Быел кыш нинди булыр? | intertat.tatar

Быел кыш нинди булыр?

Быел кыш ничек килер? Кар-бураннары, зәмһәрир суыклары белән сөендерерме? «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сүз барды.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быелгы кышка якынча фаразларын әйтте.

— Декабрь нормадан җылырак булыр дип фаразлана. Норма буенча уртача температура минус 9 градус, декабрьдә ул уртача минус 8 градус булырга тиеш. Декабрьдә явым-төшем дә нормадан югарырак булыр дип көтелә. Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, декабрь җылылык, дым ягыннан да яхшы ай булырга тиеш.

Гыйнвар иң салкын ай булыр дип фаразлана. Февральдә дә салкыннар булуы ихтимал. Гыйнвар климатик норма тирәсендә — минус 12 градус тирәсе булыр дип көтелә. Февральдә уртача һава температурасы норма тирәсендә — минус 10 градус булыр дип көтәбез. Озакка сузылырлык булмаса да, 20-25 градуслы салкын көннәр дә булачак, — диде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, кышның өч аен чагыштырганда, һава торышын күзәтүләр тарихында декабрь 24 процент очракта кышның иң салкын ае булган, гыйнвар — 39 процент, февраль 37 процент очракта кышның иң салкын ае булуы күзәтелгән.

Юрий Переведенцев иң салкын кышкы көннәрне дә исенә төшерде. 1942 елның 24 гыйнварында Казанда минус 47 градус салкын булган, 1978 елда яңа ел төненә 44 градус салкын торган.

Мартта да һава температурасы норма тирәсендә булыр дип фаразлана. Юрий Переведенцев бу фаразлар, гадәттә, 60-70 процентка акланганын искәртте.

КФУ профессоры әйтүенчә, кыш салкын булса, җәй эссе булачак дигән сүзләр дә күп очракта дөреслеккә туры килә. «Ел буена уртача температура әллә ни үзгәрми, шуңа күрә компенсация рәвешендә еш кына шулай була», — диде ул.

Юрий Переведенцев алдагы ике-өч көндә кар күп явачагын әйтте.

— Балкан циклоны безгә дә кагылып китә. Атна азагына кадәр кар явачак, 10 мм явым-төшем көтелә. Аннары кабат суытачак, — диде ул.

Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклон нәтиҗәсендә бураннар да булачагын әйтте: «Көньяк циклоннар күп булса, кыш карлы булачак».

Әле кичәге көнне караганда, КФУ метеорология мәйданчыгында кар катламы калынлыгы 3 см тәшкил иткән. Нормада бу күрсәткеч 12 см тирәсе булырга тиеш. Шәһәрдә кар булмавында көнбатыш циклон гаепле булган.

— Быел Казанда кар гадәттәгедән иртәрәк яуды, кар катламы иртәрәк ясалды. Нормада ул 17-19 ноябрьгә туры килә, быел 12 ноябрьгә туры килде. 

Бу циклон 15 см карны урлады, әле 26 ноябрьдә дә кар катламы биеклеге 18 см иде, ләкин аннары көннәр җылыну һәм яңгырлар яву аркасында кар эреп бетте. Кар бетүе авыл хуҗалыгы һәм уҗым культуралары өчен бик үк яхшы түгел. Ноябрьнең соңгы декадасында килгән көнбатыш циклоны моңа сәбәпче булды, — дип сөйләде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

Ул бүгеннән яңа циклон күп итеп кар китерәчәгенә ышандырды. Бу тәүлектә Казанда 10 мм га якын явым-төшем явачак.

КФУ доценты бу атнада һава басымы күтәрелүне кайбер кешеләр авыр кичерәчәген әйтте.

– Бу атнада пәнҗешәмбедән җомгага кадәр атмосфера басымы күтәрелүне һава торышына аеруча сизгер булган кешеләр тоячак.

Ноябрьдә дә кәефе һава торышына бәйле кешеләр атмосфера басымының кисәк я менүен, я төшүен үз халәтләрендә бик тойды. 21 ноябрьдә атмосфера басымы кисәк төште: терекөмеш баганасының 722 мм тәшкил итеп, ел дәвамында бу иң түбән күрсәткеч булды. Мондый күрсәткеч дүрт ел элек күзәтелгән иде, — диде ул.

Тимур Әүһәдиев шулай ук ноябрьнең, кояш нурлары аз булып, явым-төшем күп булганлыктан һәм һава басымы кисәк уйнаганлыктан, депрессив ай булганын билгеләп узды. Ноябрь кояш нурларына бик саран булып, айлык норманың өчтән берен генә алганбыз. Айлык норма 35 сәгать булганда, ноябрьдә кояш нурларын 12, 9 сәгать кенә сирпегән.

Ноябрьдә явым-төшем буенча айлык норма ике тапкыр арттырып үтәлгән.

— Ноябрьнең беренче ун көнендә үк айлык норма яуды. 29 ноябрьдә Казанда 33 мм явым-төшем яуды, бу метеокүзәтүләр тарихында иң югары күрсәткеч, — диде КФУ доценты.

Ноябрьдәге бик саллы яңгырларны исәпкә алып та, ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калган. Бу 2021 ел җәе коры килү белән бәйле.

— Майдан августка кадәр аномаль җылы айлар торды, һава торышы эссе булды, явым-төшем дә җитмәде. Майда һава температурасы июньнең уртача нормасын да арттырды. Без быел дүрт җәйге ай кичердек. Быел Казанда җәй 21 көнгә озынрак булды.

Май – июнь явым-төшемгә саран булды, июльдә яңгырлар яуды, ләкин җәй башындагы ихтыяҗны каплый алмады. Ноябрьне исәпкә алмасак, 10 ай дәвамында 100 мм явым-төшем җитмәде, гәрчә норма 550 мм булса да.

Быелгы февраль дә экстремаль салкыннары белән тарихка кереп калачак. Декабрь дә салкын булды, нәтиҗәдә быелгы кыш иң салкын дистәләгән кышлар исемлегенә керде», — диде КФУ галиме.