Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районында серле урын бар: әнисе каргаган кыз ташка әверелгәнме?

Журналист Фәгыйлә Шакирова Әлмәт районы Түбән Абдул авылындагы тарихи серләрне чишү юлында.

news_top_970_100
Әлмәт районында серле урын бар: әнисе каргаган кыз ташка әверелгәнме?
Видеодан скриншот

Авыл халкы ул ташка якын барырга курка

Әлмәт районы Түбән Абдул авылы җирлегендә серле бер таш бар. Ул күпләрне үзенә тартып, кызыксындырып тора. Халык телендә аны тораташ дип йөртәләр, ә фәнни телдә балбал таш була инде. Русча әйтсәң, «каменный идол». Ул таш гади генә түгел, ә кеше формасында. Түбән Абдулда ул кыз кыяфәтендә булган һәм әле дә үз формасын югалтмаган.

Журналист, «Сөембикә» редакциясе хезмәткәре Фагыйлә Шакирова, видеорепортаж ясап, туган авылында булган могҗизалы хәлләрне барлады һәм тарихи урыннарын күрсәтте. Авыл халкыннан Тораташ тарихын сорашты ул.

Халык сөйләве буенча, имеш, бер кыз баланы әнисе Тораташка әйләнсәң ярар иде дип каргаган булган, һәм шуннан соң бала ташка әверелгән. Таш матур булганга күрә, бер кеше аны үзенең ишегалды бусагасына китереп куйган. Ташның ыңгырашканын ишеткәч, ул аны яңадан урынына илткән.

Авыл халкы сөйләвенчә, таш аксыл төстә, кыз кыяфәтендә булган. Халык ырым-шырымга ышана. Бәлки чынлап та ул кызны әнисе каргагандыр? Каргыш бар ул, диләр бит.

Авыл кешеләре сөйләвенчә, элек Тораташ янына еш барганнар һәм акчалар да салып калдырганнар. Барып караучылар ул ташны, елга бер булса да, әйләнеп ята дип сөйләгәннәр.

Түбән Абдул авылы элек хәзерге Чирмешән районына караган. Авыл халкы су буйлап кына, Сабантуйга дип, Бәркәтә исемле авылга барган. Нәкъ шул юл өстендә Тораташ булган. Ул таш янына барырга курыкканнар, ерактан гына караганнар. Хәтта тракторлар шул җирләрне сөргәннәр, тик ул ташка тимәгәннәр. Аннан соң Тораташны, тапталмасын дип, рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Таш янына бик барып йөрергә ярамаган. Барсаң да, я акча салырга, я кулъяулык бәйләп калдырырга кирәк икән. Элек әби-бабайлар да шушы таш янына барырга кушмаганнар, ул таш тота дигәннәр, — дип Түбән Абдул халкы сөйләде.

Фагыйлә Шакирова: «Тораташны музейга китереп куярга кирәкме?» — дигән сорауны биргәч, авыл халкы: «Ул ташка алынырга, тотынырга беркем дә батырчылык итмәс», — дип җавап кайтарды. Өлкән апалар яшь вакытларында, чия, җиләккә йөргән чагында, ул ташның янына барырга да куркуларын әйтәләр.

«Һәр үлчәгән саен, таш я озын, я кыска була»

Язучы, журналист, югалган авыллар тарихын өйрәнүче Дамир Таҗи  белән бергә Фагыйлә Шакирова Тораташ яткан урында булганнар. Тораташ Түбән Абдул таулары тирәсендә урнашкан, ул ташландык каберне хәтерләтә. Дамир Таҗи үзе белгән мәгълүматлар белән бүлеште.

— Бу таш турында күп төрле риваятьләр бар. Җитмәсә, әле ул бик серле дә. Күп кенә галимнәр аны өйрәнде һәм үзләренең нәтиҗәләрен чыгардылар. Тик барыбер таш турында мәгълүмат тулы түгел. Тораташны 1997 елларда археограф Марсель Әхмәтҗанов килеп тикшергән. Чыннан да, бу таш кеше гәүдәсенә охшаган. Аның башы да, күзләре дә, күкрәкләре дә күренеп тора. Күкрәкләрендә аның билгеләр ясалган. Бер караганда, алар А хәрефен дә хәтерләтә, галимнәр әйтүенчә, билге гарәп хәрефләренә дә охшаган, шул ук вакытта рун хәрефләрен дә хәтерләтә. Әмма чагыштырып карагач, бу билгенең рун язуына әз генә дә туры килмәве ачыкланган.

Бу ташны Марсель Әхмәтҗанов, Альберт Борһанов, Зимфира Рафиковалар тикшергән. Галимнәр балбал ташның икенче ягын ачып карамаганнар. Галимнәр фикеренчә, таш VII–VIII гасырларга карый, кемдер XIV гасырга карый дип әйтә. Бик күпләр бу ташны үлчәп караган, нишләптер һәр үлчәгән саен, таш я озын, я кыска була. Берсендә бер метр сиксән сантиметр, берсендә ике метр егерме сантиметр дип язганнар.

Балбал таш турында кызыклы мәгълүмат та бар. Түбән Абдул халкы монда угыр дигән кабилә яшәгән ди. Алар Түбән Абдул, Бәркәтә янәшәсендә яшәгән башка кабиләләр белән зур сугыш алып барган дигән сүзләр дә бар. Бәлки бу серле таш шул чордан да калгандыр, — дип сөйләде Дамир Таҗи.

Чыннан да, бик кызыклы таш бит. Төгәл мәгълүмат әле һаман да юк. Әллә безнең тарихчыларыбызга төгәл мәгълүматны табу авыр, әллә инде тырышлыгыбыз җитми, әллә тораташның серләрне ачасы килмиме?

Таш элек басып торган, аннары урталай ярылган. Ни өчен ул урталай ярылган? Аны яшен сукканмы, басып торган таш тиктомалдан ярыла алмый. Бәлки кемдер эчендә алтын-көмеш яшерелмәдеме дип, авыр металл-чүкечләр белән ваткандыр? Заманында таш басып торган, тирә-ягында аны саклап торучы кечкенә ташлар да өелгән булган.

Тораташ турында риваятьләр дә бар. Имеш, аның янында ак шәүләләр бии, алар күккә оча, килеп-китеп йөри. Тик иң кызыклысы Түбән Абдул халкының хәтерендә сакланган. Аның төрле вариантлары бар. Имеш, монда Уба (Убырлы) дигән авыл булган. Әле ул вакытта Түбән Абдул авылы да юк, бу бик борынгы заманнарда булган хәл. Шул авылда бер тол хатын яшәгән, аның бер кызы булган. Ул кыз әнисен тыңламый торган, иркә икән. Әнисе чирләп киткәч, кызына су алып килергә кушкан. Ә кыз тыңламый, әнисенең моңа бик нык ачуы килә һәм ташка әйләнсәң иде дип баласын каргый. Имеш, шулай итеп кыз ташка әйләнгән, — дип, риваять сөйләп узды тарихчы.

Кем белгән, бәлки чыннан да ул кыз ташка әйләнгәндер. Бу тормышта без белмәгән, күрмәгән әллә нәрсәләр бар бит. Ана каргышы дигәне исә бик куркыныч. Бәлки, бу хакта берәрсе уйлап кына чыгаргандыр.

 — Менә мондый балбал таш — Татарстанда бердәнбер. Ул Чирмешән белән Әлмәт районнарының чик буенда урнашкан. Мондый ташлар тагын Хакасиядә, Казахстанда күп очрый. Марсель Әхмәтҗанов әйтүенчә, бу төрки каганат заманнарыннан калган бер зур истәлек. Иң кызганычы шул, ул биредә кадерсез ята. Ташны музейга урнаштырсаң, аның белән кызыксынучылар да артыр иде, аны кырдан беркем дә эзләп йөрми бит, — ди Дамир Таҗи. — Тораташтан 2 метр ераклыкта читтә ятучы тагын бер таш бар. Ул Тораташны саклау өчен куелган таш булгандыр. Һәм шулай ук рәшәткә янында да тагын бер таш бар. Анысында да ниндидер билгеләр бар. Яңгырлар юу сәбәпле, алар юкка чыгып беткән. Бу Тораташның бер өлеше булса кирәк.

«Мамай хан, Нугай ханлыгы Түбән Абдул җирләреннән узган»

— Борһан тауларында тагын бер Изге зират бар. Бу зиратта безнең әби-бабайларыбыз күмелгән. Болгар чорында хан, үзенең туганнары белән качып китеп, Шушма елгасы янына килеп утыра. Бәлки зиратларда ханның ярдәмчеләре, данлыклы сугышчылар күмелгәндер, танылган мәшһүр гаскәр башлыклары да ятадыр.

Моңа бер факт та бар. 19 гасырда Уфада яшәгән галим Гурьевич кызыклы әйберләр язып калдырган. Ул бу тирәләрдә булган. Галим авылдагы төрле риваятьләрне, халык әйтемнәрен сораштырган һәм Түбән Абдулдан ерак түгел урында Мамай ханның шәһәрчеге булган дип язган. Ул бит инде аны уйлап чыгармаган. Бәлки монда Мамай ханлыгына кагылышлы хан сарайлары булгандыр, бәлки бу җирләр аның вакытлыча тукталу урыны икәнен ачыкланандыр. Кабиләләр күчеп йөргәннәр бит. Нугай ханлыгы да бу тирәгә хәтле килеп чыгып, хакимлек иткән. Чынлап та, бу тирәләрдән ханнар үтүе ул — факт.

Бу — бик борынгы зират. Алтын Урда чорына кадәр борынгы зиратлар булган. Аннан соң бу зиратны Бүстерәй зираты дип тә әйтәләр, чөнки монда шундый исемдә инеш аккан. Убырлы авылын шул изгеләр зираты белән Тораташ арасында булган дип әйтеп була. Анда төрле кабиләләр дә яшәгән инде. Үз тормышларын алып барганнар. Монда биш кабер ташы бар. Төрек каганаты чорында бабаларыбызга куелган һәйкәл ташлар дип әйтергә була. Анда рун язмаларның эзләре күренә. Еллар узу белән аны яңгыр юып бетергән. Әгәр аларны караучы булмаса, берничә еллардан ул ташлар яраксыз хәлгә дә килергә мөмкин. Без аны бераз чистартып карыйбыз.

Марсель Әхмәтҗанов үзенең хезмәтләрендә бүгенге Түбән Абдул җирендә төрки каганаты кабиләләре гомер иткән, тормыш алып барган дип язды. Төрки каганаты да, Болгар чоры да, Казан ханлыгы да, гуннар — һуннар шулай ук безнең борынгы бабаларыбыз. Безнең нәселдә нинди генә бабалар юк. Һәм моның белән горурланырга кирәк дип уйлыйм. Шушы ташларда Тораташныкына охшаган билгеләр дә бар. Заманында археологлар Евгений Казаков, Марсель Әхмәтҗановлар һ.б да бу ташлар белән бик кызыксынганнар, — дип уртаклашты Дамир Таҗи.

Чынлап та, бәлки Түбән Абдул халкы хан нәселеннән килеп чыккандыр? Тарих битләрен тиз генә ачып булмый шул, аның өчен бик күп еллар, тырышлык, теләк кирәк.

«Һәйкәлләребез, тарихи истәлекләребез югалу алдында тора»

— Күрше Бәркәтә авылында Кашка тауда бик зур истәлекләр, кырда чүлмәк тапканнар. Моннан ерак түгел Чувашәккәрәй авылы бар, анда да чүлмәк табылган. Алар Болгар чорына карый.

Түбән Абдул белән Елхово арасындагы югалган татар авылы Сатлыкта безнең археологлар бик зур эзләнүләр алып бардылар. Ул авыл болгарларның ниндидер үзәге булганга охшаган, анда мал, дуңгыз, дөя сөякләрен дә табалар. Шул ук вакытта кыргый җәнлекләрнең сөякләрен дә тикшерәләр. Аны остеолог Олег Богаткин дигән кеше тикшергән. Бәлки монда болгарларның мал тоту үзәге булгандыр. Шул ук вакытта төрле керамика, бизәкләр, чүлмәк ватыклары да табыла. Алар Кызыл Көч бистәсенә кадәр очрый. Бу әйберләр Болгар, Алтын Урда чорына да карыйлар. Әлмәт ягы өлешен әзме-күпме 1990 еллардан соң Зимфира Рафикова җитәкчелегендәге археологик экспедиция тикшерде, әмма бу экспедициянең эше туктатылды. Менә мондый экспедицияләр бүгенге көндә дә оештырылса, әйбәт булыр иде, — дип сөйләде Дамир Таҗи.

Мондый бай истәлекләргә барча халык та ия түгел. Татарда мондый тарихи байлыклар була торып, без аларга никтер салкын мөнәсәбәттә…

— Бүгенге көндә, дөресен әйтик, күп һәйкәлләр бар. Аларны өйрәнүче дә юк, тарихка шундый салкын караш яши. Әгәр аны кузгатып җибәрсәң, тарихта яңадан-яңа сәхифәләр ачылыр иде. Без тагын да күбрәк белер идек. Монда күңелне әрнеткән тагын бер әйбер бар. Бу тирәдә Әшәлче (Ашальчинское месторождение) бетон ятмалары буенча нефтьчеләр бик күп корылмалар төзиләр. Анда нинди һәйкәлләр, истәлекле урыннар бар — беркем дә тикшереп тормый. Табылганнары бик сирәк, алар югалу алдында тора, — ди тарихчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100