Фәридә Төхфәтуллина: «Балачактан үзем турында матур түгел дип уйлап үстем» | intertat.tatar

Фәридә Төхфәтуллина: «Балачактан үзем турында матур түгел дип уйлап үстем»

Фәридә Төхфәтуллина - Татарстанда танылган алып баручыларның берсе. Фәридә апаның үзен, тавышын белмәгәннәр бик сирәктер. Ул гел елмаеп, ягымлы гына эндәшер кебек, әмма аның да тормышында төрле чаклар булган...

«Кешене беркайчан да хурламыйм»

Фәридә апа, сез ТНВ ачылганнан бирле шунда эшлисез. Бер урында эшләү ардырмыймы?

Мин бит белемем буенча инглиз һәм татар телләре укытучысы. Параллель рәвештә кайвакыт репетитор буларак балаларны укытам. Шулай ук сценарийлар язу белән дә шөгыльләнәм. Алай бер урында гына утырып торганым юк.

Ник укытучылык эшен сайламадыгыз?

Студент чакта рус балаларына татар телен укыттым. Ошамаудан китмәдем. Укыту методикасының камил булмавын ул вакытта ук белеп алган идем. Әмма аны үзгәртергә хокукыбыз булмады. Ә балаларны мин бик яратам. Машина йөртү таныклыгым булса да, рульгә утырмадым. Шуңа күрә еш җәмәгать транспортында йөрим. Шунда балаларны күрсәм, елмаймыйча түзә алмыйм. Сабыйлар шундый самими, бер гөнаһсыз була бит алар.

Журналистика үзгәрәме?

Без классик юнәлештә эшли башлаган идек. Заманында Илфат Фәйзрахманов, Илгизәр Хәйруллиннар укытты. Үзгәрергә тиеш тә ул, Алинә. Хәзер яшьләр чоры килә, дип әйтәбез. Әмма башка замана дип кенә гыйлем ягы кимемәсен иде. Сәләтле, ихластан кызыксынып, татар журналистикасы дип янган яшьләр бар. Әле бит рус журналистикасына күчмәү дә кирәк… Журналистлар яктырта торган темалар да үзгәрә. Аннан соң бүген Интернет төп мәгълүмат чыганагы булып тора.

Әгәр тискәрерәк якларын барласак, мәгълүматларны өстән-өстән генә җиткерү бар дип уйлыйм. Һәм тагын бер үзгәреш бар — бөтенләй көтелмәгән фикерләр ишетелә. Монысы уңай үзгәрештер.

Фикереңне әйтү — ул кыюлыкмы?

Әйй, әмма гыйлем дә булырга тиеш. Кыюландым да тузга язмаган фикерләрне җиткерәм әле, дигән сүз түгел. Текстларның форматы да үзгәрде — аларның күләме башка. Җыйнак кына текст эчендә зур һәм мөһим фикер җиткерү алга планга чыкты. Телевидениедә дә шулай — әйтеләсе фикереңне, мәгълүматны тиз арада җиткерергә кирәк. Кешенең игътибары да җуелмаска тиеш.

Татар матбугаты үз укучысын югалтып бармыймы?

Районнарда, авылларда укучылар бар. Артык төшенкелеккә бирелмик. Әмма, әйтеп киткәнемчә, хәзер социаль челтәрләр бар. Заманасы шул. Һәр газета-журналның диярлек үз сайты бар. Шулай да Интернеттан уку да татар матбугаты белән кызыксынуга керә дип уйлыйм.

Үзегез нәрсә укыйсыз?

Мин заманадан калышмаска тырышам. Барысын да карап барам диярлек. Эш буенча да кирәк бит. Әмма мин беркайчан да кешене хурламыйм. Кем белсен, бәлки кеше миңа рәнҗер. Ә кешене рәнҗетергә ярамау турында әйтеп торасы да юк. «Дөрес язмыйсың», — дип кешегә ничек әйтеп булсын?.. Дөрес сорау белән дөрес булмаган сорауның аермасы нидә? Габдерәхимнең үз стиле, мәсәлән. Аның үз юлы. Журналистның эше — сорау бирү.

Минем әңгәмәдәшләрем дә гел үзгәреп тора. Кайчак зәвыклы даирәдә эшләүче сәнгать әһелләре килә. Күп очракта мин бирелгән сорауларыма җавапны инде алдан белеп торам. Һәр әңгәмә алдыннан әзерләнәм, моңа кадәр язылган мәгълүматларны барлыйм. Әңгәмәдәш, сиңа ышанып, синең алдыңа килеп утыра. Мин аларны төртеп ега алмыйм… Ул бит килгән, сиңа ышанган. Әле без өстәвенә турыдан-туры эфирда эшлибез. Минем алып баруымны, сорау бирүемне ошатмаучылар шулай ук бардыр, килешәм.

Сез әңгәмәдәш белән сорауларны алдан ук карап чыгасыздыр. Алай кызык түгел.

Мин артык чеметмим. Әмма шулай ук көтелмәгән сораулар биргәлим. Алдан сөйләшеп куймыйм, диярлек. Берничә генә язучы яисә җырчы бар, алар белән мин эфирга хәтле сорауларны билгели алам.

Әңгәмәдәшләрне бүлү шулай ук бик дөрес түгелдер. Алар сездән «чәнечкеле» сорау бирер дип куркамы?

Әзерлекле булып килергә тели алар. Тагын бер әйтим: турыдан-туры эфир бара. Бары тик фикерләрен туплап кына киләләр. Мин дә бүген синең яныңа килгәндә ниндирәк сораулар бирер икән дип уйладым.

«Алкамны югалткач, әнидән шомырт агачына менеп качтым»

Сез әйбәт кебек, әмма барыбер төрле вакытлар буладыр…

Әйе, усал да була алам. Тәлапчәнлектән киләдер бу. Балаларга карата да кайчак кырысрак булып куям. Аннан соң: «Катырак әйтеп куйдым бугай», — дим. Баланы иркәлим дип, аның һәр теләген үтәргә кирәкми. Бала — бәгырь җимеше, аның белән сөйләшергә кирәк. «Юк», — дип кырт кисү, яисә: «Ярый, синеңчә генә булсын», — дип түгел. Бала ул синең өчен иң якын дус, сердәш икәнлегеңне аңласын. Безне дә гел баштан сыйпап тормадылар. Әмма, шөкер, яман юлга басмадык, әти-әнигә үпкәле булып та калмадык. Әнием әле һаман да исән, Аллаһка шөкер. Әтием генә безнең арада юк.

…Мин балачагымны, әти-әнинең яшь һәм сәламәт чагын сагынам. Хәтерлим: берсендә йөрәк формасындагы алтын алкамны югалттым. Аны миңа әнием бүләк иткән иде. «Әгәр алтын булуын яисә булмавын тикшерәсең килсә, тимергә тидереп кара. Чыңлаган тавыш чыкмаса, чын алтын түгел ул», — диде иптәш кызлар. Хәзер шуны тикшереп карыйсы килә бит инде. Өйдә моны тикшерергә форсат булмады. Әтиемнең туганнарына кунакка баргач, тикшереп карарга булдым. Идән ярыгына төште дә китте бит, малай! Аһ, кайгырдым. «Югалттым», — дип әйтергә дә куркам. Апаларга гына әйттем, эзләдек-эзләдек — тапмадык. Шулай итеп алкасыз кайтып киттем. Әни белде!.. Кулына каеш та, кычыткан да тотты. Әй, куа бит. Бакчабызда шомырт агачы үсә иде. Агачның иң өстенә үк менеп утырдым да ярты көн төшмәдем шуннан. Бу беренче сыйныфларда укыган чаклар булган кебек истә калган. Бәлки әнигә моның кадәр үк ачулану кирәк тә булмагандыр… Әмма бу бит 90нчы еллар, әйбернең булмавына кереп барган чаклар. Кадерләп, саклап тоткан алкасы булгандыр, дим.

Ана назы барыбер тигәндер?

Андый вакытлар бик сирәк эләгә иде. Әмма әни яратырга, иркәләргә вакыт таба иде. Аның алдына башымны куеп, чәчләремне тарап үргән чакларны сагынам. Әле дә, чәчемне үрмәсә дә, әни янына кайткач, алдына башымны куеп иркәләнәм. Бала, ничә яшь тулса да, әниләр исән чакта сабый булып кала. Әлбәттә, безнең белән чагыштырганда, хәзерге чор балаларына наз күбрәк эләгә. Кичләрен әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Әти белән әни иртән үк эшкә чыгып китәләр иде дә кич кенә кайталар иде. Әнием гомер буе хуҗалыкта баш хисапчы булып эшләде, шуңа күрә аның иркенләп баштан сөеп утырган чаклары булмады. Ә менә мин, бәби алып кайтып, ул дәү әни булгач, рәхәтләнеп сөйде. «Үз балаларымны үстергәндә вакытым җитеп бетмәде», — дип, минекеләрне карашты.

Фәридә апа, ничек уйлыйсыз, кешенең билгеле бер мизгелдә бәхетле булуы ялгышуга китерә аламы?

Күз томалану турында әйтәсең киләме? Кеше бервакытта да бер гамәлен дә ялгышу максаты белән кылмый. Ә кеше ялгышмыйча гына яши алмый. Минем дә ялгышканым бардыр. Әмма алай үз-үземне битәрләп: «Менә монда ялгыштым», — дип утырганым булмый. «Эх», — дип куя алам, билгеле. Аллаһ Тәгалә һәрнәрсәне үзе бирә. Бәлки ул сынаудыр, бәлки тәҗрибә… Ялгышларны да Аллаһ сине сынар өчен бирә, сөенечләрне дә. Кайчак кеше башын югалта бит, дөнья куа. Ә сынау алдында калса, туктый, хәл ала.

Бу яктан миңа шулай ук намазда булуым ярдәм итә. Пандемия чорында күпләр депрессиягә бирелде. Барысы да Аллаһ кушканча булыр. Мин абыстай түгел, бары тик үз белгәннәремне генә әйтәм. Аллаһка ышану, намаз уку гел тынычландыра. Кайчак ниндидер бер карарга килеп, мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Әнием дә намазда. Аның әйтә торган бер сүзе бар: «Намазыңны укы, аннан соң фикерләп бетерерсең». Чыннан да, шулай була. Намазымны кылам — мәсьәлә үзеннән-үзе чишелеш таба.

Ирегез дә намаздамы?

Юк, ул намаз укымый, әмма уразаларны калдырмый. Аннан еш: «Син дә намаздамы?» — дип сорыйлар. Ул: «Мин шул юлда», — дип җавап бирә. Бүген намазга басам дип кенә намаз укып булмый. Аның сәгате килеп җитәргә тиеш дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, намазга утыз яшемдә бастым.

«Классташ кызларның мине тотып кыйнаганнары да булды»

Сыйныфташларыгыз белән чагыштырсак, кияүгә соң чыктыгызмы?

26 яшемдә ир хатыны булдым. Әни: «Әтиең исән чакта кияүгә чыксаң иде», — дип теләде. Ә әти, инсульт кичерү сәбәпле, дүрт елга якын сөйләшмәде, әмма аякта булды, зиһене бик яхшы иде. Әйтәсе сүзен, фикерен, уң кул начар эшләү сәбәпле, сул кулы белән я язып, я сурәт ясап, я ишарәләр белән җиткерә иде. Аллаһ никах вакытын нәкъ менә шул чакка билгеләгән булгандыр.

Ә сыйныфташларым арасында алай дус дип атарлык кызлар булмады. Руслар «волк-одиночка», диләр бит әле, менә мин шундый булдым. Бергә уйнап үскән күрше кызлары белән һаман да аралашабыз, әмма сыйныфташ кызлар белән элемтәдә тормыйбыз. Минем бу хакта артык сөйләгәнем дә юк, менә сиңа сөйлим әле. Мин яхшы укыдым. Өстәвенә, бухгалтер кызы идем. Миңа: «Син генә булдың инде…» — дип кимсетеп карыйлар иде. Хәтта кыйнаган чаклары да булды, Алинәкәй… Мин берүзем — алар бишәү. Имеш, мин генә яхшы укыйм.

Көнләшүме бу?

Әйе, хөсетлектән килгәндер инде бу. Әмма егетләр һәрвакыт минем яклы булды. Аннан соң контроль эшләр җитте. Эшләп бирергә кеше кирәк булды… Ә Фәридә бит яхшы укый, ул белә.

Сүз белән дә кимсетми калмаганнардыр?..

«Син ямьсез, син пәригә охшаган», — диләр иде. Мин, дөрестән дә, үземне матур түгел дип уйлап үстем. Әни югыйсә: «Кызым, син чибәр», — дип әйтә иде. Әмма мәктәптә кат-кат кабатланган бу сүзләрне мин дөреслек итеп кабул итә башлаган идем.

Шушы авырлыкларда нишләргә кирәк? Хәзер дә шушы хәлдә булучылар бардыр…

Венера исемле укытучыбыз бар иде. Ул: «Тормышыңда болай ябырылган чаклар булыр әле. Бөтенесен артка ташларга өйрәнсәң, бу сыйфат сине көчлерәк кенә итәр», — дип киңәш биргән иде. Кешегә үпкәләргә дә, рәнҗергә дә кирәкми. Авыр, аңлыйм. Әмма мин бервакытта да әнигә әләкләми идем. Бу хәл турында әнигә укытучы әйтте. Кызларның әниләре дә гафу үтенеп килде. Әмма әни зурга җибәрмәде. Хәзерге чор булса, судка кадәр үк барып җитәрләр иде.

Бу кызлар белән аралашмыйсызмы?

Юк, аралашмыйбыз. Әмма без бит бер авылдан, күрешсәк, әлбәттә, исәнләшеп үтәбез. Аннан соң мин тугызынчы сыйныфтан соң Арчага укырга киттем. Халисә апа безнең сыйныф җитәкчесе иде. Ул: «Бу сыйныф сиңа укырга ирек бирмәячәк. Синең потенциалың зур. Я сиңа башка авыл мәктәбенә күчәргә кирәк, я башка чарасын күрегез», — диде. Әни-әти, уйлагач, мине Арча педагогия көллиятенә укырга җибәрергә булды. Анда күчкәч кенә үземнең тырыш, матур булуыма инандым.

Мин бәхетсез, дип елаган көннәр булдымы?

Юк, мин шөкер итеп яшим. Алай дип әйтергә ярамый.

Бәлки элегрәк?..

Булгандыр… Бүгенге көнебез, Аллаһка шөкер, бөтен. Әмма ул гел алай булмады. Әниләр: «Ике кашык, бер стаканнан тормышны башладык», — диләр иде. Без дә нәкъ менә шулай башладык. Хезмәт хаклары да бик түбән иде. Үткән елларда ул акчаның бәракәте булмагандыр… Төрле вакытлар булды. Әмма мин бик авырдым да бит. Урын өстендә ятканда акча турында уйламыйсың. Бу сызланулар кайчан бетәр дип кенә уйлыйсың… Операциядән соң үз аякларымда эшкә бару зур бәхет иде.

Озак дәваландыгызмы?

Бер ел тилмердем. Операциягә керергә курыктым. Белгечләр: «Ясатмыйча булмый!» — диде. Хирург: «Әйе, син ел ярым ятарсың. Аннан соң авыртуы да кимер. Әмма шушы ел ярым дәвамында син дусларыңны да югалтачаксың. Эшләрсең, әмма эшең сиңа рәхәтлек китермәячәк. Шәхси тормыш һәм гаиләң дә икенче планга күчәчәк…» — дигән иде. Кеше гел сайлау алдында кала. Операциясе дә өч сәгать барды… Операция тәмамлангач, аякларым селкенә микән дип уйладым. Хәрәкәтсез калудан бик курка идем. Кызым өчен дә борчылдым, балага ана назы кирәк бит… Менә шушы вакытларда намазга да бастым, Аллаһка шөкер.

«Тормыш — бумеранг ул»

26 яшегезгә кадәр гашыйк булмый калмагансыздыр?..

Мин чикне белдем. Үзем алай гашыйк булмасам да, миңа игътибар итүчеләр бар иде. Әле бит яман ат чыгуы да бар. Бер кара тап төшерсәң, гомерең буе чистарына алмассың. Аллаһка шөкер, әти-әниемнең йөзенә кызыллык китергәнем булмады.

Сезне аерылган, дип ишеткән идем.

Андый гайбәтләр була инде ул. Синең турында сөйләмиләр, дисеңме? Миңа да: «Фәридә, син фәлән белән очрашасың икән», — дип әйтәләр иде. Хәтта кияүгә чыккач та төрле сүзләр йөрде. Гөнаһ бу. Шайтаннары котыртадыр. Ул сүзләргә игътибар итәргә кирәкми. Әйткәләшеп, талашып, вакытны әрәм итәргә ярамый. Тормыш — бумеранг бит ул, кире үзләренә әйләнеп кайтырга мөмкин. Мин үзем сөйләп йөрмим. Әгәр янымда сөйләнә башласалар: «Кешенең гайбәтен сөйләп, гөнаһын киметмик», — дим.

Бу көнләшүдәндер. Сез чибәр бит.

Һәркемнең үз сөйкемле сөяге була. Миңа еш: «Күзләрең елмая», — диләр. Хәтта Разил Вәлиевнең дә минем елмаюым турында шигыре бар. Елмаюым бренд кебек.

Елмаюыгызны тәнкыйтьләүчеләр бар.

Тәнкыйтьләсеннәр, сөйләсеннәр, исем китми. Менә сөйләми башласалар, нишләрбез?.. Аннан соң күз дә елмаерга тиеш бит. Тамашачыны да алдап булмый. Аннан соң бөтен кешегә ярап бетеп булмыйдыр ул, Алинә.

Сез намазда. Бер заман яулык кияргә уйласагыз, телевидениедән китү турында сорау басар…

Минем бу турыда уйланганым бар. Бер хәзрәт белән дә сөйләшкән идем. Ул: «Я Раббым, башыма яулыгымны кидем, бөтен җиремне капладым, өемнән чыгып китәм. Мине шулай итеп өемә кайтар», — дияргә кирәк», — дип киңәш итте. Өйгә кайткач та, рәхмәт әйтергә кирәк.

Телевидениедә лаеклы ялга кадәр эшләрсезме?

Әлегә китәргә теләк юк, әмма язмышны беркем алдан белми. Мәктәптә укыганда табибә буласым килә иде. Әмма әнинең киңәше буенча, аннан соң телләр өйрәнү белән дә кызыксына идем, мин укытучылыкка кердем. Тик хәзер уйланам: сүз дә дәва булырга мөмкин бит. Шуңа күрә табибә булудан әллә ни ерак китмәгәнмен дип уйлыйм. Экран аша әйткән фикерләрем, язучыларның сүзләрен искә төшерү телевизор караучыларның күңелләрен дәвалыйдыр дип өметләнәм. «Сүзең белән дәвалыйсың», — дип әйтүчеләр дә бар. Бу сүзләрне ишетү рәхәт.