Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бездә ярты авыл Бабич нәселеннән»: шагыйрь нәселе дәвамчылары

Шагыйрьнең балачагы үткән Кигазытамак авылында музей ачып, аның 125 еллыгын зурлап үткәрергә җыеналар.

news_top_970_100
«Бездә ярты авыл Бабич нәселеннән»: шагыйрь нәселе дәвамчылары

Башкортстанның Мишкә районы Кигазытамак авылының яртысы Шәехзадә Бабич нәселеннән икән. Шагыйрь бу авылда тумаса да, монда аның балачагы үткән дип санала. Шәехзадә Бабичның әтисе Мөхәммәтзакир мулла була һәм, 1901 елда Кигазытамак авылында мәдрәсә ачылгач, анда укыта башлый. Мулла үзе шушы авылның зиратында җирләнгән.

«Безнең авылда — Кигазытамакта күбесе Бабичлар нәселеннән. Курку сәбәплеме, башка сәбәпләр аркасындамы, заманында күбесе фамилияләрен алмаштырганнар. Безнең ярты авыл Бабич», — дип сөйләде тарих укытучысы Гүзәл Кәримова.

Гүзәл ханым үзе дә Бабичлар нәселе килене. Иптәше Шәкүр Бабич бүген гүр иясе. Үзенең бабасы Казаннан икән. Заманында оста тегүче булып күчеп йөрү сәбәпле, алар Кигазытамак авылына барып урнашалар һәм шунда төпләнеп калалар.

«Аңа хәтле мари авылында да яшәп алган минем бабам. Әтиемнең бертуган абыйсы шул авылда калып, мари булып китә. Әтием татар. Мин сигезьеллык мәктәптә белем алдым, Казан китаплары укып үстек. Әлифбаларыбыз да татарча иде. Авылыбызда татарча сөйләшәләр. Башкортлаштыру китте бит аннары. Шул вакытта барыбыз да башкортка әйләнеп куйдык та, башкортча укыта башладылар», — ди Гүзәл ханым.

Укытучының сүзләренә караганда, оптимизация дигән шаукым мәктәпнең башына җитә. Хәзерге вакытта 17 бала автобус белән күрше авылга йөреп укый. Бер-ике ел гына башлангыч мәктәп була, соңыннан аны да ябалар. Ике бүлмәсеннән фельдшер пункты ясыйлар, икесен музейга бүлеп бирәләр. Хәзерге вакытта музей эчендә әзрәк төзекләндерү эшләре алып барыла икән.

«Бабичның 125 еллыгы уңаеннан «Саумысыз, авылдашлар» дигән региональ дәрәҗәдәге бәйрәмгә әзерләнәбез. Аллаһы боерса, бәйрәм август аенда булачак. Төрле олы шәхесләрне чакырырга ниятләп торабыз. Әле исемлек конкрет түгел. Башкортстанның атказанган артисткасы Таңчулпан Бабичева-Гыйләҗева үзе килә алмый. Кызы Раушан Бабичева һәм аның тормыш иптәше Булат Йосыпов килер дип көтелә. Булат Йосыпов — режиссер, Шәехзадә Бабич турында кино төшергән иде. Салават Хәмидуллин — тарихчы, ул Бабич турында күп белә, сөйли. Нәфирә Бабичева-Иксанова, Нәгыйм Бабичев — алар якын туганнары. Икесе дә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Бәйрәмгә безнең Мәдәният министрлыгыннан да кунаклар киләчәк.

Быел беренче тапкыр Шәехзадә Бабич рухына багышлап Коръән ашы уздырдык. Күп кеше килде. Барысының да күңеле булып, елап, рәхмәт әйтеп киттеләр.

Музей ачуны да үзебез уйлап таптык. Ул Дүртөйледә туса да, балачагы безнең авылда үткән. Дөрес, Бабич музее мәктәпнең бер почмагында бар иде. Менә шуннан күп экспонатлар калды, кайберләрен авыл халкы китерде. Хәзер аерым бина булачак, Аллаһы боерса. Ничек тә булса авылны яшәтәсе, торгызасы килә бит», — ди Гүзәл Кәримова.

Аның сүзләренә караганда, Кигазытамак авылы бик матур җиргә — чокыр эченә урнашкан. Ике яктан матур итеп таулар тезелеп китә… Шәехзадә Бабич шигырьләрен шушы тауларга утырып, тирә-як белән сокланып, рухланып язган, диләр.

«Бабичның башкортча фамилиясе — Бәбес. Бабич вариантының каян килеп чыкканы беркая да язылмаган. Бу турыда мәгълүматлар юк, кызганыч. Бәбесләр нәселе башкорт-вотчинникларга (җир хуҗаларына) барып тоташа», — дип сөйләде Гүзәл ханым.

Гүзәл Кәримова башта башлангыч сыйныфлар укыта, соңыннан аңа тарих дәресләрен дә алып барырга туры килә. Шул арада мөселман китаплары һәм милли атрибутика белән дә сату итә. Бүген Гүзәл ханым лаеклы ялда булуына да карамастан, авыл өчен янып-көеп яши.

Одноклассники челтәрендә «Бабич нуры» дигән төркем ача. Биредә авыл фотографияләре һәм Бабич нәселе дәвамчылары турында мәгълүматлар урнаштырып бара ул. Авылның җанын саклап калып, аны яшәтү өчен тырышып эшли Гүзәл Кәримова.

Шәехзадә Бабич татар-башкортның уртак шагыйре итеп бирелә википедиядә. 1895 елның 14 гыйнварында хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында дөньяга килә. "Галия" мәдрәсәсендә укый, "Шура" журналына яза. 1919 елның 28 мартында җәзалап үтерелә. Кыска гына вакыт эчендә Шәехзадә Бабич лирик һәм үткен телле сатирик шагыйрь булып таныла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100