«Миңа миллион сумлык бүләк бирсеннәр» - кызлар егетләрдән бәйрәмгә нәрсә көтә?
Без, хатын-кызлар, сөйгән ярыбыз бүләк бирсә, шатлыктан нишләргә белмибез. Тик бүләкнең дә төрлесе була бит. Егетләр кызларга кыйбатлы бүләк бирергә тиешме? Бу хакта сораштыру үткәрдем.
«Миллион сумлык бүләк бирсәләр, яхшы»
Лилия, 21 яшь (исеме үзгәртелгән): «Егетләрнең кыйбатлы бүләк бирүләренә уңай карыйм. Кызлар 1-5 мең сумлык бүләк алса да җиткән. Ә егетләр кызларга миллион сумлык һәм аннан да кыйммәтлерәк бүләк бирсәләр яхшы.
Иң беренче чиратта, син егет кешенең кыйммәтле бүләк бирүен теләсәң, үзеңне бар яклап та камилләштерергә тиешсең. Мәсәлән, дус кызым Алия бик актив тормыш рәвеше алып бара, көн саен яңа кешеләр белән аралаша, бар нәрсә белән дә кызыксына, спортзалга йөри, үзен һәрчак карап тора. Аңа 30 яшь булса да, 18 яшьлек кыз кебек күренә. Шулай ук ул мәктәп-студент елларында тегә, бәйли, чигә. Пальтолар, башлыклар, мендәр тышлыклары бәйләгәнен беләм. Ашауны бик тәмле итеп, нәкъ менә ресторандагыча әзерли. Машиналар белән дә бик кызыксына. Без аның белән бер авылдан. Авылда беркемдә дә, хәтта егетләрдә дә мопед булмаган чакта, анда ул бар иде. Алиядән адреналин ташып тора, ул бернәрсәдән курыкмый. Үзе бик таләпчән, егетендә берәр нәрсә ошамаса, секундында ук әйтә. Әгәр егет үзгәрмәсә, ул аны бик яратса да, түзеп ятмый. Үз-үзенә бик ышанган кыз ул.
Алия фикеренчә, кызлар күп егетләр белән аралашырга тиеш. Аның беренче йөргән егете артык бай түгел, әмма бик көнче иде. Алар сигез ел йөргәч аерылыштылар. Калган егетләре барысы да бай булды. Беркөнне Алия һәм аның егете белән бер машинада барырга туры килде миңа. Ул егетенә 100 мең сумлык сумка фотосын күрсәтте дә «хочу такую» дип, керфекләр кага-кага елмайды. Егете шунда ук «ладно куплю», диде.
Шулай тагын бер очракны әйтә алам. Алия 80 мең сумлык беләзек фотосын егетенә ватсапка җибәргән дә шуны аласым килә дигән. Егете шунда ук аңа акча салган. Ул беләзекне без бергә барып сатып алдык. Алия исә егетенә үзенең шатланган, көлгән эмоцияләрен видео аша төшереп җибәрде, рәхмәт сүзләрен әйтте. Тагын бер егет аңа ремонты белән бергә 18 миллионлык фатир бүләк итте. Шулай ук өч миллионга машина һәм 150 меңлек тунга да акчасын жәлләмәде. Алия егетенә «хочу квартиру, хочу машину» дип кенә тора.
Шунысы кызык: егетләр дә аңа ни кирәк, шуны алып бирә. Алия инде төрле илләрдә булды: Таиланд, Куба, Италия, Франция, Төркия, Дубай, Болгарияне күреп кайтты. Әлбәттә, бу илләргә бер генә егет алып бармады аны. Ул егетенә: «Әйдә бу илгә, әйдә тегендә барабыз», — дип әйтә. Хәзерге егете дә аны чит илгә алып барыр өчен акча җыя. Алия өчен бүләкне сорап алу — гадәти күренеш, ул аңа күнеккән инде. Әгәр егетләр аның теләгеннән баш тартсалар, ул аларның җавабын тыныч кабул итә. Акчасы булып та бүләк алып бирмәгән егетләр белән аралашуны өзә, әгәр финанс ягы егетнең мөмкинлек бирми икән, андыйларны аңларга тырыша».
«Әнинең акчасына бүләк алу дөрес түгел»
Илсөя Бәдретдинова, җырчы: «Әгәр дә егет кеше үзе акча эшли башлаган икән, күңеле нәрсә тели, яраткан кешесенә шуны алсын. Ә әнинең акчасына алган әйбер ул дөрес түгел инде. Һәркем юрганына карап аягын суза.
Безнең яшь чакта бүләкне сорап алу юк иде. Бирсәләр бирәләр, бирмәсәләр — юк. Андый нәрсәләр әлегә үземнең малайда сизмим».
«Кыйммәтле бүләкләр алырга уңайсызланам»
Энҗе, 24 яшь: «Егет кеше үзе акча эшләми икән, бу очракта йөргән кызына кыйбатлы бүләк алып йөрергә тиеш дип уйламыйм. Бүләкләрнең артык кыйбатлысын түгел, күңел өчен бирсен. «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән татар халык мәкале дә бар. Үзе акча эшләсә дә, шулай ук артык кыйммәтле бүләкләр алып бирү мәҗбүри түгел. Миңа егетләрдән иң кыйбатлы бүләкләр телефон, алтын йөзек, алтын муенса, алтын алка булды. Бүләк алырга уңайсызланам, кыенсынып кына алам. Кемдер сорап ала, яисә миңа шундый әйбер кирәк дип әйтеп куярга мөмкин. Артык кыйммәтле бүләкләр алу бигрәк тә авыр миңа. Кеше аны ихластан бирә икән, димәк, ул сине ярата, сине сөендерәсе килә. Бу очракта инде миңа кирәкми дип аны кире кагып булмый, әлбәттә, бүләкне аласың.
Егетләр бүләк бирергә уйлыйлар икән инде, файдалы әйбер алсалар әйбәтрәк. Мин йомшак аю уенчыгына караганда, кирәкле әйбергә өстенлек бирәм. Кухня кирәк-яраклары, косметика һәрвакыт кирәк хатын-кызга. Бер егетем телефон алып бирде. Ул минем телефонның нинди халәттә икәнен күрде, миңа яңа телефон кирәк икәнлеген аңлады. Шул телефонны әле дә кулланам.
Әле дә хәтерлим: бер егет бүләккә алтын муенса алып килгән иде. Ә ул егет белән мин киләчәгемне күрми идем. Бу очракта аннан ниндидер бүләк алу миңа уңайсыз иде. Мин аңа: «Рәхмәт, әмма бу бүләкне алмыйм», — дидем. Ул: «Мин аны чын йөрәгемнән алдым, ал», — диде. Аннары минем кулымны алды да савыттагы муенсаны тоттырды: «Ал, кирәкмәсә, ташларсың». Мин бит инде аны алгач, ташлап калдырмыйм. Ике атна үткәч, без ул егет белән аралашмый башладык, аралашуны дәвам итәргә теләмәдем. Аннан соң егетләр белән араны өзгәндә, кыйбатлы бүләкләр миндә калса, мин тагын бер кат уңайсызланам һәм аларны кире бирергә телим. Менә шундый гадәт бар, бу, бәлки, начар гадәттер инде. Мин бу егеткә: «Муенсаңны килеп аласыңмы, ничек тапшырыйм?» — дидем. Ул миңа «ташла», диде. Мин аны ташламадым, киеп йөрдем».
«Кыйбатлы бүләкләрне ышанычлы кешегә генә алырга кирәк»
Тимур, 20 яшь (исеме үзгәртелгән) : «Кызларга бүләк бирергә кирәк, тик үзеңнең кесәңә карап аласың инде. Әти-әнидән акча алуны, гомумән, юньле нәрсә түгел дип уйлыйм. Бөтен акчамны кызга бүләкләр алырга тотып, хәтта бер тиен дә калмаган вакытлар булгалады. Алай эшләвем өчен бик үкенәм, ул кыз белән безнең мәхәббәтебез барыбер сүрелде. Кыйбатлы бүләкләрне берничә ел йөргән, ышанычлы кешегә генә алырга кирәк дип уйлыйм. Кызлар үзләренә кирәкле бүләкне бирүне теләсәләр дә, турыга әйтмәсеннәр иде. Ишарәләр белән әйтсә була, анда да җаен белеп кенә.
Кызлар үзләре егеткә бүлмәк бирмәсәләр дә була, өмет тә итмим. Игътибарны башкача да күрсәтеп була бит. Һәр кеше җылы сүзләргә мохтаҗ, чын күңелдән матур теләкләр әйтсәләр, алардан җан рәхәте аласың».
«Турыдан-туры әйтеп, кызлар романтиканы бетерә»
Айгөл Латыйпова, 26 яшь: «Егет һәм кыз мөнәсәбәтләре кыйммәтле бүләкләр белән үлчәнергә тиеш түгел. Минемчә, иң мөһиме булып егет кешенең кызга игътибары һәм бүләкнең ни дәрәҗәдә файдалы булуы тора. Бу бүләкләр һәрвакыт җылы хатирәләр китерсен иде. Яраткан кешеңнең бүләге синең өчен һәрчак кадерле булачак. Минем тормышымда да андый мисаллар булды. Бервакыт егетем белән кибет буйлап йөргәндә, ул минем көнкүреш техникасы белән дә кызыксынуымны сизгән. Ул вакытта мине планетар миксер кызыксындыра, ләкин ул бик кыйммәт иде. Туган көнемә ул аны миңа бүләк итте.
Әгәр дә ул үз кызының тормышы белән актив кызыксынса, монда ишарәләр дә кирәкми дип уйлыйм. Барысы да кыздан тора, нечкә генә ишарәли белергә кирәк. Турыдан-туры әйтеп, кызлар романтиканы үтерәләр, егетләрне үзеннән читкә этәрәләр. Кыз бүләкнең финанс ягын шулай ук аңларга тиеш. Кайбер егетләр финанс яктан кыйммәтле бүләкләр бирә алмыйлар. Әгәр дә ул кыйммәтле бүләкне сатып алырга тели икән, ул акча эшләргә омтылырга тиеш».
«Бер кызга бүләк алу өчен мотоциклымны саттым»
Рәмис Гыйлметдинов, блогер, 30 яшь: «Беренчедән, бүләк — ул нәрсә? Ул, минемчә, чын күңелдән бирелә торган әйбер. Әгәр дә бүләкне бирергә жәллибез икән, эх бирергә микән, юк микән дип кенә бирәбез икән, әлбәттә, монда бүләк дигән сүзнең «б» хәрефе дә булмый. Бүләк чын күңелдән булмаса, «Эх, мин аңа бүләк иттем, ул миңа нәрсә бирер икән?» яки «Мин аңа кыйбатлы бүләк бирдем, ә ул миңа очсызлыны гына бирде», — дип, без эчтән уйлана башлыйбыз. Шуңа күрә бүләк иң беренче чиратта чын күңелдән бирелергә тиеш.
Кыйбатлыкка килгәндә, һәрбер кешенең үзенең планкасы бар. Мисал өчен, кибеттәге киштәдә 50 сумлык сок тора. Кемгәдер ул кыйбат булырга мөмкин, ә кемгәдер 500 сумлык сок тиен кебек кенә күренә. Һәркемнең акчасына карап. Тик барыбер егет кеше үзенең яраткан кешесенә кыйбатлы бүләкне, әлбәттә, бирергә тиеш дип саныйм. Минемчә, әгәр дә кешене нык яратасың икән, аңа бернинди акча кызганыч түгел. Минем андый очракка юллыккан булды. Шулхәтле бер кызны яратып йөрдем, хәтта мотоциклымны саттым. Бөтен егетләр, әлбәттә, башымны ашады, «Вәт син, юләр, кыз өчен авылдагы бердәнбер текә мотоциклыңны саттың», — дип ачуландылар. Аның каравы, минем дә, кызның да күңеле булды. Шул акчага аңа бер зур аю алып биргән идем.
Кызлар бүләкне сорап алмыйлар, ишарәлиләр генә. «Син миңа менә шуны бүләк ит», — дип әйтсәләр, әлбәттә, ул оятсызлык була. «Их, косметика бетте, шул бик ошаган иде, менә шуны барып аласы иде», — дисәләр яхшы. Бәйрәмнәр җитәрәк без, егетләр, үзебез дә нәрсә алырга белмичә баш ватып йөрибез. Шуңа күрә бәйрәмнәр якынлашкач, кызларның ишарәләр ясый башлавына уңай карыйм».
«Булдыра торган егет бүләккә акча таба»
Илүзә Хөснетдинова, блогер, 29 яшь: «Егетнең яраткан кешесенә бүләк алырга хәленнән килә икән, әгәр үзе теләп, чын йөрәгеннән бүләк итсә, мөмкин эш. Ә болай кыз кешегә бүләк алырга тиеш түгелләр. Кызлар егетләрдән бүләкне сорап алса, тәрбиясезлек дип уйлыйм, хатын-кызга сорап алган бүләк бер дә килешми. Алар ирләрдән артыгын көтәләр, хәзерге хатын-кызларга күп кирәк, минемчә, артыгын кыланалар. Элек хатын-кыз егете кечкенә букет бирсә дә сөенә иде, ә хәзер аңа гына риза түгелләр. Әгәр дә егет кешедән кызы бүләк сорап та, егетнең бу эшне башкарырга мөмкинлеге булмаса, ул кызына моны яхшылап аңлатырга, уртак фикергә килер өчен утырып сөйләшергә тиеш. Егетләр дә бәйрәмнәрнең кайчан буласын белә, аңа алдан ук әзерләнсеннәр иде. Булдыра торган егет бүләккә акча таба, тик моның өчен бурычка алу, минемчә, егет кешене бер дә бизәми.
Минем бүләкләргә исем китми, чәчәкләргә бөтенләй кызыкмыйм. Ирем белән җиде ел очрашып йөрдек һәм шул җиде ел эчендә ул мине алтынга күмде. Студент чагында ук үзе тырышып, эшләп, алтын муенса алып бирде, аннары алтын йөзекләр, беләзек, алка бүләк итте.
Без ирем белән һәрчак уртак фикердә булабыз. Бергә нәрсәдер алырга дип максат куябыз һәм шуңа ирешәбез. Икебезгә дә бүләк әзер, икебез дә канәгать.
Йөри башлаган вакытларда, Яңа ел бәйрәменә ул миңа ике аккош сувениры бүләк итте һәм: «Аккошлар аерылмыйлар, без дә аерылмаячакбыз, мәңгегә бергә булырбыз», — диде. Шул бүләк, ул сүзләр нишләптер күңелемә кереп калды».
«Хәзер хатын-кызлар рәхәткә чыкты»
Рәдис Гарипов, блогер, 21 яшь: «Минем уйлавымча, нинди бүләк бирсәң дә барыбер булырга тиеш. Егетнең кыз кешегә кыйбатлы бүләк бирергә тиешлеге - ул хәзер язылмаган канун кебек. Минемчә, егетнең кызга кыйбатлы бүләк бирү-бирмәве тәрбиядән тора. Кайбер егетләр бөтенләй бирмәскә, кызларын санга сукмаска мөмкиннәр, кайберләре моңа җаваплы карый. Кыз кеше егеттән бүләкне сорап алса, мин башта үземнең кесәмә карар идем. Анда, гомумән, акча бармы, сорарлыкмы, сорамаслыкмы яки инде «бар, кызыкаем, бүтәнне тап» дигән уйларымны аңа җиткерер идем. Әгәр дә кешегә нәрсә дә булса кирәк икән, мин үземнең мөмкинлектән чыгып, бернигә дә карамастан алып бирер идем.
Миңа калса, бүләкне сорап алу дөрес түгел, егет кеше үзе аңлап алса, ул вакытта күпкә отышлырак, сюрприз булыр иде. Хәзерге заманда кыз белән йөрү - ул бик «дорогое удовольствие». Хәзер хатын-кызлар рәхәткә чыкты. Егетләр кызларга чәчәк алып бирергә тиеш, 23 февраль җитә, анда сиңа бүләк эләкми, чөнки син армиядә әле булмагансың, син ир-ат саналмыйсың. 8 март җитә, тагын егетләр кызларга чәчәк алырга тиеш, аннары әниләр көне җитә, анда инде әни булганнарга гына бүләк бирәсең. Ә егетләргә юк инде, юк.
Егетнең акчасы булмаса, кыз аңларга тиештер. Ә икенче яктан карасаң, андый мөмкинлекләрең булмаса, кыз белән йөрмәвең яхшырак. Йә күп итеп акча эшләргә тырыш, көчеңнән килмәсә, өйдә утырасың инде. Бурычка алып, бүләк бирүләрне кыз белән егетнең мөнәсәбәтеннән карарга кирәк. Әгәр чыннан да егет кеше кызны ярата икән, ул ничек тә булса аны сөендерү юлын табачак, мин ничек тә булса табар идем.
Студент чагымда кулдан ясаган бүләкләрне еш бирергә туры килде. Эшли башлагач, кыйбатлыракларын да карыйсың инде. Миңа калса, иң зур, кыйммәтле бүләк - егетнең кыз кешегә мәхәббәте, хисләре».
«Хатын-кызларның бары тик 30 %ы гына кияүгә мәхәббәт буенча чыга»
Рамил Гарифуллин, психотерапевт, Казан дәүләт мәдәният академиясенең психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты: «Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булуын, кыйммәте нәрсәдә икәнен белү мөһим. Бүләкләр, барыннан да элек, финанс мөмкинлекләр хакында түгел, ә бер-береңне чын-чынлап сөендерергә сәләтле булу турында сөйлиләр. Кайчагында чыгымнарсыз да сөендерергә була, шуңа күрә психологиядә оптимальлек законнары дигән төшенчә бар. Мәсәлән, сез урамда берәр кеше белән аралашасыз, ди. Сез билгеле бер ераклыкта торасыз, ягъни ниндидер оптималь ара булачак. Бүләк белән дә дискомфорт булмасын, финанс ягына китереп бәрмәсен өчен барысы да оптималь булырга тиеш.
Кыйммәтле бүләк ниндидер негативлар, гаепләр өчен компенсация булырга мөмкин. Гомумән, без һәрвакыт иң соңгы кыйммәтне үзебезнең яраткан кешеләргә бирәбез. Ата-аналар да, балалары һәрчак нәрсәдер сорый, таләп итә торган тиранга әверелмәсен өчен, кыйммәтле бүләк бирүдә оптимальлек кануннарын сакларга, кабул итәргә тиеш. Шуңа күрә барысы да шәхси, барысының да төрлечә.
Кыйммәтле бүләк кайберәүләрнең үз-үзен тотышында, кәефендә, мөнәсәбәтләрендә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Кайберләре мөнәсәбәтләрне, кыйммәтләрен өйрәнә. Кыйммәтле бүләк төшенчәсе юк ул. Мәсәлән, кыйммәтле бүләк олигарх өчен бернәрсә дә тормаска мөмкин. Кем өчендер 500 сумга бүләк алу да бик кыйммәткә чыгарга мөмкин, чөнки аларның хезмәт хакы бик кечкенә.
Мөнәсәбәтләрнең тискәре ягы — кызның егеттән файдалануы. Кыз егеткә ачыктан-ачык түгел, яшерен, читләтеп йогынты ясый икән, бу очракта манипуляция була, ә ачыктан-ачык белдергәндә, файдалану, ягъни эксплуатация була. Бу инде кызның егеткә нинди мөнәсәбәте булуын сөйли, ягъни ул аны җитди мөнәсәбәттә тикшерергә тели, аның мотивларын белергә кирәк. Бәлки, мотив бүләк үзе дә түгелдер. Ә бары тик бу хисләрне, комсызлыкны, корбан итә белү дәрәҗәсен тикшерүдер. Барлык тикшерүләр дә нәтиҗәле булмый. Гаилә тормышы башлангач, бөтенләй башкача. Чөнки ир -ат идарә итәргә ярата, бүләккә нәрсә, кайчан бирәсен дә ул үзе хәл итәргә тиеш. Инициатива хатын-кыз кулына күчә икән, гадәттә, статистика буенча егетләр тарафыннан тискәре бәяләнә, чөнки аларның идарә итү мөмкинлекләре чикләнә. Мондый очракларда гаилә таркалырга да мөмкин.
Хәзер бездә егетләргә үзләре тәкъдим ясый торган кызлар барлыкка килде. Мондый тенденция никахка карата түбән мотивация, егетләр пассив яки аларның финанс хәлләре начар булганда күзәтелә. Хатын-кыз инициативаны үз кулына ала һәм егетләр белән манипуляцияли башлый. Беренчедән, бу гаиләдәге тәрбиягә дә бәйле. Ул гаиләдә электән үк хатын-кыз ягы өстенлек иткән һәм шулай кабул ителгән булырга мөмкин. Икенчедән, кайберәүләр мөнәсәбәтләрдән файдаланырга тели. Мәсәлән, кыз кеше егетнең үзенә тиеш булуын тоя, аңлый, чөнки ул аны әйтик, секс белән шатландыра. Шуның өчен файдаланып калырга тели, алмашка нәрсәдер сорый.
Нормаль кеше вазгыятьне объектив бәяли һәм бүләкләр турында түгел, ә кызның шәхесе турында нәтиҗәләр ясый. Ул мөнәсәбәтләрнең перспективасы бармы-юкмы икәнлеге турында да нәтиҗә чыгара ала.
Эксплуатация, басым, үтенеч — бу инде тискәре мөнәсәбәт. Шуңа күрә нормаль егет, барыннан да элек, кыйммәтле бүләк турында түгел, ә кызны шәхес буларак бәяләп нәтиҗә ясаячак. Соңыннан инде акча табарга, әти-әнисеннән сораргамы икәнен хәл итәчәк. Бу ир-егетләр психологиясе.
Хатын-кызлар психологиясе исә ир-ат партнерның үзенә лаеклы булырга тиешлегенә нигезләнә. Статистика буенча, хатын-кызларның күбесе кияүгә яратып чыкмый, бары тик 30 %ы гына мәхәббәт буенча чыга. Калганнары барысы да партнер, ярдәмче эзли, бик көчле хисләр юк, әмма кеше партнер булырга тиеш, ә аннары хатын-кызлар әкренләп гашыйк булырга сәләтле. Ир-атларда мондый сәләт юк. Хатын-кыз һәрвакыт переспектива белән эш итә: кияүгә чыккач, бала тапкач ярата башлый. Ярату юк икән, үзен шатландырырга теләп, алмашка аны бүләк белән тулыландыра».