Кадерле солдат хаты — «Хезмәт даны» | intertat.tatar

Кадерле солдат хаты — «Хезмәт даны»

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәгән мәрхүмә әбием Татьянаның сандык төбендә бик озак вакытлар өчпочмаклы солдат хаты сакланды. Көн тудымы: «Әйдә, теге хатны тагын бер кат алып карыйк инде», — дип әбине алҗыта идек.

Абыйсы Борисның бердәнбер истәлеген әллә нигә бер, гадәттә, 9 май — Җиңү көнендә генә безгә күрсәтә ул. Сугыш тәмамланырга санаулы айлар калгач батырларча һәлак булган, чит җирләрдә ятып калган туганын сагынып, аның хатын елый-елый укый иде ул, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

Хатта мондый сүзләр язылган (җөмләләр үзгәртелмәде):

«Сәлам Москвадан!

Исәнмесез, минем кадерле әнием, апам һәм сеңлем Татьяна. Мин сезгә үземнең сагынычлы сәламнәрне җибәреп, исәнлек-саулык теләп калам. Сеңлем, без 2 сентябрьдә Москвадан чыгып китәбез Украина фронтына. Монда сутка гына булдык. Москвада әйберләр күп, но кыйммәт. Хатын янына керә алмадым, җай булмады. Ничек соң үзегез, бер хәлдә ятасызмы? Әни, минем өчен кайгырып, үз-үзеңне бик бетермә. Исән-сау булсак, бер кайтып җитәрбез, Алла боерса. 

Ярый, сеңлем, хәзергә сау булып торыгыз. Сәлам белән җылы кулларыгызны кысып калам. Абыең Борис. 

28 сентябрь, 1944 ел».

Әбиемнең абыйсы Борис Петров 1914 елда Кукмара районының Үрәсбаш авылында туып-үсә. Алар дүрт бертуган булалар: Борис, Анна, Виктор һәм Татьяна. Бүгенге көндә инде берсе дә исән түгел. Шуның өчен булган истәлекләрне Виктор абыйның хатыны — Үрәсбаш авылында яшәүче Анна апа белән генә барлый алдык. 

 — Мин Борисның Тәкәнештә райком секретаре булып эшләгәнен беләм, — ди ул. — Түгәрәк йөзле, бик матур, укымышлы кеше иде. Буа районыннан Галиябану исемле кызга өйләнде. Авылда аны Галя дип йөрттеләр. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытты. 1938 елда Үрәсбашта туган кызларына Лера дип исем куштылар. Хәрби комиссар булып эшләгән вакытта Борис үзе дә сугышка алына. Хатыны белән баласы исә туган якларына Буага кайтып китәләр. Шуннан соң бераз хат алыштык, берничә тапкыр үзләре дә кайттылар, посылкалар да җибәргәләделәр.

Бервакыт өченче класста укыганда Лира кызым бик нык авырды, Казан дәваханәсендә ятты. Шул чагында аның янына хәл белергә химия-технология институтында укучы туганы Лера килә, күчтәнәчләр, китаплар бирә. Аның Казанда кияүгә чыкканын беләбез. Шуннан соң аралар бөтенләй өзелде.

Борис Петровичның кайда хезмәт итүе, сугышчан батырлыгы хакында Ватанны саклаучылар, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатлар турындагы мәгълүматлар туплаган «Мемориал» электрон архивында, «Халык хәтере» проектында язылган. 1944 елда Тәкәнеш районы хәрби комиссариатыннан чакырылган Борис Петров Беренче Украина фронтында сугыша. Ул 1412нче зенит артиллерия полкының 37нче зенит артиллерия дивизиясендә взвод командиры булып хезмәт итә. Польшаның иң озын елгасы Висла аша салынган күперне саклаган вакытта — 1945 елның 8 гыйнварында туганыбыз батырларча һәлак була. Аны Польшаның Жешув шәһәрендә җирлиләр. Вафатыннан соң Борис Петровка Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. 

Борис абыйның бертуган энесе Виктор да 1943 елда сугышка алына. Бер төркем егетне, вагоннарга төяп, мари урманнары эчендә урнашкан Суслонгер хәрби хезмәт лагерена озаталар. Анда пулеметчылар, танкларга каршы ата торган мылтыклылар взводы командирлары әзерли торган булалар. Лагерьдагы михнәтләр, ачлык-ялангачлык япь-яшь солдатларның шулкадәр үзәгенә төшә ки, исән-сау туган якларына кайта алганнар да ул вакытларны күз яшьләрсез искә төшерә алмый. Әбием Татьяна да: «Борис Суслонгерда бик куркып калган, әз генә кыштырдаган тавыш килсә дә, калтырап төшә иде», — дип сөйли торган була. 

1944 елның маенда Виктор Петров икенче Прибалтика фронтына җибәрелә. Аны 531нче укчылар полкының 164нче укчылар дивизиясенең взвод командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр. Латвия АССРга керүче Туком авылы янында барган каты сугышларда солдатның җилкәсенә ядрә кыйпылчыгы тия. Нәтиҗәдә, 18 яшьлек егет бер кулсыз кала. 1944 елның августында исә аягы да яралана. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Виктор абый, бик озак госпитальләрдә ятканнан соң, демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. 1949 елда авылдашы Анна апа белән тормыш кора.

 — Виктор бик тырыш, акыллы, тирән белемле иде. Түбән Үрәстә авыл советында, мәктәптә бухгалтер булып эшләде. Ай саен, кыр сумкасына салып, ат белән укытучыларга хезмәт хаклары алып кайтып өләште. Рус телен яхшы белгәнлектән, директор Галим Хәсәнҗанов белән бергә Казанга җыелышларга да еш бара иде. Шулай ук мәктәптә киоск ачып, анда дәфтәр-ручкалар да сатты әле ул, китапханәсендә дә балалар өчен матур әдәби китаплары күп булды, — дип искә төшерә Анна апа. — Сугышта бер кулын калдырып кайткан иремнең генә гомере озын булмады. Алты бала белән берүземне калдырып, 42 яшендә якты дөньядан китеп барды. Гомер узган саен истәлекләргә көннән-көн күбрәк биреләсең икән ул. Мин дә 95 яшемне тутырдым. Яшь вакытларны, парлы тормышымны бик сагынам.