Германиядә ДЦПлы бала тәрбияләүче татар хатыны: «Инвалид төшенчәсе сөйләм телендә юк»

Германия. Регензбург. Урамнарда, транспортта яшәү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә киртәләр юк. Рәхәтләнеп йөриләр. Кафеларда утыралар. Пандуслар монда проблема түгел, ә тиешле җайланма. Шагыйрә, композитор, ТР журналистлар берлеге әгъзасы Тәслимә Низами бер гаилә мисалында күргәннәрен сөйли.

Бүгенге тормышта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яшәү җиңелме? Элегрәк тә, хәзерге заманда да җиңел булды дип әйтеп булмый. Чөнки тумыштан килгән гариплек яисә авыру аркасында физик имгәнү алу, ул узгынчы түгел — гомерлек чир. Иң куркынычы да шул!

Андыйларның хәлен җиңеләйтү турында гына сүз барырга мөмкин. Игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр арабызда бихисап. Аларның сыкрануын, якыннарының яшертен күз яшьләрен бер Аллаһы үзе белә. Алар — фәрештәләр. Аларны җиргә бөек Аллаһыбыз, бәлки, сау- таза кешеләрне сынау өчен, дөньяга күзләрен ачып карасыннар өчен җибәрәдер.

Минем максатым — татарлар белән танышу иде.

Алман илендә

Зилә ханым безне кичке ашка чакырды. Такси белән бардык. Монда такси бәясе бик кыйммәт икән (чөнки хезмәт хаклары, социаль түләүләр дә югары), минем пенсиягә болай йөреп булмый, ә Казанда була, дип эчтән шатланып куйдым.

Зур, якты фатирга килеп кердек. Мөселманча матур итеп киенгән Зилә ханым безне ачык йөз белән каршылады. Дүрт яшьлек Азизә дә саф татарча исәнләште. Коляскада утыручы 16 яшьлек Камилнең кулын кыстым. Ул тырышып: «Апа, апа» — дип шатланды.

«Балаларга милли тәрбия бирергә тырышабыз, гел татарча сөйләшәбез. Алман теленә балалар бакчасында да, урамда да өйрәнәләр. Ирем белән икебез дә намаз укыйбыз. Гаиләбезгә саулык, бәхет сорыйм», — диде Зилә һәм «Менә безнең фәрештәбез», дип улының башыннан сыйпап куйды.

Камилдә тумыштан авыр формадагы ДЦП, акыл үсеше дә тоткарланган. Ләкин Зилә ханым әйткәнчә, иң төп дәва — мәрхәмәтлелек, ана назы. Үз әтисе, Татарстанда торганда, гадәти булмаган бала тугач, ташлап киткән, ләкин язмыш аларны Германиягә илткән, Аллаһы Тагәлә үзенә кайгыртучы ир кеше насыйп иткән.

Сөләйман заводтан эштән кайтып керде. Күзәтеп утырам: иң элек «улым», дип баланың аркасыннан сөеп, кулларын юарга керде. Без сөйләшкән арада Зилә өстәл әзерләде. Безнеңчә. Гөбәдиягә хәтле пешергән. Түгәрәк өстәл артында сөйләшеп, ашап–эчеп утырдык. Сыкрану да, зарлану да юк.

Бала тудыру йортында аңа: «Овощ» булачак, карый алырсыңмы?» дигәч, табибларга җөмләне дәвам иттертмәгән. «Мин көрәшәчәкмен», — дигән. Шуны искә төшердем.

Зилә безнең тәлинкәләрдәге ризыкларны алыштырып тора, чәй ясый, улына ашарга булыша. Үзе дә капкалап ала. Зифа гәүдәле ханымны шаккатып күзәтәм. Эчемнән генә: «Бала тәрбияләгәндә көч-кодрәт бирәсең син, и рәхмәтле Аллам, милләтемнең газиз балаларын ярдәмеңнән ташлама», — дип куям.

Гаиләдә Камилнең саулыгын ныгыту өчен даими тырышалар. Зилә ханым инглиз, немец телләрен яхшы белә. Авыру баласына күбрәк вакыт калсын өчен тәрҗемәче булып көнгә берничә сәгать кенә эшли ул. Камилнең уңышлары белән горурланалар. Ул мәктәптә укый. Аны иртәнге 8.30да ишегалдыннан автобус белән кереп алып китәләр, 14.30да ишегалдына китереп куялар.

Немецлар төгәллекне, эшләгәнне ярата. Бер минут та тик торырга вакыт калмый. Дәресләр 9.00дән 14.00гә хәтле. Мәктәптә Камил акыл үсешенә, хәрәкәтләргә уңай йогынты ясый торган биремнәрне уңышлы үти икән. Куллары белән әкрен генә булса да, төрле эшләнмәләр ясый. Рәсем ясарга ярата. Башкалардан аермалы буларак, кирәген сорый яисә түзә ала. Кашык тотып ашарга да өйрәткәннәр.

Операцияләр ясау дәвам итә, тотынып аякка баса, йөрергә дә өйрәнә башлаган. Башны тотарга тырыша. «Улым, аска карама, безгә кара яме» дип әйтүгә, башны хәйран күтәреп тора.

Ә менә аның нинди тренажерларда шөгыльләнгәнен, нинди коляскаларда йөргәнен, мәктәптә ничек укыганын язып тормыйм, видео һәм фотоматериалларны карарсыз.

Мәрхәмәтлелек кочагында — үзенчәлекле проект

Безнең бай Татарстаныбызга үрнәк итеп алырлык яшәү рәвешен күрсәтәсем килә. 80 квадрат метрлы фатирның зур тәрәзәсе каршына килеп бастык. Зур квадрат итеп ясалган ишегалды. Анда робот печән чабып, чүп җыеп йөри. Дүртәр катлы өч йорт зур мәрхәмәтлелек кочагын ачкан сыман бер- берсенә туксан градус ясап сыенганнар. Моны мәрхәмәтлелек шәһәрчеге дисәк, һич тә хата булмас.

Зилә ханым сөйләвенчә, бу дәүләт проекты өчен югары даирәләрдә җиде ел көрәш барган. Бары тик өч тапкыр тавыш бирү аша узганнан соң гына, кабул ителгән.

Зилә ханым таныштыруын дәвам итә: «Әнә, бу каршыдагы йортның ике катында мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр үзләре генә яши. Аларга 18-26 яшь. Ассистентлары 24 сәгать буенча сменалап килеп торалар. Ә менә без яшәгән йортның икенче катында һәм безнең янәшәдә сәламәт балалы гаиләләр яши. Безнең фатирның өстендә үк 45 яшьлек апа, шулай ук коляскада. Өстәге катларда — пенсионер апа һәм башкалар. Кыскасы, бергә-бергә яшәү күңеллерәк. Проектның максаты — яшьләр, өлкәннәр, авырулар, сәламәт кешеләрнең бергә тату яшәүләре. Бер- береңә ярдәм итү».

Кыскасы проект шундый — өлкән яшьтәге ялгыз апалар биредәге балалар белән аралашып, ялгызлыкларын онытып тора ала. Инвалид балалар үзләре дә мөмкин кадәр үзләренең авыр хәлләрен онытып яши торган итеп оештырылган.

Дөрестән дә, монда аралашып яшиләр. Бәйрәмнәр үткәрәләр. Хәл-әхвәл белешеп торалар. Балалар бергә уйныйлар. Шатлыклар да, кайгылар да уртак. Авырлыклар килеп чыкканда бергә күтәрәләр.Фатирлар иркен, якты. Йортларның астында — гаражда һәр гаилә өчен җиңел машина кую мәйданчыгы бар. Зилә ханым үзе руль артында. Машинаны ире алып биргән. Мәктәпкә улы янына ашыгыч чакырсалар да, кызын балалар бакчасына илтергә дә өлгерә. Иң мөһиме, Зилә ханым коляска күтәреп-төшереп азапланмый. Машина коляскалылар өчен махсус җайланган: арты ачыла, пандус төшә. Аннан коляска чыга. Лифт янында прогулкада йөртә торган коляскадан өйгә керә торганына бала күчереп утыртыла. Камил әнисенә нык булыша, күтәртми.

Һәрдаим: лифтта да, фатирда да киң ишекләр колач җәя. Ишек төпләрендә бусагалар юк. Яшәү, савыгу өчен кирәкле бөтен нәрсә белән дә тәэмин ителәләр.

Зилә ханымның зур теләге, үтенече бар: «Татарстанда да минеке шикелле машина белән кызыксынсыннар иде. Колясканы да, баланы да күтәреп интегәсе юк, бала да азапланмый».

Дөрестән дә, безнең илнең Алман иле белән багланышлары ныклы.Тәҗрибәне өйрәнергә һәм файдалы әйберләрне куллануга алырга кирәк. Мондый пандус шикелле күтәрткеч җайланманы җиңел машиналарның барысына да көйләп була. Машиналарны безгә дә кайтарырга мөмкин. Ләкин таможня бәясе бик кыйммәт икән. Димәк, яшәү мөмкинлекләре чикләнгән балалы яисә коляскалы өлкәннәр яшәүче гаиләләргә бу вариант бармый. Ләкин өметне югалтмаска кирәк. «Инновация һәм яңарышларны алга этәрүче Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кызыксынса, шундый күтәрткеч җайланмаларны үзебездә үк җитештерүче берәр немец фирмасы да ачтырып куяр әле, Алла боерса!”- дип тынычландырам Зилә ханымны.

Хәзер инде «мәрхәмәтлелек шәһәрчегенең» әһәмиятле ягына күз салыйк. Мондый йортлардагы фатирларның бәяләре «тешләшмиме? «Без Ауропада фатир сатып алу, яки арендага түләү бәяләренең бик югары булуын ишетеп беләбез. Шуңа күрә, урынлы сорау туа: монда яшәүчеләр гомерлек бурычка батмыйлармы соң? Әйдәгез әле, акчага күчермичә, безнеңчә генә әйтик, юкса хушны җую ихтималы да бар.

Фатир бәясенең бер өлешен түлисе һәм ул түләнгән акча проект банкында саклана. Әйткәнемчә, бу зур бәя. Әмма хөкүмәт ошбу проекттагы фатирны алучыларга түли алырлык кечкенә процентлы кредит бирә икән. Калганын дәүләт һәм шәһәр бюджеты каплый. Түләп бетергәч, фатир хосусый милек итеп рәсмиләштерелә. Ләкин аны сатып, я бүлеп булмый.

Яшәү урынын алыштырырга туры килгән очракта, фатир хуҗалары түләгән бәя (теге өчтән бер өлеше дигәне) проект банкыннан кире кайтарыла. Фатир өчен аренда түлисеме? Әйе, түлисе. Ул бәя шәһәр, ил күләмендә югары. Ләкин, хезмәт хаклары һәм социаль түләүләр дә югары булганлыктан, шаярып әйткәндә, почти безнеңчә килеп чыга. Дөресрәге, яшәү мөмкинчелекләре чикләнгән балалы гаиләләргә, пенсионерларга аренда бәяләре күпкә кимрәк һәм ул артмый. Монда, яңадан да әле һәр яшәүчегә, кеременә карап, аерым якын киләләр, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтелә.

Германиядә «инвалид» төшенчәсе сөйләмдә үк юк

Камилнең йөзендә нур балкып тора. Яраталар аны. Сеңлесе дә «абый» дип сыенып кына тора. Әнә, әтисе бүген Камил бүлмәсендә яңа карават җыеп куйды. «Теге караватыннан мөстәкыйль рәвештә тренажорга күчеп шөгыльләнү җайсызрак иде. Монысы бөтен яктан уңайлы», — диде ул. Камил ялгыз булмасын өчен бүлмәсе җиһазланган. Ләкин ул ялгызлыкны яратмый шул. Аңа гел игътибар кирәк. Монда ул җитәрлек. Әнә, сеңлесе белән әнисе Тукай шигырьләренә спектакльләр куялар. Әтисе ирләр эшендә, гаиләнең туендыручысы. «Булыш әле улым, тотып тор», — дигән булып, такта башын булса да тоттыра. Ир кеше үсә бит! Бәхетле гаиләдә булуы белән бәхетле Камил! Хәер, үзе дә аңлый, шикелле. Гел елмая. Әнисенең йөрәгендәге яшәтергә теләү хисе нәни чагыннан ук баланың йөрәгенә якты нур булып иңгән.

Алман илендә инвалид дигән төшенчә сөйләм телендә юк, документларда гына. «Инвалид» сүзе, миңа калса, кешене үзе үк җәмгыятьтән читләштерә», — ди Зилә ханым.

Ачыктан –ачык өстәп куйды: «Яратмыйм мин ул төшенчәне».

Чыннан да, Германиядә җәмгыятьтә яшәү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә жәлләп карау юк. Коляска яисә дару, юллама теләнеп йөрү дә юк! Хәтта пандусларны да зур проблемага әверелдермиләр. Монда пандуслар социаль учреждение яки йорт төзелгәндә үк куела, чөнки ансыз бу бинаны куллануга кабул итмәячәкләр — шул гына! Күргәнебезчә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булсалар да, аларга кешечә яшәү өчен мөмкинлекләр тудырыла. «Мәрхәмәтлелек шәһәрчеге» (минем аны шулай атыйсым килде) моның ачык мисалы.

Беләсезме, кунакка килеп кергәч тә, Камилне күреп, йөрәгем шулхәтле сыкранган иде, ләкин ул хис юкка чыкты. Бу бала дәүләт һәм гаилә, җәмәгатьчелек тарафыннан кайгырту кочагында бит, Аллага шөкер! Ничек куанмыйсың?! Ишегалдында да, өйдә дә бөтен кеше якты йөзле монда. Башларын аска иеп, кара уйларга баткан кешеләрне дә очратмадым. Хәзер көнбатыштагы толирантлыкның бер төсмере шушы микән инде дип тә уйлап куйдым.

Милләттәшләребезнең гаилә учагы һәрвакытта да дөрләп торсын! Камил белән Азизәгә бәхетле балачак бүләк итүче Сөләйман әфәнде белән Зилә ханымга Аллаһы саулык, көч–кодрәт бирсен, барлык изге теләкләре тормышка ашсын! Амин!

PS.Сер итеп кенә киңәш бирәм. Улым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй. Зилә белән ерак арадан аралашу җиңелләрдән түгел. Чөнки бу гаиләдә балалар янында кәрәзле телефон кулланмыйлар. Сәламәтлеккә зыянлы, дип. Үзләре дә бик кирәк булганда гына телефоннан сөйләшәләр. Алман илендә милләттәшләребездән үрнәк алырлык бит, ә!