Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан изоляция режимыннан чыга башлый, әмма битлекләрне әлегә салмыйбыз

Республика Хөкүмәте «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте. «Интертат» нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен искәртә.

news_top_970_100
Татарстан изоляция режимыннан чыга башлый, әмма битлекләрне әлегә салмыйбыз

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән алтынчы пациент вафат булды. Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган. «Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. Ул Тукай районы хастаханәсенә 13 апрельдә салынган иде», — диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Covid-19 таралу чорында Татарстанда әлеге авыру 1761 кешедә расланган. Коронавирус актуаль проблема булып кала бирә. Әмма, аерым саклык чаралары күреп, Татарстан изоляция режимыннан чыга башлый.

«Без барыбыз да коронавирус инфекциясе беркая да юкка чыкмаячагын аңларга тиеш. Вирус безнең арада циркуляцияләнәчәк, без аның янәшәсендә яшәргә һәм аннан сакланырга өйрәнергә тиеш», — диде Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

12 майдан смс-пропуск режимы бетә, әмма битлек кию мәҗбүри!

12 майдан урамга чыгу өчен смс җибәрергә кирәк булмаячак.

Пропускларны гамәлдән чыгарганнан соң, Covid-19 таралуына юл куймас өчен, җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен киеп йөрүне тәэмин итәргә кирәк, диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

«Безгә битлек һәм перчатка киеп йөрү режимын саклап калу бик мөһим. Әгәр без республикада коронавирус таралуын тоткарлап торуга ирешсәк, бу бары тик күрелгән чаралар нәтиҗәсендә генә. Җәмәгать урыннарында таләпләрне йомшартсак та, без анда булган кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау чараларын көчәйтергә мәҗбүр», — диде ул.

Гражданнарның ваклап сату объектларында, хезмәт күрсәтү, транспортта пассажирлар һәм йөк ташуны башкарганда шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка киюе таләп ителә.

Пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда транспортта хезмәтләр күрсәтү тыела. Искәрмә — рейс автобуслары гына. Такси хезмәте дә медицина битлеге, респиратор һәм перчаткалар киеп эшләгән килеш кенә гамәлдә була ала.

Ни өчен чикләүләр бетерелә?

Covid-19 инфекциясе таралуга каршы чаралар арасындагы кайбер чикләүләрне алу икътисадны торгызу өчен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар буенча киңәшмәдә шул турыда әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына әкренләп чикләүләр режимыннан чыгу һәм икътисадны торгызу бурычын куйды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Республика Хөкүмәте «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте.

«Без, икътисад эшләп китсен өчен, яңа чаралар кертәбез. Бүгенге шартларда бу шактый революцион алым», — дип искәртте ТР Президенты.

Чикләүләрне бетерү нәтиҗәсендә республика эшмәкәрләре эшне яңадан башлап җибәрә алачак. Республика предприятиеләренең 90 проценттан артыгы эшли инде. Югары әзерлек режимы саклана.

«Covid-19 вазгыяте белән хәл начарланмаса, Татарстанда акрынлап башка чикләүләү дә алыначак. Мин безгә янә катгый чикләү чаралары кертергә туры килүне бер дә теләмәс идем», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Балалар бакчалары ачыла

«Әгәр бездә предприятиеләрнең 90 проценты эшләсә, урамнарда ирекле йөрү рөхсәт ителсә, минем уйлавымча, балаларның бакчаларда булуы гомуми үсеш өчен дә файдалырак булыр», — диде Миңнеханов.

Президент Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф һәм фән министрлыкларына балаларны мәгариф учреждениеләренә кабул итү һәм аларга медицина тикшерүен тәэмин итүне йөкләде.

12 майдан вакцинацияләр кабат башлана

«Без балаларны планлы вакцинацияләүне яңадан башлап җибәрәбез. Моның өчен балалар поликлиникалары участокларда вакцинация вакытының кемгә килеп җитүен анализларга һәм балаларны алдан язылу буенча чакырырга тиеш», — диде Патяшина.

Поликлиникаларда кешеләр күп җыелуны һәм чират булдырмау таләп ителә.

ЗАГС, автосалон һәм кибетләр эшли башлый

Муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм йөк ташу тыела. Даими рейс маршрутлары искәрмә булып тора.

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер йомшарту чаралары да ясады.

ЗАГСлар эшли башлый. Никах теркәү чарасына 10 кеше генә керә ала. 

Кием һәм аяк киеме кибетләре, көнкүреш техникасы, шулай ук автосалоннар һәм автомастерскойлар, матурлык салоннары, спа-салоннар, химчистка, ремонт остаханәләре һәм башка хезмәт күрсәтү предприятиеләре дә эшли башлаячак.

Азык-төлек булмаган товарлар белән сату итүчеләргә аерым шартлар каралган. 400 квадрат метрга кадәр мәйданлы залларның аерым керү мөмкинлеге булганда гына эшләве рөхсәт ителә.

Һава суларга урамга чыгу өчен рөхсәт алу кирәкми

«Һава сулап йөрергә рөхсәт. Әмма урамда кешеләр күпләп җыелырга тиеш түгел. Ялгыз гына да йөрергә мөмкин. Балалар һәм спорт мәйданчыкларына керү киңәш ителми», — дип аңлатты Фазлыева.

Ләйлә Фазлыева өйдән чыкканда медицина битлеген кияргә кирәклеген дә искәртте. «Урам буйлап барганда аны кимәскә дә мөмкин, әмма башка кешеләр белән аралашканда, һичшиксез, кию мәҗбүри», — диде ул.

Иртәгәдән башлап, Татарстанда шәһәрләргә кергәндә тикшерү туктатыла

Татарстан шәһәрләренә керү урыннарында машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту өчен оештырылган тикшерүләр туктала.

«Иртәгә 7:00 сәгатьтән заслоннар эшен туктата. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларның таләпләрне үтәвен контрольдә тоту буенча апрель башыннан 80 заслон эшләде. Алар Татарстанның 14 шәһәренә керү юлында урнаштырылган иде. 2,3 миллионнан артык граждан тикшерелде, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган 5 меңгә якын очрак ачыкланды», — диде ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары — полиция башлыгы Алексей Соколов.

Татарстанга килүчеләр ике атна үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәргә тиеш була

Коронавирус таралуны профилактикалау максатында, Татарстанга килүчеләр ике атнага яшәгән урыннарында изоляция үтәргә тиеш.

«Сез Татарстан Республикасына килә аласыз. Әмма сезгә шунда ук баш санитар табибның ундүрт көнгә изоляция турындагы карары биреләчәк. Әгәр туганнарыгыз яисә якыннарыгыз янына килсәгез, алар да үзизоляциядә булырга тиеш. Ундүрт көнгә барысы да бергә», — диде Ләйлә Фазлыева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100