. 

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр стационар исәпкә алу участоклары эшләячәк, исәпкә алучы белән үзенең өендә очрашырга теләмәгән һәркем, шунда килеп, үзен җанисәптә яздыра ала, яки Дәүләт хезмәтләре порталында җанисәп узуын раслый ала. 

Әлеге стационар участокларның адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат кеше күп йөри торган урыннарда плакатларда язып эленәчәк һәм җирле ММЧнда басылачак. 

Исәпкә алучылар көн саен кичке 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк. Әгәр дә исәпкә алучы килгәндә өйдә кеше булмаса, ул үзенең килүе турында язылган, шулай ук стационар участокның адресы һәм телефоннары күрсәтелгән кәгазь калдырып китә.  

 Исәпкә алучы исәпкә алынучыга нинди дә булса документ яки башка төрле аерып торучы билге күрсәтергә тиешме?

Исәпкә алучының үзе белән Росстат җитәкчесе имзалаган исемле таныклыгы булырга тиеш, ул паспорт белән бергә күрсәтелгәндә рәсми көчкә ия. Шулай ук исәпкә алучы җанисәп символикасы төшерелгән махсус киемнәрдән — яктырту элементлары булган зәңгәр шарф, зәңгәр жилеттан йөриячәк. 

Шулай ук исәпкә алучының кулында электрон исәпкә алу битләрен тутыру өчен планшет-компьютер, «Росстат» дип язылган зәңгәр сумка, маршрут бите һәм аның участогының схематик планы да була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100