«Ул тыныч, басынкы иде»: Чаллыда иптәшен үтереп, мәетен тураклаган ирне хөкем иттеләр

Чаллыда бер иптәшен үтереп, мәетен тураклаган 54 яшьлек Тәлгать Гәбдрәкыйповны хөкем иттеләр һәм җәза бирделәр. «Татар-информ» канлы фаҗигадә катнашкан кешеләрнең туганнары белән аралашты.

Хуҗалык сумкасында кеше башы табылган

Узган елның 2 октябрендә бер кеше полициягә шалтыратып, Шилнә елгасындагы Боровецкий күпере астындагы хуҗалык сумкасында кеше башы табуын хәбәр итә. Тикшерүче-криминалистлар урынга килә һәм сулыкны тикшерә. Водолазлар су төбендә гәүдәнең тагын берничә өлешен табып ала. 

«Җинаятьче гәүдәнең өске өлешен скотч белән ураган һәм шакмаклы зур сумкага салган. Сумканы тиз генә табып булмады — ул үләннәргә уралып беткән иде», — дип сөйләде шаһит.

Полиция хезмәткәрләре гәүдә калдыкларының Сидоровка бистәсендә яшәүче 54 яшьлек Рөстәм Поповныкы булуын ачыклый. Бу хәлләргә бер атна чамасы кала аны эзләүгә биргән булалар. Улының югалуы турында Комсомольское эчке эшләр бүлегенә 82 яшьлек хатын-кыз хәбәр итә. Ханым улының Яңа шәһәрдәге 34 комплекста яшәүче мәктәптә бергә укыган дустына кунакка китүен әйтә. Соңрак элемтәгә чыкмый башлый. Төне буе Рөстәмне көткәннән соң, ана кеше полициягә гариза яза.

Җинаять кылуда шикләнелеп, «Ак Барс Металл» оешмасында эшләүче 53 яшьлек Тәлгать Гәбдрәкыйпов кулга алына. Ир-ат үз гаебен өлешчә таный. Сорау алганда табында кәеф-сафа корганда Попов белән ызгышып китүен сөйли. Кунакка килгән ир-ат ачуыннан Гәбдрәкыйповның башына урындык белән суга, ә тегесе җавап итеп пычак кадый һәм туп-туры йөрәгенә эләгә.

Гәбдрәкыйпов иптәшенең гәүдәсен ничек туравы һәм алып чыгып китүе турында да сөйли. Иптәшенең тын алмавын аңлагач, урамга тәмәке тартырга чыгып китә ул. Шунда башына гәүдәне туракларга һәм шәһәр читенә алып чыгып яшерергә дигән уй килә. Кибеткә барып, ул чүп капчыклары алып кайта. Һәм мәетне тураклый башлый… Турап бетергәннән соң, пакетларга бүлгәләп сала. Танышына шалтыратып ярдәм сорый, янәсе, апасына әйберләр илтәсе бар. Машина багажнигына зур сумкаларны урнаштыргач, Гәбдрәкыйпов Боровецкий күперенә таба барырга дип күрсәтә. Анда, машинадан чыккач, йөкне ала һәм елгага таба китә. Башка җирдә дә шул ук эшне эшли. 

Җәза билгеләү буенча суд процессында гаепләнүче үзен сак астына алуларына каршы килмәде. Адвокат Евгений Котов аңлатканча, Тәлгать Гәбдрәкыйпов җинаятьнең авырлыгын аңлаган.

Әмма, соңрак билгеле булганча, Гәбдрәкыйповны Мәскәүнең Сербский исемендәге Психиатрия һәм наркология үзәгенә тикшеренергә җибәргәннәр, чөнки мондагы экспертизалар җинаять кылганда ир-атның акылында булу-булмавын ачыклый алмаган.

«Татар-информ”га билгеле булган башка мәгълүматларга караганда, гаепләнүченең үз-үзен тотышында симуляция билгеләре күзәтелгән. Шуңа күрә Мәскәү белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Тәлгать Гәбдрәкыйпов Мәскәүдә тикшеренү узган вакытта, аспирантка-сөяркәсен үтереп, мәетен тураган Санкт-Петербург университеты профессоры Олег Соколов та шунда була.

Башкала психиатрлары Гәбдрәкыйповны акылында булган дип таба.

Үтерүчегә суд коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында булды. Иминлекне саклап, суд утырышына журналистларны кертмәделәр, ә менә хөкем карарын чыгаруга матбугат вәкилләре эләгә алды.

Соңгы суд утырышында гаепләнүче үтерелгән ир-атның әнисеннән һәм барлык туганнарыннан гафу сорады. Поповның әнисе, 83 яшьлек Флера Зарипова «Татар-информ» хәбәрчесенә улын үтергән кешене кичерә алмавын әйтте.

«Нәрсә өчен? Рөстәм тыныч кеше иде, беркайчан да беркем белән ачуланышмады», — диде Флера Базитовна.

«Аны исән килеш күрә алмаячагымны аңлаган идем»

Флера ханым сүзләренчә, улы беркайчан да агрессив булмаган.

«Ул тыныч, басынкы, эшчән иде. Хәтта үзенә һөҗүм иткәндә дә, куллары белән эләктереп тота, әмма җавап итеп суга алмый иде», — дип сөйли өлкән яшьтәге ханым.

Флера ханым әйтүенчә, улы асоциаль кеше булмаган.

«Мин хезмәт ветераны, 60 яшемә кадәр „КамГэсЭнергостройның“ (билгеле төзелеш холдингы — ТИ искәрмәсе) бер бүлекчәсендә сыйфат буенча инженер булып эшләдем. Шуңа күрә чит кешенең эшен бәяли алам.

Бервакыт Рөстәм янгын вакытында җәрәхәт алды, аның кулы тәненә кереп „үсте“, бер ел дәваланды, ә соңыннан эшкә чыкты. Күп нәрсә кулыннан килә иде, Алабугада бер оешмада эретеп-ябыштыручы булып эшләде, кызыксынып эшләде. Берсендә карыйм, заманча сварка технологияләре буенча лекция тыңлап утыра. Ә соңыннан миңа борылды да: „Әни, мин дә шулай эшли беләм!“ — диде. Чыннан да, ул ясаган җөйләр шулкадәр тигез була иде, миңа, сыйфат буенча белгечкә ышанырга була», — дип сөйләде улы турында Флера Зарипова.

Ханым сүзләренчә, ул төнне улы өенә кайтмагач, аны исән килеш күрә алмаячагын сизенгән.

«Шалтыраттым, ул трубкасын алмады, аннан телефоны сүнде. Иртән полициягә барып гариза яздым. Таптык дип хәбәр иткәч, еламадым. Барысы да томанлы иде. Ә җирләгәннән соң, аякларым тотмый башлады. Нервлар аркасындадыр инде», — диде Флера Зарипова.

Флера Базитовнага кайгылы минутларында улының классташы Александр ярдәм иткән. Рөстәмнең бәхетсезлеккә тарыганын сизенгәч тә, әни кеше беренче аңа шалтыраткан.

Александр сөйләгәнчә, ул Поповны эзләп, мәктәптә бергә укыган бөтен дусларына шалтыратып чыккан, аны соңгы булып кем күргәнен ачыклаган.

«Мәктәптә Рөстәм белән бер класста укыдык. Классыбыз начар түгел иде, кызыксынучан балалар идек, укуыбыз да яхшы гына барды. Чамасын белеп кенә шаярышып ала идек инде. Мәктәптән соң күпләр белән сирәк күрештек. Ә менә Рөстәм белән, киресенчә, дуслашып киттек. Ул тыныч, ышанычлы иде. Бу хәлләр бөтенләй башка сыймый. Ничә еллардан соң классташлар шушындый коточкыч хәлгә очрар дип кем уйлаган», — диде ир-ат.

Тәнәфес вакытында Александр һәлак булган ирнең әнисенә Гәбдрәкыйповның һәм Поповның мәктәптә төшкән яшьлек фотоларын күрсәтте. Ханым кәгазь бите алып, фотода улы янәшәсендә булган кешеләрнең фамилияләрен язды.

«Шулар белән аралашасым килә», — диде әни кеше.

Судта Зарипова гаепләнүчегә йомшак җәза бирүләрен теләмәвен әйтте.

«Прокурор Тәлгатькә ун ел сорады. Мин аның белән килешәм», — диде ул.

Әмма пенсионер ханым рухи зыян өчен компенсациягә иск бирергә җыенмый.

«Пенсиям әйбәт минем, яшәрмен. Улымны барыбер беркем дә кайтара алмый инде», — диде Зарипова.

«Иптәше урындык белән сукканда ул салат ясый торган булган»

Журналистлар һәлак булган ирнең әнисе белән аралашканда процесста катнашкан икенче бер кеше — Тәлгать Гәбдрәкыйповның апасы: «Ни өчен аны газаплыйсыз, аңа авыр бит», - дип әйтүдән тыелып кала алмады. Әмма, күрәсең, аның үзенә дә авыр иде.

«Гаиләдә без дүртәү — өч кыз һәм бер малай. Әти-әни иртә вафат булды, без барыбыз да зурлар идек инде. Шуңа күрә без бик тату. Кыз туганнар өчен бу хәл чын шок булды. Мин инде ярты ел аңга килә алмый йөрим. Абыемның шундый адымга бара алуына ышанмыйм. Ул эшчән, алтын куллы кеше, эшеннән бирелгән характеристиканы укып карагыз — ул гел яхшылар рәтендә булды. Ә бу хәлләр — шулай туры килгән инде.

Соңыннан ул аңлатканча, Рөстәм үзе кунакка килергә сораган. Бу хәлләр булган фатирга Тәлгать аерылышканнан соң, фаҗига булырга нибары ай ярым кала күченгән булган. Ул кичтә Рөстәм эчкән булган һәм абый аны ул хәлендә урамга чыгарып җибәрергә теләмәгән. Үзе дә исерек булган инде, әмма иптәше кадәр үк түгел. Рөстәмнең канында 4 промилле алкоголь табылган дип тә сөйлиләр. Бу бит коточкыч доза! Һәм миңа ул айнык, тыныч кеше иде дип сөйләргә кирәкми.

Элек без алар белән күршеләр идек. Шешә ачарга кирәк булса, бөтен кеше Рустикка бара иде. Ә эчеп алгач, ярсып та китә иде ул. Шуңа күрә аның әнисе фатирын сатып, безнең комплекстан күченеп китте», — дип сөйләде гаепләнүченең сеңлесе.

Туганы сүзләренчә, соңрак Тәлгать бу хәлләрнең ничек булганын сөйләгән.  

«Рөстәм арттан килеп, урындык белән башына сукканда ул салат турап торган булган. Тәлгать пычак белән селтәп җибәрә һәм туп-туры йөрәгенә эләгә. Ә соңыннан абыйның башы киткән инде… Башкача әйтеп тә булмый. Ни өчен болай эшләгән ул, белмим. Үзен харап итте…» — диде гаепләнүченең сеңлесе.

Суд 54 яшьлек Тәлгать Гәбдрәкыйповны 10 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрде.