Изгеләр чишмәсе, Елан тавы һәм Париж: Мамадыш районы нәрсәсе белән гаҗәпләндерә?

Мамадыш - Татарстанның бай тарихлы һәм төрле риваятьләргә мул булган иң зур районы. Идел Болгары, Сөембикә һәм Парижның үзара бәйләнеше турында «Татар-информ» репортажында.

Мамадыш буенча экскурсион программа район территориясеннән — Урта Кирмән авылыннан башлана. Экскурсовод Гөләндәм Давыдова туристларны нәкъ шушында каршы ала һәм Кирмән шәһәрчегендәге Елан тавына алып бара.  

«Башта без танышабыз, аннан мин Кирмәнгә барганчы изге су эчәргә һәм көч тупларга тәкъдим итәм. Чөнки тауга җәяү менәчәкбез, ә анда асфальт юк», — дип сөйләде Гөләндәм Давыдова.

Чыннан да, бу урынга килгәндә әзерлек кирәк. Беренчедән, дөрес кием сайларга, юкса черкиләр талап бетерәчәк. Икенчедән, үзең белән су шешәсе алырга киңәш ителә. Мондагы чишмәләр дәвалау көченә ия, аны экскурсовод та әйтә һәм бирегә килгән кешеләр дә раслый.  

«Мин туристларны чишмә суын дөрес эчәргә өйрәтәм. Башта чишмә суында кулларны юарга, ә соңыннан уң кулга су алып, өч тапкыр эчәргә кирәк. Шунысы да игътибарга лаек: җиде чишмәнең һәммәсе дә дәвалау көченә ия», — дип сөйли экскурсовод.

Болгар һәм Алтын Урда Кирмәне

Кирмән шәһәрчеге X–XIV гасырларда яшәгән Болгар, соңрак Алтын Урдадан калган калдыклардан тора. Тау башыннан манаралы һәм казыклы зур булмаган агач кирмән манзарасы ачыла.

«Кирмән XI гасырда Ислам динен кабул иткәннән соң ук төзелә. Башта ул төньяк форпост буларак әллә ни зур булмаган. Монда бары тик гаскәр башлыклары гына яшәве әлеге кирмәннең үзенчәлеге булган. Хәзер территориясе бермә-бер кимегән, элекке мәйданының бары тик 20-30 процент өлеше генә калган», — дип аңлатты экскурсовод.

Сүз уңаеннан, теләгән кешеләр манарага күтәрелеп, бу төбәкне биектән дә күзәтә ала. Эчтә бердәнбер таш һәйкәл бар, ул Кирмәнчек шәһәрен саклаганда һәлак булган кешеләргә багышланган. 1396 елда пират-ушкуйниклар һөҗүм итеп, кирмәнне яндыралар. Шуннан соң анда яшәгән соңгы кешеләр дә китеп бетә. Алар якын-тирәдә Рус, Урта һәм Кече Кирмән авылларына нигез сала.

Экскурсовод тауның ни өчен Елан тавы дип аталуын да сөйләде. Бу риваять Казанга нигез салыну белән бәйле икән. Ышанулар буенча, Казанда да еланнар патшасы — Зилант яшәгән.

«Казан еланнар күп булган урында төзелгән дип сөйлиләр. Еланнарны юкка чыгара башлагач, алар бер йомгакка бөтерелгән дә, аҗдаһа барлыкка килгән һәм ул еракка очып киткән. Ул мондагы алтын чокырга килгән, шуннан соң җирлекне начар көчләрдән һәм дошманнардан саклый башлаган дигән риваять бар», — дип сөйләде Гөләндәм ханым.

Мамадыш чишмәләренең шифасы

Тау итәгендә җиде чишмә ага. Күпер янындагы беренче чишмә йөрәк авыруларына шифа бирә, ә калганнары гәүдә очлыкларын, эчке әгъзалардагы авыруларны (күрәсең, экскурсовод буыннарны күздә тотып әйткәндер) дәвалый дип сөйлиләр. Ә югарыда урнашкан җиденче чишмә рухи авыруларга сихәт бирә.

«Чишмәләр очраклы гына барлыкка килмәгән. Барысы да тагын бер риваятькә бәйле. Кирмәнчек шәһәрендә ханның җиде хезмәтчесе яшәгән, алар һәр көнне коега су алырга барган. Бервакыт алар кире әйләнеп кайтмаган. Хәрбиләр аларны эзләп барган һәм якын-тирәдә кызларның мәетенә юлыкканнар — аларны дошман үтергән булган. Шулай итеп, хан үзенә куркыныч янаганын белеп алган», — диде экскурсовод.

Алга таба, урман эчендә тагын бер чишмә бар. Аны «Сөембикә чишмәсе» дип атыйлар һәм ул күз авыруларын дәвалый дип ышаналар.

«Аның барлыкка килүе дә риваятьләргә бәйле. Монда үзенең сугышчылары белән бергә Сөембикә килә. Ул вакытта ханбикәгә Иван Грозныйның планнары турында мәгълүм була. Ул урманга китә һәм елый-елый Аллаһтан ярдәм сорый. Шуннан соң, патша аның улын Мәскәүгә алып киткәч, монда чишмә бәреп чыга, ул „Сөембикә“ дип атала башлый», — диде Гөләндәм Давыдова.

Чулман янында табылган бизон калдыклары һәм болгарларның шәхси әйберләре

 Мамадышның туган якны өйрәнү музеена 1981 елда нигез салына. Экспозиция 10 залны үз эченә ала: археология, этнография, «Сәүдәгәрлек», «Беренче Бөтендөнья сугышы», «Гражданнар һәм Рус-Япон сугышы», Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы чоры, хәзерге заман, балалар иҗаты, күргәзмә залы һәм хәрби дан залы.

«Безнең музейда Кирмәнчектә табылган 100дән күбрәк экспонат бар. Мәсәлән, Алтын Урда чүлмәкләре, алтын тәңкәләр, Коръән савыты, кашлы йөзекләр һәм бизәнү әйберләре саклана», — диде экскурсовод.  

Шәһәрчектән табылган әйберләрдән башка мамонт сөякләре һәм тешләре, казналыклары да бар — алар Нократ һәм Чулман елгалары ярларында табылган. Шулай ук бизонның йон белән капланган маңгай өлеше дә бар. Шулай ук Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходы белән булган һәлакәттән соң пассажирларны коткарган капитан Роман Лизалинның кителе һәм фуражкасы монда саклана.

Экскурсия ахырында туристларга мастер-классларда катнашырга тәкъдим итәләр. Анда суыткычка беркетә торган магнитны үз кулларың белән буярга мөмкин.

«Мамадыш районында яшәгән милләтләрне (руслар, марилар, татарлар, удмуртлар һәм керәшеннәр) тасвирлый торган бизәкле детальләрне һәр турист үзенә ошаган төскә буйый. Ләкин, гадәттә, без символика туры килсен дип киңәш итәбез. Соңыннан кунаклар әлеге аерым элементлардан йөрәк формасы ясый һәм үзләре белән алып китә», — диде экскурсовод.

«Ни өчен Парижга Мамадыш аркылы баралар?»

Мамадышта җирле Эйфель манарасын да күрергә була. Тик ул тимердән ясалган һәм Нократ елгасы (шәһәр әлеге елга буенда урнашкан) төсләренә буялган, шулай ук Парижга кадәр 3882 чакрым дигән билге дә куелган.

«Башта ЫШ/ИЖ дигән аваздашлык бар иде, мәсәлән, МамадЫШ/ПарИЖ. Ә соңыннан шәһәрне төзекләндерү башланды, шул вакытта „Мамадыш та Париж инде, тик йортлар гына тәбәнәк һәм асфальт сыеграк“, - дип әйтә башладылар», — диде экскурсовод.

Аның сүзләренчә, сүзләр белән уйнау Париж белән Мамадышны чагыштыру китереп чыгарган, әмма Татарстан шәһәре күчермә булырга теләми. Һәм аларга иң ошаган сүз: «Парижга барырга акчаң булмаса, Мамадышка кил».

Туристлар Совет урамында йөри, патша заманнарыннан алып Сталин репрессияләренә кадәр эшләгән төрмә турында белә һәм һәйкәлләр карый ала. Бу урам - гаилә белән ял итү өчен яхшы урын. Шулай ук шәһәрнең иң югары ноктасына — Пузанка тавына мәнәргә һәм аннан ачылган күренешләр белән хозурланырга, яки Нократ яры буенда әкият һәм көнчыгыш йолдызнамәсе персонажларының агач сыннарын карарга мөмкин.

Үзегезгә ошаган турга Visit Tatarstan сайтында бронь ясарга була, шунда ук барлык программалар турында тулырак мәгълүмат та бар. Кемнәргә экскурсия генә җитәрлек түгел, аларга өстәмә хезмәтләр дә каралган. Мәсәлән, балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар, туку буенча мастер-класслар, «хан чәе» — Сөембикә чишмәләре янында чәй эчү бар.

 Мамадыштан кала, Кама Тамагына, Болгарга, Алабугага, Балык Бистәсенә, Чистайга һәм Байлар Сабасына да тур оештырырга да мөмкин.