Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Счетчикны ничек тикшертергә һәм акчаны югалтмаска»: кулланучыларга гамәли киңәшләр

«Татарстан Республикасы дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры Фәрит Туктаров исәпләү приборларын тикшерү сроклары, әлеге процедураның үзенчәлекләре, закондагы яңалыклар һәм Татарстанда аккредитацияләнгән компанияләр хакында сөйләде.

news_top_970_100
«Счетчикны ничек тикшертергә һәм акчаны югалтмаска»: кулланучыларга гамәли киңәшләр

Фәрит Хәйдәрович, хәерле көн! 2021 елның башында күп кенә татарстанлылар тарифларның артуы хакында белеп кенә калмады, ә счетчикларны тикшерү вакыты җиткәнлеген дә искә төшерде. Моның нәрсәгә бәйле икәнен аңлатсагыз иде?

Хәерле көн! Торак-коммуналь хуҗалык темасы соңгы вакытта тагын да актуальләште: түләүләр арта, кешеләр үзләре куллана торган ресурсларны янга калдыру хакында уйлана, нәтиҗәдә үз фатирларында шәхси исәпләү приборларын куйдыручылар күбәя. Бүгенге көндә болар – электр энергиясе, салкын һәм кайнар су, җылылык һәм газ счетчиклары.

2020 елның апрелендә коронавирус пандемиясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән көнкүреш исәпләү приборларын тикшерүгә карата мораторийның бүгенге көндә гамәлдән чыгарылуы да әлеге теманың актуальлеген арттыра. Шунлыктан кулланучыларның күпчелегендә исәпләү приборларын тиз арада тикшертү ихтыяҗы туды, юкса нормативлар буенча түләргә туры киләчәк, ә бу кесәгә шактый нык суга

Татарстанда счетчикларны тикшерү хезмәтен кемнәр күрсәтә? Әлеге процедураны үткәрүнең ниндидер үзенчәлекләре бармы?

Шәхси исәпләү приборларын тикшерү хезмәтен бу өлкәдә тиешле аккредитациясе булган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар күрсәтә ала.

Бүгенге көндә метрология цифрлы трансформация юлыннан атлый. Техник җайга салу һәм метрология федераль хезмәтенең (Росстандарт) Федераль дәүләт мәгълүмат системасы - «Аршин» дәүләт мәгълүмат системасы, Федераль аккредитация хезмәтенең (Росаккредитация) Федераль дәүләт мәгълүмат системасы һ.б. сервислар актив эшли. Болар – кызыксынган барлык кешеләргә аккредитацияләнгән затлар һәм тикшерүнең нәтиҗәләре турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган ресурслар. Мәгълүматның мондый ачыклыгы исәпләү приборлары хуҗаларын тикшерү нәтиҗәләрен кәгазь документта раслау ихтыяҗыннан коткара. Биредә, элеккеге кебек, кәгазь белешмәләрне ресурслар белән тәэмин итүчеләргә тапшыру хакында сүз бара. Үз чиратында, боларның барысы да оешмаларга мәгълүматларны системага кертү буенча өстәмә вазифалар йөкли.

Хәзер аккредитацияләнгән оешма барлык мәгълүматларны системага үзе тапшырырга тиеш булып чыгамы?

Әйе, бу яңалык быелның 1 гыйнварында гамәлгә керде. Әлеге процедура РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2020 елның 31 июлендәге 2510нчы боерыгында урын алган. Әлеге документ тикшерү үткәрүнең тәртибен һәм аның нәтиҗәләрен рәсмиләштерүне регламентлаштыра. Биредә юридик зат яки шәхси эшкуарның, тикшерү үткәргәч, мәҗбүри рәвештә һәм билгеләнгән срокта мәгълүматны федераль мәгълүмат фондына кертергә тиешлеге хакында сүз бара. Бүгенге көндә тикшерү турындагы белешмә юридик әһәмияткә ия документ саналмый. Хәзерге вакытта юридик әһәмияткә ия документ - «Аршин» дәүләт мәгълүмат системасындагы язма. Әлеге уңайдан гади генә мисал китереп үтәм: бүген фатир сатып алганда теркәү турында таныклык бирмиләр, аның каравы, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында тиешле язма бар.

Әгәр мондый документ бар икән, кулланучыга кулга бирелгән документларны үзенең идарәче компаниясенә яки Бердәм исәп-хисап үзәгенә илтеп бирү ихтыяҗы калмыймы?

Формаль рәвештә кирәк булмаса да, кайбер идарәче компанияләр әле һаман да теге яки бу сәбәпләр аркасында моны таләп итә. Кулланучы счетчикның тикшерелүе турында идарәче компаниягә яки газ хезмәтенә хәбәр итә, алар исә, үз чиратында, «Аршин» дәүләт мәгълүмат системасында әлеге исәпләү приборы буенча мәгълүматларны (моделе, номеры, тикшерү вакыты) чагыштыра. Теләсә кем, «Аршин» дәүләт мәгълүмат системасына кереп, эзләү фильтрында приборның исемен һәм аның завод номерын күрсәтә ала. Нәтиҗәдә, аның чынлап та тикшерелүе, тикшерү датасы һәм интервалы, кемнең, нинди эталоннар ярдәмендә тикшерүе турында мәгълүматка сылтама чыгачак. Шунда бөтен мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Бүгенге көндә «Татарстан Республикасы дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге» федераль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык мәгълүматны федераль системага кертә. Закон тарафыннан моңа 40 көнгә кадәр вакыт бирелсә дә, бу берничә сәгать эчендә башкарыла.

Төрле исәпләү приборларын тикшерүнең техник аспектлары хакында сөйләгез әле.

Әлеге хезмәтләрне тиешле аккредитациясе булган оешманың гына күрсәтә алуын искәртәсе килә. Шәхси йорт хуҗалыкларында файдалануда булган исәпләү приборларының һәр төре өчен үзенең тикшерү тәртибе бар, ул тикшерү методикасында күрсәтелгән.

Кайнар һәм салкын су счетчикларын лабораториядә дә, тиешле эталон булган очракта эксплуатация урынында да тикшерергә рөхсәт ителә.

Җылылык счетчикларын исә, башта торба үткәргечтән сүтеп алып, лаборатория шартларында гына тикшерергә мөмкин. Өстәвенә, счетчикны алганда бу процедураны идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте белән килештерергә кирәк.

Газ счетчиклары да, иң элек газүткәргечтән сүтеп алып, лаборатория шартларында (шул исәптән күчмә лабораториядә) гына тикшерелә. Счетчикны сүтү һәм монтажлауны газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эшчәнлеген башкара торган оешма персоналына гына ышанып тапшырырга мөмкин.

Шунысын да искәртәсем килә: «Татарстан Республикасы дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге» федераль бюджет учреждениесе, Росстандарт карамагындагы учреждение буларак, исәпләү приборларын тикшерү өлкәсендә дә, алар белән эш иткән вакытта техник куркынычсызлык таләпләрен үтәү җәһәтеннән дә тиешле барлык регламентларны тайпылышсыз үти.

Татарстан базарында аккредитация үткән ничә компания бар?

Росаккредитация электрон реестры мәгълүматлары буенча, безнең төбәктә 100гә якын оешма исәпләнә, әмма аларның һәркайсының аккредитация өлкәсе төрле. Татарстанда көнкүреш су счетчикларын тикшерә юнәлешендә эшли торган - 20, газ счетчикларын тикшерә торган 10га якын аккредитацияләнгән оешма бар. 6 оешма җылылык счетчикларын тикшерү хокукына ия.

Базарда мондый компанияләр күп булганлыктан, шулар арасыннан берсен сайлап алу бер дә җиңел түгел. Фәрит Хәйдәрович, әлеге уңайдан кулланучыларга нәрсә киңәш итәсез?

Иң элек әлеге оешманың тиешле аккредитациясе булуына инанырга кирәк. Моннан тыш, аның исәпләү приборларын тикшергәннән соң, әлеге мәгълүматларны «Аршин» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштыруына ышаныч булырга тиеш. Бу бүгенге көндә тикшерү үткәргәндә мәҗбүри шарт булып тора.

«Татарстан Республикасы дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге» федераль бюджет учреждениесе белгечләренең профессиональлеге шик уятырга тиеш түгел, чөнки без – дәүләт учреждениесе һәм намус белән эшлибез. Безнең аккредитация өлкәсе Идел буе федераль округында иң зурлардан берсе. Безнең оешма йортлардагы исәпләү приборларының бөтен спектрын, шулай ук гаять күп сандагы сәнәгый исәпләү әсбапларын колачлый.

Сездә ничә хезмәткәр эшли?

Барлыгы — 350. Моңа – Казан һәм Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чистайдагы филиаллар керә. Аларның һәркайсында көнкүреш исәпләү приборларын тикшерү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бездә газ счетчикларын тикшерү буенча дүрт күчмә бригада эшли.

Мин күптән түгел шундый хәлгә юлыктым: фатирда салкын һәм кайнар су счетчикларының тикшерү вакыты чыккан иде. Интернетта бер компанияне таптым, билгеләнгән көнне белгеч килеп, әле гамәлдә булу вакыты чыкмаган счетчикларның берсе дөрес эшләмәвен әйтте. Ул аны яраксызга чыгарды...

Барыннан да элек, тикшерүнең нәрсә икәнен бөтен кеше дә аңларга тиеш. Бу – исәпләү приборына карата билгеле бер гамәлләр, аның барышында әсбапның комплектлары, тышкы күренеше тикшерелә, метрологик характеристикалары бәяләнә. Алга таба куллануга яраклы яки яраксыз дип табу тикшерүнең нәтиҗәсе булырга мөмкин. Сезнең очракта бер счетчик тикшерелгән, ул яраклы дип табылган, ә икенчесе яраксыз булып чыккан. Мондый хәл килеп туган икән, әлеге приборны яңасына алыштырырга кирәк.

Счетчикларны ни сәбәпле яраксыз дип табарга мөмкиннәр?

Тикшерү методикасының кайсы да булса пунктына туры килмәсә, исәпләү приборы яраксыз дип табыла. Еш кына бу приборның рөхсәт ителгән җитешсезлеге тиешле чиктән артып китүе арасында була.

Миндә ул кеше счетчик алыштыру ярдәмендә акча эшләп алырга теләгәндер дигән шик туды.

Шулай булуы да ихтимал. Бу очракта сез мөрәҗәгать иткән компаниянең ышанычлы булу-булмавына бәйле мәсьәлә алга килеп баса. Федераль аккредитация хезмәте әзерләгән махсус сервис төбәк яки шәһәр кысаларында су счетчикларын тикшерү буенча тиешле аккредитация үткән оешмаларны табарга мөмкинлек бирә. Бу – кулланучы өчен бик уңайлы сервис. Алга таба аның функционалын тагын да киңәйтү күздә тотыла.

Татарстанда әлеге базарда мошенниклар күпме?

Без мондый анализ үткәрмәдек, бу – безнең компетенциядә түгел. Шуны гына әйтә алам: узган елның ахырында безнең белгечләр көнкүреш газ счетчикларын тикшерү өлкәсендәге базарны өйрәнде, чөнки әлеге тема безнең өчен бик тә актуаль. Нәтиҗәдә, хәзерге вакытта Татарстанда моның белән шөгыльләнә торган юридик затларның бары тик икесенең генә эшенә тел-теш тидереп булмавы ачыкланды. Калганнары мошенниклар дип әйтмим, әмма алар тикшергән вакытта хата җибәрә. Мисал өчен, үлчәүләр диапазоны аларның аккредитация өлкәсеннән читтә булган счетчикны тикшерергә мөмкиннәр. Газ белән тәэмин итү системасына мөстәкыйль рәвештә тоташып, приборны сүтеп алмыйча гына тикшерү үткәрүләре дә ихтимал. Әмма методика тикшерүнең мондый алымын күздә тотмый. Бу – алар явыз ният белән эшли дигәнне аңлатмый. Теге яки бу сәбәпләр белән шундый хилафлыкларга юл куя торган тиешле аккредитациясе булган компанияләр дә бар. Алар шул рәвешле эшчәнлекнең бу өлкәсендә үз репутациясенә тап төшерә һәм хезмәтләрдән файдаланучыларны куркыныч астына куя.

Бу куркыныч нәрсәдән гыйбарәт?

Алар тарафыннан үткәрелгән тикшерү легитим түгел дип табылырга мөмкин. Юристлар дәгъва белдергән очракта, әйтик, әгәр ресурслар белән тәэмин итүче тикшерүнең дөрес булуына шикләнсә, ул чагында шундый мәсьәлә баш калкытуы ихтимал. Һәм барысын да төпченә башлаячаклар: тикшерү ничек, кем тарафыннан, нинди вәкаләтләр кысасында үткәрелгән. Алла сакласын, бу бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин. Кешеләр бер фатирдан икенче фатирга йөреп, күчерелмә эталон җиһаз тоташтыра. Счетчикны сүтеп алмыйча, торбада гына тикшереп, алар методиканы тупас рәвештә боза. Шунлыктан монтажлау-сүтү эшләрен газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәре башкарырга тиеш. Алар – район газ эксплуатация хезмәте слесарьлары. Газ җиһазына ниндидер кешеләр, хәтта тикшерүчеләр статусында да, кагылырга тиеш түгел. Әмма, кызганыч ки, бүгенге көндә мондый очраклар күзәтелә һәм бу хәвефкә сала.

Димәк, барлык газ счетчикларын да аларны сүтеп алып кына тикшерергә мөмкин?

Без анализ ясадык һәм файдалануда булган счетчикларның күпчелеге торбаүткәргечтән сүтеп алып кына тикшерелергә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Сүтеп алмыйча легитим рәвештә тикшерү мөмкин булган приборлар бик сирәк, бу аларны тикшерү методикасында күрсәтелгән. ГОСТ 8.324 һәм калган барлык методикаларда да тикшерү мохите һава булырга тиешлеге әйтелгән. Счетчикны һавада тикшерүне тәэмин итү өчен аны сүтеп алырга һәм лабораториягә тапшырырга кирәк. Республиканың кайбер районнарында безнең белгечләр күчмә лабораторияләрдә эшли. Алар кешеләрнең өенә килә, анда газ хезмәте слесарьлары счетчикларны сүтеп алып, тикшерү өчен бөтен шартлар да тудырылган күчмә лабораториягә тапшыра.

Счетчикларны тикшерү сроклары нинди һәм әлеге процедураны үткәрергә вакыт икәнлеген каян белергә?

Аның универсаль сроклары юк. Бу исәпләү приборының паспортында күрсәтелгән. Кешеләр моны шулай ук өйләренә ай саен килә торган счет-фактуралардан карап та белә ала. Су счетчикларын тикшерү сроклары уртача алганда – 4-6, газ счетчикларын – 8-12, җылылык счетчикларын тикшерү вакыты 5 ел тәшкил итә. Кызганыч ки, күп кенә кешеләр исәпләү приборларын тикшерү сроклары тәмамлануын кулларына норматив буенча исәпләнгән счет-фактуралар алгач кына белә. Шуннан соң ашыгыч рәвештә әлеге мәсьәләне хәл итәргә керешәләр.

Тикшерүне кичектергән очракта нәрсә була?

Биредә барысы да ресурслар белән тәэмин итүчеләргә бәйле. Кайберәүләр өстәмә вакыт бирергә мөмкин, аның дәвамында түләүләрне норматив буенча исәпләмәячәкләр, ә кемнәрдер бу мәсьәләгә бик җитди карый. Һәм тикшерү срогы тәмамланганнан соң икенче көнне үк норматив буенча исәпли башлыйлар. Әгәр тикшерү вакыты килеп җиткән икән, кулланучыга өч вариант (тикшерү үткәрү, счетчикны алыштыру яки норматив буенча түләү) тәкъдим ителә.

Исәпләү приборларын тикшерү хезмәте кыйммәт торамы һәм Татарстан базарында бәяләрдә аерма бармы?

Барлык оешмаларда да бәяләр төрлечә. Әгәр өйгә килеп тикшерсәләр – югарырак, лаборатория шартларында тикшергән очракта түбәнрәк булачак. Без су счетчикларын үзебезнең лаборатория шартларында тикшерәбез, әлеге хезмәтне башкару өчен уртача алганда 1 сәгать вакыт китә һәм ул 325 сум тора. Җылылык счетчигын тикшерү бездә - 1612 сум. Газ счетчигын тикшерүгә килгәндә, үзәк офис лабораторияләрендә һәм филиалларда ул – 720, ә кулланучының өенә килгән очракта 900 сум тора. Күп кенә коммерция оешмалары мондый хезмәтләр өчен 1500 сум тирәсе акча ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100