«Андый кешеләр белән эпоха китә»: Казанда депутат Айрат Хәйруллин белән хушлаштылар

Кичә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме Казанда Татар дәүләт филармониясе бинасында үтте. Депутат белән хушлашырга шактый күп кеше килгән иде. Димәк, Айрат Хәйруллин тормышта чыннан да яхшы шәхес булган.

Кичә кичке алтылар тирәсендә Дәүләт Думасы депутаты, "Кызыл Шәрык" агрофирмасына нигез салган Айрат Хәйруллинның гомере авиаһәлакәттә өзелде. Татар дәүләт филармониясендә узган хушлашу мәрасименә килүчеләр искиткеч күп иде, аларның барысы да бинага кереп тә бетә алмады.

Госман хәзрәт Исхакый: «Әле кичә генә бу вакытта исән иде Айрат кардәшебез»

«Иң беренче Нәҗип абый, Гүзәл ханым сезгә, Илшат кардәшем һәм дә балалары сезгә Аллаһ сабырлык бирсен, - дип мөрәҗәгать итте Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакый мәрхүмнең әтисе, хатыны һәм балаларына.- Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә сезне бәла-казалар белән сынармын, бәгырь җимешегез - балаларыгызны, кадерле балаларыгызны дөньядан алырмын. Гомер буе бергә гомер иткән хәләл җефетләрегезне дөньядан алырмын, дигән. Шушындый кайгы килгән вакытта, хәсрәт килгән вакытта Аллаһка тел-теш тидермичә, Я Раббым, бирүче дә үзең, Я Раббым, алучы да үзең, Я Раббым, сабырлык бирсәң иде дип, әйтик. Сабыр иткән бәндәгә Аллаһ Тәгалә әҗер савабын бирә.

Карагыз мөселманнарның нинди тәртип. Әле кичә генә бу вакытта исән иде Айрат кардәшебез. Ләкин, мөселманнарда мәетне ашыктырырга кирәк дигән ният белән туган-кардәшләре аны тизрәк җир куенына урнаштырырга булдылар.

Айрат кардәшебез турында бик күп сөйләделәр. Ләкин бер генә хәдис әйтәсем килә. Пәйгамбәребез әйтте, сезнең иң хәерле бәндәләрегез шул, башка кешегә файдалы булганнар. Башка кешеләргә файда китергән бәндә сезнең хәерле бәндә, диде. Айрат кардәшебез гомер буе кешеләргә, җөмһүриятебезгә, илебезгә ярдәм китерде. Һәм үлгән вакытта да шушы эштә, файда китерәм дигән вакытта, дөньядан китте.

Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез әйтте: сезнең хәерлегез кем дигән вакытта, үзенең гаиләсенә, хатынына, балаларына, туганнарына игелекле, изгелекле, тәүфыйклы булган кешегез диде. Менә Айрат кардәшем шушы ике хәдискә дә муафыйк. Ул бәндәләргә дә файдалы булды, гаиләсенә дә файдалы булды, балаларына да файдалы булды. Шушы кешене Аллаһ Тәгалә дөньядан алды. Бүген без аңа әллә нәрсәләр бирер идек. Мәҗлеснең түренә утыртыр идек, әмма ул инде бүген ашкына, аның җаны ашкына, зиратка, кабергә.

Бүген без аңа нәрсә бирә алабыз? Бүген без аңа дога бирә алабыз. Нинди дога? Я Раббым, Нәҗип улы Айрат кардәшемнең рухларын шат кылсаң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылсаң иде, бездән разый булса иде.

Җеназа намазы укыганнан соң кабергә алып барабыз да, кабердә калдырабыз. Туганнары да кайта, дуслары да кайта, бөтенесе дә кайта, ул үзе генә кала. Изгелеге белән кала. Һәм дә фәрештә килеп сорый: Раббың кем, шул вакытта раббым Аллаһ дип җавап бирер иншалла. Пәйгамбәрең кем: Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам, дип җавап бирер иншалла. Динең, китабың нинди шикелле сорауларга, динем Ислам, китабым Коръән, дип җавап бирергә тиеш, җәмәгать.

Айрат кардәшебез мәчетләргә, хәзрәтләргә, мәдрәсәләргә, гомумән нинди генә дин әһелләренә булса да, беркайчан да үзенең ярдәмен жәлләмәде. Аллаһ Тәгалә рухларын шат кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылса иде, бара торган урыннарын нурландырса иде.

Җөмһүриятебезгә Аллаһы Тәгалә иминлекләр, тынычлыклар бирсен. Шушы җөмһүриятебез өчен тырышып йөргән юлбашчыларыбызга Аллаһы Тәгалә хәерле уңышлыклар насыйп әйләсен. Аллаһу Сөбһанәкә вә Тәгалә Нәҗип улы Айрат кардәшебезнең ахыргы сәфәрен мөбарәк кылып, урыннарын җәннәт кылсын», — диде Госман хәзрәт Исхаков.

Илшат Хәйруллин: «Хәтта үзен ачуланган кешеләрне дә ярата иде»

«Безнең гаиләбезгә зур кайгы килде, - диде мәрхүмнең бертуган абыйсы Илшат Хәйруллин. - Айраттан башка ничек яшәрбез, белмим. Бүген төнлә йокы булмады. Әти белән әнине, аның нинди булганын искә алдым.

Ул, гомумән, үзенчәлекле булып үсте. Аның иң мөһим сыйфаты — ул кешеләрне ярата иде, бар кешене яратты, хәтта үзен ачуланган кешеләрне дә ярата иде.

Бүлешә белә иде. Әти-әни безгә икешәр конфет бирә иде. Мин үземнекен тиз генә ашап бетерә идем, ә Айрат миңа үзенекен бүлеп бирә торган иде. Нигә алай бирәсең, дип гел гаҗәпләнә идем. Икәү бергә тәмлерәк, дип әйтә иде.

Бүген монда, Айратны соңгы юлга озатырга килгәндә, ул бергә кайтканда бирергә дип саклаган конфетларны күрдем. Ул хәзер дә миңа гел конфетлар бирә торган иде.

Барыгызга да рәхмәт», — дип сөйләде Илшат Хәйруллин. Ул кайгылы күз яшьләрен яшерә алмады.

«Кичә генә улым белән сөйләшкән идек»

Айрат Хәйруллинның әтисе Нәҗип Гарифуллович та чарага килүчеләргә үз сүзләрен җиткерде.

«Килүегез өчен рәхмәт. Чыннан да биредә сөйләүче кешеләрнең сүзләре хак. Әти буларак беркайчан да аның кешегә тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Һәр проблеманы, кирәкле сүзләр табып, чишә белде.

Кичә генә улым белән сөйләшкән идек. Торып, берәр нәрсә әйтер кебек. Әмма, тормышта алай булмый шул. Без бүген аны соңгы юлга озатабыз. Айратны хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт», — диде Нәҗип әфәнде.

Марат Әхмәтов: «Туганнарына, якыннарына сабырлык, ныклык телибез»

«Бу барыбыз өчен дә олы югалту, - диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. - Арабыздан һәммәбезгә дә якын булган, үзенең күркәм гамәлләре белән зур хезмәт куйган Айрат Нәҗипович белән хушлашабыз. Ул авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәте белән олы дәрәҗәләргә ирешеп, Россия Федерациясең Дәүләт Думасы депутаты булып нәтиҗәле хезмәт итте.

Ул агросәнәгать өлкәсендә талантлы җитәкче, оста оештыручы, мәктәпләр, хастаханәләр һәм бик күп социаль объектлар төзеткән хәйрияче дә.

Бик күп җитәкчеләрдән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. Туганнарына, якыннарына сабырлык, ныклык телибез.

Айрат Нәҗипович һәркемнең хәтерендә ачык йөзле, киң күңелле, хезмәт сөючән, булдыклы шәхес, җитәкче булып истә калыр», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Андый кешеләр белән эпоха китә, диләр»

«Республикага көтелмәгәндә зур кайгы килде, - дип бәяләед Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Без бүген дустыбыз белән хушлашабыз. Айратны бөтен республика белә иде. Ул Ватаныбызны яратты, авыр хуҗалыгын яклады, аграр өлкәдә зур белгеч булды. Айрат тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә күп тырышлык куйды, хәйрияче буларак, зур ярдәм күрсәтте.

Кеше китте. Без аның истәлеге алдында башыбызны иябез. Ул бик энергияле, максатчан, позитив кеше иде. Дөрес карарлар кабул итте. Соңгы мизгелләренә кадәр компьютерда эшләгән һәм шул чагында гомере өзелгән. Андый кешеләр белән эпоха китә, диләр.

Айрат Нәҗипович кыска, әмма якты гомер кичерде. Кешене матур эшләре белән искә алган чагында хәтерлиләр. Сезнең хакта хәтер мәңге сакланыр. Тыныч йоклагыз, Айрат Нәҗипович. Урыныгыз оҗмахта булсын», — диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бүген коллегаларның барысы да бирегә килде»

Панков Владимир Николаевич Айрат Хәйруллинның уң кулы булган. Бүген ул «Кызыл Шәрык» агрокомпаниясенең генараль директоры. Аңа да сүз бирделәр. Владимир Николаевич сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмады.

«Безнең компаниябезгә, шәхсән миңа күпме өлеш кертте ул. Бүген коллегаларның барысы да бирегә килде», — диде Панков.

Әйтәсе сүзләре күп җыелган булгандыр, әмма күңеле тулганга, сүзләренең барысын да җиткерә алмады.

«Кеше гомере чикләнгән, нишләтәсең…»

Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да Айрат әфәндене бары тик матур сыйфатлары белән искә алды.

«Айрат турында китап язарга була. Хәйруллиннар гаиләсе белән мин электән таныш. Әтисе Авыл хуҗалыгы институтында укытучы иде. Мин министр булып эшләгән елларда Айрат Нәҗиповичның әнисе Хатирә апа шикәр, чөгендере үстерү бүлегенең җитәкчесе иде. Урыны оҗмахта булсын. Шул чорда Илшат белән Айрат бизнесменнар иде инде.

Айратның кызыл төстәге, әле бик текә булмаган, «Мерседес» машинасы бар иде. Айрат мине бер җыелышка шул машинасына утыртып җибәрде. «Шаккатсыннар», — дигән иде.

Ул әтисенең туган ягы Әлкидә зур масштаблы завод ачты, яңа технологияләр, яңа сыерлар, яңа саву системасы белән эш башкарып җибәрде.

Айрат бик күп кешегә ярдәм итте. Билгеле, һәр кешегә дә ярдәм итеп булмый. Бүген авылларда эш юк, ә Айрат авыл халкын эш белән тәэмин итте. Бу да хәйриячелеккә керә. Ул ай саен эшчеләргә гарантияле хезмәт хакын түләде. Ару-талуны белмәде.

Кеше гомере чикләнгән, нишләтәсең…Шушы кайгының көтмәгәндә килеп чыгуы безнең өчен зур афәт булды. Кеше буларак ул мине гел хөрмәт итте, мин дә аңа хөрмәт белән карадым. Минем айгырым бар иде, аны мин Айратка бүләк иттем. Ул атларны ярата иде.

Шуны әйтә алам: Айрат үзен-үзе ясады. Туган-тумача аша шушы биеклеккә күтәрелмәде. Ул халык арасыннан чыгып, тырышып-тырмашып, эшләде. Ул дүрт мәртәбә депутат итеп сайланды. Аны халык та хөрмәт итә иде», — диде Фатыйх Сәүбәнович.

Айрат Хәйруллинның хатынының әнисе: «Киявем булса да, үз балам кебек иде»

"Айрат бөтен әһәмиятне, игътибарны үзенә җәлеп итә иде, - дип сөйләде әбисе - хатыны Гүзәлнең әнисе. - Киявем булса да, үз балам кебек иде. Балаларга да дөрес тәрбия бирде. Кызым Гүзәлнең кулын сорарга алар өчәү килде: әтисе, әнисе һәм Айрат үзе. Алар белән исәнләшкәндә, сөйләшкәндә аларны үз туганнарым күк күрдем. Әйтерсең лә, безнең беренче күрешүебез түгел иде. Әлбәттә, кызымны кияүгә бирергә риза булдым.

Балалар белән яхшы мөнәсәбәттә иде. Эш көне беткәч, алар кич җыелалар иде. «Балалар, көнегез ничек үтте?» — дип сорый иде. Балалар аңа барысын да сөйләп, әтиләренең киңәшләрен алалар иде.

Айрат, тырыш булганга күрә, зур дәрәҗәләргә иреште. Кода-кодагый аңа дөрес тәрбия биргән. Ул акчаның кадерен белә иде, чөнки белеме буенча ул экономист», — дип сөйләде ханым.

Айрат Хәйруллин хатыны Гүзәл белән өч бала үстерделәр: Адель, Әмир, Айгөл. «Адель олы улыбыз. Ул инде өйләнде, Аллаһка шөкер, игезәк малайлары бар. Игезәкләргә өч яшь тулды. Әмир белән Айгөл әле тормышта түгел. Әмир менә укып бетерде, юрист профессиясен үзләштерде. Айгөл исә беренче курста икътисадчыга укый. Балалар әтиләрен бик ярата иделәр», — дип сөйләде ханым.

«Айрат белән Гүзәлнең никахларында булдым»

Без Гүзәл ханымның әнисе белән сөйләшкәндә, яныбызда бер олы яшьтәге апа да басып тора иде. Ул да безнең сөйләшүебезгә кушылды.

«Мин Айрат белән Гүзәлнең никахларында булдым. Гүзәл бүген менә ничек яулыгын бәйләгән иде, никахта да шулай матур итеп бәйләгән иде. Айрат түбәтәен баш очына гына кигән иде. Зәкәрия исемле мулла укыган иде никахларын. Бүгенгедәй хәтерлим, әмма хәзер без биредә Айратыбызны соңгы юлга озатабыз. Ул никах көнендәгечә көлми, бернәрсә дә эшләми. Ул мәңгегә күзләрен йомды, Я Раббым», — дип сөйләде ул.

«Әйбәт кешеләр анда да кирәк микән?»

Гөлсинә Хәйретдинова - Айрат Хәйруллинның туганнан туган апасы.

«Айратның әтисе белән минем әтием бертуган. Мин Айраттан тугыз яшькә өлкәнрәк. Мин үзем Әлки районы Түбән Әлки авылында яши идем. Айрат безгә кунакка еш кайта иде. Минем энем белән алар бер елгы. Энем белән дус-тату уйныйлар иде. Үскәч, бер-беребезгә ярдәм итешеп, кайгыларны уртаклашып, яшәдек. Берәр ярдәм кирәк булса яисә сорау булса, ул: «Юк», — дими иде. Гаиләдә балалары татарча аралашалар.

Мәктәптә яхшы укыды, башлы иде. Әлки районы халкын эшле итте. Бүгенге көнгәчә Түбән Әлкигә кайтып йөри иде, хәзер инде менә башка кайтмас. Ышанып булмый… Башта Айратны исән, диделәр бит. Уйламадык та. Беркем дә сизенмәде.

Әле бит яшисе дә яшисе иде.

2019 елның 3 гыйнварында Айратның әнисе Хатирә апа да китеп барды. Айратка беренче августта 50 генә тулырга тиеш иде бит. Шундый әйбәт кешеләр анда да кирәк микән?!» — дип сөйләде Гөлсинә ханым.

Айрат Хәйруллинны Казан шәһәре Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләделәр. Госман хәзрәт әйтмешли, ул анда үзе генә калды. Әмма изгелекләре, кылган гамәлләре якты хатирә булып җирдә сакланыр.