Журналист Эльвира Фатыйхова:«Теләсә кайсы зиратка кереп, ялгызым төн кунып чыга алам»

Журналист Эльвира Фатыйхованың шушы арада гына «Шаманнар артыннан сәяхәт» дигән беренче китабы чыкты. Шушы уңайдан авторны котлап, китап турында сөйләшеп тә алдык.

Эльвира, «Шаманнар артыннан сәяхәт» китабың нинди жанрда?

Нон-фикшн жанрында. Бу сүз документаль проза дигәнне аңлата. Кыскасы, әсәрең реаль вакыйгаларга нигезләнгән булырга тиеш. Дөнья әдәбиятында нон-фикшн хәзер бик популяр. Русларда да шул жанрда гына эшли торган нәшриятлар бар. Мәсәлән, «Альпина паблишер». Алар инде повесть, роман, балалар әкиятләре һәм шуның ишене бөтенләй карап та тормый. Китаплар барысы да тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән булырга тиеш дип исәплиләр.

Игътибар итәсеңдер, фильмнар да еш кына «булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелде» дигән язу белән башланып китә. Татарга бу бөтенләй чит әйбер түгел, сәяхәтнамәләр, мемуарлар — болар бар да шул нон-фикшн булып бара. Безгә бу базардан читтә калырга ярамый, активрак шушы юнәлештә эшләргә кирәк, чөнки киләчәктә ул тагын да актуаль булачак.

Соңгы елларда татар телендә нон-фикшнда язылган китапларны күргәнең бармы?

Бар инде алар. Мәсәлән, Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру — бер гомер» китабын әле дә сорыйлар. Аның артыннан йөрергә Искәндәр абыйның гына вакыты юк. Ә бит нәшрият өчен бу бик табышлы проект булыр иде. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә китәрмен әле…» китабы күпме тавыш чыгарды матбугатта. Ул да нон-фикшн. Яшьлегендә эчеп йөргән, полиция бүлекчәсенә эләккән, хәзер зур кеше булган, дип сүзе китте. Шундагы тавыш булмаса, мин ул китапны эзләп табып, сатып алмаган булыр идем. Күрми дә кала идем. Ә тавышы чыкты, димәк, андый тормышчан китапларга ихтыяҗ бар. Һәм ул ихтыяҗ зур.

Нон-фикшн — документаль нигезгә корылган, бик әз генә уйдырма элементлары булган жанр. Синең китабыңда кайсы җирләре уйлап табылган?

Барысы да реаль вакыйгалар. Кайбер бүлекләрдә кеше исемнәрен генә алыштырдым, чөнки конкрет кешеләрнең шәхси язмышына кагыла торган элементлар күп. Мәсәлән, Кыргызыстанга минем белән бергә татар кызлары да барды. Бер кызның гаиләсендә каргыш бар, диделәр. Аңа кырык яшь тулган инде, үзе дә, сеңлесе дә кияүгә чыга алмый икән. Каргыштан чистарыну өчен җидешәр корбан чалып, корбан ашлары әзерләргә кушылды. Алар әле соңыннан, бер шаманканы чакырып, өйләрен дә чистартып йөрде. Менә андый моментларны биреп булмый, таныла, шуңа күрә исемнәрен үзгәртергә туры килде.

Китапның башыннан ахырына кадәр алып бара торган геройлары бармы?

Үзем төп герой, чөнки башыннан ахырына кадәр мин узган юллар гына сурәтләнә. Башка төп герой була да алмый: анда биш төрле сәяхәт сурәтләнгән. Хәтта бер сәяхәттә дә башыннан алып азагына кадәр бара торган геройлар юк, юлымда төрле кешеләр очрады. Алар шул очраган җирендә утырып калды, ә мин алга таба киттем.

Эльвира, мондый рухтагы китапны язу теләге, идеясе каян барлыкка килде?

Башлап ташлаган китапларым күп инде ул… Узган ел эштән киткәч, үземнең архив тартмаларымны җыештыра, ревизия ясый башладым да, көндәлекләремә тап булдым. Сәяхәтләрдә төшеп, фотоальбомга тупланган сурәтләремне карап утырдым. Шул вакытта бер нәшрият нон-фикшн жанры буенча мастер-класс үткәрде. Аннан соң курсларына да язылдым. Шунда, башкалар белән бергәләп темалар сайлаганда, һәр кеше үзе яраткан бер өлкәне алып, шул хакта язарга куштылар. Ә мин сәяхәт итәргә яратам. Хезмәт хакын җыештырып, елына өч тапкыр кая да булса барып кайтам. Анда көндәлекләр дә язып барам. Шул көндәлекләремнең бер өлешен русчага тәрҗемә итеп бирдем. Редактор бик мактады. «Тагын шундый язмаларың бармы, бу бит әзер китап инде», — диде. Бу китап шул курсның бер нәтиҗәсе буларак эшләнгән әйбер. Үзем өчен ул эксперимент, азарт уен булды.

Китабыңны кибетләрдә табып буламы инде?

Казанда Тукай урамы, 23нче йорттагы китаплар сату ноктасында һәм Чаллыда «Тургай» китап кибетендә бар. Аерым сатучыларның кулларында. Мәсәлән, Минзәлә районы Тупач авылында Фәйрүзә апа Гайниевада, Кукмарада Фәридә Хисамовада. Киләчәктә зур кибетләрдә дә булыр әле ул, бозылып сасый торган товар түгел бит, әкренләп таралыр дип өметләнәм.

Беләсеңме, күпләр үз китабының кулъязмасын нәшриятка илтеп тапшыра да эше бетә. Бу бик җиңел юл. Ә мин иң авыр юлдан киттем. Башта яздым, аннан текстыма редактор эзләдем, һәркайсының нинди китап эшләвен һәм аларның ни дәрәҗәдә популяр булуын карап чыктым. Аннары корректор һәм верстальщик, китап тышына рәссам, дизайнер эзләдем. Мәскәүдән ISBN номерын алырга кирәклеген белдем. Әгәр дә шул номер алынмаган булса, синең китабың китап булып саналмый икән. Мәскәүгә гариза язып салгач, типографияләрдән аларның бәяләре турында белешә башладым. Китапны Чувашиядә бастырдым, иң арзаны шул иде. Шуннан ары машинама үзем төяп кайтып барганда уйлыйм: кая куям инде хәзер боларны, дим. Үземне тынычландырган булам: мин беренче китап чыгаручы түгел, үз иҗатын бастырып сатучы язучылар бар бит. Аларның китап кибетләре белән элемтәсе, берәр социаль челтәрдә төркеме бардыр, дип хыялланам.

Язучыларга бу эшендә Язучылар союзы да берәр ничек ярдәм итәдер, дим. Самими юләр! Бөтен республикага ул татар китабы сатучы кибетләрнең саны иллегә дә тулмый. Аларның бөтенесен бер ватсап төркеменә булса да туплап, яңа чыккан китапларны шунда тәкъдим итеп барырга мөмкин бит. Язучылар союзыннан торып бу эш эшләнсә, иҗатчыларга зур ярдәм булыр, китап сатучылар да яңа басмалар турында белеп торыр иде. Бәлки, ул бардыр, ә?! Бәлки, мин генә белмимдер? Ярар, мин бу китап сату өлкәсен яхшылап өйрәнермен әле. Бу тема миңа бик кызык, ул үзе бер квест.

Сәяхәтләреңдә сөйләнгән йолаларны үз күзең белән күрдеңме, үзең дә катнаштыңмы?

Кайберләрендә үзем дә катнаштым. Мәсәлән, Хакасиядә ниндидер чаралар, бәйрәмнәр булганда, аларда башта шаманнар җыелып, утны ашаталар. Шундый кечкенә генә бер йола, менә шундыйларда катнаштым. Шаманнар белән аерым да очраштым, бер зур интервью да әзерләгән идем. Басылмады ул. Китапка өлешчә кереп китте. Хакасиядә, фестивальгә дип атап килгән бер кыз, һәр төн бер шаманка янына йөрде. Тормыш юлын ачу өчен, һәр төн кара тавык чалабыз, дип сөйләгән иде. Хакасия, Тыва якларында рәсми шаманнар берлеге бар. Бөтен әйбер алар белән киңәшләшеп эшләнә.

Кыргызыстанда да булды төрле кызык йолалар. Алар каберлекләргә йөриләр, зиратларда төн куналар, корбан чалалар. Бер хатынны корбанга суелган сарыкның каны белән коендырдылар. Аңа бик каты бозым ясаганнар, шуннан чистарту өчен эшләделәр.

Эльвира, шактый гына куркыныч әйберләр турында сөйлисең. Үзең бу вакытта курыкмадыңмы? Нинди хисләр кичердең ул моментта?

Инвалид арбасында утырган ул хатынның янәшәсендә генә идем һәм бу хәл бөтенләй көтелмәгәндә булганлыктан, бераз сискәнеп киттем анысы. Унбиш минут телемне әйләндереп сүз дә сөйләшә алмаган идем ул чакта. Ә зиратта төн кунуларны әйтсәң, Казахстан, Кыргызстан сәяхәтләреннән соң, мин хәзер теләсә кайсы зиратка кереп, ялгызым да төн куна алам, берние дә юк.

Син хәзер китабыңда сурәтләгән йолалар укучылар өчен инструкция кебек булыр дип уйламыйсыңмы?

Мин аларны инструкция кебек зур төгәллек белән язмадым. Ул эшләр барышында нинди догалар укылуын, фәлән сүзләрне җидешәр кат кычкырасы һәм тозны ут өстенә сибеп, ипине фәлән кисәккә турап утны ашатасы дип аңлатмадым, билгеле. Белер-белмәс канга коенып ятмаслар дип өметләнәм инде.

Алга таба бу йола кылынган кешеләрнең тормышлары белән кызыксынганың булдымы, булыштымы икән аларга бу канда коенулар?

Шушы корбан сарыгының канында коенган хатын чынлап та яшәп китте. Аңа үлемгә дип бозым ясаган булганнар, бөтен гәүдәсен диярлек паралич суккан, тавышы да юк иде. Хәзер инстаграмда фотоларны күреп торам, аралашып та алабыз, хәле әйбәт. Тернәкләнеп киткән ул. Ире дә кире кайткан, әмма ул аны кертмәгән инде.

Татарстанда да бармы андый нәрсәләр?

Бар, сихерчеләр, өшкерүчеләр, дәвачылар бик күп, бигрәк тә мари ягы белән чиктәш Әтнә белән Балтачта. Арчада, Буа якларында да күп алар. Мәсәлән, үзебезнең Кукмарада мондый күренеш алай ук еш очрамый да әле. Югыйсә, бездә мари, удмурт, керәшеннәр бергә яши, булса ул нәкъ менә Кукмарада булырга тиеш кебек…

Мин аларны бер дә юктан барлап йөрмәдем. Хакасиядә йөреп кайткач, редакторыма шунда күргәннәрне сөйләп утырдым да, ул газетада мистикага корылган бер сәхифә башлап җибәрергә тәкъдим итте. Мин әкренләп Татарстандагы күрәзәчеләр, дәвачылар турында мәгълүмат туплый башладым. Бер районда хәтта шөлдерле барабан һәм камчы белән эшләүче чын шаманканы да таптым әле. Газетадагы мондый сәхифәгә мөселманнарның каршы киләчәген дә аңлый идем. Йолдызнамә чыгара башлагач ук шикаять язучылар булды. Менә шуларны җыеп туплагач, кайда, ничек, кемнәр бар икәнен күрдем инде.

Татарстанда күргән иң шаккатырган йола турында безгә дә сөйлә әле.

Бездә мәҗүсилек, ислам, православие ничектер болганып, дуслык боткасы хасил булган. Әйтик, Казахстан белән Кыргызыстанда мәҗүсилек белән мөселманлык бергә катнашкан да, алар менә әүлияләрнең каберләренә йөри. Мөселман булган кешеләрнең каберлекләрендә, изге җирләрдә дога кылалар. Ә бездә изге православларның каберләренә дә йөрү бар. Әле генә Коръән сурәсе укып утырган яулыклы ханымнарның, Биектау районындагы Анисия түтәлләре дигән урынга баргач, хач каршында сәҗдәгә егылуын күреп шок кичергән идем. Бездә мөселманнарның каберен генә түгел, православ динендәгеләрне дә олылап искә алу, хөрмәт белән карау күзәтелә.

Пропаганда дип әйтмиләрме? Ислам динендәге кешеләр каршы чыкмыймы?

Кешенең фикерен, әлеге темага мөнәсәбәтен билгеләү өчен вконтактеда үз сәхифәмдә шушы темага кыска гына постлар язып бардым. Мөселманнар икегә бүленде. Берәүләре кяфер, җаһил дип сүкте. Җаһил дигәне надан дигәнне аңлата, беләсеңдер. Икенчеләре, белеп торырга кызык, күбрәк яз, болай да була икән, дип язды. Төрле кеше бар бит инде, бөтенесенә ярап бетеп булмый.

Минемчә, күпчелек мөселманга бу китап кызык булачак, чөнки аның өч бүлеге диярлек суфи мөселманнарга багышланган. Мистикага бик якын тармак бит ул суфилык. Элек мәҗүсиләр яшәгән җирләргә ислам дине килеп җиткәч, алар аны тулаем кабул итә алмаган. Менә шулай мәҗүсилек белән катнашып, ниндидер бер мистик юнәлеш барлыкка килгән. Бездә дә бар суфичылык. Мөселманнарга бу ягы кызык булыр.

Аннары белем алу, сәяхәт итү ул — сөннәт. Коръән чикләрендә генә яшәмичә, башкаларны да өйрәнеп, аларның тормышлары белән кызыксыну аларга да кызыктыр дип уйлыйм.

Ул йолаларда катнашкан кешеләр үзләре ислам динендәме соң? Алар аны үзләре ислам дине кануннарына каршы килә дип санамыйлармы?

Әйе, алар ислам динендәге кешеләр. Төрле фикер бар, кемдер андый кешеләрне каргый, ул бөтенләй исламнан чыгаручы ширк әйберләр, ди. Кемнәр өчендер исламның иң дөрес формасы шул. Шуларның берсе генә дөрес дип әйтеп булмый. Аннары дингә караш та бертөрле генә була алмый.

Бу йолаларның каян барлыкка килүен аңлатып бирә алалармы алар?

Бу бик борынгыдан килгән нәрсәләр бит. Суфичылык үзе хәзерге Ирак һәм Сирия җирләрендә VIII гасырда ук барлыкка килгән. Ә төркиләрдә суфичылык Хуҗа Әхмәд Ясәвидән башланган дип сөйлиләр. Һәрхәлдә, Казахстанда, Әхмәд Ясәви төрбәсенә шулай дигәннәр иде.

Безнең Татарстанга каян килеп чыккан болар?

Безгә моны Казахстан кешесе алып килгән. Ул Татарстанга күченеп килгән һәм кешеләрне дәвалый башлаган. Бозымы булган бер хатынны дәвалагач, Казахстанга барып, шундый төркем белән изге җирләрне үткәч кенә бозымыннан чистарына алачагын әйткән. Изге урыннарга төркемнәр белән барып, корбан чалулар безгә шуннан килгән.

Эльвира, үзең ничек уйлыйсың, дөреслек бармы менә ул йолаларда? Син үзең ышанасыңмы аңа?

Мин алар арасында дөреслек эзләү максатыннан йөрмәдем. Бары тик бу күренешләрне өйрәнү, үз күзләрем белән күрү кызык. Төрки дәүләтләрдә җәлеп иткән тагын бер әйбер бар: ул безнең тамырлар. Безнең аша, әйткәнемчә, күп диннәр узган. Шуларның барысы да үз йөзен сеңдерә торгач, без бик күп гореф-гадәтләрне, матур йолаларны югалтканбыз. Безнең мәдәни пласт бик нык саеккан. Мәсәлән, Хакасиягә православие әле XVIII гасырда гына барып җиткән, башка диннәр буталмаган. Менә шул бәхетле очраклык белән, анда күп борынгы матур йолалары сакланган. Әйтик, егет белән кызны ярәштерү йоласы. Аларны түргә утыртып, чәчләрен бәйләп, утта яндырганнан соң гына алар ир белән хатын санала. Бездә дә бит чәче чәчкә бәйләнгән дигән сүз бар, ә йоласы юк. Тывада да яшь парның чәчләрен бәйләп үрү йоласы бар. Фейсбуктагы бер бәхәс вакытында Исмәгыйль исемле бер егет: «Татарның Сабан туе белән өчпочмактан башка нәрсәсе бар соң аның?» — дип мыскыл итеп язган иде. Ул өлешчә хаклы, татарның өчпочмак белән Сабан туе гына калып бара. Соңгы елларда инде кайбер мөселманнарның: «Сабан туе дигән бәйрәм исламда юк», — дип сөйләгәнен дә ишеткәнем бар.

Син ул борынгы йолаларны кире кайтарырга кирәк дип саныйсыңмы?

Аларны кимендә белеп тору кирәк дип саныйм. Белсә, үз бабаларының да шул юлны узуын аңлаган аек акыллы мөселман кешесе ул халыкларны кяфер, җаһил дип атамас иде. Минемчә, аларны хөрмәт итү, ул йолаларны белеп, өйрәнеп тору — үз тамырларыңа һәм милләтеңнең тарихына хөрмәт дигән сүз бит.

Китабыңда Татарстан йолалары күпме урынны алып тора?

Татарстан турындагы өлеше китапта иң кечкенә урынны алып тора. Аның турында яза башласаң, бик озакка сузылыр иде, чөнки бездә 200ләп изге урын бар. Мөселманнар кабул итсәләр, итмәсләр дә, андый җирләр бар. Бездә хәтта аерым бер шаманнар шурасы ясарлык дәвачылар, күрәзәчеләр, сихерчеләр дә бар. Аларны язу өчен аерым ике китап кирәк булыр иде. Бездә мөселманнарның гына түгел, православ динендәгеләрнең дә изге җирләре бар. Дингә карап кешеләрне бүлмәдем мин. Бары тик тормышта менә шундый йолаларның булуын гына күрсәтергә теләдем. Мәсәлән, Казахстан белән Кыргызыстанга бозымнарыннан чистарынырга православлар да баралар. Башкалар белән бергә дога кылганда кулларын күтәреп утыралар. Алар: «Иң әйбәт ял итү урыны шушы, чистарынып, көч җыеп кайтабыз», — диләр. Шуңа монда дин буенча бүлгәләү дөрес тә түгел.

Эльвира Фатыйхованың «Шаманнар артыннан сәяхәт» китабыннан өзекне сылтамадан кереп укый аласыз.