Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Канга баткан килеш бусагада тора иде»: Казанда бер егет өч кешелек гаиләне үтергән

Казанда яшәүче 22 яшьлек егет сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтерде. Кызның әти-әнисе бу егет белән очрашуларына каршы булган һәм тикшерү версиясе буенча фаҗига нәкъ шуның аркасында килеп чыккан. Әлеге канлы фаҗига турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
«Канга баткан килеш бусагада тора иде»: Казанда бер егет өч кешелек гаиләне үтергән
Елена Саляхова

Раштуа бәйрәменнән соң тулы бер гаиләнең гомере өзелде. Ирле-хатынлы Рафаэль һәм Фәридәнең һәм аларның 18 яшьлек кызлары Камиләнең мәетләрен Казанның Чуйков урамындагы йорт подъездында табалар. Дүртенче кат тулысынча канга баткан, ишекләрдә дә канлы эзләр калган була — күрәсең, алар ишек шакып ярдәм сорарга тырышкан.

«Без барыбыз да шок хәлендә. Яхшы гаилә иде. Алар күптән түгел генә фатирларында ремонт ясады. Кызлары гел әнисе белән йөри иде. Алар турында бер начар сүз дә әйтә алмыйбыз. Шундый бәхетсезлек килеп чыкты. Барысын да… берсен дә калдырмаган», — дип сөйләде һәлак булган гаиләнең күршеләре.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига 8 гыйнварга каршы төндә булган. Кыз янына кунакка аның егете — 22 яшьлек Рөстәм килә. Ул кызның әти-әнисе белән ызгышып китә, кызның 59 яшьлек әнисенә һәм 62 яшьлек әтисенә пычак белән чәнчи. Соңыннан кызга да ташлана.

Бөтенесен дә үтергәннән соң, Рөстәм үз-үзенә дә кул салырга тели. Ул дүртенче кат тәрәзәсеннән сикерә, әмма исән кала. Аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.

«Хастаханәгә китергәндә ир-атның хәле бик авыр иде. Аңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар. Хәзер ул реанимациядә ята», — диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Бәйрәм табыны корылган иде»

Күршеләренең кайберләре егетне күргән булган. Фаҗига буласы көнне күршеләренең берсе подъездда кулына пакет тоткан яшь егетне очраткан була.

«Безнең күрше ул егетне күргән, ул азык-төлек алып килгән булган. Тәбәнәгрәк кенә буйлы, 25 яшьләр чамасындагы егет», — дип сөйләде гаиләнең күршеләре.

Берникадәр вакыттан соң, ханым ишек шакыганны ишетә. Ул бусагада канга баткан Фәридәне күрә. Полиция чакырталар.

Егет пычак белән ташлангач, өчесе дә котылырга теләп подъездга чыкканнар, әмма алган яралары көчле була. Фәридә, Рафаэль һәм Камилә алган яраларыннан санаулы минутларда вафат була.

«Әти-әнисе ул егеткә каршы иде»

Камилә һәм Рөстәм берничә ай элек танышкан иде, дип сөйләде һәлак булган кызның бер дусты. Аның сүзләренчә, егет барысында да уңай тәэсир калдырган. Дуслары егетнең мондый вәхши җинаять кыла алуына ышана да алмый.

«Алар социаль челтәрләрдәге төркемдә танышкандыр. Рөстәм акыллы һәм адекват кеше дигән тәэсир калдырды. Араларындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләмәделәр», — диде һәлак булган кызның дусты.

Ул узган елда Рөстәмнең армиядән кайтуын әйтте. Шуннан соң ул университетка укырга кергән һәм Казан авиация заводына эшкә урнашкан.

«Ул КИУның читтән торып уку бүлегенең беренче курсына кергән иде. Аны шундук өченче курска күчерделәр. Инженер булып эшләде», — дип сөйләде Камиләнең иптәш кызы.

Карап торышка яхшы гына егет — укый, эшли, әмма кай ягы беләндер ул Камиләнең әти-әнисенә ошамаган. Алар кызларының Рөстәм белән аралашуына каршы булган һәм тикшерү версиясе буенча, фаҗигагә нәкъ шушы сәбәп була да инде.

Әлеге хәлдән соң «Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Прокуратура бу эшне тикшерүне үз контроленә алды. Тикшерү бу канлы фаҗиганең бөтен сәбәпләрен ачыклаячак. Әгәр үтерүдә шикләнелүче егеткә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең барлык сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. Әлбәттә, исән калган очракта.

 Зөлфия Мадьярова фейсбукта хәбәр итүенчә, Фәридә ханым «Мәдәни җомга» газетасында 20 ел эшләгән. Соңгы юлга озату иртәгә Чуйков урамы 20 йортта, 09.00 сәгатьтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100