Татар мәктәпләре ябылуга каршы төшерелгән видеоролик яңадан актуальләште

Бу елның язында татар мәктәпләре ябылуга каршы социаль видеоролик пәйда булганнан соң, җәмәгатьчелек тетрәнеп китте: татар мәктәпләре шул дәрәҗәдә күп ябылганмы? Соңгы көннәрдә әлеге видео кабат актуальләште: интернетта, социаль челтәрләрдә аны караулар артуы - моңа дәлил.

Роликта Татарстан һәм Россия төбәкләрендә татар мәктәпләре ябылуга битараф булмаган кешеләр кулларына мәктәпләренең исеме һәм саны төшерелгән язма тотып, “Туган тел” җырын башкара.

Роликның идеясе режиссер Туфан Имаметдиновныкы. Ул татар мәктәпләре ябылуга битараф кала алмыйча, идеясен социаль челтәрләрдә игълан итеп, видеороликта төшәр өчен кеше җыюын белдергән иде. Нәтиҗәдә роликта төшәргә дип Казан шәһәренең 1, 4, 11, 16, 155 гимназиясе, КДУ каршындагы академик көллият, Яр Чаллының 2, 29 54 гимназиясе, 52 мәктәбе, Алабуганың 1, 2 гимназиясе,  Түбән Каманың 26 гимназиясе, Әлмәтнең 1 гимназиясе, Кукмараның 1 гимназиясе, Бөгелмәнең 14 гимназиясе, Оренбург өлкәсенең Ибрай мәктәбе һәм башка татар уку йортларының элекке укучылары - барлыгы 200ләп кеше теләк белдергән. Видеороликта татар дөньясында билгеле шәхесләр дә төшкән, алар да ябылган татар мәктәпләренең элекке укучылары - җырчылар Илүсә Хуҗина һәм Илгиз Шәйхразиев, продюсер Ильяс Гафаров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасарлары Айрат Фәйзрахманов һәм Рәдиф Кашапов, журналист Ләйсән Фәизова, җәмәгать эшлеклесе Эльза Нәбиуллина һ.б.

Видеороликтагы мәгълүмат буенча, 1998-2017 еллар аралыгында Россиядә 1500дән артык татар мәктәбе ябылган яки аларда, татарча тулаем укыту бетерелеп, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре генә калган.    

“Роликта башлыча 90 нчы елларда мәктәпне тәмамлаган кешеләр төшергә теләк белдерде. Бу проблема безнең буынныкы дип санап була. Кеше татар телендә сөйләшми икән, алай ук куркыныч түгел, әмма алар үз туган телендә уйлаудан да туктаса, телнең рухын, мәдәниятен югалтачакбыз. Татар теле кеше уйларына кушымта булып кына бара башлады. Кеше туган телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш”, – дип саный Туфан Имаметдинов.

“Татар теле хәзерге вакытта укыту теле буларак кимеде. Татар мәктәбе булып саналса да, анда бары тик татар теле һәм әдәбияты укытыла. Балалар мәктәптән русча фикер йөртергә өйрәнеп чыга. Башлангыч белемне бала әти-әнидән ала, шуңа гаиләләрдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк”, –  дип аңлата Туфан Имаметдинов.

Ролик интернетта 2017 елның 5 маенда Туфан Имаметдиновның YouTube аккаунтында урнаштырылды. Шушы вакыттан соң аны әлеге аккаунтта гына да 1396 тапкыр караганнар. Ролик караучыларга шәрехләр дә калдырган, араларында “Рәхмәт сезгә балалар”, “Бик тетрәндергеч”, “Видео өчен рәхмәт сезгә! Караганда каз тәннәре чыгып куйды. Бик моңсу”, дигән шәрехләр бар. Режиссерның аккаунтыннан тыш, ролик Facebook, Instagram, “Вконтакте” социаль челтәрләрендә урнаштырылды һәм әлегә кадәр караулар җыя.

Ролик интернетта пәйда булуга ярты ел узганнан соң, Туфан Имаметдинов белән кабат сөйләштек һәм аннан халыкның шушы видеороликка мөнәсәбәтен сораштык.

“Әйтергә кирәк, беренче чиратта, мин ул видеороликны үзем өчен эшләдем. Халык тарафыннан башта аңа карата зур резонанс күзәтелмәде дип саныйм. Ролик ярты ел элек төшерелгәнгә карамастан, бүгенге көн өчен бик актуаль булып чыкты”, - диде ул.

“Һичшиксез, баланы туган телгә гаиләдә өйрәтергә тиешләр. Әмма гаиләдә без фигыльләр белән сөйләшәбез: "тор, юын, аша, кил, утыр, йокла", дибез, ә әдәби телне бала мәктәптә өйрәнә. Хәзерге ата-аналарның кредит, ипотекаларга “батып”, балалар белән шөгыльләнергә вакытлары калмый.  Шуңа күрә, яшь буын татар әдәби телен бары тик мәктәптә генә белә ала”, - дип саный режиссер.

Соңгы арада татар теле дәресләрен прокуратура тарафыннан киметү вәзгыяте кискенләште, моңа бәйле рәвештә татар җәмәгатьчелеге үз туган телен яклау акцияләре оештыра. Туфан Имаметдинов та кешеләрнең “уяну”ына  ишарәли. Аның фикеренчә, халык бу вазгыятькә карата үз фикерен әйтергә тиеш.

“Минемчә, халык, туган телен саклау өчен, көченнән килгән әйберне эшләргә тиеш, әмма артыгын тырышып атарга да кирәкми. Кеше үз көченнән килгәнне эшләргә һәм фикерләрен әйтергә тиеш”, - ди Туфан Имаметдинов.