Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирус вакытында республикадагы зур оешмаларның эше ничек үзгәртелде?

Россиядә ял көннәре кертү, шулай ук эш процессын оештыруга югары таләпләр республиканың зур предприятиеләре эшчәнлегенә йогынты ясады. Беренче ял атнасыннан соң кемнәр үз эшен торгызып җибәргән һәм Татарстан бизнеска нинди ярдәм күрсәтә? Бу хакта «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
Коронавирус вакытында республикадагы зур оешмаларның эше ничек үзгәртелде?
«Нижнекамскнефтехим» ның матбугат хезмәте

КАМАЗ: 6 апрельдән персоналның бер өлеше эшкә чыга

6 апрельдән Татарстанда берничә зур сәнәгать оешмасы, шул исәптән система булдыручы предприятиеләрнең федераль исемлегенә кергән ПАО «КАМАЗ» да эшен башлап җибәрде.

«6 апрельдән КАМАЗның җитештерү эшчәнлеге, учет һәм исәп-хисап, хезмәт саклау һәм куркынычсызлык белән бәйле аерым бүлекчәләре үз эшен яңартып җибәрде. Бүлекчә җитәкчеләре карары буенча хезмәткәрләрнең бер өлеше өйдән эшләүгә күчерелде. Корылмаларга хезмәт күрсәтә торган, җыештыру һәм дезинфекцияләү белән шөгыльләнә торган персонал үзенең көндәлек эшен дәвам итәчәк», — диделәр Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә.

Автогигантта массакүләм кулланышта булган урыннарда дезинфекция чаралары уздырылган, куркынычсыз дистанция саклау өчен билгеләр ясалган. Бүлекчә хезмәткәрләре индивидуаль саклану чаралары киеп эшли.

Баштарак автогигантның генераль директоры Сергей Когогин рәсми белдерү ясаган иде. Ул «КАМАЗ»ның эшчәнлеге коронавирус инфекциясе таралу ситуациясенә карата адекват караш тәэмин итәргә, социаль вазгыятьне җайга салырга, җинаятьләр артуга юл куймаска һәм чикләү чаралары кертелү аркасында икътисади нәтиҗәләрне киметергә ярдәм итәчәк дигән иде.

Яшел Үзән заводы дәүләт оборона заказларын үтәүне дәвам итә

Горький исемендәге Яшел Үзән заводы да эшчәнлеген яңартып җибәрде. Завод система булдыручы предприятиеләр исемлегенә керә һәм шуңа күрә катлаулы эпидемиологик вазгыятькә дә карамастан, дәүләт оборона заказларын үтәүне дәвам итә, дип сөйләде предприятиенең генераль директоры Александр Карпов.

«Без кыскартылган составта чыктык, беренче чиратта дәүләт оборона заказларын үтәү өчен. Хәзер заводта 1055 кеше эшли, шулай ук читтән торып эшләү дә оештырылды. Безнең өчен иң әһәмиятлесе — эшчеләрнең сәламәтлеген һәм компетенциясен саклап калу», — дип сөйләде Карпов.

Куркынычсызлык максатларында заводта эшчеләрнең температураларын үлчәп торалар, һәр өч сәгать саен яңа битлекләр бирәләр. Цехларның берсендә үз көчләре белән яңа респираторлар тегү оештырылган, шулай ук изолятор да әзерләнгән. Предприятиедә меңләгән респиратор һәм берничә тонна дезинфекция чаралары да сатып алынган, дип сөйләде оешманың хезмәт саклау бүлеге җитәкчесе Павел Игнатьев.

«Куркынычсызлык максатларыннан, чит илдә булып кайтканнан соң өч хезмәткәр үзлектән изоляциядә. Ике хезмәткәр Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә, ә берсе Таиландта булган», — диде Игнатьев.

Хәзер заводта кече ракеталы корабларны серияле төзү, сыегайтылган табигый газга йөри торган судно җитештерү дәвам итә. Җитәкчелек планнарында — заводны тулы куәткә алып бару, дәүләт оборона заказларын гына түгел, әкренләп гражданнар заказларын эшләү дә бар. Чөнки бер ай заводка якынча 300 млн сумга туры килә.

«Нижнекамскнефтехим» шәһәр өчен 100 мең битлек тегүгә чимал биргән

Туктаусыз цикллы предприятие буларак «Нижнекамскнефтехим» үз эшен туктатмады. Әмма башка бик күпләр кебек үк махсус эш режимына күчте. Хезмәткәрләрнең яртысы читтән торып эшли, 60 яшьтән өлкән һәм туктаусыз җитештерү процессына җәлеп ителмәгән персонал үз-үзеңне изоляцияләүдә утыра. Моннан тыш, оешмаларда санитар-эпидемиология хезмәтләре биргән барлык киңәшләр дә тотыла, диделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, «Нижнекамскнефтехим» 100 мең данә медицина битлеге тегү өчен шәһәргә тукыма булмаган полипропилен чимал биргән. Бу материалны компаниянең филиалы «Полиматиз» җитештерә.

«Нижнекамскнефтехим» җитәкчелеге 100 мең данә медицина битлеге тегү өчен шәһәргә тукыма булмаган материал бүлеп бирү карары кабул итте. Моннан тыш, Кама Аланы неврология диспансеры да ярдәм алачак. Диспансер коллективы 5 мең битлек ясау өчен материал сорап мөрәҗәгать итте», — диелә хәбәрдә.

Читтән торып эшләүгә күчкән һәм өйдә битлек тегү мөмкинлегенә ия булган хезмәткәрләр көн саен 800 данә маска әзерли. Алар волонтерларга, социаль миссия башкара торган хезмәткәрләргә һәм күп кеше белән контактка керә торган кешеләргә тапшырыла», — диделәр «Нижнекамскнефтехим»да.

«Казаноргсинтез»да ОРВИ билгеләре булган кешеләрне кабул итү өчен кабинет ачылган

«Казаноргсинтез» көчәйтелгән дезинфекция чаралары режимында эшләвен дәвам итә. Предприятиедә юеш чүпрәкләр белән җыештыру көчәйтелгән, хезмәткәрләр саны киметелгән, рейска кадәр һәм соңыннан вахта автобусларын эшкәртү каралган, — дип сөйләде «Татар-информ»га компаниянең матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Семягин.

«Персоналның бер өлеше эш өчен кирәк булганда чакырыла, шулай ук график бар, аның буенча да кешеләрне чакырталар. Биналарда кешеләр саны, кешеләрнең предприятие буенча йөрүе дә чикләнгән. Чит кешеләргә предприятиегә керү 17 мартта ук тыелды», — диде Семягин.

Предприятиедә ОРВИ билгеләре булган кешеләрне кабул итү өчен аерым керү юлы булган кабинет та эшли, анда табиблар дежур тора.

Башта «Казаноргсинтез» социаль өлкә объектлары эшен вакытлыча туктаткан иде. 21 марттан «Оргсинтез» бассейнына, 30 марттан «Солнечный» ял базасына керү туктатылды. Шулай ук бүгенге көндә «Шеланга» һәм «Обсерватория» ял базалары да ябык.

«Татнефть» хезмәткәрләрен компаниянең шифаханәләр һәм балалар лагерьләре базасына урнаштырган

«Татнефть» тарафыннан да зур социаль эш башкарыла. Компания индивидуаль саклану чаралары җитештерү һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге экстрен хезмәтләр һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен махсус костюмнар тегүне оештырды. Шулай ук компаниядә халык белән даими контактта булган хезмәткәрләр өчен саклагыч костюмнар җитештерүне дә башлап җибәрде.

27 марттан ук «Татнефть» җитәкчелеге үзенең нефть табу һәм эшкәртү, шулай ук халыкны газ, җылылык, су һәм электр белән тәэмин итә торган кайбер предприятиеләрен махсус эш режимына күчерде.

«Махсус эш режимы хезмәткәрләрнең «Татнефть»нең барлык кирәкле ресурслар белән тәэмин ителгән балалар лагерьләре һәм ял базаларында торуын күздә тота. Вакытлыча урнашу урыннарында даими рәвештә санитар-эпидемиология чаралары уздырыла, хезмәткәрләрне COVID-19 вирусына тикшерәләр, биналарны һәм корылмаларны зарарсызландыралар, техникага, җитештерү территорияләренә һәм персоналның яшәү урыннарына махсус эшкәртү уздыралар», — диделәр матбугат хезмәтендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100