Авыру бала үстерүче Светлана: «ДЦПдан курыкмадым, дәвалап булачагына ышанам» | intertat.tatar

Авыру бала үстерүче Светлана: «ДЦПдан курыкмадым, дәвалап булачагына ышанам»

Светлана һәм Рамил Гайсамовлар уллары Раминны терелтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Матди яктан бу авырлыкны үзләре генә күтәреп чыга алмаган гаиләгә ярдәм кирәк.

Фотолардан карап торган ерык авызлы, шат малайны берәү дә авыру дип уйламас. Көләч йөзле Рамин Гайсамовка 6 яшь. Әлегә ул дуслары белән урамда йөгерә дә, уйный да алмый.

«Табиблар безгә сабырлык һәм түземлек теләде»

«Авырлы чагымда бернинди кыенлыклар да булмады, тыныч кына үтте, авырмадым, — дип сөйли башлады Раминның әнисе Светлана. — Йөклелек чорының 41нче атнасында бала табу йортына кердем. Бала табарга әзерләнә идем. Тулгакларым бик озак — 13 сәгатьтән артык булды. Шулай да баланы үзем таба алмагач, миңа ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясадылар. Туганда улымның хәлләре әйбәт иде — Апгар шкаласы буенча 8-9 баллык булып туды ул. Табиблар да берни әйтмәде, авыру турында сүз дә юк иде.

Кич белән миңа улымны имезергә алып килгәндә бар да яхшы иде. Икенче көнне: «Улыгызның хәле начарланды, аппетиты юк, ашамый, капельница куйдык», — дип алып килми башладылар.

Сөтем күп төште, төннәрен улым Раминны ашата идем. Авырлыгы да артты, бар да җайланган кебек булды: без бер атнадан соң өйгә кайттык.

Бала табу йортыннан чыкканда табиб миңа: «Сабырлык һәм түземлек телим сезгә», — дип калды.

Ул вакытта аның сүзләренә игътибар да итмәдем, аңламадым. Безгә бары тик баш миенә һәм йөрәккә УЗИ ясатырга кушып кайтардылар. Табибларга күренеп кайтканнан соң, тагын да тынычланып калдык, барлык күрсәткечләр дә тәртиптә иде. Дөрес, улым Рамин бик елак булды — ай ярымга кадәр елады, гел янымда иде, имезеп тордым.

Шуннан без Чаллы шәһәрендәге яхшы неврологка күренеп кайтырга булдык. Ул вакытта без Түбән Камада тора идек әле».

«Бер реабилитация җитәр дип уйладык»

Табиб кечкенә Раминга массаж, дарулар курсы язып бирә. Неврологик проблемалар барлыгын искәртә. Бала биш айлык вакытта кабат табибка күренәләр. Бу чакта Рамин әле башын да тотып тора алмый. Шунда Светлана Гайсамова беренче тапкыр ДЦП дигән сүзләрне ишетә.

«ДЦП дип язды табиб, тик үземә интернеттан берни дә укымаска кушып, алга таба да бала белән шөгыльләнергә киңәш итте. Табибка ышана идем, ул диагнозга аерым игътибар биреп тә тормадым.

Рамин 8 айлык чакта диагнозны Казанга барып тикшертеп кайттык. Шунда ДЦП расланды, тетрапарез дигәне дә өстәлде.

Шуннан соң без төрле клиникалар эзли башладык. Чит илләрдән дә карадык. Бер барып реабилитация үтәрбез дә, шуның белән авырулар артта калыр төсле иде», — ди әни кеше.

Гайсамовлар гаиләсе булган бөтен акчаларын җыеп, уллары Раминга 10 ай булган вакытта Польшага реабилитация курсына баралар. Нәкъ менә шунда алар баланың авыруы җитди һәм әле бик күп реабилитация курслары узарга кирәк булачагын беләләр.

«Балага бер яшендә инвалидлык бирделәр. Шуннан бирле без төрле шәһәрләргә дәвалау курслары узарга йөрибез, дарулар эчәбез, өйдә массажлар ясыйбыз. Әкрен генә булса да, алга атларга тырышабыз.

Казандагы профессор безгә ДЦПның гиперкинетик формасы дигән диагноз куйды. Гиперкинез — бу ирекле булмаган хәрәкәтләр, алар теләгән хәрәкәтне эшләргә комачаулый. Гадәттә, алар кеше эмоциональ яктан ярсыганда көчәя. Тора-бара бала аны контрольдә тотарга өйрәнергә дә мөмкин. Мондый диагнозлы балалар соң булса да, йөрергә дә өйрәнә, югары уку йортларын тәмамлаучылар да бар икән», — дип өметләнә Светлана.

«Тернәкләнүне туктатырга ярамый»

Балага өч яшь тулганчы гаилә аны терелтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли: фатирларын, машиналарын сатып, төрле тернәкләнү курслары узалар. Үзләренең генә көчләре җитмәячәген аңлагач, социаль челтәрләрдә аккаунт булдырып, акча җыеп карарга булалар.

«Раминга 6 яшь, сентябрьдә безгә 7 яшь тула. Хәзерге вакытта ул бик озак булмаса да, утырып тора ала, үрмәли. Гади генә җөмләләр әйтә, барысын да аңлый. Аның аңына зыян килмәгән. Дөрес, сөйләме әле яхшырып бетмәде, анык түгел.

Ул бит 8 айда гына башын тотарга өйрәнде, 2 яшьтә беренче тапкыр үзе борылды, 4 яшь ярым булганда утырып тора, үрмәли башлады. Бүген без улым белән ходункига басып, йөрергә өйрәнәбез.

Пенза шәһәренә өч атналык реабилитация курсларына йөрибез. Анда безгә кирәкле бөтен белгечләр дә бар: дефектолог, логопед белән шөгыльләнәбез.

Кайбер реабилитация курсларына акча җыярга төрле хәйрия фондлары булыша. Елына ике тапкыр түләүсез тернәкләнү узарга була. «Чудо детки» дигән үзәккә чиратта торабыз», — ди Светлана.

Рамин балалар белән бергә булырга, аралашырга ярата икән. Саный белә, 10 эчендә кушарга, алырга өйрәнгән. Баланың үсешендә артка китүләр булмасын өчен аңа махсус тернәкләндерү үзәкләрендә реабилитация узып торырга кирәк.

Ярдәм кирәк

Светлана үзе бухгалтер булып эшләгән, хәзер гаиләнең бердәнбер керем чыганагы — ире Рамил, ул менеджер булып эшли.

«Без Польшага барырга тиеш идек, тик рейсыбызны кичектерделәр. Ул курска көз көне барырбыз дип уйлап торам. Аннары Пензада реабилитация узу өчен дә акча кирәк. Барлыгы 612 мең була. Шуның якынча 400 меңе җыелды. Бу акча безгә ике дәвалау курсына җитәр иде.

Ирем, әти-әниләр ярдәм итә. Аларсыз берничек тә булмый. Шушы 6 ел эчендә безнең дусларыбыз артты. Шундый диагнозлары булган сабыйларның ата-аналары белән аралашып торабыз, бер-беребезгә терәк булырга, ярдәм итәргә тырышабыз. Киңәшләр, яңалыклар белән бүлешәбез», — ди Светлана Гайсамова.

Рамин Гайсамовка ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

Сбербанк картасы: 4276 6200 2682 6655 Гайсамова Светлана Ивановна

Акбарс картасы: 4000 7934 7373 7122 Гайсамова Светлана Ивановна

89178908207 Светлана Гайсамованың телефон номеры.