Рәшит Гатин: «Сугышта мине „сын татарского народа“ дип йөртәләр иде» — «Нурлат» | intertat.tatar

Рәшит Гатин: «Сугышта мине „сын татарского народа“ дип йөртәләр иде» — «Нурлат»

Бөек Ватан сугышы ветераны, шул көннәрдә 96 яшьлеген билгеләп үткән Рәшит Шаһит улы Гатин соңгы елларда Казанда балалары тәрбиясендә яшәсә дә, апрель азакларында, һичшиксез, туган авылы Иске Әлмәткә кайта.

Дәһшәтле бәрелешләрдә катнашкан һәр авылдашының исеме мәңгелек хәрефләр белән уелган стелага чәчәкләр сала, бер минут тынлык белән чордашларын искә ала ул. Гомеренең җуелмас хатирәсе булып күңелендә уелып калган канлы вакыйгалар Җиңү көне алдыннан аеруча яңара, дип яза «Нурлат» газетасы.

«Сугыш турында авылда беренче булып мин ишеттем»

Бөек Ватан сугышы башланганда Рәшит Гатинга 16 яшь була. 22 июнь көнен ул бүгенгедәй ачык хәтерли.

— Сугыш турында авылда беренчеләрдән булып мин ишеттем, — дип истәлекләр йомгагын сүтә башлады ул. — 1941 елның җәе бик эссе һәм кояшлы килде, үлән биек булып күтәрелде. Әле дә исемдә: печән өсте иде. Әти почтада кизү тора, ул чакта почта тәүлек әйләнәсе ачык булырга тиеш иде. Иртән мин аны алыштырырга килдем. Әти колхоз эшенә юнәлде. Күпмедер вакыттан соң шалтыраталар: почта начальнигын чакыр, Германия сугыш башлаган, диләр. Мин урамга чабып чыктым да ялт-йолт карана башладым. Әни көтү куып килә икән, аңа кычкырып, тизрәк әтине чакырырга куштым. Колхоз рәисе үтеп бара иде, минем сүзләремне ишетте дә, атын кире борып: «Халыкка хәбәр бирергә, мунча ягарга кирәк», — дип китеп барды. Шул көннән авыл ир-атларын сугышка ала башладылар. Башта берәрне, аннары бишәрне, унарны… Иң беренче булып Сәйфетдинов Габдулла абый сугышка алынды, яраланып, иң беренче булып кайтучы да ул булды…

Рәшит аганың Беренче Бөтендөнья сугышын кичкән әтисе Шаһит абый олы яшьтә булуы сәбәпле, фронтка алынмый. Әмма аңа да, тормыш иптәше Миңсылу апага да шул еллар авырлыгын үз җилкәләрендә, йөрәкләре белән күп тапкырлар татырга туры килә. Уллары Әнвәр, кызлары Халидә белән Гөлсем бер-бер артлы дөнья куеп, Җиңү көнен күрә алмыйлар.

Рәшит ага исә дошманга каршы көрәшен тылда ук башлый әле. Ир-атлар бер-бер артлы яу кырына китә, колхоздагы бар эш хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр җилкәсенә төшә. Рәшит сыната торганнардан булмый, авыр кул хезмәте белән аның холкы тагын да чыныга, физик һәм рухи көче арта, ул моны дошманга йөзгә-йөз очрашкач та күп тапкырлар исбатлый әле. 

«Сын татарского народа»

1943 елның гыйнваренда 1925 елгы егетләрне дә армиягә чакырып әмер килә.

— Авылдан 11 егет киттек, 18 дә тулмаган иде әле. Шулардан бары миңа гына исән-сау әйләнеп кайтырга язган булган икән… — диде Рәшит ага.

Башта Чабаксар шәһәрендә Идел буе хәрби округының 14нче бригадасында хезмәт итә ул, хәрби эш нигезләрен үзләштерә. Сентябрьдә Калинин өлкәсенә 14нче запас полк ротасына юллана. Биредә ул беренче хәрби чыныгу уза, полк байрагын саклый.

1944 елның башында яшь солдатларны сугышның алгы сызыгына — 3нче Балтыйк буе фронтының Кызыл Байраклы Дон танк бригадасына җибәрәләр.

— Килеп кенә төштек, кырда утырабыз шулай, часть полковнигы: «Үзегезнең кая эләккәнегезне беләсезме?» - дип сорады. Сүз дәшүче юк, — дип сөйли Рәшит ага. — Мин белер-белмәс русчам белән: «16-я Донская Краснознаменная танковая бригада», — дип әйтеп салдым. Син нинди милләттән дип сорагач, «сын татарского народа» дип җавап бирдем. Ул вакытта безне татарин дип кенә йөрткәнгә, мин аны кушамат дип уйлап, кимсенә идем. Шуннан полковник мине күргән саен: «Ну, как дела, сын татарского народа?» — ди торган булды… 

Кыл өстендәге гомер

Танк бригадасы составында Рәшит Гатин Эстония, Латвия, Литваны немец басып алучыларыннан азат итүдә катнаша. Гел алда, гел беренче, тәвәккәл, кыю. Бәрелешләрнең берсендә аның батырлыгы, үз-үзен аямыйча ярдәмгә ташлануы иптәшләренең гомерен саклап кала. 

1944 елның көзендә командование бригада алдына Эстониянең Охне-Иыге елгасының сул як ярын дошманнардан азат итү бурычын куя.

— Немецларны куып барганда, ә мин автоматчы идем, күперне чыгып, бер утрауга килеп эләктек, — дип ул вакыйгалар турында сөйләде Рәшит ага. — Безнең арттан кергән танк авырлыгына чыдый алмыйча, күпер ишелеп төште. Дошманнар ата торгач, буа да китте һәм окопларыбызны су басты. Ул вакытта төнгә кадәр чыдасак, бик яхшы булыр иде, караңгыда безне күрмәсләр, дип теләдек. Әмма немецларның туктаусыз явы астында биредә үк өеп куелган печән эскертләренә ут капты һәм көндезге кебек яп-якты булды. Инде безнең кайда икәнне белделәр, утка тота башладылар, штаб белән элемтә өзелде. Батальон штабы елганың икенче ярындагы таш тегермәндә урнашкан иде. Элемтә урнаштыру өчен, бер-бер артлы өч солдатны җибәрделәр, берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Көчләр кимегәннән кими бара. Чират миңа җитте…

Бу вакытта совет солдатлары тарафыннан ашыгыч рәвештә ясалган бердәнбер кичүне дошманнар туктаусыз артиллерия һәм пулемет утына тоталар. Аны үтеп чыгу мөмкин дә булмый. Әмма кыю солдат Гатин елганы бер генә түгел, өч тапкыр кичү җаен таба.

— Көзге салкын көн. Штабка тапшырырга дип язу бирделәр, — дип дәвам итте Рәшит ага. — Нәрсә язылган булгандыр, «секретный» дигәч, ачып та карамадым. Елганы исән-имин кичеп, хатны тапшырдым. Юеш киемнәремне салып киптерергә куйдым. Әмер булыр, диделәр. Аннары әле тагын берничә тапкыр штаб белән ике арада элемтә урнаштырырга туры килде. Шөкер, өстәмә көч үзен озак көттермәде, безнең бригаданы коткардылар.

Әлеге батырлыгы өчен Рәшит Гатин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бу вакыйга һәм якташыбызның батыр исеме бригаданың 933725 номерлы хәрби тарихында да теркәлгән. 

Җиңүгә юл кыска түгел

1944 елдагы вакыйгалардан соң ул Польша дивизиясе, 10нчы гвардия бригадасында хезмәт итә. Германиягә СССР маршалы Иван Конев җитәкчелегендәге I Украина фронты составында бәреп керә.

— Берлинга тизрәк барып җитү өчен, Одер елгасын йөзеп чыктык, чөнки кичүгә кадәр ара ерак иде, — дип сугышның соңгы көннәрен искә ала Рәшит ага. — Әмма Берлин янында мин башыма снаряд кыйпылчыгы тиеп, каты яраландым һәм Баутцен шәһәрендәге госпитальгә эләктем. Операцияне рус табибы ясады, ә менә шәфкать туташлары немец милләтеннән иде. Шунда миңа Конев белән шәхси аралашып сөйләшү бәхете дә елмайды.

Аннан соң Рәшит аганы Украинаның Житомир шәһәрендәге госпитальгә күчерәләр, Җиңү көнен ул шунда каршылый. I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. II төркем инвалидлык алган якташыбыз, дәваланганнан соң, туган ягына 1945 елның июлендә кузгала. Авылына, туганнары янына кайтуын бүген дә бөтен нечкәлекләре белән хәтерли ул.

— Нурлаттан Мамыкка кадәр ат белән китерделәр, — ди Рәшит ага. — Шунда сеңлем Гөлсемнең вафат булуын ишеттем дә, ат та көтмичә, кайгымнан Иске Әлмәткә җәяү кайтып киттем. Төш вакытлары булгандыр, әти дә, әни дә эштә, өйдә юк иделәр. Кайтып килүемне күргән бригадир: «Халык арасына чык, кайту хәбәрең таралсын, якыннарыңа кисәк кенә күренү авыр булыр», — дип киңәш итте. Мин җизниләргә кереп киттем…

Шул көннән тыныч тормыш башлана. Аны сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә, тән тирләре белән яулап алды. Иске Әлмәт авылыннан фронтка 532 кеше алына, шуларның 278е яу кырларында мәңгелеккә күзләрен йома. Исән-сау әйләнеп кайтканнарыннан да бүгенге якты тормышның шаһиты бер Рәшит ага Гатин гына инде… 

«Мин бик бай кеше»

Рәшит абый сугыштан соңгы хезмәт биографиясен районның финанс бүлегендә салым агенты булып яза башлый, аннан соң колхоз идарәсендә хисапчы, ревизор, баш бухгалтер булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да тагын 10 ел — 70 яшенә кадәр хезмәт куя әле ул, берничә колхозның берләшү вакыйгаларын, «XXI партсъезд» колхозының күтәрелеш чорын кичерә. Хуҗалыкның яңа үрләр яулавында, һичшиксез, Рәшит аганың да өлеше зур була. Фидакарь хезмәте өчен 18 хөкүмәт бүләгенә лаек була ул.

1948 елда үз авылларыннан Разыя исемле кыз белән матур тормыш корып җибәрәләр. 8 балага — 3 малай һәм 5 кызга гомер бирәләр. Рәшит абый да, Разыя апа да чиксез кешелеклелек сыйфатлары белән үз балалары өчен горурлык өлгесе, авылдашларына үрнәк булып, 70 елдан артыграк тату гомер кичерәләр. 

Төп нигезгә килен булып төшкән Разыя апа гаиләнең өлкән буын вәкилләре — каената-каенанасы Шаһит абый һәм Миңсылу апа белән дә килешеп яши, аларның хәер-фатыйхасын алып, ислам дине йолалары белән соңгы юлга озата. Кызганыч, Разыя апа узган ел якты дөнья белән хушлашты. Рәшит абый бу вакыйганы зур хәсрәт белән кичерә.

— Яшь чактагы кебек шатлык-кайгыларны уртаклашырга иптәшем юк, берүзем калдым, — ди ул уфтанып. — Әле яхшы балаларым бар, алар бик карыйлар, хөрмәт итәләр үземне, рәхмәт яусын. Үз-үземне йөртәм әле, кирәк җиремә барам, кирәк нәрсәмне эшлим — шунысына сөенәм.

Рәшит абый кышын Казанда, балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Апрель азакларында исә, һичшиксез, Иске Әлмәткә кайта. Бу — соңгы елларның алыштыргысыз традициясе. 9 Май бәйрәме уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында катнаша, авылдашларыннан Җиңү көне белән күпсанлы ихлас котлау сүзләре кабул итә, җирле мәктәптә укучылар белән очрашып, башыннан кичкән канлы вакыйгалар турында сөйли. 

Бу көнне туган йортта Рәшит аганың балалары (кызганыч, өчесе бүген гүр иясе инде), 10 оныгы һәм 18 оныкчыгы, күпсанлы туганнары, якыннары да җыела. Мул табын артында котлау, рәхмәт сүзләре кабул иткәндә, күңеле тулып, яшерен генә күз яшьләрен дә сөртеп ала ул.

— Мин бик бай кеше, күпме нәсел дәвамчым бар бит! Сугышлар гына булмасын иде, — Рәшит аганың төп теләге бүген әнә шундый.