Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер: “Венгрлар барысы да Идел турында белә”

Венгриянең татарстанлылар һичшиксез күрергә тиешле истәлекле ураннары, уртак авыл хуҗалыгы җитештерүе, гуляш әзерләү буенча мастер-класс турында “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер сөйләде. 

news_top_970_100
Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер: “Венгрлар барысы да Идел турында белә”
Казан-Будапешт авиарейсы ачылу сәбәпле, генераль консуллык шенген визаларын бирүне 20 процентка арттыруны планлаштыра

Казанда Венгриянең Чит ил эшләре министрлыгыннан яңа консул булачак

Вулкан күле, шәраб һәм термаль мунчалар: Венгриядә нәрсәләр карарга була

“Казанда венгр телен укытсыннар өчен тырышам”

“Мал башы саны кими, сөт саву күләме арта – бу нормаль күренеш”

“Зеленский – Украина белән дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салуда безнең өметебез

Казан-Будапешт авиарейсы ачылу сәбәпле, генераль консуллык шенген визаларын бирүне 20 процентка арттыруны планлаштыра

- Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы өчен шатлыклы вакыйгадан башлыйк: Татарстан башкаласы белән Будапешт арасында туры авиарейс ачылды. Ул 30 октябрьдә эшли башлаячак. Бу Венгриядән Татарстанга, Татарстан туристлар килүгә йогынты ясаячакмы? Ничек уйлыйсыз?

- Безнең Генераль консуллык тормышының тагын бер ел төгәлләнеп килә. Уңышларыбыз да бар, алар бик шатланып сөйләргә телим. Әлбәттә, иң беренчесе ул Будапешт-Казан туры авиарейсы ачылу. Бу һичшиксез туристлар агымына тәэсир итәчәк. Моннан тыш, икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә дә уңай нәтиҗәләр булыр дип көтәбез.

Туризмга килгәндә, узган елда без Казандагы Генераль консуллыкта якынча 4,5 мең виза бирдек. Бу инде шактый зур үсеш һәм арту. Татарстаннан Венгриягә күпме турист баруы турында безгә төгәл генә мәгълүмат юк. Моны күзәтеп бару авыр, чөнки күп кеше Венгрия визасы белән бармый.

Ел башыннан алып без якынча 2,6 мең Венгрия визасы бирдек. Визага документлар биргән кешеләрнең берсе дә туры рейс булачагын белми иде. Туры рейс булмаганда мин ел азагына кадәр 5 мең булыр дип исәпләгән идем. Ә туры рейс булгач алар хәйран күп булырга мөмкин. Әлбәттә, туры рейс хакындагы мәгълүматтан соң күпме виза булачагын әле юрый алмыйм. Тик сизелерлек үсеш булыр, якынча 20 процент булыр дип уйлыйм.

Кызганыч, Венгриядән Татарстанга күпме турист килүе турында миндә мәгълүмат юк. Бу әлбәттә артык зур саннар түгел, әмма Казанга Венгриядән туристлар даими килеп тора. Күпләре уртак турлар белән килә.

Миңа калса иң уңышлы юнәлешләрнең берсе – поездда килү. Ул Мәскәүдән Байкалга кадәр бара һәм төрле шәһәрләрдә туктала. Туристлар ике көн Казанда була ала, тагын бер көндә алар гадәттә Зөягә бара һәм Байкалга таба китәләр. Бу легендар юл һәм легендар урыннар. Бу юнәлеш алга таба бары тик үсәр дип кенә уйлыйм. Шулай ук Идел буйлап шундый ук круиз булса бик кызыклы юнәлеш булыр иде. Барлык венгрлар да Идел турында белә. Шушы елга буенча легендар шәһәрләр һәм урыннар бар. Бу миңа балыкчы буларак аеруча да кызыклы.



Казанда Венгриянең Чит ил эшләре министрлыгыннан яңа консул булачак

- Моның буенча Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән фикерләштегезме?

- Әлбәттә. Ул да венгрларны җәлеп итү буенча актив эшли. Дөресен генә әйткәндә, Европа туристлары өчен виза режимын җиңеләйтү мөһим мәсьәлә икәнен күрәм. Тулаем алганда, Россиядә виза алу җиңел, әмма ул күпчелек очракта бер тапкыр гына куллана торган була.

Венгрлар Россиядә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта ешрак була. Чөнки алар бер тапкыр гына куллана торган виза ала. Венгриягә кайткач алар Россияне карадык дип билге куялар да, алга таба инде башка илләрне һәм континентларны карый башлыйлар. Бер еллык туристик визалар бирү Евросоюздан, шул исәптән Венгриядән килүче туристлар санына тәэсир итәр иде. Мәсәлән, кеше Санкт-Петербургтан кайта, визасы кала, ә алда каникуллар. Ул Россиядә кая барырга мөмкин булуы белән кызыксыныр иде, Казанны күрер иде. Ә Казанны инде күп кеше белә, моңа спорт чарлары да ярдәм итә. Казанда узачак WorldSkills чемпионатына бик күп туристлар һәм катнашучылар киләчәк.

Владимир Владимирович (Путин, Россия Президенты) әйткән күп тапкырга бирелә торган виза яки җиңеләйтелгән виза режимы һичшиксез бу эшне җиңеләйтәчәк һәм туризмга уңай тәэсир итәчәк. Россия белән җиңеләйтелгән виза режимы ясагач без моны Венгриядә күрдек инде. Туристлар шактый артты. Моның зур адым булачагын төгәл беләбез һәм моны хуплыйбыз. Казанда Венгрия туристларын көтәбез.



Консуллыкта без виза гына биреп калмыйбыз, ә безнең консуллык округында була торган венгрларның мәнфәгатьләрен дә кайгыртабыз. Туристларның күпләп килүе консуллык эшләрен арттырачак. Венгрия визаларына ихтыяҗ артачагына һәм венгр туристларының күбрәк булачагына әзерләнәбез. Ел башыннан бирле инде Генераль консуллык составында тагын бер консул булдыру буенча эшлим. Октябрьдә бездә тагын бер яңа хезмәткәр эшли башлаячак. Хәзер инде без Венгрия визаларын шактый күп күләмдә бирәбез, клиентларыбыз бик күп. Элекке кебек тиз һәм яхшы эшләр өчен безгә тагын бер кеше кирәк.

- Яңа хезмәткәр турында ачыклык кертәсе килә. Ул да консул булачакмы? Кем икәне билгелеме?

- Әйе, ул консул булачак. Әлегә аның исемен әйтмичә торам. Ул Венгриянең чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәре. Бик тәҗрибәле ханым. Визалар белән күп эшләгән һәм рус телен яхшы белә.

- Аның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт булачак?

- Мин генераль консул. Миндә бөтен консуллык вәкаләтләре дә бар. Бу визалар бирүдән башлап, күчерүләрне, документларны раслау, безнең гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау. Ләкин мин җитәкче буларак күбрәк икътисади һәм финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнәм, ә визалар белән түгел. Бездә визалар белән шөгыльләнә торган аерым хезмәткәрләр бар. Ул да шундый хезмәткәр булачак.

Бездә биш венгр һәм хәзер тагын берәү кирәк булды. Чөнки эш күрсәткечләре үсә һәм бу штатны зурайтуны таләп итә.



Вулкан күле, шәраб дегустациясе һәм термаль мунчалар: Венгриядә ниләр карарга була

- Татарстанлылар өчен Венгриядә нинди кызыклы урыннар бар? 

- Бу бик авыр сорау. Чөнки туризм күзлегеннән караганда Венгрия бик бай ил. Бездә кызыклы урыннар бик күп. Елның нинди вакытында килүгә, яшькә һәм конкрет туристның кызыксынуларына бәйледер дип уйлыйм.

Мин гел әйтәм, Венгриягә беренче килгәндә Будапештны, аның тирә-ягын, шулай ук Дунай елгасы борылмасын карарга кирәк. Әгәр кеше бу урыннарда булган икән инде, өлкәне карарга кирәк. Әйтик, шәраб регионнары, Балатон һәм Хевиз күлләре, термаль чыганакларда коенырга була.

Гастрономик туризм тиз үсә. Без моның буенча эшлибез. Шәраб регионнарын да танытабыз, үстерәбез. Венгриядә 19 шәраб төбәге бар, җитештерүчеләр бик күп. Һәрберсенең үз тәме бар. Бер җитештерүчедә шәрабның 15 сорты булырга мөмкин. Әмма һәр сортның шешәләр саны күп түгел. Шуңа күрә аларга Россия һәм Кытай кебек илләр базарына чыгу авыр.



Россиядә барлык кирәк булган сертификатларны алу өчен һәрбер җитештерүчегә һәр аерым сорт өчен рөхсәт алырга кирәк. Бу бик чыгымлы эш һәм документлар белән күп эшләргә кирәк. Шуңа күрә масштаблы җитештерүе булмаган, мәсәлән елына 50 мең шешә генә шәраб чыгара торган җитештерүче моны эшләп тормаячак. Чөнки бу табышлы түгел.

Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов, Татарстан Президенты) бу мәсьәләдә үзенең шәхси ярдәмен вәгъдә итә. Якын арада безнең шәраблар кечкенә кибет киштәләрендә булса да барлыкка килер дип өметләнәм. Ә хәзергә иң яхшысы, безнең шәрабләрны Венгриядә татып карау. Җитештерү урынында ук базга төшеп шәраб эчеп карарга мөмкин булган төбәкләргә барырга киңәш итәр идем.

- Сез WorldSkills Kazan чемпионатына Венгриядән бик күп вәкилләр киләчәк дидегез. Алар кемнәр булачак, тулырак сөйләсәгез иде.

- Венгриядән 130 катнашучы булачак. Бу шактый зур сан. Алар арасында командалар, эшмәкәрләр, Венгриянең Сәүдә-сәнәгать палатасы (ТПП) хезмәткәрләре. Күптән түгел генә миңа Венгриянең ТПП рәисе, Венгриянең инновация һәм технологияләр министры урынбасары, безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан делегация киләчәк диделәр. Безнең делегациянең ахыргы исемлеге әле эшләнә.



“Казанда венгр телен укытсыннар өчен тырышам”

- Сез Татарстан студентлары югары уку йортларында уку өчен Венгриягә еш бара дидегез. Быел бездән күпме студент Венгриягә барды, алар арасында нинди юнәлешләр популяр.

- Мәгариф – безнең өчен иң әһәмиятле юнәлеш. Венгриядә укыган кеше киләчәктә Венгрия белән эшләргә һәм безнең илләр, төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкин. Шуңа күрә без мондый студентларга төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз.

Без Татарстан буенча гына төгәл статистика алып бармыйбыз. Ә безнең консуллык округын тулаем карыйбыз. Узган елда якынча 50 студент иде. Агымдагы ел башыннан инде 30 студент китте, димәк, күрсәткеч үсә дигән сүз.

Студентлар төрле белгечлекләрне сайлый. Әмма беренче чиратта гуманитар, медицина, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы юнәлешләре. Тау-нефть юнәлешенә әллә ни зур кызыксыну булыр дип уйламаган идек, әмма ул бар. Мәсәлән бездә Уфадан килгән яшьләр бар. Татарстаннан күбрәк авыл хуҗалыгы, ветеринария, медицина белән кызыксыналар. Ижаудан гуманитар юнәлешләр буенча белем алырга киләләр, анда университетта венгр телен укыталар алар белән мин венгр телендә аралашам.

- Казанда венгр теле укытыламы?

- Юк, әмма мин моның буенча эшлим. Без КФУ белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә, анда бит бик күп чит телләр укытыла. Моны хәл иткәнче, башта оештыру һәм финанслар белән бәйле бик күп сорауларны хәл итәргә кирәк. Чөнки Казанда венгр теле укытучысы юк, аның чакырырга кирәк. Һәм ул Венгриядән булырга мөмкин.



“Мал башы саны кими, сөт саву күләме арта – бу нормаль күренеш”

- Икътисад турында да сөйләшик. 2018 елда Татарстан һәм Венгриянең уртак товар әйләнеше турындагы мәгълүматларны әйтсәгез иде. Быелгы күрсәткечләр билгелеме?

- Узган елда товар әйләнеше 457,6 млн доллар булган. Бу 2017 елга караганда бераз кимрәк, әмма барыбер начар күрсәткеч түгел. Өстәвенә 2019 елның беренче кварталында узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда Татарстан Венгриягә 4 тапкыр артык товар чыгарган. Бу бик зур үсеш. Беренче чиратта бу нефть һәм аны җитештерү продуктлары, шулай ук төрле җиһазлар һәм запачастьләр.

- Элегрәк сез Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекнең иң өстенлекле юнәлеше авыл хуҗалыгы дигән идегез. Быел бу өлкәдә нинди уңышларга ирешелде?

- Беләсезме, авыр. Венгрия аграр ил буларак бик яхшы ресурсларга ия. Сөт һәм ит җитештерү өчен Венгриядән мөгезле терлек кайтару эшләре яхшы бара. Монда венгр оешмалары белән яхшырак эшләргә кирәк. Хайваннарны кайтару гына түгел, ә аларга тиешле тәрбия чаралары бирүне, ашату, вакцинация ясауны да алып барырга кирәк. Чөнки беренче елдан соң аларны дөрес тәрбияләмиләр, кайвакытта маллар үлә дигән мәгълүмат бар.

Россия буенча тулаем мондый тенденция күзәтелә – соңгы елларда малларның баш саны кими, әмма савым күләме арта. Бу нормаль күренеш. Венгриядә бер сыердан савылган еллык сөт күләме – 10-12 мең литр. Россиядә бу күләм шактый кимрәк. Ләкин Татарстан монда уңай күрсәткечләр белән аерылып тора – елына бер сыердан якынча 6-8 мең литр сөт савыла.

Төгәл саннар әйтәм. 2018 елда Россиядә мал саны 0,4 процентка кимегән, ә җитештерү күләме 1,5 процентка арткан. Моңа заманча технологияләр кертеп ирешеп була. Әгәр Татарстан буенча әйтсәк, узган елда безнең предприятиеләр сезнең республикага 5,6 млн долларлык сыерлар саткан. Бу бик яхшы сан. Татарстанда вак оешмалар да, зурлары да сатып алды. Мәсәлән, Әлмәт 1 мең баштан артыграк сыер сатып алды.



- 2017 елда Татарстан һәм Венгриянең уртак предприятиесе МКСНР эшли башлады. Хәзер эшләр ничек бара?

- Татарстан Республикасы ягыннан проектка Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгына караган “РАЦИН” предприятиесе җәлеп ителде. Без алар белән бик яхшы мөнәсәбәттә һәм бергәләп әлеге проектны алып барабыз.

Хәзер бәрәңге җитештерү эш бара. Оят инде, әмма Венгрия ягы гаебе белән хәтта 10 гектарга җитәрлек тә бәрәңге кайтара алмадылар. Башта шушы мәйданнан башлау, ә соңыннан чәчүлекләрне зурайту планлаштырылган иде. Әмма без хәтта 10 гектар мәйданга чәчү өчен дә туры килә алырдай бәрәңгене Венгриядә тапмадык. Бу бердәм Европа базары белән бәйле, аның аркасында бездә бәрәңге җитештерүчеләр калмады диярлек – ул читтән сатып алына. Шуңа күрә без әлегә проект буенча өлгермибез, әмма киләчәктә моны эшләрбез дип өметләнәм.

Башка күрсәткечләр буенча – алма, кура җиләге буенча нәтиҗәләр яхшы. Венгр алмалары һәм башка җиләк-җимешләр утырттык, аларны киләчәктә җитештерергә исәплибез. Башта без Венгрия алмаларының Татарстанга ничек ияләшүләрен, кышны ничек чыгуларын карарга теләгән идек. Алар Россия кышын Венгриянекенә караганда начар кичермиләр. Бу эш нәтиҗәләре буенча планнар да бар инде. РАЦИН белән берлектә бу проект буенча башка төбәкләргә чыгарга телибез.



- Кайсы регионнар кызыксына башлады?

- Әлегә әйтәсем килми. Без инде төрле җитештерүчеләр белән аралаштык. РАЦИНның Россиядәге төрле төбәкләрдә яхшы партнерлары бар һәм алар бик тыгыз эшли.

- Татарстанда Венгриядән элеватор техникасы – ашлык киптергечләр барлыкка килдеме?

- Татарстанда әлегә мондый проектлар юк. Моңа акча бирергә әзер хезмәттәшләр кирәк. Ашлык киптергечләр Россия буенча яхшы эшләп килә, шул исәптән безнең консуллык округында да. Мәсәлән, Мордовиядә һәм Башкортстанда.

- Татарстандагы берәр җитештерүче бу проект белән кызыксындымы?

- Кызыксыну бар, сөйләшүләр алып барыла. Тик әлегә конкрет килешүләр юк.

- Тагын нинди венгр техникасы һәм технологияләре Татарстанга кызыклы булырга мөмкин?

- Без сөт җитештерү технологиясе буенча актив эшлибез. Чөнки Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә лидер. Шуңа күрә мондый техника кулланырга җирлек бар дип саныйм, ихтыяҗ булырга тиеш. Әле күптән түгел генә Казанда венгр технологиясе буенча эшли торган сыра кайнату цехы эшләвен белдем. Бу мине бик нык гаҗәпләндерде.

- Быел беренче тапкыр венгр киносы фестивале узды. Аны быел да уздыру планлаштырыламы? Гомумән бу практика сезнең өчен ничек булды?

- Без элек тә Татарстанда венгр фильмнары белән эшләргә тырышып караган идек. Ләкин ул вакытта без дөрес түгел схема сайлаган булганбыздыр. Венгр фильмнарын монда бушлай тәкъдим итәргә, зур кинотеатрларда нәфис фильмнар күрсәтергә кирәк.

Узган елда без үзебезгә кирәкле мәйданчыкны таптык, бу - “Мир” кинотеатры. Анды венгр фильмнарын бушлай күрсәттек һәм алар зур уңыш казанды. Шуңа күрә без хәзер ничек эшләргә кирәклеген беләбез. Без бик яхшы партнер таптык. Бу “Татаркино”, алардан башка моны булдыра алмас идек.

Быел алар белән бергә быел да дүрт-биш көнлек венгр кинофестивале уздырачакбыз. Аны шулай ук “Мир” кинотеатрында уздырырга телим. Бу бик яхшы, сыйфатлы мәйданчык. Анда үз тамашачылары булуы, һәм аларның нәкъ без күрсәтергә телгән фильмнарны эзләве куандыра. Фестивальнең төгәл датасы әлегә билгеле түгел. Мөгаен ул ел азагында, ноябрь ахыры, декабрь башы булыр дип уйлыйм.

- Шулай ук түләүсезме?

- Әлбәттә. Бу минем өчен һичшиксез шулай. Бу бит мәдәният, аны акчага сатарга кирәкми.



- Казанда венгр кухнясы көне уздыру планлаштырыламы?

- Венгр кухнясы көне уздыруны планлаштырмыйбыз. Быел Казан рестораннарының берсендә үзем венгр гуляшы әзерләдем. Килгән бөтен кешегә дә ул ошады.

- Сез мастер-класс уздырдыгызмы?

- Әйе. Мин мондый мастер-классларны тагын оештырырга җыенам. Быел өлгереп булыр дип уйлыйм. Венгрия традицияләре буенча, ул ачык һавада казанда әзерләнгән гуляш булырга тиеш.

Узган елның декабрендә Венгрия белән “Татаркино”ның уртак фильм төшерергә планлаштыруы билгеле булды. Ул язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоци дуслыгы турында булачак. Бу проект нинди стадиядә? Уңай үзгәрешләр бармы?

- Бу чын дуслык турындагы бик кызыклы тарих. Бу алар бер-берсен күрмичә 50 ел узганнан соң да дәвам итә. Аяз Гыйләҗев вафат булганнан соң Арпадны таптылар, ул монда килде, Аязның хатыны һәм гаиләсе белән танышты. Аңа 90 яшь булуга да карамастан, Казанда Гыйләҗевләр гаиләсендә ел саен була. Туры рейс белән тагын да җиңелрәк булачак.

Узган елда “Татаркино” һәм бу проект буенча актив эшли торган Мансур Гыйләҗев белән бергә Арпад белән интервью төшердек. Материаллар “Татаркино”да саклана. Әлегә проект әзерләнә генә, әмма бу материал аңа нигез булырга мөмкин.

Мөселман кинофестивале кысаларында без быел питчинг оештырдык. Фильм әзерләргә партнерлар табу өчен шәхсән үзем катнаштым. Инде яхшы элемтәләр бар, әлеге проект буенча эшләүче, сценарий язучылар да бар. Әлбәттә яхшы венгр партнерын табарга кирәк. Мин инде Венгриянең Милли кино фонды белән элемтәгә чыктым, алар да кызыксына. Җирле партнерлар белән очрашулар узды. Нәтиҗәсе нинди булыр, карарбыз. Татарстандагы коллегалар режиссерның венгр булуын тели, моның буенча эшләргә кирәк. Проект әкренләп, адымлап-адымлап формалаша.



“Зеленский – Украина белән дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салуда безнең өметебез

- Хәзерге вакытта Украинадагы венгрлар белән нинди вазгыять?

- Венгрия Украинаның демократик, көчле һәм ышанычлы күрше ил булуын тели. Без барлык күршеләребез белән дә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга телибез. Әмма Украинаның кайбер гамәлләре аркасында Украина территориясендә яшәүче венгрлар үзләренең күп кенә хокукларын югалтты. Бу Европа һәм халыкара нормаларга, шулай ук Венгрия-Украина хезмәттәшлеге нормаларына да каршы килә.

Украинада яңа президент барлыкка килү белән хәлләр үзгәрер дип уйлыйм. Владимир Зеленский безнең яңа өметебез. Ул Украина территориясендәге венгрларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Без венгрларның тынычлыкта яшәүләрен телибез. Көчле Карпат аръягы өлкәсе һәм көчле венгр диаспорасы Украинаны бары тик ныгытачак дип ышанабыз. Нәкъ шушы төбәк Венгрия белән Украина арасындагы дуслыкка ачкыч булачак дип уйлыйм. Анда 150 мең венгр яши.

Әлеге мәсьәлә хәл ителсә, ул Украиндагы вазгыятькә уңай тәэсир итәчәк. Без алга таба да аларга, төрле мәйданчыкларда, шул исәптән Европа мәйданнарында да ярдәм итәчәкбез. Килеп чыккан хәлгә дә карамастан, без Карпат аръягы өлкәсендә кече һәм урта бизнеска булыштык. 23 мең оешмага якынча 3 млрд сумлык ярдәм күрсәттек.

Бездә Карпат аръягы өлкәсендә инфраструктураны үстерүгә 50 млн евролык кредит әзерләнде һәм хупланды. Бу шактый зур сумма. Бу безнең илләр арасындагы элемтәне ныгытачак кына дип уйлыйм. Әмма моның өчен Украина ягыннан уңай гамәлләр кирәк. Венгрларга элекке хокукларын кире кайтарырга кирәк. Башкача булмый.



- Ниндидер алга китеш бармы инде?

- Хәзер юк. Украина Хөкүмәте формалашып килә, әлегә бу хакта әйтергә иртәрәктер. Кызганыч, әллә ни уңай булмаган адымнар бар. Мәсәлән, күптән түгел генә Карпат аръягы өлкәсендәге венгр депутатының өендә тентү булды.

Шушындый хәлгә дә карамастан, без моңа кадәр Украинага ярдәм иттек. Мәсәлән, визасыз режим керттек. Карпат аръягы өлкәсе губернаторы халыкка вакцинация ясау, эчә торган су өчен акча җитмәү аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, без шундук ярдәм иттек, сәяси хәлгә дә карап тормадык. Бу да дус яшәргә кирәклеген һәм безнең моны эшләргә теләвебезне күрсәтә.

- Евросоюзның миграция сәясәтенә ничек карыйсыз?

- Без Венгриядә җирдәге чикләрне законсыз рәвештә чыгуны туктатырга кирәклеген һәм моның мөмкин икәнен күрсәттек. Хәзер бу диңгездә бара, бигрәк тә Италиягә чыгалар. Италия вице-премьеры Маттео Сальвини моны суда да туктатып булуын күрсәтә.

Ләкин Европаның кайбер илләре, кызганыч, чикләрне законсыз узып чыгуны хуплый. Бу миграция агымына бик нык йогынты ясый. Европа илләренең кайберләренең “Килегез!” дип әйтүе аркасында көн саен диңгездә кешеләр һәлак була. Без мондый мөмкинлекнең бары тик законлы нигездә генә булуын телибез. Шул ук вакытта мигрантларны качаклардан аерырга һәм бер сораусыз кабул итәргә кирәк.

Мигрантларның үз ватаннарында тормыш шартларын яхшырту буенча эшләргә кирәк. Бар кешене дә Европада кабул итеп Африкадагы проблемаларны хәл итеп булмый. Африкада тормыш һәм эш шартлары булырга тиеш. Без моның буенча эшләргә тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100