Нәрсә ул «бутерброд кагыйдәсе» яки балаларны ничек дөрес итеп мактарга?

Безнең барыбызның да матур сүзләр генә ишетәсебез килә, мактаганны яратабыз. Ә менә балаларны мактарга кирәкме, ничек итеп, нәрсә өчен? Аннан соң алар артык масаеп китмәсләрме соң? Шушы сорауларга җавап әлеге язмада.

Безне һәрвакыт: «Мин синең кебек чакта фәлән нәрсә эшли идем», — дип тәрбияләделәр. Яраклы һәм яраксыз булуыбыз шуннан чыгып бәяләнгәндер. Сирәк кенә, күңелдән генә, бүген инде үзебезнең балаларыбызга карап шулай уйлап куйган чаклар була.

Иң яраткан сүзебез ул — «молодец». Тик бала үзен нәрсәгә мактаганнарын аңлап өлгерәме икән? Безгә хатабызны кызыл төскә буяп күрсәтәләр иде. Зәңгәр белән язылган ак биттә әллә каян балкып тора бит, истә кала, имеш. Хәзер исә, күп белгечләр, киресенчә, хатаны күрсәтү яклы түгел, ә дөрес, матур язылганга ишарә ясарга кирәклегенә басым ясыйлар. Бигрәк тә әле язарга, укырга өйрәнеп кенә килә торган балага. Мәсәлән, бер рәт язылган А хәрефенең иң матурын, чистасын, пөхтәсен яшел төс белән аерым билгеләп кую яхшырак, диләр.

Эшнең нәтиҗәсен генә мактасаң, бала бары аның ахырын көтәчәк һәм эш барышыннан ләззәт алмый башлаячак. Белгечләр баланы эш барышында мактап, үсендереп торырга киңәш итәләр. Мәсәлән, синең рәсем ясаганыңны карарга яратам, кара әле, тигез итеп буйый аласың икән бит һ.б.

Белгечләр, әти-әниләр, әби-бабайлар бу турыда нәрсә уйлый һәм үз балаларын ничек мактыйлар икән?

Алисә Әгъзәмова, 184нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы:

Балаларны һәрвакыт мактарга кирәк. Уңышка ирешкәндә бигрәк тә: «Менә тырышкансың, молодец», — дип. Моның белән тукталып калмасын, алга таба да тырышсын һәм үз-үзенә ышанычы артсын өчен. Төрле балалар була. Кемдер тиз отып ала, кемгәдер кыенрак бирелә. Килеп чыкмаган очракта да, балаларны сүккәнем юк. Иң мөһиме — тырышырга, ялкауланмаска гына кирәк, тырышсаң бөтенесе дә була. Минем иң яраткан мәкалем: тырышкан табар, ташка кадак кагар. Ялкауланмаска гына кирәк.

Укучыларыма да һәрвакыт әйтеп торам: хәзерге заманда белемле һәм акыллы булу модада, һәрнәрсәне белергә омтылыгыз, дим. Лидерлар була, аларны һәрвакыт мактап тору артык. Һәрвакыт яхшы, беренче булырга өйрәнгән бала аннары бер уңышсызлык аркасында артык борчылырга мөмкин.

Динә, Казаннан, ике малай әнисе:

Малайларны мактарга кирәк дип саныйм, әмма эшләнгән эш, ирешелгән нәтиҗә өчен. «Молодец, улым, тырышсаң булдырасың», — дип әйтеп куям, гадәттә.

Елена Исламова, Яр Чаллыда балалар музыка мәктәбе укытучысы:

Балаларны өй эшен эшләгән, көйне матур итеп уйнаган өчен мактыйм. Алга таба да үсеше өчен мөһим бу. Ирешкән уңышлары өчен хәзер мактамасак, алга таба үсеш булмаячак. Яхшы якларын гына түгел, әлбәттә, җитешсезлекләрне дә күрә белергә өйрәтергә кирәк баланы. Без бит иҗат белән шөгыльләнәбез, минемчә, хисле булу, баланың күңелен үстереп җибәрү өчен кирәкле сүзләр эзләп табу бик мөһим.

Үземне кырыс әниләр рәтенә кертәм. Дөрес, балаларымны да мактыйм. Югыйсә, бала үзен башкаларга караганда ким күрергә яки үз-үзенә бикләнергә мөмкин. Сабый чакта әле кечкенә генә эш өчен дә мактап өлгерергә, кирәк чакта ярдәм итеп тә җибәрергә кирәк. Мактау артык күп булу да зыянлы, минемчә. Мин-минлек барлыкка килә, масаю арта.

Үз кызыма карап, күзәтүләр ясыйм инде. Берара бик еш җырлый, бии, шигырьләр конкурсларында катнашып призлы урыннар яулый иде. «Син иң беренче, иң яхшысы булырга тиеш», — дип кенә дә тәрбияләргә ярамый. Аннары, бала үзен ни өчен мактаганнарын аңларга тиеш. Кечкенәсенә өстәл сөрткәнгә, уенчыкларын җыеп куйганга «молодец» дип әйтсәң, дәртләнеп китә.

Эльмира апа, Казаннан, дәү әни:

Мактау — күңелгә хуш килә торган әйбер инде. Тик аның урынын белеп, дөрес итеп мактый белсәң әйбәт. Балалар арасында ярыш ясамыйча, берсен аерып, кешедән артык итеп мактарга кирәкмидер. «Ярый килдең әле булышырга, син килгәч эш тә күңеллерәк булды, тизрәк тә бетте», - дип куйсаң, алар булышабыз дип кенә торачаклар. Шундый мактау сүзләре гомергә истә кала бит.

Дания Егорова, балалар бакчасы тәрбиячесе:

Мактау сүзләре сәламәт бала тәрбияләү өчен кирәк. Белеп, урынлы мактаганда гына яхшы. Кайвакыт кеше фикеренә бәйле булып үсәләр, һаман хуплау сүзләре көтәләр. Балалар кечкенәрәк булган саен, аларны күбрәк мактыйбыз. 7 яшькә кадәр балаларга һәр адымнарының ата-анасы яки тәрбияче тарафыннан хупланган булуы мөһим. Мәктәпкә кадәр бала үзенең башкалардан бернәрсәсе белән дә ким булмавын тоярга тиеш. Урынлы тәнкыйть тә комачауламый. Монда «бутерброд» кагыйдәсе ярдәмгә киләчәк, ягъни башта мактыйбыз, аннан тәнкыйть һәм соңыннан тагын мактау. Мин балаларны бер-берсе белән чагыштырып мактау яклы түгел.

Илнур, ике кыз әтисе:

Кайвакыт кирәктер дә инде, шәхсән үзем мактарга тырышам: мәктәптәге уңышлары, яхшы гамәлләре өчен. Артыгы да кирәкми инде аның. «Молодец, кызым, алга таба да шулай тырыш», — дип әйтеп куярга яратам. Мин вакытында усал әти дә була беләм, кирәксә, кызларны әниләреннән дә яклый алам.

Руслан, Казаннан, ике малай әтисе:

Балаларны һәрвакыт мактарга кирәк. Теләсә нинди яхшы эшләре өчен. Үзләрен яхшы, булдыклы итеп хис итсеннәр өчен.

Госман, дәү әти:

Мактарга кирәк. Мактамасаң, балалар аннары гел тискәре әйберләрне генә күрә башлыйлар. Уңай бәя биргәч, һәммә кешенең дә күңеле үсеп китә, эшлисе, укыйсы килә башлый. Адәм баласына гына түгел, хәтта хайваннарга, үсемлекләргә дә яхшы, мактау сүзләре кирәк. Биология дәресендә сөйлиләр иде: ике бүлмәгә яран гөле утырталар да, берсенә мактап, матур сүзләр әйтеп су сибәләр, ә икенчесе киресенчә, начар, яман сүзләр генә кабатлап торалар. Беренче гөл бик матураеп үсеп китә, икенчесе үсә алмый, шиңә. Мактау бик әйбәт ул. Алай да мактый белеп мактарга кирәк: һәр нәрсәнең үз вакыты, үз урыны, чамасы бар. Гел мактап тору гына да яхшы түгел, йолдызланып китәләр.

Резеда Акбирова, медицина психологы:

Һичшиксез, балаларны мактарга кирәк. Аның бу очракта үз-үзенә ышанычы арта. Тик алай да сак булырга кирәк, кайчак мактау зарар да китерергә мөмкин. Мәсәлән, иң сүзен кулланырга киңәш итмәс идем. Башта бала моңа әти-әнисе, укытучысы әйткән дип ышана башлый. Бераздан ул үзен башкалар белән чагыштырып, иң-иң булганын тоймаса, аның кәефе төшәчәк, борчылачак. Мактаган вакытта баланың шәхси сыйфатларына игътибар итәргә кирәк.

Нәтиҗә өчен генә түгел, ә хезмәткә мөнәсәбәте, мәсәлән, шул ук түземлеге, хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы өчен мактагыз.

Төрле яшьтә төрле нәрсәләр өчен мактыйбыз. Лидерларны да, арттарак калып бара торган балаларны да мактарга кирәк, тик бер-берсе белән чагыштырып түгел. Аны үз-үзе белән чагыштырырга була. Мәсәлән, моңарчы ул нинди уңышларга ирешкән, яисә киресенчә, нәрсәләре бик үк килеп чыкмаган һәм хәзер булдырганын искәртергә, күз алдында тотып «ревизия» ясарга мөмкин. Баланың үзенә аның үсешен, прогрессын күрсәтергә кирәк.