Авылда чәчәк кибете тотучы Фәридә: «Чәчәкне бала урынына карарга кирәк» | intertat.tatar

Авылда чәчәк кибете тотучы Фәридә: «Чәчәкне бала урынына карарга кирәк»

Быел нинди чәчәк бүләк итү модада? Нинди төргәкләргә өстенлек бирергә? Чәчәк озаграк саклансын өчен, аны ничек сакларга? Әлеге язмада - 8 март бәйрәмнәрендә файдасы тиярдәй киңәшләр.

Фәридә Мөҗипова — һөнәре буенча журналист. Аның белән заманында бер төркемдә укыдык, күрше парталарда утырдык. Радиода эшлисем килә, дип хәлдән тайган Фәридәбез юнәлешен кинәт үзгәртеп, чәчәк кибете ачып җибәргән. Моңа бер гаҗәпләнсәм, бу кибетнең Балтач районы Норма авылында булуына тагын да ныграк шаккаттым. Йә, тагын кайсыгызның авылында чәчәк саталар? Гомумән, анда бер-берсенә чәчәк бүләк итүчеләр бармыни? Сорауларымны җыеп, Фәридәгә шалтыраттым.

«Авылда да чәчәк сатып була»

— Норма — зур авыл, монда 3-4 мең кеше яши. Балтачның үзеннән өч кенә чакрым ераклыкта без, — дип аптыравымны бераз басты Фәридә. — Безнең авылда бер урында гына унлап кибет бар, хәтта түләүле медицина үзәгенә кадәр ачтылар. Күз алдыңа китер, авыл җирендә түләп кан анализы бирәбез, бөтен органнарны тикшертә алабыз. Мин үзем Борнак авылыннан, ул моннан 15 чакрым ераклыкта. Нормага килен булып төштем. Казанда бераз яшәгәч, Нормага күченеп, каената-каенана белән биредә яши башладык. Башта: «Шул кадәр зур авылда нишләп бер чәчәк кибете дә юк икән?» — дип гаҗәпләнә идем. Уйладым-уйладым да әлеге җитешсезлекне үзем төзәтергә булдым.

Башта миңа пандемия чорында андый зур эшкә тотынмаска киңәш бирделәр. Әмма барыбер үземнекен иттем: шәхси эшмәкәр булып теркәлдем, бина арендаладым, күпләп чәчәк сатучылар белән элемтәгә кердем… Әле бу эшкә тотынганыма берничә ай гына, шулай да хәлләр зарланырлык түгел. Авылда да чәчәк сатып була икән. Эш алга баргач, үземә ярдәмче алдым. Казанда флористика буенча төрле укулар оештырыла, анда белемемне күтәреп кайттым. Букет ясарга өйрәнү, халыкны нәрсә кызыксындырачагын алдан чамалау — сату эше бик кызык икән! Монда дөрес саный белү дә мөһим, үзенә күрә бер азарт бар.

Эремчек белән каймагың сатылмаса, аны үзеңнең өеңә алып кайтып, берәр нәрсә пешереп ашарга да була әле. Ә чәчәкне нишләтәсең? Көнендә сатылмаса, икенче көнгә кыяфәте югала башлый. Сатылмаган чәчәкне кәҗә дә ашамый. Партиянең күпмедер өлешен ташларга туры килә, бу бөтен чәчәк сатучыда шулай, моннан беркая качып булмый. Кыскасы, әлеге бизнесның нечкәлекләре күп. Чәчәкне бала кебек карарга кирәк.

Фәридә чәчәкләрне Чебоксардагы флорапарктан кайтарта. Күпләп сатучылар Биектауга, кирәк булса — Нормага кадәр дә китереп бирә. Ә яз символларын — лалә чәчәкләрен Балтач, Теләче, Апас районнарыннан сатып ала. Район җирләрендә лалә үстерүче фермерлар шактый, кайберләренең теплицасы 14 февральдә үк шау чәчәккә күмелә икән.

— Чәчәк белән генә чикләнеп калмадым, кибетемдә гөлләр, шарлар да сата башладым. Әле менә бер почмакка ислемайлар да тезеп куйдык. Бәяләребез дә авылча, артык тешләми. Монда хезмәт хаклары да бүтән төрле бит, Казан бәяләрен куеп булмый, — ди Фәридә.

— Син саткан иң зур бәйләм нинди булды? — дип кызыксынам.

— Бер ир хатыны белән ун ел бергә торулары хөрмәтенә 31 роза алды.

«Бер ел шиңми торган чәчәкләр дә бар»

Фәридәдән бүгенге мода турында да сораштым. Хәзерге хит — гипсофила дигән вак чәчәк икән. Аны кәгазьгә төреп тә, чиләк формасындагы савытка губка эченә утыртып та алалар. Гипсофиланы җаның теләгән төскә буйыйлар, ул озак тора. Хәтта ел буе шиңмичә куандырырга мөмкин! Әлбәттә, роза, хризантема, эустома, фрезия, альстромерия чәчәкләре дә киштәдән төшеп калмаган — алары классика, һәркайсының үз сатып алучысы бар.

Гөлләргә килгәндә, кибет хуҗасы орхидея, бегония, каланхоэ, яран гөл, кактус, цикламен, спатифиллумга сорау зур булуын әйтте. Ләкин Нормада кыш уртасында пион сораучылар, экзотик гөлләр эзләүчеләр дә булгалаган. «Андый очракта алдан заказ биреп кайтартабыз, бүген җаның теләгән чәчәкне табарга була», — ди Фәридә.

Бәйләмне матурлауның да үз модасы бар икән. Чиләк кебек савытка губка эченә утырту, тартмага тутыру, арага матур теләкләр язылган таяк кыстыру, фоамиран дигән кәгазьгә төрү — быелгы язның хиты шушылар. Белмичә калганмын димәгез! 

— Чәчәк сату үземә шундый ошый. Матурлык белән эш итү күңелгә рәхәтлек бирә. Гөлләрне өйрәнәм. Алар белән сөйләшергә кирәк диләр, кайберсе кул белән тиеп киткәнне ярата. Берсеннән-берсе матур бәйләм ясарга өйрәнү дә күңелле, — ди Фәридә Мөҗипова. — Ирем дә үз эшен башлап җибәрде, тимер-бетон эшләнмәләр ясап сата. Өч улыбыз үсеп килә — аларга үрнәк күрсәтергә, тырышырга кирәк!

Ничек озаграк сакларга?

Әңгәмәдәшем бу матурлыкны озаграк саклау серләрен дә өйрәтте:

  • Чәчәкләрнең төбен көн саен кайчы белән кыек итеп кисеп, яңартып торыгыз.
  • Суын көн саен алыштырырга онытмагыз. Вазадагы су салкын булырга тиеш. Анда боз салсагыз, тагын да яхшы.
  • Вазага берәр аш кашыгы шикәр комы, аспирин яки чүт кенә спирт салырга да киңәш итәләр.
  • Вазага су урынына спрайт салсагыз да була. Бу да чәчәкләрнең гомерен озайта.