Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныш - Карелия - Соликамск - Учалы: бер татар гаиләсе һәм бер татар авылы язмышы

Тормыш дулкыннары кешеләрне бөтереп алып, кайларга гына илтми... Кемнедер гаиләсеннән аера, берәүләр, киресенчә, чит җирләрдә яңа тормыш башлап җибәреп, төпләнеп кала. Кемнәрдер үзенә беркайда да урын таба алмый интегә, ә кемнеңдер яшәү рәвеше шундый.

news_top_970_100
Актаныш - Карелия - Соликамск - Учалы: бер татар гаиләсе һәм бер татар авылы язмышы
pixabay.com/ru

Чит җирләрдән туган нигезләрен, туган-тумачаларын эзләп кайтучылар да байтак. Кечкенә чакта ниндидер абзыйларның, апаларның инде кечерәеп калган, таушалып беткән өй каршына кайтып, әле череп бетмәгән эскәмияләрендә утырып торулары шаккаттыра иде. Үзе туган өй урынында инде бөтенләй башка йорт, башка кешеләр торса да, хәзерге нигез хуҗалары чәй эчәргә чакырмый калмый иде андый кунакларны. Бакчага чыгып, кайчандыр әби-бабасы утырткан алмагач кәүсәләрен сыйпап узалар… Мондый сәер кунаклар турында «элек аның монда дәү әтисе белән дәү әнисе торган», дип аңлаталар иде.

«Әнкәйдән тормышларын яхшылап сорашасы булган»

Хәзерге вакытта Башкортстан республикасының Учалы шәһәрендә яшәүче Рәис Гафаров та берничә тапкыр яшәү урынын алыштырган. Рәис әфәнденең әнисе чыгышы белән Актаныш районы Яңа Юл авылыннан. Тугыз яшьлек чагында — 1940 елларда гаиләсе белән Карелиягә күченеп киткәннәр алар.

Рәис әфәнде туган җирләре тартуы хакында социаль челтәрләрдә язды. "Минем Әнкәй Актаныш районында туган. 40 елларда аларны вагоннарга төяп Карелиягә җибәргәннәр. Әни юк. әмма бу авылның язмышы миңа кызык. Актаныш татарлары чит җирләрдә ничек яши икән?", - дип язды ул.

Без Рәис әфәнде белән элемтәгә кереп, бер татар кешесенең һәм бер татар авылының язмышы хакында белештек.

«Кызганыч, сорашып та калмаганмын бит шуны. Күп нәрсәне белми калдым. Совет-фин сугышы вакытында Карелиянең бер өлешендә яшәгән халык, кирәкле әйберләрен генә алгэып, өйләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган. Совет хөкүмәте, ул авыл бушагач, илнең башка почмакларында торучы кешләрне шунда күчергән. Актаныштан ничек итеп анда барып җиткәннәрен дә белмим бит. Өйләр бик бай, җитеш, дип сөйли иде әни. Ягарга утын кирәк булгангамы инде, килгән кешеләр койма, сарай кебек нәрсәләрне сүтеп яктылар, дип сөйләгәннәре генә исендә әнинең», — ди Рәис Гафаров.

Рәис абый әнисен 90нчы еллар башында туган ягы Актанышка алып кайта. Туган авылы Яңа Юлда аларны инде иске фундамент кына каршы ала.

«Камералар юк иде әле ул вакытта, фотоларым да юк шул. Менә „Зөләйха күзләрен ача“ киносын карадым да искә төште шулар. Әнкәйнең документларын актара башладым аннары. „Татарлар“ тапшыруын карыйм, бәлки шунда Актаныштан Карелиягә күчеп киткән кешеләрне күрсәтерләр дип көтәм. Шуларның тормышлары бик кызык миңа, нишләп беттеләр икән», — ди ул.

Рәис Гафаровның бабасы башта сугышка киткән, аннан әсирлеккә эләккән. «Бабамның да, әбиемнең дә каберләре Пермь өлкәсе Соликамск шәһәрендә. Бабам анда дары заводында эшләгән. Менә Пермь өлкәсенә үк ничек барып чыгулары минем өчен сер. Хәзер кызык та, тик белеп булмый. Әнкәйнең кәгазьләреннән генә беләм: 1946 елда ул — 16 яшьлек кыз бала целлюлоза-кәгазь комбинатында эшләгән һәм укыган.

Соликамскида татарлар күп анда. Шуннан әнием Ерак Көнчыгышта 7 ел армия сафларында хезмәт итеп кайткан егеткә кияүгә чыккан, 1952 елда мин туганмын. Әтине бик каты Башкортстанга чакырганнар һәм 1958 елда без Кушнаренкога кайттык. 1961 елда кире Пермь өлкәсенә, Медведка бистәсенә күчендек. Бөек төзелешләр башланган вакыт бит… 1967 елда Учалыга үзебезнекеләр — татар-башкортлар янына кайттык. Әти шофер, урман кисүче булып та эшләде», — дип сөйләде Рәис Гафаров.

Балачакта рус мохитендә үсүенә карамастан, туган телен саклап кала алган Рәис абый — татарча бик яхшы сөйләшә. Дөрес, ул 1 сыйныфны гына татарча укып кала.

«Учалыга килгәндә «исәнмесез», «рәхмәт»тән кала башка сүз әйтә алмый идем, аңласам да. Каникулларда авылга — Чиршы Тартышка кайтып өйрәндем татарчаны. Әтием шул авылныкы. Аннары әнкәй Казаннан төрле газета-журналлар яздыра иде, шуларны укыштыргаладым. Менә сеңлем татарчаны бик әз белә, кызганыч. Кызларым сөйләшә, ә оныклар инде белми. Бозылганбыз, ахры, без…

Татарстанга афәрин! Тапшырулар алып баралар, телне белсен дип тырышалар, бөтен ил буйлап Сабантуйлар үткәрәләр. Кайда гына яшәсәм дә, мин үземне «чи татар» дип әйтә килдем. Белгән кешеләр белән татарча сөйләшергә тырышам инде. Кирәксә, башкорт сүзләре дә кыстыргалап җибәрә алам.

Әби исән булганда, оныкларын алып, поездда туганнар буенча кунакка йөри иде. Хәзер машина булса да йөрмибез. Актаныш белән дә элемтә юк инде хәзер. Әни үзенең ике туганнары белән аралаша иде исән чакта», — дип сөйләде Рәис абый.

Әңгәмәдәшем үзе училище тәмамлап, заводта электромантер булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда.

Яңа Юл авылыннан - Карелиягә

Беткән Яңа Юл авылы һәм читкә киткән татарлар тарихын белешергә дип, Актаныш районының туган якны өйрәнү музеена шалтыраттык.

«Яңа Юл авылының 1965 елдан соң таркатылуы билгеле. „Актаныш - туган җирем“ китабында Озынкулдан Карелиягә күчүчеләр булган дип язылган. Кызганыч, бездә бу турыда башка мәгълүмат юк», — диде музей хезмәткәре Ильгина Мирзашәрипова.

«Төгәл мәгълүмат юк миндә, кызыксынмадым, дөресен генә әйткәндә. Ихтыяри-мәҗбүри кызыксындырып күчендергәннәр инде аларны Карелиягә. Сугыш башлангач, алар аннан качарга мәҗбүр булалар: кайсы кире кайткан, калучылар да булган. Чит җирләргә китүчеләр авыл саен булган ул. Бәхет эзләп киткәннәр, монда рәхәт тормыш булмаган бит инде. Бер кеше Карелия якларыннан туганнарын эзләп кайткан булган», — диде «Актаныш-туган җирем» китабы авторы, тарихчы Йосыф Хуҗин.

Кайчандыр чит якларга күченгән актанышлыларның язмышлары белән кызыксынып, Карелиядәге «Чулпан» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Фәридә ханым Фадеева белән сөйләштек.

«Рус-фин сугышыннан соң бушаган территорияләргә халыкны күчереп утырту булган. Сөйләгәннәрдән генә ишеткәнем бар. Ул җирләрнең төп халкы вепслар булган, алар белән бергә руслар да яшәгән. Күчереп утырту сәясәте нәтиҗәсендә, татарлар 40нчы еллардан соң килгән бу якларга. Төрле милләт вәкилләре күчерелгән бирегә.

Монда тормыш бик яхшы дип сөйләгәннәре исемдә. Кешеләр ничек бар, шул килеш чыгып киткәннәр, бернәрсәләрен дә алмаганнар. Өйләр бик матур, бай булган. Үзем ирем белән монда 1979 елда күчтек. Армия штабы бар иде, ирем хәрби кеше, Казандагы танк училищесын тәмамлады.

Без оешма буларак 2014 елда теркәлдек. Кызганыч, Актаныштан килгән татарлар турында бернәрсә дә әйтә алмыйм. Андый зур тикшеренү эшләре әле башламадык, ләкин исәптә бар. Мондый җитди эшләр өчен, әлбәттә, белгечләр һәм акча кирәк.

Җанисәп мәгълүматларына караганда, 2010 елда Карелия республикасында 1888 татар исәпләнгән. 2002 елда бөтенләй башка саннар — 2600 татар кешесе булган», — диде Фәридә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100