«Эшләргә рөхсәт итсеннәр иде»: урта һәм кече бизнес ни хәлдә?

Коронавирус күп өлкәләрне үзенең колы итеп, өйләргә бикләде, кешеләрне эшсез, керемсез калдырды. Бүгенге көннең томанлы вәзгыяте аша киләчәк күренми, кешелекне алда ни көтәсен тәгаен әйтеп булмый. Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урта һәм кече бизнесның ни хәлләрдә булуын, яңа тормышка ничек яраклашуларын белештек.

«Ипигә сорау артты»

Кама Тамагы районында «Уют+» ипи пешерү предприятиесе җитәкчесе Рим Хөснетдинов белән сөйләштек.

— Эшлибез. Шулай ук. Алай зарар килмәде, Аллага шөкер. Без икмәк һәм тагын 150 төр камыр ризыклары пешерәбез. Кеше кимесә, зыян киләчәк безгә дә, сүз дә юк. Болай барысы да тәртиптә. Сатып алулар кимеде дип әйтә алмыйм. Илтеп бирү каралган бездә. Хәзер район җирендә анысы артып та китте әле. Авыл җирендәге кибетләргә продукциябезне даими илтеп торабыз. Көн саен ике автолавка чыга. Барысы да вакытында, тиешенчә эшләнә, әлегә кадәр зарланучылар булганы юк. Ипигә сорау артты, үз-үзеңне изоляцияләүдә халык күбрәк ашый башлады, ахры, — ди ул.

Җитәкченең сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең битлекләре дә, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалары да, антисептиклары да бар. Яңа кертелгән таләпләрне күздә тотып эшләүләрен ассызыклады Рим Хөснетдинов.

Ашарга көн дә кирәк, шуңа әлеге өлкәдә эшләгән кече бизнеска куркыныч ул кадәр үк янамыйдыр, кешеләре дә эшсез түгел.

Апас районы Тәүгелде авылында шәхси кибетләр хуҗасы Гөлнур Хәйруллина шушы көннәрдә Казанга товарга барырга җыена.

— Казанга барырга чыгарырлар дип уйлыйбыз инде. Теге атнада сишәмбе көнне барып кайткан идек, бик җайлы булды. Азык-төлек артыннан атна саен барабыз. Гел яңа җитештерелгән булсын, искермәсен дип, әз-әзләп алабыз. Сатулар кимеде, ипи булмаган көнне урамда кеше дә юк. Ике көнгә бер ипи килә, шул көнне кибеткә дә киләләр. Бездә товар бетеп торганы юк, Аллага шөкер. Карабодай да, дөге дә бетмәде. Шәһәр кешесе кебек, аһ итеп, кырылып халык бер әйберне дә алмыйм. Элек ничек булса, хәзер дә шулай, сату гына кимеде.

Саклану чараларын үтибез. Битлекләрне үзебез тектек, кызым тегеп бирде күп итеп. Кибетне хлорка белән юып торабыз, — ди Гөлнур апа.

Аның сүзләренчә, авыл халкы да кулларына перчатка, битләренә битлек киеп кенә килә икән кибеткә.

«Авыл хуҗалыгы изоляциядә утыра алмый»

 Кукмара районы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов белән сөйләштек.

— Бүген өйдә утырырга, диләр. Үземә дә бик кызык. Сыерны ашатырга, саварга кирәк, без үзебез дә аптырашта, нишләргә? Нәрсә булып бетәр бу? Бөтен авыл халкы борчыла. Шулай да эшне эшләмичә булмый бит. Үзебезчә сакланып, әкрен генә маташабыз инде. Битлекләр кигән булабыз, кулларны юабыз, аралашмаска тырышабыз, юк-барга йөрмәскә дип сөйләнәбез.

Чәчү башланды менә хәзер, эшләргә кирәк. Карантин булгач, училищедан ярдәмгә студентларны җибәрмиләр. Шундый проблемалар күп инде ул, саный китсәң. Авыл хуҗалыгына нык суга торган эшләр булды бу.

Авылларга килеп төшә күрмәсен, Алла сакласын дип йөрибез. Фермада эшләүчеләр, сыер савучылар да битлектән, ашханәгә кергәндә әйбәтләп юыналар. Алар кергәнче дезинфекция ясап чыгабыз. Шулай ук сөтне алырга килгән машиналар да фермага дезинфекция ясап кертелә, машина йөртүчеләр битлектән йөри, — ди ул.

Авыл җиренә изоляциягә дип кайтучылар да байтак. Ялдан кайткан берничә гаилә хәзер карантинда утыра икән. Кооператив җитәкчесе сүзләренчә, телевизор карап, куркып калучылар, «больничный» алып өйләрендә ятарга теләүчеләр дә бар.

— Паникага бирелеп беттеләр инде, куркытып бетерделәр халыкны. Кеше белән генә проблема булмасын инде, эш күп. Безнең язгы чәчүгә бөтен әйбер дә әзер: техника, ашламалар да. Механизаторлар һәм терлекчеләр авырып кына китә күрмәсен, — ди Нәфыйк Хөсәенов.

Кукмара районы Югары Арбаш авылындагы КФХ башлыгы, хайваннарга азык-төлек кайтарту белән шөгыльләнүче Ландыш Зыятдинова да үзенә очрашырга туры килгән кыенлыклары белән бүлеште:

— Алай ниндидер зур проблемаларым бар дип әйтә алмыйм. Кискен борылышлар юк югын, шулай да тоткарлыклар артты. Гомумән, бар нәрсә буталчык хәзер. Кешеләр нишләргә белми: сораулар күп, ә җаваплар юк. Хайваннарга азык кайтарту белән шөгыльләнәм: Арча, Биектау, Кукмарага илтәбез. Машина йөртүчеләрне табу кыенлашты. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә йөрүгә чикләүләр булмаса да, кешеләр курка, бөтен әйбердән шикләнә, кемгә, нәрсәгә ышанырга белми. Кешеләр дә усалрак, дип әйтимме соң. Ел буе уйлаган планнарым да бар иде, кызганыч, быел тормышка ашырып булмас инде.

Базар эчендә кечкенә генә сәүдә ноктам да бар. Товар әйләнеше 10 тапкырга кимеде. Сатып алучылар да аз. Керем төште, ә аренданы берәү дә киметмәде, менә монысы начар. Кибетчем хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләүдә өйдә утыра, әлегә кибет эшен үз көчләребез белән алып барабыз. Перчатка табу кыен түгел, битлекләр өемдә дә бар иде, булмаса, тегеп тә була инде аларны, — ди ул.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр теләсәләр дә, үз-үзеңне изоляцияләүгә китә алмый. Ничек эшләгән булсалар, алга таба да шулай дәвам итәләр. Дөрес, хәзер эштән кайткач, иртәгә кияр өчен битлек хәстәрен дә күрергә кирәк.

«Кече предприятиеләргә булса да эшләргә рөхсәт итсеннәр иде»

Кече предприятиеләргә үзизоляцияләү вакытында туган проблемаларны җиңеп чыгу, эшчеләргә хезмәт хаксыз исән калу бик кыен. Казанда агачтан төрле өй җиһазлары ясый торган остаханә хуҗасы Тимур Талипов үзенең бик авыр хәлдә калуы турында сөйләде:

— Хәлләребез бик начар. Җитештерү тукталды, эшләргә ярамый. Заказларым күп, эшләп бетерәселәре дә калган иде. Әлегә берни эшли алмыйбыз, кызганыч, көтәргә туры килә. Осталар да эшкә чыга алмый, штрафлар белән яныйлар. Хезмәт хакы эшкә карап түләнә иде. Җитештерү тукталгач, сатар әйбер юк, хезмәт хакы түләргә акча да юк. Кешеләр аннары нишләр, белмим. Ач килеш урамнарга чыга башлаячаклар бит. Кайберләре шундый аяныч хәлдә, рөхсәтсез дә эшләргә риза, кайберәүләр штрафлардан курка. Мин түләр идем аларга, тик үземнең дә акчам юк. Аңлыйм мин кеше күп җыела торган урыннарның ябылуын. Җитештерүче кечкенә предприятиеләргә генә булса да эшләргә рөхсәт итсеннәр иде. 10-15 кеше цехта эшләүдән бернинди зарар да юк. Кичә Президент исеменә эшләргә рөхсәт сорап петиция яздым. Бүген аңа 130дан артык кеше кул куйган. Икътисадка бик зур зыян килә бит, — ди Тимур, гаиләсен тәэмин итәргә кирәклегенә дә басым ясап.

Авыр вәзгыятьле көннәрдә чимал белән проблема юк икән. Тәэмин итүчеләрнең күбесе онлайн эшли. Тимурның әле аренда мәсьәләсе дә тулысынча хәл ителмәгән.

«Сатып алучы булмагач, керем дә юк»

Чувашстанның Шәмурша район үзәгендә чәчәк кибете хуҗасы Айгөл Галиуллованың хәлләре дә шатланырлык түгел. Кайтарткан чәчәкләрен дә сатып бетерә алмаганнар, ябылырга туры килгән кинәт кенә.

— Зыян күрдек. Чәчәк тиз шиңә, бозыла, кыяфәте ямьсезләнә. Дистанцион рәвештә эшләп маташкан булабыз да, тик әлегә кешедә чәчәк кайгысы түгел, сатып алулар нык кимеде, юк диярлек. Соңгы вакытта бары үзебезнең илдә үстерелгән чәчәкләр генә саттык. Аны да күпләп кайтартып булмый, тиз бозыла. Бу айда, гомумән, заказлар бирмәскә булдык, кибет ябык бит, — ди Айгөл.

Чәчкәләрне онлайн заказ белән тапшырганда, бөтен кагыйдәләрне дә үтәп, битлек һәм бер генә тапкыр кулланыла торган резин перчаткалар кияләр икән. Шуның өстенә, чәчәк бәйләмен өстәмә пакетка тыгып алып баралар. Клиентка тапшырганда, анысын алып аталар. 

Төп кереме сатудан булган барлык оешмалар да зыян күрә. Кайберәүләр онлайн заказны китереп бирү өлкәсенә күчеп булса да, бизнесын саклап калырга тырыша.

— Бик кыен хәлдә без бүген. Кибет ябык, сатулар юк. Әлегә бинаны арендага бирүче берни әйтмәде. Эш урыннарын саклап калырга тырышабыз да, алда нәрсә буласын белмибез. Ничек чыгарбыз бит бу хәлләрдән. Сатулар булмагач, кибетчеләргә эш хакы түләргә дә бик авыр. Берничә атна элек чит илләрдән күреп, битлекләр дә тегә башладык. Баштарак алдылар, хәзер алар да кирәкми. Җитештерү цехы да тукталды, киемнәр тегә алмыйбыз, тегелеп бетмичә калган заказлар күп. Барысы да катып калган хәлдә. Кайберәүләр акчаларын кире кайтаруны да сорый башлады», — ди Казандагы «Сабр» мөселман киеме брендының креатив директоры Алия.

«Матурлык салоны хезмәткәре битлек тегә»

Казандагы бер матурлык салоны җитәкчесе Алсуның да фикерен тыңладык.

— Бернинди яхшы хәбәр әйтеп булмый. Март ае болай да бик начар булды, клиентларыбыз 80 %ка кимеде. Бөтенесе дә вирус эләгүдән курыкты. Без битлекләр алганда бәяләре бик арткан иде инде. Клиентларыбыз курыкмасын өчен аларга кергәндә үк битлекләр өләшеп карадык, — ди салон хуҗасы.

Матурлык салоны директоры сүзләренә караганда, эшләргә ярамый дигән карар аларга кич белән генә килеп төшә. Салоннан шәхси әйберләрен, гөлләрен дә алырга өлгерми калганнар.

— Кешеләргә, ичмасам, әзерләнергә 1-2 көн вакыт та бирмәделәр. Гомумән, белми калып эшкә чыгучылар да булган. Андыйларга зур штрафлар белән янап, куркытып та киткәннәр. Хезмәткәрләргә ничек хезмәт хакы түләргәдер, белмим. Беркайда да оклад юк, эшкә карап түләнә. Бу шундый өлкә — син үзеңнең хезмәткәрләрең белән бер көймәдә. Миңа керем килә икән, аларның дә кесәләре буш түгел. Хәзерге вакытта мин акча каян алырга икәнен белмим, чөнки клиентлар да, керем дә юк. Минем әле март өчен хезмәт хакы түлисем бар. Арендага бирүченең дә хәлен аңлыйм: гаиләсе, үзенең чыгымнары бар. Без бит ниндидер приоритетлы өлкә түгел, ярдәм көтеп ята алмыйбыз, бар ышаныч үзеңә. Карантин беткәннән соң да әле, ат урынына җигелеп эшләп кенә уңышка ирешеп буламы, юкмы, билгесез. Бернинди ташламалар да каралмаган. Менә банкта кредитым бар, түләргә кирәк, без сезгә берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз, диләр. Авырлыклар эшли башлагач та, 2-3 айдан да килеп чыгарга мөмкин әле. Түләүләр барысы да акча көтә, — ди Алсу.

Чарасызлыктан, Алсуның бер хезмәткәре хәтта битлекләр тегә башлаган. Үземә дә тәкъдим иттеләр. Бүгенге хәлләр дәвамлы булса, башкалар да тегәргә өйрәнеп бетәр, ахры.

Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче чәчтараш Айгөл дә салон ябылгач, клиентларсыз да, керемсез дә калган.

— Салон ябык, берәү дә эшләми, керем юк. Җитәкчеләргә тагын да кыенрактыр инде ул, аларның бит бизнес өчен алынган кредитлары, арендасы һәм башка шуның ише түләүләре бар. Битлек киеп булса да, өйдә эшләүчеләр бар, социаль челтәрләрдә күренгәли. Кайбер даими клиентларым үзем киләм, йә үзең кил инде, чәчемне кистереп өлгермәдем, дип чакырып яталар. Сәламәтлегем мөһимрәк, шуңа күрә өйдә генә утырам. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында төрле онлайн курслар үзләштерә башладым. Вебинарлар һәм мастер-класслар карыйм. Бу вакытны укып, өйрәнеп үткәрәм. Мастерның бит аның вакыты юк, ә һаман да үсештә булырга кирәк. Март, апрель, май — безнең өчен иң керемле айлардан санала иде, ә без өйдә утырырга мәҗбүр, — ди ул.

«Офлайн тормыштан онлайнга күчтек»

Спорт клублары, фитнес үзәкләр, йога, бию һәм тән сыгылмалыгын арттыру буенча студияләр дә авыр заманын кичерә.

Аня Кроколькова тән сыгылмалыгын арттыру буенча тренер һәм аның үзенең студиясе бар. Март уртасыннан кешеләр вирустан куркып, студиягә үзләре йөрүләрен киметкән. Бүген студия 30 апрельгә кадәр ябык.

— Онлайн дәресләр эшләп сата башладым. Ярты сәгатьлек видео — 200 сум. Бәясен дә махсус кыйммәт итеп куймадым, кеше алырлык булсын. Бөтен күнегүләрне дә аңлатып сөйлим, күрсәтәм. Кызыксынучылар күп, алалар. Күнегүләрне дөрес эшләү бик мөһим, шул очракта гына аның файдасы бар. Дус кызым онлайн марафоннар үткәрә. Ничектер яшәргә кирәк бит, — дип сөйләде тренер Аня.

Казандагы «PRO FIT» фитнес студиясе җитәкчесе Айгөл Галимова да бүген онлайн тренировкалар хисабына яшәргә тырыша. Төрле марафоннар, онлайн дәресләр һәм шәхси тренировка алып бару юнәлешләрен үзләштергән.

— Бездә хәлләр күңелсез инде. Әле арендага бирүчегә зур рәхмәт. Максималь рәвештә аренданы төшерде, коммуналь хезмәт һәм сакчы өчен генә түләүне калдырды. Иң аянычы — ярышларга әзерләнгән идек, онытып бетерер инде укучыларым, күпме хезмәтебез югала. Кем өендә ничек эшли ала, шулай яши әкренләп, тырыша, — диде Айгөл.

«Әзер ризыкка ихтыяҗ зур түгел»

Җәмәгать туклану урыннарының хәлләре шулай ук мактанырлык түгел бүген. Татарстан Рестораторлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов да шуны раслады.

— Онлайн заказ белән китереп бирүне оештыра алган кафе-рестораннар ничектер алга таба яшәргә тырыша, тик моның белән генә дә котылу бик авыр. Башкалар хәлләрнең яхшы якка үзгәргәнен, үз эшләренә керешә алуны көтә. Хезмәткәрләр административ ялга таратылды. Җәмәгать туклану өлкәсе дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиешле тармакның берсе булып тора, шуңа федераль хакимиятнең карарын көтәбез. Ярдәм кирәк, чөнки финанс хәлләре бик мөшкел. Әзме-күпме акчалары булган оешмалар бәлки эшчеләренә хезмәт хакын да түли алыр, калганнары дәүләт ярдәмен көтәргә мәҗбүр. Үзизоляциядән соң бөтенесе дә ачыла алырмы икәнен әйтү кыен, һәрхәлдә, бик авыр булачак. Җәмәгать туклану урыннарының төп кереме килгән кешеләргә бәйле бит, хәзер алар юк, — диде ЗөФәр Гаязов.

Онлайн заказны китереп бирү бар, әмма шәһәр халкы кафе-рестораннарга йөргән хәтле дәрәҗәдә заказ ясамый икән. Зөфәр Гаязов исә моны халыкның психологик яктан әзер түгеллегеннән күрә. Ризыкны китереп бирүгә көч түккән кешеләргә түләргә җитсен өчен ким дигәндә көненә 10лап заказ кирәк икән.

«Туристлар китә, җырчылар җырлый алмый»

Коронавирус иң беренче итеп туризм белән бәйле кешеләрне аяктан екты. Аннан соң театр, музейлар һәм җырчылар да үз эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булдылар.

— Башта Сабага кайттык, бакчада әзрәк эшлисе эшләрне эшләдек тә кире Казанга килдек. Чыгарсалар, Башкортстанга кайтып килергә дигән исәп тә бар, Аллаһы боерса. Заллар тулы, билетлар сатылып беткән иде. Тизрәк концертларыбызны куясы килә. Кайберәүләр куркып, билетларын кире тапшыра башлаган. Биючеләр, музыкантлар да — бөтенебез кайчан эш була дип көтеп утырабыз. һәр концерттан соң иде бит. Һәрберебез өендә булганга риза булып утыра инде әлегә. Иң мөһиме — сәламәтлек, — ди җырчы Ризат Рамазанов.

Туризм өлкәсенә килгәндә, аларда беренче проблемалар инде мартта ук, чикләр ябылгач күренә башлаган. Бу хакта Казандагы «Экзотика тур» турагенты Айгөл Сафина белән сөйләштек.

—13 марттан административ ялга киттек, чөнки чикләр ябылды. Хәзер бөтенебез дә өйдән эшләп утырабыз. Эшебез бар, акча юк. Сатып алынган турларны башка көннәргә күчерү белән шөгыльләнәбез, туроператорларга хатлар язабыз. Кайбер туроператорлар өстәмә түләүләрсез башка көнгә күчерергә тәкъдим итә, алынган валюта курсы буенча акчаны депозитта калдыру мөмкинлеге дә бар. Әлбәттә, кыен инде. Башка эш эзләргәме дигән уйларым да булды. Хәлләрнең кайчан яхшы якка үзгәрәсе дә билгеле түгел. Туризмга әле чынлап торып аякка басар өчен күп вакыт кирәк булачак. Җәйгә таба булса да, чикләр ачылыр дип өметләнәбез, яхшыга ышанып яшисе килә, — ди Айгөл.

«Югалтулар тагын булырга мөмкин»

Бүгенге көн икътисадына бәйле өметле сүзләр ишетәсебез килеп, Казан федераль университеты профессоры Игорь Кох белән элемтәгә кердек.

— Кече һәм урта бизнесның хәле аның нинди өлкәдә булуына бәйле. Төрле тармаклар бик төрле шартларда калды бүгенге көндә. Кайбер өлкәләргә бик каты зыян килде, кайсылары үзгәрмәде, хәтта алга киткән тармак та булырга мөмкин. Азык-төлек сату, даруханәләр челтәре элеккечә үк эшлиләр. IT юнәлештәгеләр ничек дистанцион рәвештә эшләгән булса, шулай калдылар. Бу өлкә үзгәреш кичермәде, зыян күрмәде.

Туризм өлкәсе — иң күп зыян күргән тармакларның берсе. Аның белән бергә туристларга хезмәт күрсәтүче кафе-ресторан, кунакханәләрне дә зыян читләтеп үтмәде. Менә кече җитештерүче предприятиеләр аеруча кыен хәлдә. Алар, гомумән, җитештерүне туктатырга мәҗбүр булды.

Азык-төлек товарларына карамаган сату нокталары ябык, барлык күңел ачу чаралары туктатылды, бу өлкәдә берни дә эшләми. Авыл хуҗалыгын туктату мөмкин түгел, шулай ук эшләвен дәвам итә. Дөрес, җитештергән продукцияне сату белән бәйле кыенлыклар да булырга мөмкин.

Кемдер авыр хәлдә, кемдер инде банкрот. Бу әле ахыры түгел. Алга таба да шулай дәвам итсә, югалтулар тагын да күбрәк булачак.

Әгәр кеше белем бирү, медицина, транспорт, элемтә өлкәсендә һәм зур җитештерү предприятиеләрендә эшли икән, аңа куркырга кирәкми. Бүгенге көндә туктап калган тармакта булучыларның хәлләре чыннан да мөшкел. Иң кыены хезмәт хакын конвертларда алучылар җилкәсенә төшә.

Икътисад мондый карантиннарга әзер була алмый. Һәм болай туктап калу эзсез генә узмаячак. Дәүләт үзенең ниндидер резервларын инде куллана башлады. Беркем дә бу хәлнең кайчан бетәсен әйтә алмагач, ул да кискен генә бөтенесен чыгарып сала алмый. Шуңа күрә бүген ниндидер фаразлар бирү дә мөмкин түгел, — ди Игорь Кох.