Туган нигезеннән бер уч туфрак алып сөргенгә куылган Әхмәт бай Әлмәткә «кайтты» | intertat.tatar

Туган нигезеннән бер уч туфрак алып сөргенгә куылган Әхмәт бай Әлмәткә «кайтты»

Әлмәт районының Чупай авылы халкы тарихи бина — сәүдәгәр, меценат Әхмәт бай Әхмәтовның йортын саклап калырга тели. Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр өчен байның сөргенгә куылуы турында тарихи реконструкция күрсәттеләр. 90 ел элек туган ягыннан куылган байның авылына әйләнеп кайту күренешен «Интертат» та күзәтте.

Без Казаннан кузгалганда, шундый матур, аяз, кояшлы көн иде. Мин: «Әй, Аллага шөкер, ерак юлларга чыккан көнне һава торышы да куандыра», — дип шатланып өйдән чыктым. Чупай Казаннан 250 километр ераклыкта урнашкан. Озак барырга туры килде. Көндезге сәгать унбердә чыгып киткән идек, икеләргә барып җиттек. Чистайга кадәр күктә бер болыт та күренмәде. Чистайны узгач, күк караңгылана башлады. Берничә минут эчендә тирә-юньне кап-кара болыт каплап алды. Яңгыр сибәли… Шул яңгыр тавышына мин ничек йокыга киткәнемне дә сизми калганмын. Берничә минуттан уянсам, ишеп-ишеп яңгыр коя. «Эх, Казанда да шул ук хәлме икән? Иртән кояшлы иде бит», — дип уйга баттым.

Чупайга барып җитәрәк яңгыр карга алышынды. Язгы җепшек кар ява… Кыш язга юл бирергә теләмичә, тарткалаша, күрәсең…

Килеп җиттек. Безгә Әхмәт бай Әхмәтов йортын озак эзләргә туры килмәде. Авыл уртасында халык җыелганын күреп, шул якка таба киттек. Халыкның күплеге… Ул юл чатында тезелеп киткән машиналарны күрсәгез… Сабан туе диярсең. Әхмәт байның йорты янына Чупайда яшәүчеләр генә түгел, күрше районнардан да җыелганнар. Халыкны кар да, үзәккә үтәрлек салкын җил дә куркытмаган. Барысы да тамаша карарга чыккан.

Борынгы йорт каршындагы мәйданда Әхмәт бай тормышына багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтергә җыеналар. Чупай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Дамир Идрисов тегендә-монда йөгерә, әзерлекне тикшерә, шул арада журналистлар белән аралашып алырга да өлгерә. Мин аны тамашага кадәр борчымаска булдым, ахырдан: «Эш беткәч, уйнарга ярый», — дигән шикелле бер утырып сөйләшербез әле, дидем.

Берзаман халык тынып калды. Йорт каршына мулла чыгып, чараны азан әйтеп башлап җибәрде. Азаннан соң «Кулһуаллаһ»ны укып алды. Шулай Әхмәт байның тарихи йортына кызыксындыру уяту максатыннан оештырылган чара башланып китте.

Имамнан соң җирле егетләр татар халык биюен башкарды. Аларны күргәч: «Әстәгъфирулла, болар ничек туңмый икән?» — дип шаккаттым. Өсләрендә бер кат юка синтетик күлмәк. Урамда апрель булса да, һава торышы гыйнварныкын хәтерләтә бит. Ә бу егетләр печән өстендә тирләп-пешеп чишенеп ташлаган кеше кебек. Афәрин! Башка әйтер сүз юк. Шул юка күлмәктән карлы-яңгырлы, җилле көнне биеп кара әле син. Ә болар елмаеп бии. Бәлки туңмагандыр да алар, сикерә-сикерә биегәндә, киресенчә, «пешеп» беткәннәрдер әле.

Татар биюеннән соң акрынлап театральләштерелгән тамаша башланды. Мәдәният йорты артистлары шушы таш йортта яшәгән сәүдәгәр Әхмәт байның тормыш юлындагы төрле вакыйгаларны күрсәтте.

Менә Әхмәт байга исем кушалар. Мулла: «Исемең Әхмәт була», — дип сабый колагына ике мәртәбә әйтеп алды… Аннан соң Әхмәт байның язмышындагы башка вакыйгаларга күчтеләр.

Әхмәт байның гаиләсен сөргенгә куу күренеш: тарихи реконструкция

Иң кызык һәм кызганыч урын — Әхмәт байны һәм аның гаиләсен кулак дип табып, Себергә сөргенгә куу иде. Совет солдатлары Әхмәт бай йортына килеп, аның хатынын, балаларын урамга алып чыкты. Бу хәлне күргән авыл халкы: «Ник төрткәлисез, ник тиясез сез аларга?» — дип солдатларга каршы төште. Авыл кешеләре Әхмәт картны ярата торган булган. Ни өчен дигәндә, Әхмәт бай туган авылында яшәүчеләргә көченнән килгәнчә ярдәм иткән. Икмәк, кирәк-яраклар, азык-төлек белән тәэмин иткән. Шуңа да авыл кешеләре аны сөргенгә кууларына каршы төшә.

Әхмәт байның гаиләсен яклап чыккан бер авыл карты: «Сезнең безнең ише карт-корыларга гына көчегез җитә дә инде. Башкаларга тия алмыйсыз сез», — дип солдатка кычкырды. Шунда Совет солдаты: «Нәрсә, бөтен авылыгыз белән Себергә китәсегез киләме әллә?» — диде. Авыл халкы тынып калды. Әхмәт бай: «Җибәрегез безне, дуслар. Югыйсә, үзегезнең харап булуыгыз бар», — дип авылдашларына мөрәҗәгать итеп, кулына туган авылының туфрагын алды.

Тынлык… Шул вакытта Совет солдаты пистолеттан күккә атты. Авыл картлары тынсыз калды. «1930 елның карары буенча Хаҗиәхмәт һәм аның гаиләсе Себергә куыла», — дигән карар укыды солдат. Меценатны һәм аның гаиләсен җитәкләп ат арбасына алып киттеләр. Бу аларның Чупай авылында соңгы көне иде. Әхмәтовлар гаиләсе бүтән монда кире әйләнеп кайта алмаган. Авылдашлары Әхмәт бай гаиләсен елый-елый озатып калды.

Күп еллар үткәч, 1995 елда гына меценат Әхмәт байның гаиләсе реабилитацияләнә, Красноярск краенда кала.

Менә шундый җан өзгеч тамаша күрсәтте Чупайның мәдәният йорты хезмәткәрләре. Бу хезмәткәрләр барысы да авыл кешеләре. Ә спектакльләре Казан артистларыныкыннан бер дә аерылмый. Иҗади халык яши икән Чупайда. Кешеләре генә түгел, атлары да сәләтле икән әле. Театраль күренештә ат та катнашты. Шуңа утыртып алып киттеләр дә инде Хаҗиәхмәтнең гаиләсен. Кыскасы, кешеләре дә, атлары да — чып-чын артистлар.

«Тарихи бинаның җимерелүен карап утырып булмый бит инде»

Ә хәзер Әхмәт бай белән танышып үтик. Ул кем булган? Нишләп аның йортын төзекләндерергә телиләр? Мәдәният йорты директоры Дамир Идрисовка әлеге сорауларны бирер вакыт җитте. Тамаша алдыннан борчымыйм дигән идем бит. Хәзер тамаша бетте, тынычлап сөйләшеп алырга да була.

«Әхмәт бай үзе ярлы гаиләдә туган. Кечкенәдән бик эшчән булып үскән. Аларның гаиләсе авылда беренче булып җир эшкәртә башлаган. Җир эшкәртеп, иген үстергәннәр. Аннан соң тирә-юньнән уҗымнарны җыя торган булганнар. Шулай иген туплап, хәтта чит илләргә дә җибәргәннәр. Әкренләп акчасын да күрә башлаганнар.

Әхмәт картны авыл кешеләре бик нык хөрмәт иткән. Ул үзе дә авылдашларын яраткан. Элек сәүдәгәрләрдән салымнар таләп иткәннәр. Әхмәт бай шушы салымнарны да әзрәк түләр өчен һәм авылдашларына ярдәм итү максатыннан, уҗымнарын авыл халкының бакчаларына утырта торган булган. Орлыкларын кешеләргә биреп, чәчеп үстергәннәр дә, Әхмәт карт җыеп алган. Бакча хуҗасына да өлеш тигән. Шулай итеп үзенә дә, башкаларга да файда китергән.

Әхмәт байның йортны ничәнче елда салынганы төгәл билгеле түгел. Аңа якынча 150 ел булырга тиеш. Өйне 1910 елда Самара, Ульяновск, Түбән Новгород осталары реставрацияләгән.

Әхмәт байның ике кызы, дүрт улы булган. Бүген без аларны сөргенгә куу күренешен күрсәттек. Сөргенгә куылучыларның башта бөтенесен дә Бөгелмәдә җыя торган булганнар. Ястүгә кадәр шунда барып җитәргә кирәк булган. Аннан соң гына вагоннарга төяп Себергә куганнар. Әхмәт бай да шундыйлар рәтендә. Балалары да киткән. Шуннан бирле кайтмаганнар.

Әхмәт бай гаиләсен сөргенгә кугач, йорты ялгыз кала. Күпне күргән инде ул… Өйне башта колхоз, авыл советы идарәсенә тапшыралар. Аннан соң берара йортта кечкенә генә башлангыч мәктәп була. Ветеринария дәваханәсе, китапханә дә була әле Әхмәт карт яшәгән өйдә. Бүгенге көндә ул элемтә үзәге булып санала», — дип сөйләде Дамир әфәнде.

Якынча 150 еллык тарихы булган борынгы йортны төзекләндерү, торгызу идеясе дә нәкъ менә Дамир Идрисовка килә.

«Мин авыл кешесе. Тарихны да бик яратам. Бу йорт минем күз алдында елдан-ел җимерелә бара. Тарихи бинаның бетә баруын карап, күзәтеп утырып булмый бит инде. Түзәр хәлем калмагач, йортны төзекләндерергә кирәк дигән фикергә килдем. Бу идеяне авыл җирлеге җитәкчелегенә әйттем. Алар хуплап алды. Күп җирләргә хатлар яздык. Әлегә җавап юк.

Әле төзекләндерү эшләренең кайчан башланачагы билгеле түгел. Төзекләндерү чыгымнар таләп итәчәк. Авыл җирлеге, иганәчеләр булышыр дип өметләнәм.

Йортның тарихы белән туристлар да кызыксына. Бервакыт хәтта Көньяк Кореядан килгәннәр. Тирә-юньнән күпләп киләләр. Велосипедчылар да кызыксына. Сәяхәтләрен махсус шушы йорт аша үтәрлек итеп коралар.

Туристлар кызыксынуы булгач, алар өчен бер бәләкәй генә матур үзәк ясарга телибез. Шунда ук музей, чәй эчеп утыра торган, тамашалар күрсәтә алырлык бер үзәк ясарга ният.

Бүгенге көндә йорт эченә кешеләр кереп йөрми. Җимерелер, берәрсе имгәнер дип уйлаганга гына түгел, мәсхәрәләмәсеннәр дип тә борчылабыз. Шуңа да өй йозак астында. Диварларын тыштан үз көчебез, клубта эшләүчеләр, авыл халкы белән агартып торабыз. Кечкенә генә өмә ясап, йорт тирәсендәге чүп-чарларны җыеп, тигәнәкләрен чабабыз. Хәзер өй тәрәзәсенең пыялалары ватылган. Хуҗасы булмагач, авыррак инде. Булдыра алганча барыбер карап торабыз», — диде Чупай мәдәният йорты җитәкчесе.

Сөбханалла! Авыл клубы чит кешенең йортын шулай карап торсын инде… Минем мондый хәлне бүтән беркайда да күргәнем юк иде әле. Бердәм халык яши икән Чупайда.

«Әхмәт байның балалары Красноярск краенда калган. Аның оныклары белән сөйләшеп торам. Хаҗиәхмәтнең оныгы Илай Әхмәтов Красноярск краеның Ачинск шәһәре мэры булып та эшләде. Алар монда кайтмый иде. Бу йортның исән калганын белмәгәннәр дә. Былтыр алар белән элемтәгә чыгып сөйләштек. Йортның фотоларын җибәрдек. Бәлки кайтып булышырга да теләрләр», — диде Дамир Идрисов.

Авыл җирлеге җитәкчесе: «Өмәләрдә үзем дә катнашам»

Дамир әфәнде йортка карата авыл үзидарәсе җитәкчелегенең дә битараф булмавын әйтте. Мин дә Мәмәт авыл җирлеге җитәкчесе Илсөя Зөбәерова белән аралашып алдым.

«Чупай халкының бу йортны югалтасылары килми. Аларны аңларга була. Авыл кешеләренең бөтен яшьлекләре шушында үткән. Кайсы гына төбәктә яшәсәләр дә, чупайлылар шушы йортны искә ала. Заманында монда китапханә, мәктәп булганда, бирегә йөри торган булганнар. Шуңа да аларның Әхмәт бай йортын саклап каласылары килә.

Өмәләрдә үзем дә катнашам. Бергәләшеп печәнен чабып, кычытканнарын йолкып торабыз. Кызганыч, вакыт үзенекен ала. Әкрен генә тәрәзәләре ватыла, түбәләре ишелә башлый. Гомер буе әз-әз генә төзәтеп торып булмый бит аны. Шуңа да бу чараны оештырырга булдык. Йортны республика күләмендә танытып, аны төзекләндерергә кирәк икәнен күрсәтер өчен», — дип сөйләде авыл хакимияте җитәкчесе.

Иске йортка багышланган бәйрәмгә Әхмәт байның туганнары да килгән иде. 1947 елгы Насыйх абый Вафин тамаша карарга дип, үзенең тормыш иптәше белән килгән. Өлкән булсалар да, йортның киләчәге кызыксындыра аларны.

«Башта Төньякта эшләдек. Аннан соң Чупайга кайттык. Бүген дә монда яшибез. Үзем бу йортта тормадым. Шулай да өйне күтәрсәләр, торгызсалар бик шат булыр идем. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын гына инде. Йортның киләчәге яшьләрне дә кызыксындыра. Димәк, яшьләргә дә ышаныч бар әле», — дип уртаклашты 74 яшьлек Насыйх абый.

«Йортның тарихы юридик яктан бик катлаулы»

Дамир Идрисов сүзләренчә, Әхмәт байның оныклары Красноярск краенда матур гына яшәп ята. Без алар белән элемтәгә керми булдыра алмадык. Ничек итеп Әхмәт байның оныгы сөргенгә куылган җирдән мэр булган? Чупайда нигезләренең, йортларының барлыгын беләме икән алар? Бу сорауларны Әхмәт картның оныгы Илай Әхмәтовка бирәсе идек. Тик аның белән сөйләшеп булмады. Кайдадыр киткән диме… Аңлашылмады. Тик Илай әфәнденең улы Алексей Әхмәтов белән сөйләшергә насыйп булды.

«Чупай авылында йорт барын беләбез. Берничә ел элек әтинең анда кайтып килгәне дә булды. Дамир Идрисов белән дә аралашып торабыз. Ул бу йорт өчен күп нәрсәләр эшли. Гомумән, Дамир әфәнде үз эшенә бик җаваплы карый. Аның белән кайчакта гаилә архивында булган мәгълүматлар белән уртаклашам.

Йортны төзекләндерүгә мин каршы түгел. Бөтенләй җимерелеп беткәнче, тарихи мирас булып саклануы күпкә кулайрак. Без төзекләндерү эшләренә булышыр өчен, башта йортны юридик яктан кемнеке булуын ачыкларга кирәк. Ул яктан бу — катлаулы йорт. Аның кем карамагында булуы билгесез. Заманында ул совхозныкы булган. Ул совхоз шәхси милеккә әверелгән. Йорт совхозныкы булгач, ул да башка кеше милкедер инде. Ялгышмасам, авыл җирлеге җитәкчелеге бу эштә ярдәм итәсе иде бугай. Хәзер без аны төзекләндерербез, ә өй шәхси милектә булыр. Аннан соң нишләргә?

Әхмәт бабай үзенең улы белән бер зиратта Красноярск краенда җирләнгән. Аның истәлекләрен саклыйбыз. Туганнарда аның турында төрле язмалар да саклана.

Әтием сөргенгә куылган гаиләдән булуына карамастан, Ачинск шәһәре башлыгы була алган. Әлбәттә, монда сүз тырышлык турында бара. Тырышып эшләргә кирәк. Хәзер ул лаеклы ялда.

Кызганыч, татар телен генә саклап кала алмадык. Минем әтиләрне әби-бабайлар әле бераз өйрәткән булса, мин татарча өйрәнә алмадым. Төрле факультатив дәресләргә йөрсәм дә, барып чыкмады. Монда тирәлек тә русча шул», — диде Алексей Әхмәтов.

Шулай… Авылдан ерагайган саен тел онытыла ул. Әле ярый туган нигезләрен онытмыйлар. Без дә Әхмәт байның йорты яхшы кулларга эләгеп, бүгенге геройларыбыз сөйләгән максатларына ирешә алыр дип өметләнәбез.