Журналист тикшерүе: алты бала әнисенә «Ана даны» медале ник бирелмәгән? | intertat.tatar

Журналист тикшерүе: алты бала әнисенә «Ана даны» медале ник бирелмәгән?

Балтачта алты бала әнисе Энҗе Сөнгатуллина белән күрештек. Биш кыз һәм бер малай анасы тормышында нәрсә генә күрмәгән: бала белән тол калган, аннан соң яңадан кияүгә чыгып, ир бала алып кайткан. Энҗе апа «Ана даны» медале белән бүләкләнмичә кала, без шуның сәбәпләрен ачыкладык.

Энҗе Сөнгатуллина Балтачта икенче ире Олег белән гомер кичерә. Үсеп буйга җиткән менә дигән кызлары бар аның! Инзиләгә 23 яшь, тырнак ясау, чәчтараш эшләрен алып бара, үз салоны бар. Икенче кызы Фәнзилә быел кияүгә чыккан, аңа 20 яшь. Өченче кызы Лалә исемле, аңа 16 яшь. Дүртенче кызы Динә быел мәктәпкә укырга кергән, аңа сигез яшь. Бишенче кызы — алты яшьлек «чикерткәсе» Иркә. Улы Русланга өч яшь.

«Сеңлем артыннан кайтты, үземә эләкте»

Энҗе апаның мәрхүм ире Фидаил абый белән танышу тарихы да үзенчәлекле: төнге сәгать уникеләр тирәсендә Энҗе апаның сеңлесе иптәш кызы белән дискотекадан кайтып керә. Энҗе апа каршы алырга дип, йорт янына чыга…

— Карасам, артларыннан ияреп бер егет кайта. Сеңлем өйгә кереп китте, Фидаил минем янда калды. Су сораган булды. Суны алып чыгып бирдем дә, шулай танышып киттек. «Кайда укыйсың, эшлисең?» кебек дежур сүзләрдән ерак китмәдек.

Фидаил белән танышканда йөргән егетем бар иде. Казанныкы. Августта миңа өйләнәм дип тә йөрде. Ә Фидаилнең бар белгән сүзе: кияүгә чыгасыңмы да кияүгә чыгасыңмы… Өемнән ерак түгел совхозда эшли идем. Фидаил безгә еш төшеп йөри башлады. Сеңлем артыннан кайтты, үземә эләкте, дигәндәй.

Мин лимон ярата идем, ул мине бер коробка лимон белән алдады. Әниләр белән танышырга кергәндә бер коробка лимон күтәреп керде. Ул вакытта лимон дефицит иде әле. Әнинең дә авызы ерылды, әти аңышмыйча да калды бугай.

Ике ай тирәсе йөрдек, 1998 елның 30 декабрендә өйләнештек. Фидаил миннән өч яшькә олы, кайнатамны бик ошаттым, әнисе иртә китеп барган булып чыкты. «Кияүгә чыгасыңмы?» — дип тәкъдим ясагач, әниләрдән ризалык алып, кияүгә чыгарга булдым. Туй үткәрергә исәбем юк иде. Авылда үскәч, миңа туй кирәк тә түгел, әниләргә авыр була бит. Фидаил бик булышты. Үзем теләгән туй күлмәген дә 500 сумга сатып алды ул.

Шулай итеп, Энҗе апа Балтач районы Кенәбаш авылына килен булып төшә һәм төп нигездә 17 ел Фидаил абый белән гомер итә. Килен булып төшкәнче үк яшь кыз сыер сава, камыр сала, ипи пешерергә остарган була. «Кияүгә чыкканчы ук Фидаилләрдә сыер савып йөрдем», — дип көлеп искә ала Энҗе апа.

Сөнгатуллиннарның беренче кызлары 16 августта туа, ә бер ай үткәч — сентябрьдә Энҗе апа 19 яшен тутыра. Кыскача гына әйткәндә, яшь әни була ул. Сөнгатуллиннар бер-бер артлы кыз бала алып кайталар:

— Өченче баламны тапканнан соң, дүртенчесе малай булмасмы, дип уйладым. Малай яратасы килә бит ул! Фидаил каршы булмады. УЗИ да малай күрсәтә иде. Шатлыгы йөзенә чыккан иде Фидаилнең! Тик малай булмады, кыз туды. Бишенчесенә уйламаганда узып куйдым. Ирем анысына да каршы килмәде.

Бишенче балага узганда малай алып кайт дип сорамады. Фидаил аңлый торган кеше иде. Дуслары, балалары өчен җан атты. Минем андый кешене башка очратканым юк. Эштән кайтса да, телефоннан шалтыратса да, беренче эш итеп балалар турында сораша иде. Ул җитдирәк тә булды. Фидаил чисталыкны яратты, үзе дә пөхтә булып йөрде. Кызлар да аннан чисталыкка өйрәнде.

«Фидаил үлде ич», — дип кенә әйттеләр…»

Энҗе апа сөйләвенчә, Фидаил абый төрле җирдә эшләп алган. Казанда лифтлар куючы булып та урнашкан, ахыр чиктә: «Күп кеше үлә, кайтып, шофер булып эшләсәм яхшырак булыр», — дип, кире туган якларына кайтып киткән. Тормышта төрле чак була, Сөнгатуллиннар гаиләсенә дә вакыты-вакыты белән акчасыз утырырга туры килгән: сигез айга якын эш таба алмый Фидаил абый…

— 2014 ел. Бишенче баламны иртәрәк табарга туры килде ул елны. «Үзеңне дә, балаңны да алып кала алмыйбыз», — дип, Казанга җибәрделәр. Теләп китмәдем мин анда. «Барасың булгач, барасың!» — дип соңгы сүзен әйтте иптәшем. Ирем алтыда килеп җитәргә вәгъдә бирде.

Үпкәсенә сулыш ала алмаган яңа туган кызымны Балалар клиник хастаханәсенә алып киттеләр, ә мине кайтарып җибәрделәр.

…Ә ул көнне Фидаил кичке сигезләр тирәсендә хастаханәгә эләккән. Урып-җыю вакытында ирем соңгы рейсны КамАЗ белән ташыган. Телефонны кулга алу белән аңа шалтыратырга тотындым. Телефонны алучы юк. Борчылып беттем. Кызларыма берни әйтмәдем. Аягын сындырган, хастаханәдә ята, дип хәбәр иттеләр икенче көнне. Тамагымнан чәй йота алмыйча, яңа туган балабыз өчен дә, Фидаил өчен дә кайгырдым.

Мине хастаханәдән Фидаилнең апасы каршы алды. Нәрсәдер үз урынында түгел монда дип, артларыннан йөгереп чыктым. Минем мең дә бер төрле сораулы карашымны күреп: «Фидаил үлде ич», — дип кенә әйттеләр. Иремне 24 сентябрьдә, җиде ел элек җирләдек.

Озату эшләре белән Рамил җизнәм ярдәм итте. Мунчабыз иске иде, бишенче баламны алып кайткач та, өр-яңа мунча салып бирделәр. Казанга кайтырга Фидаилнең апасы Надия апа ярдәм кулы сузды. Рәхмәттән башка сүз юк аларга.

Кызым хастаханәдә 20 көнләп ятты. Фидаилнең җидесен уздырганнан соң гына кызымны хастаханәдән барып алдык.

«Йокы бүлмәсенә урын җәйдем һәм шуннан соң ул бездә калды…»

Беренче ире Фидаил абый вафат булганнан соң бер ел да үтми, Энҗе апа белән өч ир-ат танышырга тели. Энҗе апа берсен дә ошатмый. Хәзерге ире Олег — дүртенче «кандидат». Олег абыйны беренче күрүдә үк якын итә ул. Гали кеше дигәндәй: гади сөйләшә, балалар белән дә ачык…

— Олег төрле авылларда шабашта эшли. Ул миннән җиде яшькә олы. Бергә торуыбызга дүрт ел була. Танышуыбыз болай булды: бер мәлне пунктка менгән идем, күрше Минзифа апа: «Бездә бер егет эшли, „ялгыз торган хатын-кыз юкмы?“, дип сорады, ди. Сине әйттем әле», — ди бу. Әйбәт булган, дип куйдым. Эчемнән генә: «Биш бала белән кем килсен инде миңа?!» — дип уйладым.

Бер атна үткәннән соң, Минзифа апа белән хәзерге иптәшем кунакка өйгә килделәр. Ул чакта әни дә янымда иде. «Алып төштем әле, сеңлем, куып чыгарсаң чыгарырсың. Бәлкем, бергә торып китәрсез?» — дигән булды.

Кешене бер күрүдә үк төрле яклап сынап карыйсың бит ул. Олегны балалар да ошатты. Чыбыклар иске, ут кертү өчен яңаларына алмаштырырга килделәр. Олег та шунда. Аннан соң, искергән урам ишегебезне алмаштырып бирде дә, кызлар белән таныштырдым. «Әни, барыбер ялгыз яши алмыйсың. Үзең ошатсаң, без карышмыйбыз», — диде өлкән кызым. Икенче кызым да каршы килмәде.

Олег Субаш авылыннан. Кайтыр юлы ерак. «Сездә йоклап калыйм әле», — диде дә аерым йокы бүлмәсенә берүзенә урын җәеп бирдем. Шуннан китмәде дә инде ул, бездә калды. Кулыннан килмәгән эш юк. Тимер эшенә дә оста, менә хәзер трактор ясап ята әле.

Әни дә: «Үзеңә дә ир кирәк, ирсез яшәп булмый» — диде. Шулай шул, ир-атларны өеңә чакыртып эшләтсәң дә, хатыннар нәрсә уйламас! Аннан соң, ишеккә дөбердәтеп, борчып йөрүче дә булмас, тынычлап йоклармын, дидем.

Олег белән шулай кавыштык. Минзифа апа: «Сеңлем, курыкма, аның баласы булмас», — диде. Олег ике тапкыр өйләнгән. Балалары юк. Булмаган. Шуңа да бала табармын дип уйламадым. Алай да, малай алып кайтырга насыйп булган инде. Олегтан малайга уздым. Русланыбыз туды.

«Фидаил вафат булгач, күпләп мал асрадым»

Энҗе апа Олег абыйга нигездән беркая да күченергә теләмәве турында әйтә: «Килсәң, монда килеп торасың», — ди. Кеше сүзенә карамый Энҗе апа. Менә шулай алар 54 квадрат метрлы өйдә гаилә корып җибәрә. Шау-гөр килеп, тормыш итәләр.

— Кеше әйтсә әйтер дидем, бездә көләргә яраталар бит. Балаларны мәктәпкә озатканчы шау-гөр килеп алабыз, мәктәптән кайткач тагын шаулыйбыз. Кечкенә өебездә бергәләп кино карыйбыз.

Фидаил вафат булгач, күп итеп мал асрадым. Кеше шаккатты инде. Үгезләр тоттым мин. Аннары тана алдым. Олег белән тора башлагач та, хайваннан өзелмәдек. Вак-төякне күп асрыйбыз — казлар, үрдәкләр, чебиләрне үзебез чыгартабыз. Яшелчәләрне дә күпләп үстерәбез: кәбестәләр генә дә 150-200 төпкә кадәр җитә. Виктория җиләген дә күпләп утыртам. Чәчәкләр яратам.

Бар җиргә дә өлгерәм, Аллага шөкер. Оекбашлар, мунчалалар бәйләп сатарга да яратам, алалар. Иртә таңнан торам да, тавыклар янына чыгам. Кышкы салкында да ишегалдындагы баскычларны юып куям, чәйнектәге суны агызып, бозны эретәм. «Кешенең уңганлыгы баскыч башыннан ук күренеп тора», — дип әйтә әни. Аннан соң чәйләр куеп, берәм-берәм балаларны мәктәпкә озата башлыйм. Йоклап калган чаклар булгалый.

Олег абый да: «Энҗегә кадәр ике хатын белән торып карадым. Әмма гаилә бәхете, тормыш бөтенлеге хатын-кыздан тора икән», — дип әйтә. Олег абый Энҗе апаның пешергән ризыкларын, пөхтәлеген, үз-үзен тотышын, сөйләшүен ошата. Гаиләдә ни булмас, шуңа күрә хатын-кызның ир-атны «йон уңаеннан» сыпырып торуы, ире кызган чакта эндәшми торуы яхшы.

— Мин ачуланам икән, Олег чыгып китә. Аннары авызын ерып керә дә, барысы да җайлана. Мин ачу саклап йөри торганнардан түгел, онытыла ул. Ә кайчак «нәрсәгә кычкырдым инде мин?» — дип уйлап куям.

«Син нинди үрнәк әни?!»

Фидаил абый мәрхүм булганнан соң, Сөнгатуллиннар гаиләсенә өй бирелергә тиеш дип, документ җыярга кушалар. Энҗе апа барлык кәгазьләрне авыл советына илтеп бирә. Шундагы хезмәткәр кыз өметләнеп килгән ана кешене кире бора: дөрес документ җыйдырмаганнар! Яңадан документлар туплаган вакытта Энҗе апа кызының сәламәтлеге начараеп китә, эш бөтенләй тукталып кала. Аннан соң социаль яклау бүлегеннән торак сертификаты буенча программа барлыгын да әйтәләр Энҗе апага.

— Документларны җыярга авыл советына бардым. Авыл советы башлыгы Шамил Низамиевтан: «Минем әле өченче балага җир кишәрлеге дә алмаган килеш, бу документлар кайчан әзер булыр икән?» — дип сорадым. «Ана даны» медале турында да өстәп сорау бирдем, «соцзащитадан тора», — дип аңлатты.

Сәркатип Фәйрүзә сорауга җавапны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фаризовна белә дип, мине аның белән телефоннан тоташтырды. Аңа да соравымны җиткердем, шул ук вакытта икенче ирем белән никах укылган, тик язылышмаган дип аңлаттым.

Шул сүзләрдән соң ул, йөрәккә тиярлек итеп: «Син нинди үрнәк әни инде?!» — дип кычкырып көлде. Аның әйткәне бөтен кешегә ишетелде. Кәефем кырылды. Инде мин аны тыңларлык халәттә түгел идем. «Аңладым мин сезне», — дидем дә, трубканы куйдым.

Сәркатип Фәйрүзәнең алты балама документ тутырасы бар, шушы сүзләрдән соң ул да оялып куйды. Минем инде бөтенләй бертуктаусыз күздән яшь тама башлады. «Моны болай гына калдырмыйм, янына керәм», — дидем. Бер сәгатьләп утырганымдыр, яшь барыбер агудан туктамады.

«Әтинең үлемендә әнинең ни гаебе бар?»

Ана йөрәге Балтачның социаль яклау бүлегенә барып, дөреслек эзләмәкче була.

— Елаган килеш олы кызыма шалтыраттым: «Балтачка төшеп менәм. Эчемдәгесен әйтеп чыгам. Нәрсәдән чыгып шулай дип әйтте ул миңа?» — дидем. Кызым бергә керергә тәкъдим итте. Авыл советына гына барырга булгач, кәлүшләремнән генә, гади итеп киенгән идем (болай буласын кем белгән?). Кызым «шәһәрчә» киенгән. Алсу Фаризовна кабинетына кердек. Алсу апа белән аралашуыбыз түбәндәгечә барды:

— Мин сезгә бер сәгать элек шалтыраткан кеше. Сез миңа кычкырдыгыз. Үрнәк әни түгелмен, дидегез. Сез минем берәр кайда аунап, исереп йөргән чагымны күрдегезме? Ашарга пешермәгән көнем юк.

Алсу апа шүрләп куйды һәм сөйләшүе шундый икәнен, дөрес аңламасам, гафу итүемне сорады. Утырыштык. Барысын да аңлатты, медаль турында да аңлатма бирде. Кызымның: «Әтинең үлемендә әнинең ни гаебе бар?» — дигән сүзенә теләсә нәрсә әйтергә тотынды.

Гафу үтенгәч, тынычланган идем инде.

Энҗе апа рәнҗүен яшермәде. Башкалар да укысын дип, инстаграм битендә үзе кичкәннәрне язган.

— Алсу Фаризовнаның миңа өченче тапкыр кычкыруы иде. Берсендә, әтиләре үлгәч, кызларга юл акчасы сорап кердем. Кызым Арча районы Үрнәк авылында укый, Арчадан башка балалар акча ала, ә кызым юк. Нишләп безнекеләргә юк ул дип сорагач: «Юк ул», — дип борып чыгарды.

Икенчесендә, матди ярдәм акчасы тиеш диделәр дә, шул мәсьәләне сорап кердем. «Суга баттыңмы, йә яндыңмы?» — диде Алсу апа. Чыгып киттем. Шуннан соң мин анда аяк та басмадым. Өченче очрак булганчыга кадәр, билгеле.

Ялгыз ана дип йөри идем үземне, миңа «тол хатын» категориясенә керүемне аңлаттылар.

Алсу апаның ике баласы барлыгын белдем. Ул да бит әни кеше. Татарстан Президентына да чыктык. Нәтиҗә көтмәдем. Бары тик нәрсәгә рәнҗегәнемне генә яздым, — ди ул.

«Фидаил төшкә еш керә»

Фидаил абый вафат булганнан соң, Энҗе апа: «Ничек итеп биш кызымны аякка бастырырмын?» — дип уйга кала. Хөкүмәт пенсия түләячәк дип юаталар аны. Пенсия артыннан да Рамил җизнәсе йөрергә булыша. Җизнәсе дә озак тормыйча, мәрхүм була. Аннан соң, Фидаил абыйның вафатына Казаннан акча күчерелә.

— Аллага шөкер, кызларым бик тырыш. Чисталык ягыннан да, аш-су пешерү ягыннан да үземә охшаганнар, ярдәм итеп торалар. Мәктәпнең бер чарасыннан да калмадылар. Клубка да чыктылар, сәхнәгә дә менеп җырладылар, биеделәр. Мин үзем дә җырларга яратам. Улымны алып кайткач, сәхнәгә чыкканым булмады әле.

Фидаил төшләргә еш керә. Әле соңгы төшемдә, имеш, мин кухняның диванында утырам. Өйдә улымнан кала беркем дә юк. Берзаман мәрхүм Фидаил кайтып керде. Улым Руслан тупсадан атлап чыкты. Фидаилне күрдем дә, әллә нишләп киттем. Фидаил үлмәгән, исән икән. Олег кайтса, нәрсә дияр, дип баш катты.

Фидаил моңарчы да төшкә керә иде, ләкин йөзе анык кына күренми иде аның. Бу соңгы төштә йөзе ачык. Яныма утырды. Русланны күрде. «Малай алып кайттым әле, Руслан бу», — дип таныштырдым. Бераз сөйләшеп утырдык та, сорау бирдем. «Фидаил, анда тормышлар ничек соң?» — дидем. «Әй, Энҗе, без бер нәрсәне белмибез. Анда менә шуны эшләп барырга кирәк икән», — ди бу. Бөтен нәрсәне әйтте, ләкин уянгач нәрсә әйткәнен оныттым! Уйлап та йөрдем инде… Дога уку булды микән ул? «Анда торулары да рәхәт», — диде.

Олег белән тора башлагач та Фидаил төшкә керде. Имеш, каршымда таулы, өеп куйган җирләр. Алга таба атлаган саен, Фидаил шул тауларны тарата, җирне тигезләп бара миңа. «Кызым, ул сиңа шатланып ята, шуңа шулай эшли», — ди әни.

Энҗе ападан кызлары турында сораштым. Үз әтиләрен һәрчак искә алалар икән. Олы кызлары Олег абый дип эндәшә, кечкенәләре «әти» дип әйтә. Олег абыйның да кызлар чыгып киткәндә: «Тәртипле булыгыз, минем йөзгә һәм мәрхүм әтиегезгә кызыллык китермәгез», — дип әйтүе гадәткә әйләнгән. Олег абый кызларга дәресләр хәзерләшергә булыша, үзе рәсемнәрне оста ясый икән.

— Һәр бала үз бәхете белән туа. Алты бала алып кайтканыма үкенмим. Бөтенесе «әни» дип тора, гел булышалар. Аналар бала табарга курыкмасыннар иде. Минем кебек хәл була калса, яңадан тормышка чыгарга курыкмасыннар. Ирне төрле яклап сынап карарга киңәш итәм. Ир-атның балалар белән мөнәсәбәте яхшы булырга тиеш.

Мөнәсәбәт начар булса, балалар да рәнҗи. Синең һәм иреңнең тормышы гына түгел, балаларныкын да уйларга кирәк.

«Энҗе Сөнгатуллина - хөкем ителгән кеше»

Бу мәсьәләне ачыклап бетерү өчен Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевка мөрәҗәгать иттек. Аның җавабы:

«Ана даны» медале бирелмәүнең сәбәпләре күп. Беренчедән, ул икенче ире белән рәсми язылышмаган. Икенчедән, Энҗе ханым хөкем ителгән булган. Закон белән эш итсәк, Энҗе Сөнгатуллина «Ана даны» медален алуга өметләнмәскә мөмкин. «Мошенниклык» маддәсе буенча да эш булган, кешеләргә ссуда алдырткан. Сәбәпләре күп инде, телефоннан сөйләшә торган сүз түгел.

Ул миңа конфликт булган көнне «Ана даны» медале кемгә бирелә соң әле, дип мөрәҗәгать итте, мин аны Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән тоташтырдым. Алсу Фаризовна аңа тиешенчә аңлаткан. Телефоннан тыныч сөйләштеләр. Бүлек бинасында нәрсә булып беткәндер — анысын әйтә алмыйм.

«Без аңа бер генә түгел, әллә ничә тапкыр аңлаттык»

Энҗе Сөнгатуллина белән сөйләшкән Балтач районы Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән дә элемтәгә кереп, аның фикерен белештек.

Мин «Ана даны» медален бирү турындагы канунны кабул итүче түгел, карарны да мин кабул итә алмыйм. Энҗе ханым безгә мөрәҗәгать иткәч, без аңа медальне алу тәртипләрен, таләпләрен телдән аңлаттык. Алга таба ул матбугатта тавыш чыгарды. Аның кем икәнлеген ачыкладылар инде. Шуның белән шул. Башка мөрәҗәгать булмады.

Аның «миңа кычкырды» дигән сүзләре дөрес булса, мин бу урында күптәннән утырмас идем, мине әллә кайчан эшемнән азат итәрләр иде. Без беркайчан да алай итеп сөйләшә алмыйбыз. Безнең монда бөтен җирдә видеокамера төшерә, бөтен җирдә кеше.

Без Энҗе ханымга бер генә түгел, әллә ничә тапкыр аңлаттык. Кеше бөтен җиргә язам да, медаль алам, дип уйлый. Нормаль, тәртипле әниләргә без кайдандыр шалтыратканнарын да көтмибез. Авыл советы үтенеч язып, документ җыярга да ярдәм итә.

Бездә «Ана даны» медаленә лаеклы аналар күп. Берсен дә игътибардан калдырмыйбыз. Без ул медальне алырга булышабыз гына, медальне районның социаль яклау бүлеге бирми, - диде ул.

Хөкем ителү мәсьәләсен ачыклап бетерү өчен Энҗе ханым белән элемтәгә кердек. Аның аңлатмасы:

— Миңа суд булды. Мин кибеттә эшләгәч, кешеләрнең әҗәтләрен яртысын җыйдым, яртысын җыеп бетерә алмадым. Ирем кредит алды. Шуннан файдаланып микән, хуҗам мине судка бирде. Мин түләргә риза булган идем, ләкин суд приставы миңа аны түләтмәде.

Медальме… Бер дә исем китми. Бу ситуация гап-гади бер сорау бирүдән генә башланган иде, югыйсә, — дип тәмамлады сүзен Энҗе Сөнгатуллина. 

«Ана даны» медале кемгә бирелә?

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аңлатуынча, «Ана даны» медале биш һәм аннан күбрәк балалары булган, аларны тәрбияләүгә җаваплы һәм намус белән караган, сәламәт тормыш рәвеше алып барган, балаларының сәламәтлеген, белем алуын, физик һәм әхлакый яктан үсешен тәэмин иткән, аларны шәхес буларак үстергән әниләргә бирелә. Моның өчен тиешле документлар белән район социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Медаль алуның тагын бер шарты — Россия гражданы булып, Татарстан территориясендә биш елдан озаграк яшәү.

«Ана даны» медален бирү турындагы гаризаны оешма коллективы, җәмәгать берләшмәләре, дәүләт органнары, шул исәптән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының урындагы органнары бирә. Ул Татарстан Президенты Указы нигезендә карала.

Бу исемгә лаек булган хатын-кызлар, медальдән тыш, акча хокукына да ия. Татарстан кануны (74-ТРЗ) нигезендә, «Ана даны» медале иясе булган хатын-кызга биш бала тәрбияләп үстергән очракта 50 мең сум, алты һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән очракта акчалата бүләк алтынчы һәм аннан соңгы һәрбер балага 10 мең сумга арта (бүләк биргән вакытта балага өч яшь тулган булырга тиеш).