«Хәзер мин ятып кына торам». Гап-гади консерва да кешене инвалид калдырырга мөмкин

Зәй шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз, бавыр паштеты ашап, инвалид кала язган. Ул Чаллының инфекцион хастаханәсенә эләккән, ботулизм диагнозы куйганнар. Бу хакта тулырак — «Татар-информ» репортажында.

Зәй шәһәрендә яшәүче Любовь Егорова 5 сентябрьдә кибеткә керә, кичке ашка азык-төлек, шул исәптән бавыр паштеты да ала. Эштә капкалап алу өчен ул аны элек тә берничә мәртәбә сатып алган була. Шуңа күрә хастаханәгә эләгермен дип башына да китерми.

«Кичке ашта әллә ни ашыйсым да килми иде. Шуңа күрә паштетны ачтым, бер аш кашыгы паштетны хлебцыга ягып бутерброд ясап ашадым», — дип сөйләде Любовь Егорова.

Кичке аштан соң Любовь йокларга ята. Һәм иртән эче авырта, диарея башлана.

«Машинада баланы мәктәпкә илтәсе бар иде. Саф һава сулыйм дип тәрәзәне ачтым. Күз алдында бөтен нәрсә „йөзә“ башлады, иремнән баланы мәктәпкә илтүен сорадым», — диде Любовь Егорова.

Соңыннан ул коса башлый. Ире өйгә кайткач, хатынының бик начар хәлдә икәнен күрә. Ул хәтта йөри алмаслык хәлгә җиткән була. «Бәдрәфкә барасы килә, атлый да алмадым. Йөреп булмый, күзләрем томаланды. Бәдрәфкә шуышып диярлек бардым», — ди ул.

Нәтиҗәдә, Любовь ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар ханымда ишемия өянәге дип фаразлый. Кан басымын үлчиләр — югары була. Хастаханәгә барырга тәкъдим итәләр. Тик Любовь уколлар белән генә чикләнергә тели һәм хастаханәгә ятудан баш тартып гариза яза. Ул хәле яхшырыр дип өметләнә. Берникадәр вакыттан соң хәле тагын начарланып китә.

«Табиблар киткәннән соң мин йокладым. Костыра башлагач, уяндым, күзләрем дә начар күрә башлаган иде. Мин берни дә күрми идем диярлек», — дип исенә төшерде Егорова.

Кич ире Любовьны Зәй үзәк хастаханәсенә илтә. Табиблар анда ишемия кризисы булган дип фаразлый һәм шундук реанимациягә яткыралар.

«Табиб миңа дәвалану билгеләде. Реанимациядә миңа гел система куйдылар. Ләкин мин барыбер төне буе косып чыктым. Хәлем начарланды гына. Кинәт кенә бавыр паштеты ашавымны искә төшердем һәм инфекционистны чакыруларын сорадым», — дип сөйләде Егорова.

Инфекционист килгәч, ханым аңа үзенең симптомнары һәм паштет ашавы турында җентекләп сөйли. Шуннан соң табиб Любовьның иреннән шул паштетны алып килүен сорый. Продуктны да Егорова белән Чаллыга экспертизага җибәрергә уйлыйлар.

7 сентябрьдә Любовь авыр хәлдә Чаллы инфекцион хастаханәсенә эләгә. Анда аңа ботулизм диагнозы куялар.

Любовь берничә көн реанимациядә ята. Анда аны диагнозына туры килә торган итеп дәвалый башлыйлар. Шуннан соң авыруның хәле яхшыра һәм аны гадәти палатага чыгаралар.

«Миңа Роспотребнадзордан шалтыратып, паштетны сорадылар. Мин аны лабораториягә алып китүләрен һәм кайсы кибеттән сатып алуымны әйттем. Шуннан соң инде мин паштет турында уйламадым да. Минем максатым исән калу иде», — дип исенә төшерде Егорова.

«Татар-информ» ТР Роспотребнадзор белгечләренең Белгород фирмасы паштетында ботулизм чыганагы табуын хәбәр иткән иде. Зарарланган продуктның гомуми партиясе 4 килограмм булган.

«Тикшерү чаралары кысаларында куркыныч паштетның пробалары алынды. Лаборатор тикшеренүләр токсиннар бүлеп чыгармый торган Clostridium botulinum штаммы булуын күрсәтте», — диделәр Роспотребнадзорда.

Әлеге паштет танылган супермаркетларда сатылган. Зарарланган продукт турында мәгълүмат кулланучылар хокукын яклау буенча дәүләт ресурсына кертелгән. Куркыныч паштет сатылырга мөмкин булган кибетләргә продуктларны тикшерү турында белешмә бирү турында таләпләр җибәрелгән.

Ун көннән соң Любовьны хастаханәдән чыгаралар һәм дәваланып бетү өчен Зәйгә җибәрәләр. Ханым сөйләвенчә, аның әле байтак вакыт башы авырткан, башы әйләнгән. Туганнары аңа дәвалануга компенсация алу өчен паштет җитештерүчене судка бирергә киңәш иткән.

«Шунда мин паштетка ясалган экспертиза нәтиҗәләре белән кызыксына башладым. Миңа документлар җыярга кирәк иде. Роспотребнадзорга бардым һәм миңа кибеттән алынган паштет партиясендә ботулотоксин чыганагы табуларын әйттеләр. Ә мин пробага дип биргән паштет турында алар берни дә белмиләр иде», — дип сөйләде Егорова.

Любовь гаеплене табарга ниятләвен һәм судлашырга теләвен дә әйтте. Чөнки авырудан соң аның тормышы икегә бүленгән — чирләгәнче һәм аннан соң. Ханым инде өч ай больничныйда һәм эшкә чыга алмый.

«Минем белән беркайчан да мондый хәл булганы юк иде. Оешмада 20 ел эшләү дәвамында беркайчан да больничныйга чыкканым булмады. Хәзер мин гел дарулар эчәм һәм ятып кынаторам. Авырудан соң хәтеремә зыян килде, мин хәзер бар әйберне дә авыр истә калдырам — башыма зыян килде», — ди Любовь Егорова.

Ботулизмның нәрсә икәнен, аның кеше организмына ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм аның билгеләре турында «Татар-информ”га Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертинов сөйләде.

«Ботулизм — инфекцион авыру һәм ул клостридия барлыкка китерә. Әмма анаэроб шартларда (кислородсыз) клостридияләр барлыкка китерә торган токсин кеше организмы өчен зур куркыныч тудыра», — диде Хәертинов.

Гади генә әйткәндә, клостридияләр ботулотоксин бүлеп чыгара. Ә бу агу кешенең нерв системасын какшата. Кеше организмына эләгеп, ботулотоксин мускуллар параличы китереп чыгара — башта күз кабаклары авырая, йомшак аңкау парезы барлыкка килә һәм шул сәбәпле йоту авырлаша. «Кешенең күз аллары караңгыланырга, предметлар ике булып күренергә мөмкин. Соңыннан авыз эче корый, хәлсезлек барлыкка килә. Ләкин температура күтәрелмәскә мөмкин», — дип сөйләде Халит Хәертинов.

Әгәр вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәсәң, бу токсин авыруның тын юллары мускулатурасын зарарлый. Ахырда сулыш органнары параличы булырга һәм кеше үләргә дә мөмкин. Шуңа күрә авыруның беренче симптомнары сизелү белән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

«Ботулизмны дәвалаганда кешегә сыворотка кертәләр. Диагноз никадәр иртәрәк куелса һәм дәвалау башланса, начар нәтиҗәләре дә кимрәк була», — диде Халит Хәертинов.

Баш инфекционист әйтүенчә, кибетләрдә консервланган продуктлар клостридияләр белән зарарланган булырга мөмкин. Алар өйдә ябылган консервларда да була ала.

Консерв продуктлары сайлаганда аның савытын әйбәтләп карарга кирәк. Тигезсезлекләр, кабарып торган җирләр булмаска тиеш. Ә өйдә консервлар ясаганда токсиннардан котылу өчен термик эшкәртү кагыйдәләрен үтәргә кирәк.