Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

WorldSkillsRussia чемпионатында алтын медаль: Казан кызының җиңү тарихы

Анна Андрияновага 19 яшь. Казан сәүдә-икътисад техникумының чәчтараш сәнгате факультеты студенты - Россия чемпионы. Аның WorldSkillsRussia чемпионатына әзерләнүе һәм җиңү тарихы -“Татар-информ” язмасында.

news_top_970_100
WorldSkillsRussia чемпионатында алтын медаль: Казан кызының җиңү тарихы

“Кечкенәдән үк чәч үрә идем”

“Бик киеренке атмосфера булды”

“Миңа нинди дә булса бер генә әйберне яратырга ярамый”

“Мин Россия чемпионы, әти-әни аңлыйсызмы?”

Аннаның укытучысы: "Барысы да тир һәм кан түгеп бирелде”

“Мин кечкенәдән үк чәч үрә идем”

- Мин Казанда тудым һәм гомер буе шушында яшим. Минем 12 һәм 8 яшьлек ике сеңлем, әти-әнием.

Кечкенәдән үк үземнең һәм сеңелләремнең чәчләрен үрә идем. Уйлап та тормастан, Казан сәүдә-икътисад техникумына укырга кердем. Тагын бер техникумга документлар тапшырырга теләгән идем. Безнең шәһәрдә чәчтараш һөнәренә ике җирдә укыталар бит. Ләкин монысы өйгә якынрак, аннары әти-әнием дә бу техникумда укыган.

- WorldSkills чемпионатына сайлап алу ничек булды?

- Башта мин техникумда төркемнәр арасында сайлап алу турына уздым. Без сигез кеше идек. Сигез кешедән бишесен сайлап алдылар, бер-икене төп төркемгә, ә калганнарын резерв буларак. Мин башта ук төп төркемдә булдым.

Соңыннан безне төбәкара чемпионатка әзерләделәр. Чистай, Түбән Кама һәм Казаннан катнашучылар җыелды. Анда дүрт модуль булды – манекенда хатын-кыз прическасы ясау һәм чәч буяу. Соңыннан икенче модульдә без шушы ук манекенның чәчен кистек һәм башка төскә буядык. Аннары  бу 20 нче еллар стилендәге прическа һәм кайчы белән киселгән классик ирләр прическасы. Төбәкара этапта мин беренче урын яуладым. Икенче урынны Зәринә алды, ул минем белән бергә укыды, быел укуны тәмамлый.

Апрель аенда Мәскәү өлкәсендә сайлап алу туры булды. Бөтен Россиядән яшьләр җыелды. Өч төркемгә бүлендек, кеше бик күп иде, йөзләп булгандыр. Һәрберсеннән егерме, бәлки бераз азрак кешене сайлап алганнардыр. Һәм соңыннан Россия буенча иң яхшылары милли чемпионатта көч сынашты. Зәринә белән икебез Татарстанны тәкъдим иттек.

“Бик киеренке атмосфера булды”

- WorldSkills Россия чемпионатында нинди биремнәр булды?

- Анда модульләр күбрәк иде, дүрт түгел, ә җидәү булды. Беренчесе – хатын-кызлар манекенында чәч кисү һәм буяу, чәчне ясалма үстерү өчен толымнарны буярга кирәк иде. Алдагы модульдә чәче киселгән манекенда чәч үстердек. Алга таба ир-атлар чәчен кисү һәм буяу, ирләр чәчен кисеп химия ясау булды.

Әле тере модельләр дә булды. Бер кызның чәчен буяп, кичке прическа ясадык. Шулай ук үзебез теләгәнчә итеп подиум прическасы да ясадык. Фото буенча бер малайның чәчен кистек.

- Россия чемпионатында нинди атмосфера иде?

- Без “Казан Экспо” да булдык. Бик киеренке атмосфера иде. Минем белән Эльвира Наилевна барды. Ул минем тренер, без иң баштан ук аның белән бергә. Ул миңа ышанды, барысы да килеп чыгачак диде. Чөнки без аның белән бик күп шөгыльләндек.

- Ә сез ничек шөгыльләндегез?

- Тәрәзә төбендә никадәр манекен тора, шуның кадәр манекенның чәчен кистек. Бу әле барысы да түгел, кайберләре инде югалып беткән.

Һәр көнне 8:30 дан башлап кичке алтыга, җидегә, сигезгә кадәр шөгыльләндек. Төрлечә булды инде. Кайвакытта кичке унда гына өйгә кайтып китә идек.

“Миңа ниндидер бер генә әйберне яратырга ярамый”

- Манекенны һәм кеше чәчен кисүнең аермасы нидә?

- Ирләр манекенында чәч бик куе һәм аларның башлары да “күсәк” кебек. Аны борып та, иеп тә булмый. Ничек итеп җилкәгә утыртылган – шул килеш тора. Чәчләр кеше чәченә охшамаган.

Манекенда һәм кешедә чәч кисү аерыла, шуңа күрә аларны чагыштырып булмый, һәрхәлдә ирләрнекен. Хатын-кыз манекенында баш сөягенең формасы дөрес ясалган. Анда бернәрсәне дә төзәтергә кирәкми. Шуңа да тере кызның чәчен кисү авыррак.

- Башка катнашучыларның эшләрен карау мөмкинлеге булдымы?

- Модульдән соң без башка эшләрне, башка төбәкләрне карый алдык. Кемнең нәрсәгә остарак икәнен күрә алдык.

Чынлыкта исә, эшләргә карап кына кемнең беренче, икенче, башка кешенең өченче, ә моның иң соңгы урында булачагын фаразлап булмый. Әле штраф баллары дигән төшенчә дә бар. Штраф булса, иң яхшы эшләр белән дә артка тәгәрәргә мөмкин.

- Нәрсә өчен штраф баллары бирәләр?

- Бәя бирүче хөкемдарлар нинди дә булса төгәлсезлекләр өчен штраф баллары куярга мөмкин. Алар бик күп, тулы бер исемлек – таракны төшереп җибәрү, санитария нормаларын үтәмәү, эш урынындагы тәртипсезлек. Әйтик, чәч буйыйсың: буяганда гадәттә тәртипсезлек була – буя савытларын таратып ташлыйсың, кулланганнарын шундук ташламыйсың.

- Сезнең штрафлар булдымы?

- Бөтен кешенең дә штрафлары булды, анда штрафсыз мөмкин түгел. Хәзер инде нәрсә өчен булганын хәтерләмим.

- Ирләр чәчен кисү күбрәк ошыймы, хатын-кызларныкынмы? Чәч буяумы, әллә үстерүме?

- Барысы да бераз ошый. Миңа ниндидер бер генә әйберне яратырга ярамый, чөнки барысын да эшли белергә кирәк. Әгәр яратмасаң, ул килеп чыкмаячак.

- Сез берәр җирдә эшлисезме?

- Конкурс аркасында эшемне ташладым, чөнки вакытым булмады. Гел тренировкаларга йөгерә идем, тренировкаларга эшкә чабам.Шундый җитди чемпионатка әзерләнгәндә бүленеп йөрергә ярамый.

“Мин Россия чемпионы, әти-әни аңлыйсызмы?”

- Дөнья чемпионатына әзерләнә башладыгызмы инде?

- Әле юк. Аңлавымча, сентябрьдән башлана, тик бу әле төгәл билгеле түгел.

Хәзер Казанда дөнья чемпионаты булачак, анда ике ел элек Россия чемпионатында җиңүчеләр катнашачак. Алар әзерләнделәр һәм хәзер катнашачаклар. Мин 2021 елда Шанхайда катнашачакмын.

- WorldSkillsRussia җиңүеңне әти-әниең һәм укытучыларың ничек кабул итте?

- Мине бүләкләгәндә укытучыларым бөтен “Татнефть-Арена”ны яңгыратып кычкырды. 

Мине бүләкләгәндә бик соң иде, төнге берләр булгандыр. Әти-әниемә шалтыраттым, алар шатланды. Тик сеңелләрем йоклаган иде, шуңа да әллә ни кычкырмадылар. Мин аларга: “Әти-әни, сез аңлыйсызмы, мин Россия чемпионы?” дим. Алар: “Аңлыйбыз, аңлыйбыз, тыныч кына бул”, - диделәр.

Әти-әнием мине бүләкләгәндә килмәде. Мине, Зәринәне һәм безнең юниорларны әзерләгән укытучылар килде. Безнең команда зур иде.

Аннаның укытучысы Эльвира Мартынова: “Барысы да тир һәм кан түгеп бирелде”

- Чемпионатка әзерләнгәндә нинди авырлыклар булды?

- Һәркемдә чәчләр һәм баш формасы төрле-төрле. Әзер булу өчен төрле башлар белән эшләп карарга кирәк.

Быел тере клиентлар булуы белән авыррак булды. Һәм нинди бирем булачагы да ахырга кадәр билгеле түгел иде. Бу биремне һәрбер оста да җиңеп чыга алмый дияр идем. Мәсәлән, аларга схеманы әзерләү, буяу формуласын төзү һәм барысына да әзерләнү өчен нибары 15 минут бирелә. Бик авыр булды.

Мин мондый эшкә беренче ел гына тотындым, шул да авыр булды. Моңа кадәр “Гамәли эстетика – визаж” компетенциясе буенча әзерләдем. Моны ярты ел эчендә эшләп чыктык.

Чынлыкта исә, болар барысы да тир түгеп бирелде. Төбәкләр шулкадәр күп, барысы да беренче булырга тели.

- Бер модульне эшләү өчен күпме вакыт бирелә?

- Төрлечә. Әгәр чәчне кисәргә һәм буярга кирәк икән – 3 сәгать 15 минут. Кешеләрнең чәчен буяу һәм прическа ясау өчен – 3 сәгать. Ирләр чәчен кисү өчен 1 сәгать бирелә.

- Дөнья чемпионатына әзерләнү кайчан башлана?

- Анна “Чәчтараш сәнгате” компетенциясе буенча Россия җыелмасына эләкте. Һәм аны шунда әзерләячәкләр. Дөнья чемпионатында ике-өч ел әзерләнгән кешеләр катнаша.

Быел кытайлар, инглизләр, японнар, французлар, итальяннар килде. Алар дәрәҗәне күрсәтте. Кытайлар ксерокопия машинасы белән бер. Алар эшне фото буенча шундый итеп эшли, әйтерсең, аларның эшләреннән шушы фото ясалган.

- Анна үз эше белән аерылып тордымы? Башка экспертлар нәрсә әйтте?

- Ул барысы арасында да аерылып торды. Экспертлар да: “Бу кыз аерылып тора, әзерләнгәне күренеп тора” диделәр.

Мин ахырга кадәр бик борчылдым, нәтиҗәнең нинди буласын белмәдем. Ләкин баллар буенча караганда, без яхшы гына аерылып тора идек.

- Икенче урыннан күпме аерма булды?

- 21 балл белән аерылдык. Ә калганнарның бер-берсеннән аермасы кечкенә иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100