Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башваткыч» тапшыруында яңа алып баручы! Кастингта кемнәр катнашты?

3 октябрьдә «Башваткыч» тапшыруының яңа сезоны башланачак.

news_top_970_100
«Башваткыч» тапшыруында яңа алып баручы! Кастингта кемнәр катнашты?

Яңа сезонда «Татарстан Яңа Гасыр» каналының «Башваткыч» тапшыруы алып баручысы алышына. Әлеге тапшыру эфирда 2011 елдан бирле чыгып килә һәм шул вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аны Җәвит Шакиров, аннары Зөлфәт Зиннуров алып бардылар. Ә 3 октябрьдә экраннарда тамашачыны яңа алып баручы сәламлиячәк!

Кастингта катнашучылар татар дөньясында инде үз исемнәрен булдырган, татар телендә камил сөйләшә һәм алып бару тәҗрибәсе булган шәхесләр: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов. Алар кастинг таләпләре буенча үзләренә бирелгән сценарий белән чыгыш ясадылар!

Рафил Җәләлиев, җырчы: «Теләк булганга килдем. «Мин «Башваткыч» тапшыруының алып баручысы булырга тиеш», - дип әйтә алмыйм, ул бит читтән караганда тулаем «кәртинкә» килеп чыгарга тиеш. Үземне яхшы алып баручы дип саныймдыр, ә менә кадрдан караганда туры килмәскә мөмкинмен яки киресенчә, мин шушы кадр кешеседер.

«Башваткыч» алып баручысы алдан ук кемнәрнең кунак буласын белеп, өйдә әзерләнеп, һәрбер сорауга җавапны белеп, хәтта аны тулыландырып сөйләрлек дәрәҗәдә мәгълүмат туплап килергә тиеш дип уйлыйм. Ул әдәби, матур, милли тапшыру».

Ильмир Ямалов, мәҗлесләр алып баручы: «Миңа 5 ел элек Зөлфәтнең сары пиджагы ошап киткән иде, шуңа бүген дә уңышлы булыр дип, шулай киенеп килдем (көлә). Алып баручы булыр өчен, беренчедән, кешене яратырга, икенчедән, дикция яхшы булырга һәм матур кыяфәткә ия булырга кирәк дип саныйм».

Азат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты: «Мин үзем катнаштым „Башваткыч“та, беренчелекне бирдем. Откан блендер һаман да эшли әле (көлә). Нинди генә тапшыру алып барсаң да, син аның турында тәгаен белергә тиеш. Алайса әңгәмә корганда сорау да, җавап та бирә алмыйсың. Һәм алып баручы җор телле булырга тиеш дип уйлыйм».

Айваз Садыйров, теле-радио алып баручы: «Башваткыч» тапшыруына минем күптән эләгәсе килеп йөри. Монда ике генә юл: тамашачы һәм катнашучы буларак. Программага алып баручы буларак эләгергә булдым. Шуңа менә бу сценарийны өйрәнеп, үземне тәкъдим итеп карасам, зәңгәр экраннардан алып баручы буларак сәлам юллармын дигән өмет бар».

Исегезгә төшерәбез, «Башваткыч»ның яңа сезоны 3 октябрь башланып китәчәк! Яңа алып баручы, яңа кунаклар, яңа сораулар белән тамашачыларыбызны телеэкраннарда көтеп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100