Кирәксез кешеләр: Казандагы сукбайлар приютында яшәүчеләр тарихы

Аларның күбесенең кайчандыр гаиләсе, дуслары, эше булган. Һәрберсенең үз тарихы һәм бүген аларны әниләре кебек кайгыртучы ханымның да үз тарихы бар. Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгендәге төрле кешеләр һәм төрле язмышлар турында — «Татар-информ» репортажында. 

Гөлшат «әни»

Без үзәккә көндез килдек. Бусагада безнең координатор — мондагы иң мөһим кеше, бөтен кеше дә яраткан Гөлшат Татова каршылады. Монда һәр көн иртәдән кичкә кадәр яңа килгән кешеләрне кабул итә, бытовкаларга урнаштыра, ашарга әзерли, мохтаҗларга азык-төлек һәм кием-салым тарата, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм кабул итә ул.

 Гөлшатның язмышы җиңелләрдән булмаган — ул үзе дә тормыш авырлыклары аша уза, әмма язмыш сынауларына бирешми. Бүген ул үзен авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән эшләүгә багышлый.

Мөлаем һәм киң күңелле ханым приютта яшәүчеләр өчен әни кебек — ашата, дәвалый, кирәк булса битәрләп тә ала, иркәли дә.

«Хәлләрең ничек, акыллым? Барысы да яхшымы синең, шатлыгым минем?! Үзеңне ничек хис итәсең? Кәефең ничек?» — ул үз карамагындагы кешеләргә нәкъ шулай мөрәҗәгать итә.

«Иртән мин бирегә килгәч, алар (монда яшәүчеләр) шундук капкадан күренә башлый, кочаклашырга дип йөгереп киләләр. Бу кешеләрнең язмышы шактый катлаулы, алар яхшы тормыштан монда килеп эләкмәгән. Без зур гаилә кебек», — дип сөйли Гөлшат.

Монда барысы да гаиләдәге кебек — кемдер кухняда эшли, кемдер ишегалды себерә, калганнар бакча эшләре белән мәшгуль. Сәламәтлекләре начар булып, физик эш эшли алмаганнары исә, тыныч кына читтән күзәтеп тора.

Гөлшат апа безнең өчен приютка экскурсия ясады. Беренче эш итеп безне кухняга алып керде һәм бүген нәрсәләр ашатуларын күрсәтте: хуш исле щи, балык котлетлары белән макарон һәм компот.

«Монда өстәл янында бездә яшәүчеләр генә түгел. Менә күп балалы әни, ул бирегә көн саен килә. Әнә тагын берсе, аның ире юк, өендә өч баласы ач. Әнә теге әбине күрәсезме? Ул безгә еш килә. Без беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмыйбыз. Мәсәлән, компот 100 кешегә исәпләнгән, котлетлар 250-270 кешегә җитә», — дип сөйләде Гөлшат апа.

Бөтен периметр буенча күзәтү камералары урнаштырылган, димәк, монда барысы да контрольдә. Приютта яшәү кагыйдәләре бөтен кеше өчен дә бер төрле — асоциаль яшәү рәвешеннән һәм начар гадәтләрдән тулысынча баш тарту.

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге кием-салым һәм азык-төлек саклана торган берничә бытовкадан башланып китә. Хәзер аларның саны уникегә җиткән, якын арада тагын берничәне урнаштыру планлаштырыла. Территориядә зур булмаган бакча һәм теплица, үзләренең мунчалары бар. Хәзер парлану бүлмәсе аерым булган яңа мунча төзелә. Гыйбадәт йорты төзү планы да бар.

Гөлшат сүзләренчә, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә мохтаҗлар бүген үзләренә ошаган кием-салым һәм аяк киемнәре сайлый ала.

«Киемнәр, азык-төлек, медикаментлар — безгә шулар белән белән ярдәм итәләр. Аллага шөкер! Безнең складлар бөтен кирәкле әйбер белән туп-тулы. Киң күңелле кешеләр ярдәм итмәсә, боларның берсе дә булмас иде. Ләкин яхшы хәлдәге әйберләр алып килсеннәр иде, ә ертык һәм пычракны түгел», — дип сөйли Гөлшат. 

Бу ханым бөтенләй тик тора белми — һәрбер бытовкага керә, яшәүчеләрнең хәле белән кызыксына, ярдәм кабул итә һәм күпсанлы шалтыратуларга җавап бирә.

Приютта яшәүчеләр

«Исәнмесез! Монда ярдәм күрсәтәләрме?! Мин Казаннан… Бирегә чарасызлыктан килдем. Берәр нәрсә ашарга иде… Һәм берәр төрле кием кирәк иде», — дип куркып кына сорый бер хатын-кыз.

Ул үзен Ольга дип таныштырды, троллейбус йөртүче булып эшләвен сөйләде. Тик аның бүген ашарга ризыгы, акчасы һәм ярдәм сорарга бер кешесе дә юк. Гөлшат аны төшке аш өстәле янына утыртты һәм кайдан кием сайлап булганын күрсәтте.

Аның артыннан карап торышка матур гына күренгән, яхшы киенгән әби керде. Ул да ашарга сорады. Приют турында танышларыннан ишетүен һәм, ниһаять, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен сөйләде. Гөлшат әйтүенчә, акчалары җитмәгән ялгыз карт-корылар үзәккә еш килә башлаган.

«Андыйларны күрү бик авыр, күзгә яшьләр тула. Без алар өчен еш кына бердәнбер ярдәм. Кичкә кадәр килеп өлгерсәләр, кайнар аш та җитә. Инде бернәрсә калмаган очракта да, һичьюгы тиз генә пешерелә торган аш булса да бирәбез һәм бер чынаяк кайнар чәй дә һәрвакыт табыла», — диде Гөлшат.

Ир-атлар яши торган бытовкаларда җылы, якты һәм хәтта матур да дияргә була. Хатын-кызларныкында йомшак уенчыклар, картиналар, якыннарының фотосурәтләре бар, музыка уйнап тора.

28 яшьлек Дарья эчкече туганнары белән бетмәс-төкәнмәс ызгышлардан туеп өеннән китүен сөйләде. Приют турында күптәннән белә, бервакыт ярдәм сорап Гөлшат янына килгән һәм шуннан соң монда калган.

«Миңа шушында ярдәм иттеләр, эшкә дә урнаштырдылар. Документларым бар, барысы да яхшы, эшлим. Минем фатир бар, ләкин анда яшәү мөмкин түгел. Ә монда мин үземне куркынычсызлыкта хис итәм — яхшы ашаталар, кайгырталар. Биредә дуслар таптым, егетем барлыкка килде, тик ул бу приютта түгел. Тормыш әкренләп җайга салына», — дип сөйләде кыз.

Даша сөйләвенчә, әгәр әти-әнисе исән булса, ул беркайчан да монда килеп эләкмәгән булыр иде. Ул кайчандыр үзенә ярдәм кулы сузган һәм аякка басарга ярдәм иткән өчен приютка һәм Гөлшатка рәхмәтле.

«Тумыштан ук сәламәтлек белән кайбер проблемаларым бар, монда бу хакта беләләр һәм миңа ярдәм итәләр. Гөлшат апага рәхмәт. Ул гаҗәеп хатын-кыз, һәркемгә ярдәм итә, беркайчан да баш тартмый. Үзе өчен җиде ят кешеләргә карата һәркем дә мондый мөнәсәбәттә була алмый», — дип сөйли Даша.

Ул туганнары кайчан да булса эчүләрен ташлар һәм ул тынычлап туган йортына әйләнеп кайтыр дип хыяллана.

Сергейга 54 яшь, элек ул Оренбургта яшәгән һәм эшләгән. Аның бөтен тормышы бер мизгелдә баштан аяк үзгәрә.

«Мин 23 ел дальнобойщик булып эшләдем, чит илләргә күп йөрдем. Бар нәрсәм дә бар бар иде — гаиләм, акча, кыскасы, гадәти тормыш. Яңа эш эзләгәндә Татарстанга килеп эләктем. Беренче вакытларда фатир арендалап тордым, эшләдем. Аякларымны өшеттем. Бу хәл көз көне булды, салкыны да көчле түгел иде, булса 16 градус булгандыр. Ләкин аяк табаннарының яртысын югалту өчен шул да җитәрлек булды. Мөгаен, мине исерек булган, шуңа күрә аякларын өшеткән дип уйлыйсыздыр, тик бу алай түгел. Мин, гомумән, эчмим дә, тартмыйм да», — дип сөйләде ир-ат.

Сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыккач, Сергей шундук беркемгә дә кирәксезгә әйләнә. Танышлары аңа шушы үзәк турында сөйли, һәм менә ул монда.

«Беләсезме, монда җырдагы кебек: „Под крышей дома своего…“ Бирпдә чыннан да барысы да яхшы, туйганчы ашаталар, карыйлар. Миңа бар да ошый. Мин тыныч, аралашучан кеше, конфликтка кермим, шулай булгач, бернинди проблема юк. Әлегә шушында торам, алга таба нәрсә булачагын әйтә алмыйм. Ярый урамда түгел әле, җылыда, чиста урын-җирдә», — дип елмаеп сөйли ул приют турында.

Игорь шулай ук кайчандыр тулы канлы тормыш белән яшәгән, абыйсы һәм аның хатыны белән бер фатирда торганнар. Абыйсы үлгәннән соң, хатыны бу хәлдән файдалана һәм Игорьне урамга куып чыгара. Паспорты та, башка документлары да юк, кире фатирга керә алмый — абыйсының хатыны аларның фатирын үзенә яздырган була.

«Мин озак вакыт урман хуҗалыгында эшләдем, соңыннан пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләндем. Фатир бар иде, башка гадәти кешеләр кебек яшәдек. Йортны кайтарырга омтылмадым да, бу файдасыз иде. Мин беркайчан да урамда яшәмәдем — дустым ярдәм итте, беренче вакытта анда эшләдем һәм яшәдем. Дүрт мәртәбә инфаркт кичердем, соңгысында хастаханәгә эләктем. Аннары эшсез калдым һәм дустыма да кирәгем калмады. Ул мине чыгарып ташлады дияргә була», — дип сөйләде Игорь.

Март аенда ул приютка килеп эләгә, аны монда икенче бер иптәше алып килә. Сәламәтлеге белән проблемалар булгач, ир-ат эшкә урнаша алмый, әмма бер урында да утырмый, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырыша. Приютта аңа документлар белән булышырга вәгъдә иткәннәр һәм якын арада инвалидлык алырга планлаштыралар. 

«Монда начар түгел, мин шушындый сәламәтлегем белән урамда исән кала алмаган булыр идем. Акчаң һәм сәламәтлегең булмаса, кемгә кирәк син? Пандемия белән хәлләр җайлангач, документлар белән шөгыльләнә башлаячакбыз, инвалидлык алачакбыз, ичмасам, пенсия булса да алырмын. Әлегә монда булам. Хуҗалыкта вак-төяк эшләр эшлим, авыруыма сылтап, көннәр буе тик ята алмыйм. Документларым булгач, һичьюгы сакчы булып эшләрмен», — диде Игорь.

Үзәк җитәкчесе Азат Гайнетдинов әйтүенчә, пандемия кайбер мәшәкатьләр китереп чыгарса да, барысын да тагын да ныграк берләштергән.

«Пандемия миңа Ленинград блокадасын яки сугыш елларын хәтерләтә, ул вакытта да бит бөтен халык берләшкән һәм исән калган. Бер яктан караганда, бу вазгыять файдага булды. Без бизнесны, җәмәгатьчелекне, хөкүмәтне, гади кешеләрне һәм мохтаҗларны берләштерә алдык. Безгә төрле яклап ярдәм итәләр. Елыйсы килә хәтта! Ярдәм иткәннәре, терәк булганнары өчен мин һәркемгә рәхмәтле! Пандемия яшәү мәгънәсе турында уйланырга, дөньяви байлыклар турында онытып торырга, ач һәм бернәрсәсез калган кешеләр турында искә төшерергә мәҗбүр итте, — диде Азат Гайнетдинов.

Аның сүзләренчә, шәһәрдәге күп кенә кафе-рестораннар приютка көн саен әзер тәмле ризыклар алып килә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә танылган бер ресторан приютка шашлык һәм башка тәм-томнар алып килгән. Битараф булмаган кешеләр ит, ярмалар, камыр ризыклары, гигиена кирәк-яраклары алып килә. Күптән түгел, «Майский» совхозы приютка ике тонна яшелчәләр алып килгән. Бу яшелчәләр приютта яшәүчеләрне бер ай ашатырга җиткән.

Теләгән һәм кулыннан килгән һәркем үзәккә азык-төлек, кием-салым, аяк киемнәре алып килә ала. Әйберләрне Казан шәһәре, Борһан Шаһиди урамы, 26 йорт адресына китерергә була.

Финанс ярдәме өчен карта номеры: 5336 6903 1950 6152.