Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене: «Өйләнешкәндә ирем маллар каратмаска вәгъдә итте» | intertat.tatar

Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене: «Өйләнешкәндә ирем маллар каратмаска вәгъдә итте»

Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене, блогер Альбина белән гаилә, килен-кайнана мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

Альбина, хәерле көннәр! Гаиләгез барлыкка килү һәм ирегез белән ничек танышуыгыз турында сөйләп үтегез әле.

Безнең танышу болай булды. Гаиләбез ислам диненә кереп киткәч, минем әтием Җәлил хәзрәт белән аралаша башлады. Безнең авылда вәгазь кичәсе үткәрелде, башта алар шунда кайттылар. Аннары без дини гыйлем алу нияте белән аларны үзебезгә кунакка чакырдык. Миңа ул вакытта әле 12 генә яшь, ә Алмаз инде 20 яшьлек студент иде. Алмаз ул вакытта ук мине ошатып куйган булган. Җәлил әти уены-чыны белән сөйләшеп, «Менә сезнең кызны килен итеп алырбыз әле», — дип әйтеп куйган иде. Минем ул вакытта бу сүзләргә ничектер ачуым да килеп куйды. Мин бит әле бала-чага, кияүгә чыгу турында уйлар юк. Дөрес, Алмазны мин бик ошаткан идем.

Әтиләр аралашып торсалар да, бик еш күрешә идек дип әйтә алмыйм. Елга бер булгандыр. Алмаз белән яхшылап мин мәктәпне бетереп, студент булгач кына аралаша башладык. Без аның белән озак очрашып йөрмәдек. Ул миңа карата бик игътибарлы булды: күчтәнәчләр китерә, авыр вакытларда ярдәм итә иде. Берсендә тулай торакта салкын икәнен әйткәч үк, мичләр китереп бирде, югыйсә сорамаган да идем. Авырганда да дарулар алып килә иде, өйгә дә алып кайтканы булды. Алмаз һәрвакыт үзенең гаилә алып барырлык ир икәнен күрсәтеп торды.

Диндәге яшьләргә үз ярларын табу авыр түгелме, алар ничек таныша, Альбина?

Яшьләргә үз ярларын табу авыр дип әйтә алмыйм. Мин үзем Аллаһның язганына ышанам. Кемнең, кайда, ничек танышасы язылып куелган бит. Күктә никах укылса, үзең сизмичә дә каласың дигән кебек. Минем үземнең дә нәкъ шулай булды. Аннары диндә аралашу, күрешү тыелмаган бит. Тәртипсезләнеп йөрергә генә ярамый. Һәр нәрсәнең үз әдәбе, үз тәртибе бар.

«Әти эшләгән эшне күрә, пешергәнне мактап ашый»

Килен булып төшкәч, иң кыены нәрсә булды? Нәрсәдән курка идегез?

Мин үзем төп йортта үстем, шуңа төп йортка килен булып төшү куркытмады. Монда гаилә зур, мин килгәндә, әле әби дә (кайнананың кайнанасы) исән иде. Килеп китүчеләр дә күп. Анысыннан мин курыкмадым, чөнки үзем дә шундый йортта үстем, кешеләрне яратам, аралашуга һәрвакыт ачыкмын. 

Кунаклардан авырсынмыйм, ашарга да гел мулдан әзерлим. Дәү әнием шулай өйрәтте. Бердәнбер курыкканым — авылга кайту булды. Безнең гаиләбез мал асрамады, авылда авыр эш эшләп үскән бала түгел инде мин. Шәһәр минем күңелемә якынрак иде. Казанда яшәгәндә дә шәһәрне бик яраттым, Балтач районы Бөрбаш авылына кияүгә чыкканда, авылга ияләшеп булырмы икән дип кенә борчылдым. Дөрестән дә, беренче елны җайсыз вакытлар булды, чөнки мин монда бер кешене дә белмим, туганым, танышларым да юк. Үзем аралашучан булгач, дусларым табылды, бигрәк тә блог алып бара башлагач.

Әлһәмдүлилләһ. Алмаз алдан әйтеп куйган иде: «Борчылма, маллар каратмыйм», — дип. Мин бит аның тәртибен, ул эшне белмим. Мин өйдәге эшләр белән мәшгуль.

Альбина, авылга ияләшеп булдымы соң? Шәһәргә күчәсегез килмиме?

Хәзер авылны бик яратам, чөнки иремнең авылга карата мәхәббәте бик зур. Икебезгә дә җитә дисәм дә була. Алмаз - шәһәр кешесе түгел. Ул анда буыла, авылга кайтасы килә башлый. Мин үзем дә аның фикерләре белән килешә башладым. Бүгенге көндә мин бик канәгать. Шәһәргә кирәк вакытта гел барып торабыз. Эшебез дә шуның белән бәйле. Хәзер менә кибет ачарга йөрибез. Ресурсларымны шуның белән тулыландырам дип әйтергә була.

Хәзрәт килене булу авыр түгелме соң?

Хәзрәт килене дип, өйдә бит ул үзен хәзрәт буларак тотмый, ул гади кеше. Әти безнең җайлы кеше, игътибарлы. Эшләгән эшне күрә, пешергәнне мактап ашый. Иң беренчеләрдән булып никах, туган көннәр белән дә котлый. Балаларның да күңелен күрә белә.

Җәлил хәзрәт сезгә вәгазь укыймы?

Ул безгә акыл өйрәтеп утырмый. Кирәк булса, без аннан киңәш сорыйбыз, уртага салып фикерләшәбез. Күп нәрсәне кайнанам белән киңәшләшеп эшлим, аның белән бүлешәм. Зарланырлык әйбер юк. Бергә яшәгәч, олы кешенең фикере бер төрле, яшьләрнеке үзенчә була бит. Алар безгә юл куялар, без аларга.

Альбина, сезнеңчә, өч буын бер өйдә дус-тату яши аламы? Аның бәлки, берәр сере бардыр?

Бер-береңә юл куя белсәң, бергә яшәп була. Алар башка заманда, без бөтенләй икенче тормышта яшәгән кешеләр бит. Безнең кызыксыну өлкәләре, тәрбия дә аерыла. Мин аларны үзгәртергә теләмим. Ничек бар шулай кабул итәм, ә алар безне. Әлһәмдүлилләһ, без яшь вакытта болай итә идек, тегесен эшли идек, дип андый тавыш чыкканы юк.

Килен-кайнана мөнәсәбәтләренә бәйле сезнең фикерне ишетәсе килә иде, Альбина.

Зарланганнан кеше үзгәрми бит. Кеше турында яхшы, әйбәт дип торсаң, ул чыннан да әйбәт була. Үземнең әни белән дәү әнием ничә ел бергә яшәделәр. Алар бик тату иде. Аларның мөнәсәбәтләрен күреп бик кызыга идем. Минем дә шулай булсын иде дип теләп, дога кыла идем. Кыз баланың догасы кабул була, дөрестән дә шул догам кабул булгандыр дип уйлыйм. Әни — искиткеч кеше ул. Бик сабыр.

Олы кешеләр белән аралашу үзенчәлекләрен белсәң, барысы да яхшы була. Алар үзләре белән киңәшләшкәнне ярата, мин шулай эшлим. Вакытында игътибар биреп, рөхсәт сорау да кирәк. Мәсәлән, Казанга барырга җыенсак та, әнигә әйтәм, «Сезгә шулай итсәк, уңайлы булырмы?» — дим. Алар, әлбәттә, каршы килми, ләкин шуннан да аларга рәхәт булып китә, күңелләре була.

Минем танышларым арасында да килене кайнанасы белән килешеп яшәмәүчеләр бар. Монда инде ике як та гаепледер дип уйлыйм. Горурлык, бер-береңә юл бирәсе, баш иясе килмәүдән килеп чыгадыр андый хәлләр.

Шәхсән үзегез, мәсәлән, бер аш-су бүлмәсенә ничек «сыясыз»?

Безнең әни тыштагы эшләрне күбрәк эшли. Аш-су бүлмәсендә мин үзем маташам. Кияүгә чыкканнан бирле шулай бездә. Әни дә манты, коймак, бәлешләр пешерә. Минем аңа каршы килгәнем юк, аның мине өйрәткәне юк. Ул яктан авырлыклар юк, коммунизм бездә. Болай көн саен ашарга үзем әзерлим.

«Хейтерлар миннән соңыннан гафу да үтенәләр»

Инстаграмда күренгәнчә, сез бик актив кеше. Ирегез бер дә күренми. Үзенең күләгәдә калуына ризасызлык белдермиме?

Ул үзе шулай тели. Без аның белән икәү эшлибез. Әтигә ул яктан бөтенләй охшамаган, әти үзе дә медийный шәхес, камерадан курыкмый. Алмаз андый әйберне яратмый. Блогта ул күренми. Блогымны алып баруыма ул каршы килми. Кайвакыт арыган чакларда, «Нишләп инстаграмга берни куймыйсың», — дип үзе дә әйдәләп куя. Шушы теманы күтәрсәм ничек булыр икән дип аның белән киңәшләшәм. Ирем - минем иң якын дустым.

Күләгәдә калу — ул аның теләге, үзе турында күп сөйләгәнне яратмый. Мин дә кыстамыйм. Әкренләп сторисларда күренгәләп ала.

Алмаз кул эшләренә бик оста. Аның цехларын, кул эшләнмәләрен төшерәсем килә, ләкин ул әлегә каршы чыга. Бүлешәсе килгән вакытлар була инде, тик бу аның теләге. Бәлки, тора-бара аның да күренү теләге туар. Әлегә шулай.

Блогыгызга килгәндә, гаиләгез моңа ничек карый. Бөтен әйберне дә күрсәтмә дип әйтмиләрме?

Гаиләдә блогка каршы килүче юк. Аннары мин бөтен нәрсәне дә күрсәтмим бит. Алар аны белә. Әни дә, ирем дә мине карап бара. Мин бик каты фильтр аша чыгарам барысын да. Аның зур җаваплык икәнен аңлыйм. Әти дә бик зур шәхес. Аны хөрмәт итәләр, яраталар. Аның эшчәнлегенә тап төшерәсем килми. Нәрсә язарга, ничек сөйләргә, нәрсәне күрсәтергә икәнен бик каты уйлап эш итәм.

Күбрәк үз эшчәнлегем белән бүлешәм. Үземнең кул эшләремне, кием коллекциясен төшерәм. Балаларны да, әти-әнине дә бик сирәк кертәм. Гаиләдәге эш гаиләдә калырга тиеш дип саныйм. Тормышымның 5% ы гына инстаграмда күренә. Ул күбрәк камера артында кала. Әти белән әнигә минем хакта гел матур сүзләр әйтәләр, киленегезне яратып карыйбыз, диләр. Аларның шундый җылы сүз ишеткәч, күңелләре була инде. Үз әти-әнием дә каршы түгелләр, алар уңышларым өчен сөенәләр. Әлһәмдүлилләһ.

Һәр блогерның үз хейтеры бар бит. Сезнекеләр ничек?

Хейтерларым юк дәрәҗәсендә. Бәлки, мин андый талашулы темалар күтәрмимдер. Кеше ачу белән язса, мин аларга матур итеп җавап язам да, үзләренә үк уңайсыз булып китә. «Ачуланма инде», — дип йомшарып китәләр. Блогер булгач, зур аудитория белән эш итүнең алымнары, тәртибе, серләре дә бар. Төрле кеше төрлечә фикер йөртә. Без моны аңларга тиешбез. Бер күлмәкне кигәч үк, мәсәлән, кемгәдер ошый, берәүгә ошамый. Берничә тапкыр тискәре итеп язганнары да, өйрәткәннәре дә булды. Матур итеп җавап кайтаргач, кайберәүләр хәтта соңыннан гафу да үтенделәр. Мин аларга дорфа итеп җавап бирсәм, талашуга китәр иде. Аткан ташка аш белән җавап бирү ягында мин.